Тәрбия сәгате-"Бергә булыйк, бердәм булыйк!"
классный час (6 класс)

Резеда Ганиева

6 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелгән ачык сыйныф сәгате эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate_-berg_bulyyk_berdm_bulyyk.docx26.72 КБ

Предварительный просмотр:

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Максат:

  • Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгын хөрмәт итү.
  • Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
  • Бер-береңә ярдәм кулы сузарга, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Җиһазлар: Презентация,Татарстан картасы, милли киемдәге балалар рәсемнәре.

Тәрбия сәгате барышы:

Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы сүзе: Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез, бер түгәрәккә басып, кулга кул тотынышып, бер-беребезне матур итеп сәламлик әле.

Рәхмәт. Күрәсезме, барыбызның да кәефебез күтәрелеп китте. Дусларым, дәрес буена күтәренке кәеф, елмаю безне ташламас дип ышанып калам.

Ә хәзер мин сезгә пазл җыярга тәкъдим итәм. Нәтиҗәдә ике рәсем килеп чыгарга тиеш.

Нинди рәсемнәр килеп чыкты?

Укучылар. Чәк-чәк һәм матрешка килеп чыкты.

Укытучы. Чәк-чәк рәсемен җыйган укучылар бер өстәл артына, матрешка рәсемен җыйган укучылар икенче өстәл артына утырыгыз.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Дуслар, бүгенге сыйныф сәгатебезне видеоязмадан башлыйсым килә. Игътибар белән карагыз.

Укытучы: Нәрсә турында иде бу видеоязма?

Укучыларның җавабы: Халыклар турында, милләтләр турында, дуслык турында.

Укытучы сүзе: Дөрес, дусларым, барыгыз да дөрес аңлагансыз, дуслык турында. Ә кемнәр арасындагы дуслык турында сүз бара? Бу сорауга җавап бирү өчен күргәзмәбездәге төрле милләт киемнәреннән булган курчакларга күз салыгыз.

Укучылар: Милләтләр дуслыгы .

Укытучы: Әйе, без бүген милләтләр дуслыгы турында сөйләшербез. Әйтегез әле, ә сезнең авылда нинди милләт вәкилләре яши?

Укучылар. Татарлар, керәшен татарлары, үзбәкләр,руслар, таҗиклар...

Укытучы: Сез үзара ничек яшисез?

Укучылар: Дус-тату яшибез.

Укытучы: Укучылар, Татарстанда (тактадагы картага күрсәтеп) тагын нинди милләт вәкилләре яши, беләсезме? Сезнең алда милли киемдә курчак рәсемнәре бар. Сез шул рәсемнәргә үзегез белгән милләт исемнәрен язып куегыз әле. Ә хәзер менә шул картага беркетегез.

Укучылар: ( Язганнарын әйтәләр, беркетәләр)

Укытучы: Карагыз әле, укучылар, нәрсә күрәбез?

Укучылар: Безнең республикада төрле милләт халыклары яши. Без күбәү. (слайдта информация-республикада милләтләр саны) Җир шарында да безнең республикадагы кебек үк төрле милләт вәкилләре яши.

Ә менә әйтегез әле, Җир шарындагы милләт халыклары барысы да бертөрлеме?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ә нәрсәләре белән аерылалар? Экранга игътибар итегез әле. (СЛАЙД )

Укучылар җавабы: Алар диннәре, тән төсе, телләре, киемнәре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән аерылалар.

Укытучы: Дөрес, рәсемдә балалар кулларының, киемнәренең төрле булуына карамастан, бергә кулга-кул тотынышкан. Уртада – Җир шары. Кешеләр арсындагы бердәмлек һәм көчле дуслык кына Җиребезне саклаячак.

Укытучы: Әгәр бер халык үзен икенчесеннән өстен санап, башка халыкларны кимсетсә, нәрсә булыр иде?

Укучылар җавабы: Талашырлар иде, дус булмаслар иде, сугышлар булыр иде.

Укытучы: Әйе, дусларым, игътибар белән экранга (СЛАЙД) карагыз әле. Бүгенге көндә уртак йортыбыз – планетабыз бер дә тыныч түгел. Илебездә һәм планетабызда көн саен йөрәкләрне тетрәндергеч, күңелләрне өзә торган вакыйгалар булып тора. Без аларны телевизордан, интернет челтәре аша күреп, радиодан ишетеп торабыз. Бүгенге көндә Украинада баручы махсус хәрби операциядә туган илебезне саклауда төрле милләт вәкилләре бердәм булып катнаша. Барыбыз да кайгырабыз, хәсрәтләнәбез, кулдан килгәнчә, ярдәм итәбез. Без үзебезне шундый авыр вакытларда ничек тотарга тиеш?

Укучылар: Бердәм булырга, бер-беребезне рәнҗетмәскә. Дус, тату яшәргә. Шул вакытта без барлык авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз.

Укытучы: Бик дөрес җаваплар таптыгыз. Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына, Җир шарында тынычлык булыр.

Башта 15-20 секунд дәвамында һәрберегез уйлыйсыз, аннан соң, төркемнәрдә киңәшләшеп, үзегезгә бирелгән милләт халкы турында нәрсәләр беләсез, шуны язасыз

Беренче төркем - рус милләте турында,

Икенче төркем - татар милләте турында,

Сезгә 3 минут вакыт, башладык.

Укучылар: җавапларны тыңлыйбыз.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар, бик яхшы беләсез икән.

Менә шулай, телләре, киемнәре, гореф-гадәтләре төрле булуга карамастан, республикабызда бер-беребезне хөрмәт итеп, дус яшибез.

Укытучы сүзе: Ә менә, дусларым, уйлап карыйк әле, дуслык дибез, дуслар дибез, ә дус булу өчен бер-береңә карата, башка милләт вәкилләренә карата нинди карашта булырга кирәк?

Укучылар җавабы: Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк, матур сөйләшергә, бер-береңне авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә.

Укытучы: Бик дөрес әйтәсез. Моны икенче төрле нинди сүз белән атап була?

Укучылар: Толерантлык.

Укытучы: Толерантлык – башка милләт, дин вәкилләренә карата түземле булу.

Дусларым, ә хезер барлык алган белемнәребезне йомгаклыйк әле:

-Бүген нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар: Толерантлык, дуслык, тынычлык турында.

Укытучы: Ә дөньяда тынычлык булсын өчен нишләргә?

Укучылар: Илдә тынычлык булсын өчен татулык, дуслык кирәк. Ә безнең тынычлык символы нәрсә әле?

Укучылар: Күгәрчен кошы.

Укытучы: Менә шул кош рәсемнәре сезнең алдыгызда, барлык матур теләкләрегезне язып, әйтеп җир шарыбызга беркетик әле. (музыка)

Укытучы: (Берничәсен тыңлыйбыз).

Укытучы:

Рәхмәт дусларым . Җир шарыбыз чәчәкләргә күмелеп тынычлыкта яшәсен! Барлык булган теләкләребез тормышка ашсын! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Барыгызга да зур рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Укучыларның...