5 класста "Тигезләмәләр чишү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по математике (5 класс) на тему

Дәрес темасы: Тигезләмә чишү

Дәрес максаты: Тигезләмә чишү буенча белемнәрен дәвам итеп, тигезләмә чишү кунекмәләре өстендә эшне дәвам итү, мәсьәләләрне тигезләмә төзү ярдәмендә чишәргә өйрәтү; укучыларда логик фикерләү, кызыксынучанлыкны устереп, укучыда үз белеменә контроль һәм үзконтроль сәләтенә ирешү; укучыларда эстетик яктан чиста язуга, тыңлый белү һәм математик телдә аралаша алу  сәләтен тәрбияләү.

Дәрес төре: үткән материалны ныгыту, яңа материалны аңлату һәм камилләштерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kl_urok_33.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес № 33                                                            М-5

Дәрес темасы: Тигезләмә чишү

Дәрес максаты: Тигезләмә чишү буенча белемнәрен дәвам итеп, тигезләмә чишү кунекмәләре өстендә эшне дәвам итү, мәсьәләләрне тигезләмә төзү ярдәмендә чишәргә өйрәтү; укучыларда логик фикерләү, кызыксынучанлыкны устереп, укучыда үз белеменә контроль һәм үзконтроль сәләтенә ирешү; укучыларда эстетик яктан чиста язуга, тыңлый белү һәм математик телдә аралаша алу  сәләтен тәрбияләү.

Дәрес төре: үткән материалны ныгыту, яңа материалны аңлату һәм камилләштерү

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты

Прозвенел опять звонок

Начинается урок

Будем мы писать, считать, уравнения решать.

На уроке работай старательно, и успех тебя ждет обязательно.

Бүгенге дәрес темасы “ТИгезләмә чишү” . Без яңа теманы өйрәнүне дәвам итәбез.

2.Актуальләштерү

        1.Билгесез кушылучыны ничек табабыз?

        2.Билгесез кимүчене ничек табабыз?

        3.Билгесез киметүчене ничек табабыз?

        4. Телдә тигезләмә чишәбез (тактада мисаллар языла)

а) х + 17 = 60;          д) 59 + х = 59;

б) у – 51 =60;           е) 88 – х = 78;

в) 60 = у + 51;          ж) х – 0 = 82;

г) 62 = 100 – у;         з) 0 + х = 24.

 Һәр укучының җавабы исәпләнелеп барыла.

5.Тактада бирелгән тигезләмәне чишегез ( х – 24 )+ 37 = 49 решение

Укучылар бу тигезләмәне чишә алмауларын укытучыга җиткезәләр.

3. Дәрес максатын ачыклау.

Шулай итеп укучылар сез ничек уйлыйсыз, бугенге дәрестә без нәрсә эшләргә өйрәнербез икән?

-укучыларның җавапларын тыңлау.

-Бүгенге дәрестә без катлаулырак булган тигеләмәләрне чишәргә өйрәтеп мәсьәләләрне тигезләмә төзү ярдәмендә чишәргә өйрәнербез.

4.Яңа дәрес материалын аңлату

     ( х – 24 )+ 37 = 49

      х -24 = 49 -37.            

      х -24 =12,

х = 12 +24,

х = 36.

5.Беренчел ныгыту

1. Дәреслек белән эшләү №375 (укучылар тактага берәмтекләп чыгып эшлиләр, эшләү дәверендә аңлатып баралар)

2.Тигезләмә төзеп мәсьәләләр чишү (тактада укытучы аңлата)

Дәреслектән №377

а) Рафис уйлаган сан – х 

(Х + 23) + 18= 52

Х + 23 = 52 – 18

Х + 23 = 34

Х = 34 – 23

Х = 11  димәк Рафис 11 санын уйлаган, җавапны тикшереп карыйбыз. Әгәр Рафис 11 санын уйласа, димәк ул башта 11 гә 23 не куша, 34 килеп чыга. Соңыннан 34 кә  18 не куша, шулай итеп нәтиҗәдә 52 чыга, димәк без мәсьәләне дөрес чишкәнбез.

Җавап: 11

6.Мөстәкыйль эш.

- Дәреслектән №377 (б-г)

- Тигезләмәләрне тикшерү

б) ( х + 14) – 12 = 75   Җавап : 73

в) (х + 39) – 43 = 27    Җавап: 31

г) (60 – х) – 16 = 20     Җавап: 24

Укучыларның эшләре бәяләнелә. (3 се дөрес – “5”,  2 се дөрес – “4”,  1 се дөрес  - “3”)

7. Дәрескә йомгак ясау. Шулай итеп укучылар дәресебез ахырга якынлашты. Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләдек? Бүгенге дәрес темасы сезнең өчен аңлаешлы булдымы? Бүгенге дәрестә чишәргә өйрәнгә тигезләмәләрне алга таба чишә алачаксызмы? Тигезләмә темасы мәктәп программасының бик зур өлешен алып тора, алга таба без сезнең белән катлаулыдан – катлаулыра тигезләмәләрне чишәргә өйрәнәчәкбез.. Хәзер өй эшләре язып алыгыз. Русча бирелгән биремнәрне эшләвегезне ныгыту өчен өй эшенә карточкалар бирелә.

В а р и а н т  1.  

1.Решите  уравнения:

а)  138 + х + 57 = 218

б)  248 – ( у + 123 ) =24

в)  ( 24 – х ) + 37 = 49.

г) 44 + ( у – 85 ) = 105.

2. Решите задачу с помощью уравнения.

Маша задумала число. Если его вычесть из числа 172, то получится 145. Какое число задумала Маша?

3. Найдите значение выражения.

( 256 – х ) – 156 , если х = 44

4.Угадайте  корень  уравнения  и  сделайте    проверку

  х + 3 = 9 – х

В а р и а н т  2.                

1:Решите  уравнения

а)  257 – х + 124 = 149

б)  165 – ( у + 112 ) = 37

в)  44 + ( а – 85 ) = 105

г) 69 + ( 87 – х ) =103

2. Решите задачу с помощью уравнения.

Если из задуманного числа вычесть 137, то получится 153. Найти задуманное число.

3. Найдите значение выражения.

238 – ( 38 + х) , если х = 78  

 4.Угадайте  корень  уравнения  и  сделайте  проверку

8 – у = у + 2


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес

Темаларны үзләштерүне уен- дәрес формасында төрләндерергә мөмкин....

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....