Урта перпендикуляр
план-конспект урока по математике (6 класс) по теме

Гильмутдинова Ильза Маснавиевна

Урта перпендикуляр темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon дәрес эшкәртмәсе232.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дата____________                    Класс__________     Дәрес№_____

Тема: Урта перпендикуляр

Максат: урта перпендикуляр төшенчәсен кертү, аның үзлекләрен өйрәтү.

Бурычлар:

1) линейка һәм  сызым өчпочмагы ярдәмендә урта перпендикуляр үткәрергә өйрәтү;

2) логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү,

3)  мөстәкыйльлек,  коллективта эшли белү, активлык тәрбияләү.

Универсаль  уку-укыту эшчәнлекләре.

Шәхси: әйләнә-тирәдәге барлык нәрсәгә шәхси караш формалашу

Көйләгеч: үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү, танып-белү процессы белән идарә итү, гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү

Танып-белү: тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, хәл итү ысуллары һәм алымнарын модельләштерү һәм куллану

Коммуникатив: хезмәттәшлекне оештыру һәм гамәлгә ашыру, партнерны тыңлый һәм аңлый белү, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра белү, математик терминнар ярдәмендә җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе

Дәрес барышы:

1. Оештыру этабы. 

 Укытучы. Хәерле көн,укучылар! Мин сезне дәрестә күрүемә шатмын. Дәрестә игътибарлы булырга, уйларга, сорарга, тәкъдимнәр ясарга кирәк булачак, һәм без бергәләп   яңа үрләргә ирешәчәкбез.  Эпиграф: “Зур уңыш кечкенә уңыштан башлана” (Слайд 1)

 Парта өстендә - бәяләмә, дәрес барышында анда үз эшегезгә бәя биреп барырсыз.Ахырдан критерий буенча билге куела.

Телдән санау

(0-3)

Фронталь эш

(0-3)

Практик эш

(0-3)

Бирем

(0-3)

Дәрестә активлык

(0-3)

Барлыгы

13-15 балл -5,

9-12 балл  - 4.

билге

Рефлексия

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Убырлы карчык белән Кощей очрашканнар һәм бергәләп елга яр буенда пикник үткәрергә булганнар. Ләкин бу урын икесенең өеннән дә бер үк ераклыкта булырга тиеш икән. Ничек итеп бу урынны дөрес сайларга соң? (проблема)  ( Слайд 2)

Бүген өйрәнәчәк тема сезгә шуны ачып бирәчәк. Теманы белер өчен телдән мисаллар эшләргә кирәк. Җавап дәрес булса, яшел, дөрес булмаса -  кызыл карточкалар күрсәтерсез. Таблицада хәреф ачылыр, хәрефләрдән сүз җыелыр.

Телдән эш.  (Слайд 3)

  53-46 (Н)       52+28 (К)     4*9-34 (Л)        27:9+2 (И)     16*2-32 (Д)   60:4-48:4  (Я)      (28+26):6  (Е)        

4

9

6

4

9

7

0

5

80

1

2

3

6

п

е

р

п

е

н

д

и

к

у

л

я

р

Геометрик термин: ПЕРПЕНДИКУЛЯР

-Үзбәя (0-3 балл)

Бу перпендикуляр гади түгел. Хәзер бирем үтәргә кирәк.

Дәфтәрдә кисемтә төзегез, аның уртасын О дип билгеләгез. О нинди нокта? (кисемтәнең уртасы). Ике сүзне бергә бәйләп, теманы чыгарабыз: урта перпендикуляр

Теманы язып куегыз (Слайд 4). Дәрестә безгә   угольник, линейка кирәк булачак. Дәреснең максатлары нинди булыр икән? (слайд 5)  Максат:

  • Кисемтәгә урта перпендикуляра төшенчәсен аңлау;
  • Урта перпендикулярның үзлеген өйрәнү;
  • Алган белемнәрне кулланырга өйрәнү.

3.  Белемнәрне актуальләштерү. 

(Слайд 6-12) геометрик биремнәр эшләү

Үзбәя- фронталь эш. (0-3 балла)

4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

 (Слайд 13) Кәгазьдә кисемтә үткәрегез. Очларын А,В хәрефләре белән билгеләгез. Нокталар тәңгәл киоерлек итеп, кәгазьне бөкләгез. Бөкләү сызыгы – урта перпендикуляр булачак. Нәрсә соң ул урта перпендикуляр?

(Слайд 14)

Кисемтәнең уртасыннан аңа перпендикуляр итеп үткәрелгән туры кисемтәгә урта перпендикуляр дип атала.

 (Слайд 15)

Кайсы рәсемдә урта перпендикуляр сурәтләнгән? Ни өчен?

(Слайд 16) Алфавитның кайсы хәрефе урта перпендикулярга ошаган? (т)

(Слайд 17) Физминутка

(Слайд 18) Угольник ярдәмендә ничек итеп урта перпендикуляр үткәрергә? (фикер алышу). Дәфтәрдә һәм тактада ясыйбыз.

(Слайд 19) Урта перпендикулярда М хәрефен билгеләгез һәм аны кисемтәнең очлары белән тоташтырыгыз. АМ һәм ВМ кисемтәләрен чагыштырыгыз. Нәтиҗә? (М ноктасы кисемтәнең очларыннан бертигез ераклыкта ята)

5. Яңа белемнәрне ныгыту (10 мин)

Практик эш. Группаларда эш. Биремнәр (Приложение 1)  Сызым буенча нәтиҗә?  Үзбәя

Нәтиҗә:  Урта перпендикулярның һәр ноктасы кисемтә очларыннан тигез ераклыкта ята. (Слайд 20)  

6. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Индивидуаль эш  (бер-береңне тикшерү).  Убырлы карчык белән Кащей очрашканнар һәм бергәләп елга яр буенда пикник үткәрергә булганнар. Ләкин бу урын икесенең өеннән дә бер үк ераклыкта булырга тиеш икән. Ничек итеп бу урынны дөрес сайларга соң?

Үзбәя  (0-3)  Дәрестә активлык өчен баллар куябыз (0-3).

Билге кую:  13-15 баллов  - «5»,   9-12 баллов  -«4».

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. (Слайд 22)

 «4»- №1098, 1099
Урта перпендикулярның билгеләмәсе, сыйфатлары
«5» + Әйләнә-тирәдән урта перпендикулярга  мисаллар.

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). (Слайд 23)

Мин…белдем

Мин…аңладым

Мин …өйрәндем  (Слайд 22) 

(Слайд 24) Дәрес тәмам. Рәхмәт барыгызга да.

Приложение 1.

Группада эш өчен биремнәр

  1. АВ кисемтәсе сызыгыз. Уртасын табып, С дип билгеләгез. С аша АВ кисемтәсенә урта перпендикуляр үткәрегез.
  1. Урта перпендикулярда Е ноктасы  билгеләп,  АЕ һәм ВЕ озынлыгын үлчәгез. Нәтиҗә.
  1. Урта перпендикулярда тагын нокта алып, кисемтә очларына кадәр ераклыкны үлчәгез. Нәтиҗә
  1. Урта перпендикулярның нокталары нинди үзлеккә ия?

  1. ЕК  кисемтәсе сызыгыз. Уртасын табып, О дип билгеләгез. О аша ЕК кисемтәсенә урта перпендикуляр үткәрегез.
  1. Урта перпендикулярда А ноктасы  билгеләп,  АЕ һәм АК озынлыгын үлчәгез. Нәтиҗә.
  1. Урта перпендикулярда тагын нокта алып, кисемтә очларына кадәр ераклыкны үлчәгез. Нәтиҗә
  1. Урта перпендикулярның нокталары нинди үзлеккә ия?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

арифметик урта 5 класс

Арифметик урта 5 класс...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Технологическая карта комбинированного контрольного урока по теме «Перпендикуляр и наклонная. Теорема о трех перпендикулярах»

Технологическая карта комбинированного контрольного урока по теме «Перпендикуляр и наклонная. Теорема о трех перпендикулярах». Содержит ссылки на ЭОР....

Презентация к занятию по теме: "Перпендикуляр. Наклонная. Теорема о трех перпендикулярах"

Презентация к занятию по теме: "Перпендикуляр. Наклонная. Теорема о трех перпендикулярах"...