Математик Сабантуй
план-конспект урока по математике на тему

Дэрестэ куллану очен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_sabantuy._dereste_kullanu_ochen.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Математик Сабантуй

Тема. Нумерация. Дүрт арифметик гамәл

4 нче сыйныф

Максат:  1)исәпләү күнекмәләрен, өчурынлы саннар белән тап кырлау, бүлү, кушу һәм   алу күнекмәләрен ныгыту;

2)ишетү һәм күрмә хәтерне , логик фикерләү сәләтен үстерү;

3)зирәклек, җитезлек, үзара бердәмлек хисләре  тәрбияләү.

Дәрес тибы:белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү.

Җиһазлау:  рәсемнәр, карточкалар, PowerPoint программалы компьютер,презентация.

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Белемнәрне актуальләштерү (Слайд№1)

Компьютерда  “Сабантуй” җыры  башкарыла.

   - Балалар, хәзер сез нинди җыр тыңлыйсыз?

  • Сабантуй турында.
  • Ә Сабантуй нинди бәйрәм соң ул?
  • Сабантуй ул - яз көне кыр эшләре беткәннән соң элек-электән үткәрелеп килә торган, халкыбызның милли бәйрәме.
  • Бүген без дә бергәләп "Математик Сабантуй" га барырбыз.Сабантуйга кыңгырау таккан җигүле атларга утырып китәбез.
  • Сабантуйга җиңел генә барып булмый әле. Менә бу кроссвордны чишәргә туры килер. (Слайд№3,4)

1

8

2

3

4

5

6

7

Горизонталь буенча:

1.Санарга,гамәлләр эшләргә өйрәтүче фән.                                                              

  1. Алу гамәлендәге сан исеме..
  2. Масса үлчәү берәмлеге..                    

4 .Вакыт  үлчәү берәмлеге .

5.Дүртпочмак.

   6.Турыпочмаклыкның буен иңенә тапкырлап табыла торган зурлык.

7.Бүлүгә кире гамәл.

Вертикаль буенча:

8 .Геометрик фигура.

-Менә Сабантуйга килеп тә   җиттек. (Слайд№5)

Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка

Сабантуй бүген бездә.

-        Сабантуй булгач ул уеннарсыз, ярышларсыз гына булмый. Без дә бүген көчләрне сынап карарбыз. Үз сыйныфыбызның батырларын билгеләрбез. Программа белән танышы
гыз.

III Белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (Слайд№6,7,8)

1.        - Иң уртага утыртканнар,
Иң озын бер колганы.
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.

-        Хәзер ике укучыны колгага  менәргә чакырабыз. Кайсыгыз алданрак менеп җитә, шул иң җитезе була.

54:3=

37*2=

27*4=

8456+544=

7865+246=

2*10=

4*10=

2.        - Бер читтәрәк балалар(Слайд№9,10)
Күп чүлмәкләр тапканнар.

Чүлмәктәге катыктан

Акча эзлиләр алар.

-        Хәзер чүлмәктәге катыктан акча эзләү уены. Кем иң алдан таба. Һәрберегезгә берәр чүлмәк бирелә.Чүлмәк эчендә тигезләмәләр. Кем беренче булып тигезләмәләрне дөрес итеп чишеп бетерә, шул беренче булып катык эчендәге акчаны тапкан була.

Х-260=340                     96:Х=4                           16+Х=80

Х+260=340                     96-Х=4                           16*Х=80

Катыктан акча эзләп арыдык.
Инде ял итеп алыйк.

Физминут:

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннан- артка.

Уңга -сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

3.-        Хәзер мине тыңлагыз, аннан җавап бирерсез. (Слайд№11 )Сезгә берничә соравым бар:

  1. Алсу әнисе белән мәктәпкә барганда 2 сум акча табалар. Әгәр Алсу мәктәпкә үзе генә барган булса, ничә сум тапкан булыр иде? (2сум).
  2. Бер кеше такси белән Мәскәүгә бара. Аның каршысына 7 йөк машинасы һәм 5 җиңел машина очрый. Мәскәүгә барысы ничә машина бара? (1 такси).

4.        Сабантуй күрке - ат чабышы диләр. (Слайд№12,13)Менә безнең Сабантуйда да атлар чабыштырыр вакыт җитте. Кемнәр атта чабышырга тели? Менә сезгә атлар. Атланасыз да ярышка чыгасыз. Ләкин атлар гади генә түгел. Сезгә күчтәнәчләр белән килгәннәр, кайсыгыз иң җитезе, курку белмәс батыры?! Ярышка рәхим итегез!

705-296*2=  

(705-296) *2=

(365+175):5=

365+175:5=

(904-268):4=

904-268:4=                  

5.Атлар кайтып җиткәнче саный торыйк. Менә бу рәсемдә барысы       ничә турыпочмаклык һәм өчпочмак бар? (Слайд№14)

(18 өчп. 3тур.)

6. Каршылыклар аша барыбыз бергә йөгерергә чыгабыз. (Слайд№15,16)Кем иң җитезе икәнен беләбез. Менә сезгә сикәлтәле юл. Кайсыгыз иң беренче һәм дөрес итеп эшләп бетерер микән.Бер, ике, өч! Башладык!

                                                                                                                                                                                                                                               

7.        Хәзер китап белән эшләп алыйк. №11(18 бит) күнегүне карыйк. 

Геометрик мәсьәлә бирелгән. Күппочмакларны язарга; периметр белән мәйданны табарга, мәйданнарын чагыштырырга.

8.        Таяк тартышмасак та, таякчык лар белән уйныйбыз .

а)        Өч таякчык ярдәмендә кем дүрт санын яза ала? (IV)

б)        Ә дүрт шырпыдан җиде санын кем яза ? (VII)

IV . Дәрескә йомгак ясау. (Слайд№17)

-        Инде иң батыр, иң җитез, иң кыю, иң зирәкләрне билгеләр вакыт җитте . Кемнәр алар? Жетоннар ярдәмендә бергәләп билгелик, әйдәгез. Менә бу мисалларның кем иң күбен чишкән, шул батыр кала. Классыбызның батыры була.

-        Җиңүчеләрне билгеләү. Котлау.Билгеләр кую..

V.  Өйгә эш.а)№10(мәсьәлә,18 бит). б)Индивидуаль карточкалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Веселый сабантуй

Сабантуй - это татарский национальный праздник в честь окончания весенних полевых работ.  Провела "Веселый сабантуй" в пришкольном лагере....

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй .

Презентация на тему: Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй...

Классный час"Праздник Сабантуй"

Класный час о татарском  национальном празднике  Сабантуй....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.

Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында  (татар төркеме)  үткәрелде. Укучылар милли йолалар буенча презентация карыйлар, әдәби әсәрләрдә бу теманың чагылышын күрәләр, иң мөһиме милли ...

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...