Шәҗәрә бәйрәме "Шәҗәрәбез - кыйблабызга якты тәрәзә"
учебно-методический материал по краеведению

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Праздник родословной был проведен в родной деревне Татарская Бездна Дрожжановского района Республики Татарстан в рамках социального проекта  "Родная деревня - татарская Бездна"  в день села. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shzhr_byrme.docx33.82 КБ

Предварительный просмотр:

                          ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕ

     

Миңзифа Абдулловна Таҗетдинова,

Чүпрәле районы Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема.  Шәҗәрәбез – кыйблабызга якты тәрәзә

Максат. Нәсел шәҗәрәсен барлау;  барлык туганнарны нәселебезнең  тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыру; әби-бабаларыбызның күркәм яшәү рәвешен үрнәк итеп алып, яшь буында  милли үзаң, игелеклелек, намуслылык, тырышлык, гаделлек, киң күңеллелек, белемгә омтылучанлык кебек сыйфатлар һәм әби-бабаларыбызның кендек каны тамган изге җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Кулдан ясалган нәсел агачы (1,5м.- 90см.), “Нәселебезнең зыялы затлары үрнәгендә”, “Алар Ватан өчен көрәштеләр” исемле стендлар, баяннар.

        Барлык баянчылар баскан килеш “Туган авылым” җырының беренче куплетын уйныйлар, аңа кушылып җырлыйлар.

 

        Туган авылым минем,        куеныңда синең

        Шаулап үтте яшьлек еллары.

        Айлы кичләрең дә  әле дә исләремдә,

        Яратам мин туган авылымны.

Музыка әкрен генә уйнавын дәвам итә.

Алып баручы (Зифа). Ерак җирләрне якын итеп кайтучы һәм туган туфракка берегеп яшәүче зыялы, затлы, тырыш, уңган кадерле авылдашларыбыз, туганнарыбыз! Исәнмесез! Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүһ!

 Хәерле көн! Хәерле сәгатьтә хәерле очрашулар булсын!

         Бүген без – Айсиннар нәселе – Рөстәм Сәйфуллович Бакиров тырышлыгы белән дәлилләнгән мең еллык шанлы тарихлы  туган авылыбызга – Тукай, Айса, Әхсән бабаларыбызның кендек каны тамган Бизнәбезгә, бер гаилә булып, “Шәҗәрәбез кыйблабызга якты тәрәзә” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәменә җыелдык.  

        

         Әйдәгез бергәләп нәсел агачыбыз белән танышыйк һәм әби-бабаларыбызның күркәм сыйфатларын үзебезгә өлге итеп алыйк.

Моңлы итеп баян тавышы уйнап тора “Идел бит ул, киң бит ул”

 Нәселебез Бизнә авылының иң зур җирбиләүчеләренең берсе  булган Тукай бабайга барып тоташа.

Айса бабай Тукай бабайдан калган мирасны саклап, тагын да үстереп, улы Әхсәнгә тапшыра.

Алдынгы карашлы Әхсән бабай  үзенә кәләшлеккә Әлмәт районы Чупай авылыннан Йосыф хәзрәт кызы Миңнисаны сайлый.  

Миңниса әби гаять дәрәҗәдә гыйлем иясе, коръәнхафизә була. “Безнең әни 12 яшендә Коръәнне үтә чыккан кеше ул”, – дип горурлана иде әтиебез.  Үз өендә балаларга дин сабаклары һәм борынгы әдәбият укыткан. Моннан тыш аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан табиблык сәләте бирелгән. Халык медицинасы белән дәвалап, бик күп кешеләрне савыктырган. Ул кара сары авыруыннан да дәвалый торган булган. Коръән сүрәләре, догалар укып, дару үләннәрен кулланып, кулы белән сыйпап-сыпырып дәвалый торган булган. Аны эзләп, хәтта, Мәскәү өлкәсеннән хәтле килә торган булганнар. Өч йөзләп балага якты дөньяга туарга ярдәм иткән.

Миңниса абыстайның бай китапханәсеннән кайбер китаплар бүген дә кадерле мирас булып саклана. Әтиебез Абдулвәли, мәсәлән, кичләрен балаларын җыеп утырып,  иске татар  графикасы белән язылган шул китаплардан  Кол Галиның “Кыйссаи Йосыф”ын,  Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә”сен, Мөхәммәдъярның “Нәсыйхәт” әсәрен, Сайядиның “Таһир-Зөһрә” дастанын һ.б.  укып, әхлакый кыйммәтләрнең өстенлеген раслый иде.  Шул вакытта өйгә илаһи серлелек, тынычлык иңә.

Урта гасыр әдәби мирасының берсе булган “Бәдәвам” китабын укып,  көндәлек тормышта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  бик тәфсилләп өйрәтә иде.

Иске татар язуын танучылар, гарәп графикасындагы Коръәнне җиңел укучылар, мөнәҗәт әйтүчеләр нәселебездә бүген дә бар.

Менә Сембер каласы остабикәсе Абдулвәли кызы Гөлназ апаны тыңлап карыйк әле.

Гөлназ апа мөнәҗәт укый.

И туганнар, гамәл кылыйк, гамәл белән дога кылыйк.

Бер Аллаһка дога кылып, дөньялык рәхәтен сорыйк,

Бер Аллаһка дога кылып, фирдәвес җәннәтен сорыйк.

Алып баручы.  Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышында җиңү халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә. Бөек җиңүне яулауда безнең нәселебезнең дә өлеше зур. Миңниса әби белән Әхсән бабай өч улын да яуга озата.

Сәхнәләштерү.

Миңниса әби. Улларым  –  күз нурларым!  Ил алдындагы бурычны намус белән үтәгез. Менә сезгә үз кулларым белән язган бөтиләрне бирәм. Утка-суга керсәгез дә, шушы изге сүзләрне саклагыз. Исән-имин кайтырсыз, Алла теләсә.

Улы. Рәхмәт, әни, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырбыз.

Егетләр, “Герман көе”н җырлап, кул болгап  чыгып китәләр:

Без авылдан чыккан чакта, күтәрелде томаннар.

Я кайтырбыз, я кайтмабыз – сау булыгыз, туганнар!

Алып баручы.  Әхсән бабай ( 1885 – 1955) белән Миңниса әби ( 1882 – 1963) уллары: Абдулбари, Абдулвәли, Әхмәткасыйм – өчесе дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән исән-сау килеш туган якка җиңү яулап кайталар.

Сугыштан соң Бари абый гаиләсе белән Корло шәһәрендә яши. Нурифә апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Җитеш тормышлы булып,  Бизнә халкына һәртөрле ярдәм күрсәтеп, шәһәргә эш эзләп барып төшүче авылдашларын үзләренә сыендырып яшиләр. Әтиебез Абдулвәли белән иске татар язуы графикасында хат алышалар иде.

Әтиебез Абдулвәли, Фатыйма апа, Әхмәт абый –  өчесе дә туган авылыбызга төпләнеп, бер минут вакытларын да бушка үткәрмичә, биш вакыт намазны калдырмыйча, бер-берсенә ярдәм итешеп, кунакка йөрешеп, авыл халкына игелекле булып, матур гомер кичерәләр.

Бергәләп “Сагыну җыры”ннан өзек җырлау.

 Салкын чишмә суларында атлар эчерсәң иде.

 Туган-үскән җирләреңдә гомер кичерсәң иде.

Алып баручы. 

1. Әтиебез Абдулвәли, Фатыйма апа, авыл халкының соравы буенча, Коръән тутыра, җитмеш мең тәһлил тарта. Бүген бу эшләрне Абдулвәли кызлары: Гөлназ апа һәм Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Айсылу апа дәвам итә.

2. Әниебез Социалистик хезмәт ярышы җиңүчесе, хезмәт ветераны, Герой ана Зәйнәп Зиннәтулла кызы Айсина (1924 – 2004) тегү-чигү эшләренә бик оста иде. Авыл халкын берсеннән берсе матур күлмәкләр тегеп сөендерде.

3. Әхмәт абый авыл халкын яхшы сыйфатлы бал белән тәэмин итеп торды.

 “Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”, – дип язган Ризаэддин Фәхреддин. Айсиннар нәселе  дә тәрбия өлкәсендә әнә шул хакыйкатьне күз уңында тотып эш иткәннәр.

   

  1. Аларның балалары өй балкытып үткәрелгән корбан, гает бәйрәмнәрен, каз өмәләрен ишетеп-тыңлап,  милли-дини рухта тәрбияләнә.
  2. Югарыда санап үтелгәнчә, борынгы һәм урта гасыр әдәби мирасы аша тәрбияләү.
  3. Хезмәт һәм шәхси үрнәк тәрбиясе зур рол уйный.
  4. Эш арасында да халкыбызның энҗе бөртегедәй тупланган җәүһәрләрен: тапкыр сүзләрен, әйтем-мәкальләрен кулланып әхлаклылыкка өндиләр.    Әниебез Зәйнәп, мәсәлән, “яхшы сүз – җан азыгы”,  “кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең”,  “Таш белән атсалар да, аш белән атарга кирәк” кебек гыйбарәләрне яратып куллана иде.
  5. Нәкъ менә ул, әниебез Зәйнәп, эш арасында булсын, өстәл артында булсын – һәрвакыт, өзелеп-өзелеп,   нәсел тарихы, әби-бабаларыбызның матур, мәгънәле яшәү рәвеше, тырыш, уңган, гадел, белемле булуы турында сөйли. Тыңлыйлармы аны, юкмы: колакларына бер кермәсә бер керер әле дип, әби-бабайларның исемнәрен кат-кат кабатлый.

 

Әниебез сөйләгәннәрне туплап, без гаиләбез белән “Иҗади эзләнүләр юлында” (Казан: РИЦ “Школа”, 2009)  исемле китап чыгардык. Оныгы Гүзәл исә “Шәҗәрә төзи беләсеңме?” республика бәйгесендә беренче урынга лаек булды.

 Аның  үзе иҗат иткән “Әнием киңәшләре” исемле шигыре дә әби-бабаларыбызның матур яшәү үрнәге турында.

 Зәки Нури премиясе лауреаты, “Шәҗәрә төзи беләсеңме?”, “Илһамлы каләм” республика бәйгеләре җиңүчесе, КФУның тарих институты  студенты Гүзәл Таҗетдинова!

Гүзәл шигыр сөйли. (“И туган тел” көе яңгырап тора.)  

Әнием киңәшләре

Әнием өйрәтә мине

                        Тормыш йомгагын сүтәргә,

                        Әби-бабайлар сукмагын

Намус белән үтәргә.

                        

Әниемнең назлы сүзе

                        Илһам бирә күңелгә,

                        Әнием өйрәтә мине

Матурлыкны күрергә.

Әни мине һәрвакытта

Әхлаклылыкка өнди:

“Бул тәүфыйклы, игелекле,

Мәрхәмәтле бала,  –  ди –

Намуслы бул, гаделлекне ярат,

Кеше хакына кермә.

Үз көчең белән алга бар,

Хәрәмләшүне белмә.

“Тормыш ул балам, – ди әни,  –

Ялкауларны һич сөйми.

Белемле һәм һөнәрле бул,

Шәҗәрәң шулай сөйли...”

Киңәшләрең тотам, әни,

Кызартмам синең йөзең.

Тапламам, әни, ташламам

Әби-бабайлар эзен.  

        Алып баручы.  Әхсән бабай белән Миңниса әбинең төпчек уллары Әхмәт абый кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә. Умарта тота. Тукай бабайдан хәтле тапшырылып килгән нигезне кадерләп саклаучы буларак та ул нәселебез тарихына алтын хәрефләр белән язылырга хаклы.   Хәсәнә апа белән бергә илгә-көнгә яраклы сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Әхсән бабай белән Миңниса әби дә төпчек улы белән килене тәрбиясендә яшиләр.  Хәсәнә апа, бүгенге бәйрәмебезнең  иң өлкән, иң хөрмәтле кешесе буларак, яшь буынга ниләр теләр идегез?

        Хәсәнә апа чыгышы. 

        Безнең Айсиннар нәселе һәрвакыт бердәм булып, ил-көн арасында хөрмәтле булып яшәде.

        Яшьләргә теләгем шул: тынычлыкның кадерен белеп, туганлык  мөнәсәбәтләрен саклап,  дин юлында булып,  матур яшәгез.

Алып баручы.  Әхмәт абый белән Хәсәнә апаның балалары, оныклары эшкә уңган, җыр-биюгә булган. Бу менә оныкларының биюендә дә чагыла.

        Булат белән Ләйсән биегәндә, башка туганнар түбәндәге такмакны әйтеп кул чабып торалар, баянчылар баскан килеш баянда уйный:

  1. Куллар чабып торыйк әле,

Балалар биесеннәр,

Булдырмаган эшләре юк

Айсиннарның дисеннәр.

  1. Биегез әле, балалар,

Күрмәгәннәр күрсеннәр.

“Менә ничек тату яши

бу Айсиннар!” –  дисеннәр.

  1. Зур бәхетләр насыйп булсын

Киләчәктә яшьләргә!

Язса иде туганнарга

Бергә матур яшәргә!

        Алып баручы.  Әти-әниләребезнең безне белемле, тәрбияле итәргә тырышуы җилгә очмады.  Бари абый, әтиебез Абдулвәли, Фатыйма апа, Әхмәт абыйның балалары, оныклары –  барысы да үз юлларын таптылар.

         Безнең нәселдә бүген 165 кеше бар. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар, табиблар, директорлар, генераль директорлар, полковник, майор дәрәҗәсендәге хәрбиләр... Әмма, барыннан да элек, әби-бабаларыбыздан бирелгән, Ислам дине, халкыбызның гореф-гадәтләре аша беркетелгән югары әхлакый кыйммәтләрне саклап кала белгәннәр.

        Гүзәл.  Игелекле гамәлләре белән халык хәтерендә калган нәселебезнең зыялы затлары үрнәгендә без телебезгә, динебезгә тугрылыклы, намуслы һәм тырыш булырга омтылабыз.

        

        Алып баручы.  Әхмәт абый оныклары Ильяс белән Алмаз бүген хәрби хезмәттә. Исән-сау кайтырга насыйп булсын үзләренә.

        Бүген барлык рәхмәтләребез мең еллык тарихлы туган авылыбызга берегеп, маңгай тирен тамызып эшләүче, авылны яшәтүче туганнарыбызга! Менә алар:  Абдулвәли улы Җәүдәт абый, Әхмәт абый уллары Рәшит абый һәм Хәмзә абый, Фатыйма апа улы  Ирфан абый, Ирфан абый кызы Фәридә. Алкышлыйк әле үзләрен!

         Үткән ел Айсиннар һәм Бакировлар ике зур нәсел берләште. Абдулвәли улы Җәүдәт абыйның оныгы Зарина белән Бакиров Ленар, авыл көнендә танышып,  тормыш юлларын бергә бәйләделәр. Бакирова Рауза апа белән әниебез Айсина Зәйнәп бик дуслар иде. Менә оныклары бергә гаилә корганга, ике зур нәселнең бергә туганлашуына рухлары шатланып торадыр. Ә Җәүдәт абый нинди хисләр кичерә икән?

        Җәүдәт абый.  Безнең нәсел агачыбыз  – нык тамырлы.  Менә шул ике нәсел бердәм булып, бөек, якты максатлар белән алга барыйк!  Бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезне үстереп яшик.

        Хәзер авылда яшәү өчен дә бөтен шартлар бар. Авылыбыз матурайды. Тарихи-истәлекле урыннар үзәгенә әверелде. Авыл көне дә авылдашларны, туганнарны күрештерү, берләштерү, яшьләрне кавыштыру юнәлешендә әһәмиятле  роль уйный.  

        Авыл халкы Рөстәм Сәйфуллович Бакировка бик рәхмәтле.  Авылдашларыңның бәясе ул – кеше өчен иң югары  бәя. Әнә шуңа омтылырга кирәк. Шөкер, безнең нәсел бу хакта беркайчан да онытмады. Авылдашларга кирәк булып, авыл мәнфәгатен кайгыртып яшәдек.

        Алып баручы. “И туган җир! Синдә туганнарның үз бурычы сиңа, үз хакы...” дип юкка гына әйтмәгән шул якташыбыз Роберт Рәкыйпов.  Кайда гына яшәсәк тә, әби-бабаларыбызның кендек каны тамган  изге җиребезне онытмыйк.

         Быел  Россия тарихы елы, тарихи-мәдәни мирас елы.

         Ә безнең нәсел тарихына 2012нче ел шәҗәрә бәйрәме һәм түбәндәге истәлекле вакыйгалар белән  кереп калачак:

  • әбиебез –  мөгаллимә, табибә, коръәнхафизә – Йосыф Хәзрәт кызы Миңнисаның  тууына 130 ел,
  • әтиебез сугыш һәм хезмәт ветераны  –  Абдулвәли Әхсән улы Айсинның тууына 100 ел,
  • Әхсән кияве, авылның беренче механизаторы –   Баһаветдин Фәхретдин улы Фәхретдиновның тууына 100 ел,
  • Быел, кызганыч, без бер туганыбызны югалттык: 5нче мартта Фатыйма апа улы Ихсан абый вафат булды.
  • 30нчы июньдә Фатыйма апа улы Гомәр абыйның оныгы Диләрә туды.

         Бүгенге бәйрәмебез үлгәннәр рухына  изге дога, исәннәргә үрнәк-гыйбрәт  булып ирешсен.

         Без гаиләбез белән тырышып нәсел агачыбызны төзедек. Бүгенге бәйрәмебезнең истәлеге итеп, сезгә шушы серле агачны таратабыз.

 (Баянчылар моңлы көй уйнап торалар. Барлык таганнарга да нәсел агачының фотографиясе таратыла.) Борынгы төрки халыкларда, татарларда һәр нәсел үзенең шәҗәрәсен кадерләп саклаган. Без дә саклыйк. Киләчәктә тагын да дәвам итик. Бай һәм мәртәбәле шәҗәрәбезгә тугрылыклы булып калыйк.

Безнең әле, гасырларны ерып, ерак киләчәккә барасы бар!

Бай тарихлы туган җиребезне бөек эшләр белән данлыйсы бар.

Шамил һәм Зифа Таҗетдиновлар үзләре иҗат иткән “Бормаланып Бизнә суы ага”исемле җыр башкаралар (Гүзәл Таҗетдинова сүзләре, Зифа Таҗетдинова көе). 

        Бормаланып Бизнә суы ага               

 Үткән белән киләчәкне бәйләп,

Бормаланып Бизнә суы ага...

Халкыбызның  сагыш-шатлыклары,

Күпме тарих, яшәу гаме анда!

                                   Бизнә данлыклы ул илгә-көнгә

  Күренекле шәхесләре белән:

  Шәйхелислам Садретдинов,  Бакировлары турында

  Бөтен дөнья белә.

 Тырыш халык яши бу авылда

Үрнәк игенчеләр бар монда.

Кыр батыры – Калимуллиннар һәм

Көрәш ветераны – Ярулла.

              Ил алдына килгән сынаулардан

    Бизнә халкы куркып калмаган;

    Матур яшәу өчен, туган ил хакына

    Сугышларда җиңү яулаган.

Бүген дә әле Бизнә балалары

Төрле бәйгеләрдә ярыша:

“Тамчы шоу”да җинү яулый алар

Сабан  туенда бил алыша.

    Ил сулышын тоеп яши авыл,

    Заман белән бергә атлый  ул—

    Фән-техника алга киткән электрон чорда да

   Ватан ышанычын аклый ул.

Үткән белән киләчәкне бәйләп,

 Бормаланып Бизнә суы ага...

Батырлыкка, матурлыкка өндәп,

Чакыра ул киләчәккә, алга.

Бизнә данлыклы ул илгә-көнгә

Күренекле шәхесләре белән:

Үтәш морза балалары: Бакировлар, Айсиннарны

Бөтен дөнья белә.

Бизнә данлыклы ул илгә-көнгә!

 Үткән белән киләчәкне бәйләп,

                                 Бормаланып Бизнә суы ага...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант"

Якты, зур талант.С.Хәким иҗаты буенча әдәби –музыкаль кичә....

"Якты, зур талант"

Внеклассное мероприятие по математикеИгра «Счастливый случай»7 класс Цель мероприятия:-        развивать творческие способности;-...

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Мәктәбемнең якты йолдызы.

Бу мәкаләдә 4 нче мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән,  укучылар тарафыннан яратып укылучы шигырьләр авторы Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү бирелә....

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

" Иң якты кояшым - әнием" музыкаль кичә

quot;Иң якты кояшым - әнием" әдәби  музыкалә кичә...