Мәчетләр төзелү тарихы
творческая работа учащихся по краеведению на тему

Галиахметова Гульнара Габдулловна

Чыты авылы мәчете

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chyty_mchete.doc97.5 КБ

Предварительный просмотр:

                               

Межрегиональный конкурс среди учащихся по истории и основам исламской культуры у татар

Секция:  История медресе, мечетей и махаллей моего края

Исследовательская работа (на татарскам языке)

Тема:  Чыты авылында мәчетләр төзелү тарихы

Автор: Сайфутдинова Дина                 Руководитель: Галиахметова Гульнара

                     Хабировна                                                      Габдулловна, учитель  

                                                                                                        истории

 

2014 год

Эчтәлек

  1. Кереш өлеш.......................................................................3-5 б.
  2. Төп өлеш
  1. Мәчет турында мәгълүмат..........................................5-8 б.
  2. Авылыбызда мәчетләр төзелү....................................8-11 б.
  3. Мәчетебездә хәзрәт вазифасын башкаручылар........11-12 б.
  4. Дини ирек.....................................................................12-15 б.
  1. Йомгаклау.....................................................................15-16 б.
  2. Кулланылган әдәбият...................................................17 б.

Кереш өлеш

Татар милләтенен язмышы ислам дине белән турыдан-туры бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә зур роль уйнады, жәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләде, гомумән, татарны татар итеп саклап калуга узенең зур өлешен кертте. Авылларның Аллаһы йорты-мәчетләр, мәчетләр турында язылган китаплар, төшерелгән фильмнар, архив материаллары күп. Ләкин туган төбәгем Питрәч районы Чыты авылының мәчете тарихын туплаган материаллар юк. Шуңа күрә мин фәнни-тикшерү эшемнең темасы итеп “Татарстан Республикасы Питрәч районы Чыты  авылының мәчет тарихын” алдым. 

Мин бу теманы бик актуаль дип саныйм. Чөнки соңгы елларда динебез, телебез, гореф-гадәтләребегә карата  игътибар арта бара, дини уку йортлары ачыла, мәчеткә халык елдан ел күбрәк тартыла.  Авылыбызның мәчет тарихын белү – безнең бурычыбыз.  Мин, киләчәк буынга авылның мәчет тарихын белер өчен, сакланып калган материалларны туплап, моңарчы ачыкланмаган магълүматларны тикшереп нәтиҗәләр чыгаруны эшемнең проблемасы итеп куйдым. Кызганычка каршы авылыбызның мәчтете һәм имамнары турында күп мәгълүмат тупланып калмаган. Өлкән буын вәкилләренең дә күбесе инде бакыйлыкка күчкән. Шуңа да булган бар көчемне җыеп бу эшкә үземнән кулымнан килгән кадәр өлеш кертәсем килә. Бу проект эше моның белән генә чикләнеп калмыйча, киләчәктә тагын да тулыланыр һәм дәвам ителеп барыр дип ышанам.

Фәнни тикшерү эшемнең объекты: Чыты авылы мәчете.

Фәнни тикшерү эшемнең предметы: авылнын муллалары, абыстайлары, мәчетнең төрле еллардагы  хәле.

Максат:

Питрәч районы Чыты авылының мәчет тарихын  тирәнтен өйрәнү.

Бурычлар:     

- бүгенге көндә безнең арада булган өлкән буын кешеләре белән аралашып мәчетнең тормышы турында материал туплау;

- мәчет тарихын , имамнар язмышын архив материалларыннан һәм төрле чыганаклардан өйрәнү;

- район газеталарында басылып чыккан мәкаләләрне файдалану, мәктәп  музеендагы булган язмалар белән танышу;

- фотоматериаллар туплау;

- туган илгә, авылга булган мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү өчен, эшне мәктәп музеена тапшыру.

 Гипотеза:      

Авылым мәчете елдан ел янарыр, үсәр, матурланыр.

Максатка ирешү өчен:

- өлкән буын кешеләреннән сорашып мәгълүмат тупладым;

- авыл музеена мөрәҗәгать иттем;

- архив материаллары тупладым;

- туган як тарихы өйрәнү буенча китаплардан, альбомнардан, массакүләм информация чараларын файдаландым;

-  фотоматериаллар җыйдым.

Фәнни-тикшерү эшем : кереш өлештән, төп бүлектән, йомгаклаудан, библиографик исемлектән тора . Бу эш киләчәктә практик кулланыш табар дип уйлыйм.

Һәр авылның тарихы аерылгысыз рәвештә андагы мәчетләр Һәм дин тарихы белән бәйләнгән. Кызганыч ки, узган дәвердәге динне юк итү, милләтне җәберләү сәясәте барган вакытта мәчетләр җимерелгән, иң асыл затлар, укымышлы кешеләр Һәм имамнар төрмәләргә ябылганнар, сөргенгә озатылганнар. Күп кенә җимерелгән мәчетләрнең тарихы югалган диярлек. Анда эшләгән имамнарның фаҗигале язмышы турында да мәгълүматлар бик аз Һәм таркау хәлдә.  Проект эшебезне башкару өчен үз алдыбызга шундый бурыч куйдык: Чыты авылындагы  дин Һәм мәчетләр тарихын, дин әҺелләре эшчәнлеген җентекләбрәк өйрәнеп, тулырак яктырту. Үзебездән соң килгән буыннарга тулырак мәгълүмат туплап калдыру.  Проект эше һәм тупланган хезмәт моның белән генә чикләнмәс, тагын да ныграк тулыланып һәм баетылып югалмыйча,  киләчәктәдә дәвам ителер.

Төп өлеш.

  1. Мәчет турында мәгълүмат.

Мәчет ( гарәпчә “мәсҗид”) сүзе гади генә әйткәндә “сәҗдә кылу урыны” дигәнне аңлата. Сүзнең төп мәгънәсе исә Аллаһы Тәгаләне олылап берүзең яки җәмәгать белән бергәләп гыйбадәт кылу урынын , йортын аңлата.

Коръән Кәримдә Раббыбыз, Зате Җәләл хәзрәтләре: “ Хакыйкаттә, җир йөзендә беренче  буларак салынган мәчет  -  Мәккәдә. Ул – мөбәрактер  вә галәмнәрдәгеләргә туры юл күрсәтүчедер!”, дигән ( Әәл Гыймран сүрәсе, 96 аят). Аятнең эчтәлегеннән күренгәнчә, аннан берничә мөһим мәгълүмат килеп чыга.

Беренчесе: мәчет әдәм баласына Аллаһы Тәгаләне олыларга билгеләнгән махсус урын була.

Икенчесе: мәчет җир йөзендә   Аллаһы Тәгаләнең  бар, бер  булуына  һәм аның диненең  шул җирдә таралган булуына күрсәткечтер.

Өченчесе: җир йөзендә   беренче  буларак Мәккә-и Мөкәррәмәдәге Кәгъбәтүллаһ мәчете төзелгән.

Дүртенчесе: җир йөзендәге кайбер урыннарның Ходай каршында шул җиргә генә хас булган дәрәҗәсе бар икән.

Әлбәттә, иң әүвәл, мәчет гыйбадәт кылу урыны. Әмма моннан тыш, элек-электән мәчетләребез шулай ук уку-укыту урыны  булып торган.

Мәчетләребез һәм татар халыкы язмышы шома гына бармаган. Бик җитди сынаулар аша үтәргә туры килә. Бигрәк тә ХVI нчы гасыр татар халкы өчен авыр, газаплы чор була.  

 1552 нче елның июнь  аенда, яңа төзелгән стрелецлар полклары белән тулыландырылган, 150 хәрби туп белән баетылган урыс армиясе Явыз Иван җитәкчелегендә Казанга юнәлә. Свияжскига тоткарлыксыз килеп җитеп, шунда ярты ай чамасы ял итеп сугышка хәзерлек үтеп, урыслар 23 август көнне Казанны камап ала. Бер айдан артыкка сузылган аяусыз сугыштан соң, 2 октябрь көнне Казан шәһәре кара  канга  батырылып яулап алына. Дәүләт һәм хөкүмәт оешмалары, илдәге бөтен хакимият юкка чыгарыла, гаскәр тар-мар ителә, бөтен Казан ханлыгы яулап алына,  яшәүдән туктый. Дәүләт юкка чыкканнан соң, татарның сәяси тарихы Россия империясе эчендә дәвам итә һәм бөтенләй икенче төсмер ала. Халык буларак сакланып калу, туган телен, күп гасырлык мәдәниятен вә динен югалтмау, ниһаять, элекке дәүләтчелеген һәм мөстәкыйльлеген торгызу өчен милли азатлык хәрәкәтенә әверелә.

 Казан алынганнан соң Урта Иделдә чәчәк аткан ислам мәдәниятенең үсеше кинәт өзелеп-туктап кала. Яңа хуҗалар алып барган христианлаштыру сәясәте ислам архитектурасының үсешен бик авыр хәлдә калдыру белән беррәттән, гомумән, бу төбәктә мөселман диненең яшәвен шик астына куя. ХVI йөзнең II яртысы һәм ХVII йөз тулысы белән милли һәм социаль изүгә каршы көрәштә уза. Казан алынуга ук татарлар, кулларына корал тотып, дәүләтне торгызу өчен көрәшкә күтәреләләр: татарларга чирмешләр, башкортлар, кайбер башка халыклар да кушыла. Урыс дәүләте мондый күтәрелешләрне рәхимсез бастырып бара. Татарларны көчләп чукындыру башлана, мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәүләр салырга тотыналар. Татарларның зур сулар буендагы иң яхшы җирләре тартып алына, урыс алпавытларына һәм Рәсәйнең үзеннән килгән качкын крестьяннарга бирелә.

 Рухи эзләнүләр, мөселман мәдәнияте үсүдән туктаган, гаять түбән төшкән шартларда да ерак авылларда Казан татарларының шәһәр мәдәнияте, теле, аң-белемгә омтылу, дин әле сакланып килә. М.Худяков язганча, атаклы мөгаллимнәр, дин белгечләре  ерак салаларда ачкан байтак мәдрәсәләр чәчәк ата. Шәрекъ илләре белән элекке элемтәләр торгызыла, сәүдә юллары белән аннан төрле китаплар килә. Тырыш авыл муллалары аларны күчереп яза, шулай борынгы традиция өзелмичә дәвам итә.

  Моңарчы һәр мәчет аерым рөхсәт алып салынып килә, шулай ук рөхсәтсез төзелгәннәре дә була. казан белән Свияжск архиерейлары да, татарлар да бу мәсьәләдә Мәскәүгә күп хатлар язалар. Әйтик, Свияжск монастыре архимандриты Дмитрий 1742 елда элекке кенәзләр һәм патшалар заманында “Мөселманнарга яңа мәчет салырга тыела иде”,  дип башкала идарәчеләренең исенә төшерүне кирәк дип таба. Татарлар исә анда юллаган үтенечләрендә Казан алынганнан соң, бабаларыбыз заманында мөселман кануны буенча төзелгән мәчетләр булган һәм алар бүгенге көндә дә бар, ни өчен христианнарның,  яңа керәшеннәрнең үз гыйбадәтханәләре бар да, безнең мәчетләрне җимерергә әмер бирәлә, дип мәсьәләне кабыргасы белән куялар.

 Моңа каршы 1744 елда Изге Синодтан шактый томанлы җавап алына:

“... элекке указлар нигезендә яңа мәчетләр салырга йөрүчеләргә рөхсәт бирергә ярамый, шулай да мәчетнең борынгы икәнен руханилар расласа яисә шушы урында элек мәчет торганлыгы исбатланса, яңа керәшеннәрдән ерак җирдә яшәүче татарларга моны эшләргә мөмкин”, -диелә анда. 1744 елда Казан епархиясендә исәпләнгән 536 мәчетнең 418 е инде җимертелгән була. Җимерүнең сәбәбен мәчет санының билгеләнгән нормага туры  килмәве белән аңлаталар: норма буенча 200-300 мөселманга 1 мәчет тиеш икән.

1756 елда татарлар дәүләтнең ислам диненең законлаштырылуына ирешәләр.

Шушындый авыр сынау, изүләрне дә үз башыннан кичергән татар халкы. Иң мөһиме сынмаган, сыгылмаган, татарлыгын, динен югалтмаган, көчле баш имәс, горур булып калган. Чыты авылы халкы да шушы авыр сынаулы чорларда да исән-имин,  диненә тугърылык саклый алган. Хәзерге вакытта онытыла башлаган гореф-гадәтләр, динебезгә мөнәсәбәт әкренләп булса да яңадан күтәрелә башлады. Хәзерге буын бик бәхетле, чөнки динебез һәм телебезгә хөрмәт, кадер булган чорда яши. Дин иреген чикләү юк.

Мәчетләребез турында яза башлаганчы, иң элек авылыбыз атамасы,  килеп чыгышы турында аксакаллар сөйләгәннәрне җиткерәсем килә.

Безнең Чыты авылы бик борынгы авыл. Рус тарихчысы Михаил Худяков үзенең “Казан ханлыгы тарихы” дигән хезмәтендә Чыты авылындагы иске зиратны ХIV гасырга карый дип яза. (М.Худяков. Очерки из истории Казанского ханства).

Авылның борынгы калдыклары Мишә елгасының сулъяк ярында, хәзерге Чыты авылыннан чакрым ярым ераклыкта урнашкан. Элеккеге авыл Алтын Урда чорына карый. Борынгы авыл елга буена урнашкан булган. Елганың рельефына караганда ул мул сулы булган, ярлары биек. Борынгы зират урыны сакланып калган. Кабер урыннары иңеп-иңеп тора. Анда иң борынгы язулы кабер ташы бар. Аксакаллар сөйләве буенча, бу изге кабер санала. Җәй көне яңгырлар яумаганда, корылык булганда,  авыл картлары җыелышып иске зиратка баралар. Догалар укып, Аллаһыдан ялварып халыкка, илгә, җиргә иминлек, шифалы яңгыр сорыйлар.

  1. Авылыбызда мәчетләр төзелү.

1552 елның 2 октябрендә Казан шәһәре басып алып Казан ханлыгын үз кулына ала. Буйсындырылган җирләрнең чикләрен саклау йөзеннән урыс дәүләте ныгытмалар төзи. Ул ныгытмаларны төзү һәм чикне саклау өчен бу җирләргә төрле милләт халыклары белән бер рәттән йомышлы мишәрләр күчерелеп китерелә. Шул көннән соң татар халкы, ислам динен тотучыларга михнәтле, ачы күз яшьле еллар килә. Явыз Иван Казанны камап алганнан соң, христиан динен тарату өчен башка дин тотучы халыкларга карата көчләп  христианлаштыру сәясәте алып барыла башлый. Мондый афәт  Питрәч районын һәм авылларын, шулай ук безнең Чытыны да читләп узмаган. Казан баскынчылар кулы астында калгач, гаярь ирләр якын-тирә урманнарга качып, дистә еллар буе көрәш алып барганнар. Аларда яңадан азат, хөр тормышка кайту уе сүнмәгән-сүрелмәгән. Тирә-юньдәге татар авыллары яндырылган, кылычтан уздырылган, диннәре мыскыл ителеп, чукындырылган вакытта да бабаларыбыз бу афәтләрдән котылып калу юлын тапканнар. Иске авылдан ерак түгел хәзерге авыл урнашкан урында  чытырманлык, әрәмә, зирәклек булган, безнең Чыты халкы исә үзләренең диннәрен, телләрен, гореф-гадәтләрен  саклап калу өчен, шушы чытырманлык эченә кереп яшеренгән.  Авылга беренче нигез салучылар чытырманлык талларын кисәләр, зиректән йортлар салалар, җирләрне эшкәртәләр. Шулай итеп чытырманлык сүзеннән Чыты атамасы килеп чыккан, дигән фаразлау бар.  Тирә-якта чукындырылган татар авыллары булуына да карамастан Чыты авылы халкын шушы чытырманлыклар диннәреннән яздырмаган, саклап калган. Бу турыда сөйләгәндә өлкәннәр күңелендә горурлану хисләре чагыла. Бу авылга бары тик динен саклап кала алган, курку белмәс каһарманнар гына килеп урнаша алган. Мескенлеккә төшкән, дененнән язган яки яздырылганнарга анда урын булмаган. Соңрак чорларда да патша властьлары бу авылга сакланыбрак караганнар. Җәбер-золым белән килгән очракта да, аннан исән-сау чыгалмасларын сизеп эш иткәннәр.

Авыл зурайган, үскән, яңадан-яңа йортлар салынган. Шунлыктан авылны үзара ике өлешкә бүлеп йөртү гадәткә әйләнеп китә. Гадәти сөйләм телендә дә  “Казак”   һәм “Ясак” очлары дигән сүзләрне бүгендә кулланышта еш ишетергә туры килә. Бу бүленеш колхозлар оештыру эшләре башланганда  да чагыла, шунлыктан  ике колхоз оеша: ”Чулпан” һәм “Труд” колхозлары. Авыл халкы өчен шактый еллар ике мәчет эшләп килгән. Иң элек Казак очында урнашкан мәчет турында язасым  килә. Хәзерге  мәктәпнең спорт мәйданчыгында агачтан салынган мәчет була ул. Мәчеткә авыл картлары бик теләп йөргән. Һәр көнне азан тавышлары яңгырап торган. Тик кызганычка каршы мәчет манараларының айларын кисә башлыйлар, мәчетләрне сүтү, я булмаса алардан клублар ясау, мәктәпләр итеп үзгәртү башлана.  Мөселманнарга дуңгыз хәрам саналу сәбәпле, алардан көлү , мыскыллау өчен хәтта мәчетләрне дуңгыз абзарларына  әйләндерү күренешләренә кадәр күзәтелә. Мәчетнең манарасын кисәләр. Авыл халкы канлы күз яшьләре түгә, җаннары сыкрый. Соңыннан  мәчет манарасының аен кисүче кеше үзе дә озак яши алмый: вафат була. Алай гынада түгел, гаилә әгъзаларының   бөтенеседә бер-бер артлы  вафат булып бетә. Мәчетебезне дә сүтеп, бүрәнәләрен өеп куялар.  Озак та тормый яңа мәктәп төзү эшләрен башлыйлар. Мәктәпне төзегәндә сүткән мәчетнең бүрәнәләрен төзелеш материаллары итеп кулланалар.  Иске мәчет урынында, дөньялар тынычлангач та кабат мәчет салмыйлар. Бу урын хәзерге көндә буш тора. Кызганычка каршы бу мәчет турында тулырак белүче кешеләр инде юк, шунлыктан мәгълүмат та җитәрлек күләмдә түгел.

Мәчетебезнең икенчесе Ясак очында салынган була. Мәчет шактый еллар эшчәнлеген туктатмый. Тик вакыт үзенекен итә, иске мәчетебез җимерелә. Авылыбыз ятим калган кебек, моңсу, нурсызланып калгандай  була. Бу мәчетне 1768 елда Әҗемов токымыннан чыккан Хаҗи Мостафа бин Нәзир бин Әҗем Казанда салдыра. Соңыннан 1886 елда Мортаза Әҗемов бу мәчетне безнең Чыты авылына күчереп салдыра.  Хәтта мәчет  манараларының айларын кискән болгавыр чорларны да исән-имин килеш үтә ала. Өлкәннәр сөйләве буенча, мәчетләрнең айларын кисеп йөри башлаганын ишеткәч авыл халкы нык кайгыра. Казак очы мәчетенең ае киселгәч тә бик борчыла. Авылда бер генә каршылык алдында да югалып калмый торган, тәвәккәл Корбанбикә исемле әби була. Авылдашлары белән сөйләшеп, тиз арада булганча акча җыю эше башлана. Хәленнән килгән бар кеше акча җыючыга каршы килми. Шулай итеп җыелган акчаны түләп кенә мәчетнең ае киселмичә калды, дип искә ала өлкәннәр. Авыл халкы Корбанбикә әбигә гомере буе бурычлы. Шунлыктан элекке чорлардан ук , тирә-як авыллар арасында Чыты авылын  “мәчетле авыл” дип атау гадәткә кереп китә. Мәчет шуннан бирле 1939-1940 елларга кадәр тулысынча эшләп килә. Анда ураза һәм корбан гаетләрендә тәкъбир әйтеп намаз укыганнар. Мәчет манарасы авылны нурландырып, ерактан күренеп торган.  Мәчет ишегенә йозак беркайчан да эленмәгән, биш вакыт намаз укылган.

Чыты авылы мәчетенә мулла булып Черемышево ягыннан Багаутдинов Баһави  бабай килә. В.И.Ленин Чытыда аларга кич килә, иртәнге якта аны яшертен рәвештә ат белән тирес каплап Балык Бистәсе ягына озатып куйганнар. Димәк В.И.Ленин үзе Чытыда булып безнең авылыбыз тарихына да кереп калган.

1989 елның 6 октябрендә мәчетнең манарсы авып төшә, авылны караңгылык баскан кебек була. 1990 елның июль-сентябрь айларында колхоз председателе Низамов Әсгать Сөнгатулла улы Балык Бистәсе районы Күки авылыннан осталар чакыртып яңа мәчет салдырды. Авылыбызны ямьләндереп, күңелләребезне сафландырып җимерелгән мәчет урынына яңа мәчет калыкты.

Мәчет барда – иман бар.

Иман барда- бәхет бар, намус бар.

Иман барда – мәкер юк.

Иман барда-хөсетлек юк.

Бу шигъри юллар бик тә туры килә. Авылыбыз картлары һәр көн биш вакыт намазга мәчеткә җыела һәм авыл халкын намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп азан тавышы яңгырый.

Мәчетебездә хәзрәт вазифасын башкаручылар:

-Багаутдинов Баһави  хәзрәт

-Җәләл Хәзрәт

-Сәләхетдин хәзрәт

-Зиннәтулла хәзрәт(?-1989, 25-30 еллап хәзрәт булып торганлыгы турында мәгълүмат бар, төгәл елын белүче юк )

-Фәттәхетдин хәзрәт(1989-1993)

-Рәҗәб хәзрәт (1993-2007)

-Рифкать хәзрәт (2007-2008)

-Миннулла хәзрәт  (2008 елдан башлап)

Бүгенге хәзрәтебез турында без тулырак мәгълүмат беләбез. Аның тормыш юлын бәян итеп үтәсем килә. Киләчәк буыннарга да хәзерге хәзрәтебез турында тулырак мәгълүмат калдыру өчен тормыш юлын кыскача гына бәян итеп үтәм.  Валиуллина Миннула Вәлиулла улы сөйләгәннәрдән.

“1940 ынчы елның 9 мартында бормаланып аккан Мишә елгасы янында, чыршылар кочагына сыенып урнашкан Питрәч районы Чыты авылында дөньяга килгәнмен.Әтием Вәлиулла  гомере буе тимерчедә эшләгән, әнием Галия колхозда хезмәт куйган. Укып белем алу теләге белән Чыты җидееллык мәктәбен уңышлы гына 1954 енче елда тәмамлап чыктым. Колхозда ат җигеп төрле эштә эшләдем. 1961 елда Корноухова авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесына укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамладым.

1967 елда Колхозда трактор бригадасы бригадиры булып эшләдем. 1979 ынчы елда колхозда мастер-наладчик булып, трактор-машина паркында хезмәт куйдым. Кайда гына эшләсәм дә хезмәт яраттым, эш сөйдем. Эшләремнең нәтиҗәләре дә булды. Почет Билгесе ордены,  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләндем.

Иң акыллы, сабыр, эшчән, тырыш, уңган кызны - Нурания апагызны  үземә гомер юлдашы итеп сайладым. Аның белән 4 бала тәрбияләп аякка бастырдык. Бүгенге көндә барысы да  тормышта үз юлларын таптылар.”

Тынгысыз, эш сөючән Вәлиуллин Миннулла Вәлиулла улы бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше белән туган авылында гомер кичерә, оныкларына куанып яши. Газета-журнал битләрен укып дөнья хәлләре бкелән танышып бара. Авылдашларының уңышларын күреп сөенә. Тормыштан, эштән тәм табып, яшәү матурлыгын тоеп, яратып яши. Инде олыгайган көндә дә җаваплы вазифа башкара. Авылыбызның хөрмәтле картларыннан санала.

Менә биш ел инде Миннилла Вәлиулла улы Чыты авылында имам вазифасын башкара.

Абыстайларыбызның исемнәредә мәгълүм: Саляхетдинова Миннегөл,  Маһинур әби, Маһруза әбиләр.

Ураза вакытларында, Корбан һәм башка бәйрәмнәрдә, җомга көннәрендә авылыбыз мәчетеннән яңгыраган азан авазлары күңелләрне сафландыра. Кайчандыр язмышлары читкә алып киткән авылдашларыбыз кунакка кайткач, иң беренче изге эш итеп авыл мәчетләренә килеп хәер-дога кылуларын изгелек итеп саныйлар, намазларда катнашалар. Туганнары рухына багышланган хәер-садакаларын калдыралар. Авылыбызда мәчетләребез торгызылгач бик күп кешеләр яшәү рәвешләрен үзгәрттеләр, күпләп мәчеткә җомга намазларына йөри башладылар. Күңелне иң сөендергәне шул: намазга йөрүчеләр арасында яшьләрнең саны арта, бигрәк тә мәктәп яшендәге балаларның да мәчетләргә бик теләп киләләр.  Күңелендә иман нуры булган, күңеленә җан тынычлыгын ислам диненнән тапкан балалар тарафыннан киләчәктә дә бары тик яхшы эш-гамәлләр генә кылыныр дип ышанасы килә. Дин һәрвакыт бары яхшылыкка гына өнди.  Халкыбыз дингә тартыла, монда, һичшиксез, мәчетләребезнең роле бәяләп бетермәслек зур. 

Борынгы заманнан бирле мәчетләребез тәрбия урыны булган. Халыкка , җомга вәгазеннән тыш, башка вәгазь, китап сүзен сөйләп, хәзрәтләребез яшь буынны да, олыларны да тәрбия кылганнар.

Ватаныбызда төзелә башлаганнан бирле мәчетләр, хәлләреннән килгәнче, мохтаҗларга ярдәм күрсәткән. Һәм дә авыр хәлгә калган , гаилә тормышында үзенә урын таба алмаганнар, көндәлек тормышта  тотрыклык югалтканнар мәчеткә киңәш – нәсыйхәт алырга, моңын-зарын сөйләргә барганнар.

Авырган, чирләгән, бозык -зәхмәткә очраганнар мәчеткә барып шифа эзләгәннәр  һәм ирешкәннәр дә. Кыскасы, мәчет мөселман бәндәсе  өчен  гыйбадәт урыны да, мәдрәсә дә, шифаханә дә, ярдәмләшү йорты да.

Тарихыбыз җинел булмаган. Сугышлар, талашлар заманасында күпчелектә  халкыбызның мирасы юкка чыга язган, бик күп нәрсә мәңгелеккә югалган .

Заманасында динебез , мирасыбыз, милләтебез белән көрәшүчеләр татар халкының  аңыннан , аның зиһененнән, күңеленнән мәчетнең хөрмәтен  юк итә алмаганнар.

Бүгенге көнне , әл-хәмдү лил-ләһи вә шөкер, дәүләтебездә , җөмһүриятебездә —  хөррият. Телисең икән – мәчеткә бар, телисең икән – үз телеңдә сөйләш, телисең икән  — хәлеңнән килгәнне эшлә. Әмма борынгыдан калган бер хикмәтле сүзне искә төшермичә дә булмас: адәм баласы рәхәткә чыдамыйча, михнәткә чыдар. Халкыбызның тормышының авыр чорларында әби -бабаларыбыз бернигә карамаенча динен дә, телен дә,мирасын да, мәдәниятен дә саклап калган. Бүген исә, муллык заманында, үсеш өчен мөмкинлекләр күп булган заманда туган телебезне югалтырдый дәрәҗәгә җиттек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әл- Мостафа ( салләл-лаһу галәйһи вә сәлләм)дән өч сахәбә аша безгә җиткерелгән  динебезнең сафлыгыннан баш тартып, яшьләребезнең бер өлеше нигәдер җыен ят, халкыбызга хас булмаган, хәтта  кыргый булган , ясалма тәгълимәтләргә ияреп барган очракларда күзәтелә.

Бүгенге Русия дәүләтендә, элекке чорларда кебек, татар халкы сан буенча беренче мөселман халкы булып тора  әле. Күп гасырлар буена татар халкы илнең көнбатышыннан тотынып көнчыгышына кадәр таралган. Шәригать хөкеме буенча вәгазьләү һәрвакыт җирле халык өчен туган булган,  булырга тиеш. Бүген исә бу тәртиптән баш тартып , янәсә татар телен белмәүчеләр турында кайгырткан булып , кайбер затларның тырышлыгы белән татар мәчетләрендә вә мәдрәсәләрендә татар телендәге вәгазьдән һәм укытудан  баш тарталар.  Моңа кадәр бу хәтәр күренеш, Татарстаннан тыш, татар яшәгән җөмһүриятләр, өлкәләр, җирләргә генә хас булса, бүген бу хәл Татарстанның үзенә дә кагыла башлады. Бу күренешнең төп сәбәпләрнең берсе —  Аллаһы Тәгаләнең  язганына каршы чыгып , “диндә “милләт” юк!” дип адашкан затларның саны артуда.Үзләре генә саташсалар , бер хәл булыр иде, алар башкаларны да адаштырырга торышалар.

Ничек дини үзенчелегебезне, миллиятебезне,телебезне, мирасыбызны саклап калырбыз икән?  Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк икән?

Олыларны бу сорау кызыктырган, тик төпле генә язып калдыручы булмаган. Шунысы куанычлы, хәзер тарих белән кызыксынып мирасханәләрдә эзләнүчеләр бар. Алар табылган материаллар буенча киләчәк буынга тарихыбызны мирас итеп калдырырга уйлыйлар. Бәхетебезгә бүген мәктәпләрдә диннәр тарихы укытыла. Балалар кечкенәдән үк ислам дине турында әби-бабайлар, әти-әниләр сөйләгәннәрдән кала, мәктәптә дәреслекләрдән дә диннәр турында күп мәгълүмат алалар.

Мәчет  – ул гыйбадәт, вәгазьләр һәм намаз урыны. Ул шулай ук тормышның бөтен мөһим очракларында мөселманнар җыела торган урын да, үзенә күрә мәдәният үзәге. Мәчетнең мөһим вазифасы – халыкка Ислам нигезләрен өйрәтүне оештыру.

III. Йомгак.

Эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде. Мин фәнни - тикшерү эшем буенча әдәбият кулландым; өлкән буын кешеләреннән сорашып мәгълүмат тупладым; мәктәп музеена мөрәҗәгать иттем; массакүләм информация чараларын файдаландым; фотоматериаллар җыйдым һәм үземә шундый нәтиҗә ясадым. Авылымнын дини учагы булган мәчетебез 1835 елдан башлап бугенге көнгә кадәр хезмәт итә. Хезмәт итеп кенә калмый елдан ел яңара , үсә, матурлана. Бүгенге көндә авылыбыз имамы, абыстайлары иң абруйлы, ихтирамлы санала.

Эшемнең башында куйган гипотеза тулысы белән расланды. Мәчетебез елдан ел яңара, үсә, авылыбыз дини авыл булып кала бирә.             Авылым халкының рухи мәдәнияты, анын купгасырлы тарихы ислам диненнән аерылгысыз. Авыл халкының тормыш тәртибен, дөньяга карашын hэм рухи кыйммэтлэрен формалаштыруда мэчет hэрвакытта хэлиткеч роль уйнаган пэм уйнаячак та. 

Эшемне төгәлләп шуны әйтергә кирәк: бүген, безгә яшь буынга авылыбызнын өлкән буынына тагын да игътибарлырак, илтифатлырак булырга кирәк. Шуңа күрә без үзебездэн шушындый тәкъдим кертәбез: авлыбызнын мәчете янартуда гел булышып торырга кирәк. Тарихи эзләнүләр нәтиҗәсендә тупланган хезмәтемне авыл музеенда һәм тарих дәресләрендә, туган якны өйрәнү фәнендә һәм тәрбия эшендә материал буларак кулланырга мөмкин.

Авыллар тарихы аерылгысыз рәвештә мәчетләр тарихына һәм аларда хезмәт иткән имамнар язмышына бәйләнгән. Кызганыч ки, картларның бакый дөньяга күчүе сәбәпле күп кенә серләр, алар күңелендә сакланган кыйммәтле мәгълүматлар да алар белән бергә китеп югала торалар. Олы тормыш юлы үткән кешеләрне тыңлый һәм алар хәтерендә сакланган кыйммәтле истәлекләрне тиешенчә бәяли белергә, үзебездән соң килгән буыннарга сөйләп калдыра алсак иде.

Авыллар һәм алардагы мәчетләрнең тарихын, дин әһелләренең язмышын ачыклау өчен зур тырышлык кирәк. Бу тема киң  җәелдерелеп, тарихның тирән катламнарына төшеп, ачыкланып язылырга тиеш. Үз төбәгенең тарихын белеп тәрбияләнгән кешеләрдә генә, үзенең туган ягына, үз халкына карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләнүе мөмкин.

 Имамнар үзләре эшләгән чорда кысрыклауларга, эзәрлекләүләргә карамастан, халыктагы динлелекне сакларга һәм үстерергә мөмкин булган кадәр тырышканнар. Аларны төрмәләргә утыртып, сөргеннәргә сөргәннәр, мыскыл итеп җәзалаганнар һәм үлемгә дучар иткәннәр. Без болар турында белергә тиешбез. Халыктагы динлелекне саклап көрәшкән каһарман имамнарның батырлыгы, тырышлыгы онытылырга тиеш түгел.

 Үз халкының, туган җиренең тарихын белү – кешенең аң-дәрәҗәсен үстерә, тормышка карашын һәм фикерләү офыгын киңәйтә, аның күңелен баета. Үз төбәгенең тарихын, үз халкының язмышын белгәннәр генә тәрбияле, камил акыллы, дип әйтеп була минемчә.

IV. Кулланылган әдәбият.

  1. “Ямьле Мишә буйлары” (Тарихи язмалар, белешмәләр һәм истәлекләр. Казан-2006 ел.).
  2. “Чыты авылы тарихы” (Альбом).
  3. Диннәр тарихы
  4. “Минем яраткан ягым” мәктәп музее материаллары.
  5. Аксакаллар сөйләгән мәгълүматлар , кулъязмаларда кулланылды.
  6. Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Тарихи-мәдәни мирасыбыз

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас, Дәвамында гомер юлының.Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,Иман шарты һәрбер буынның.(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.Мирас... Ул ...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Презентация "Мәчетләр"

9 сыйныфта укучылар храмнар, мәчетләр турында иҗади эш башкару өчен материаллар тупладылар. "Мәчетләр" темасына төзелгән презентация :тарихта беренче мәчет,"Мәчет" сүзенең беренчел варианты, Мәче...