исследовательская работа
учебно-методический материал по математике

Математика – иң борынгы һәм кызыклы фәннәрнең берсе. Кайсы гына  сыйныфта укысак та,нинди генә тармакны алсак та, һәрвакыт математиканы яхшы белү кирәк. Башлангыч сыйныфларда ук без математика дәресләрендә  саннар, фигуралар, мәйдан һәм периметр табу  формулалары  белән танышабыз, тигезләмә, мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. Дәресләрдә алган белемнәрнең киләчәктә һәрчак кирәк булуына төшенәбез. Урта сыйныфларда математика фәненең кирәклегенә тагын да инанабыз, чөнки,иртәдән алып, кич йокларга ятканчы без математика фәне белән бергә: вакытны белү, вакытында олгерү,тиешле норма белән туклану,сәламәтлеккә файдалы вакыт  оештыру, ял белән хезмәтне тигез итеп булу һ.б.. Без дәресләрдә математик исәпләүләр кулланып, гаилә бюджетын планлаштыру,ничек итеп гаиләгә өстәмә керем керту турында  да фикерләр алыштык . Мәсьәләләр чишкәндә,үзебезнен яшелчә,җиләк җимеш бакчасында эшләп тә, безнең гаиләбезгә ярдәм итүебез ачыкланды, һәм минем бу ярдәмнең күпме булуын беләсем килде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл issledovatelskaya_rabota.docx32.73 КБ

Предварительный просмотр:

XII Нәби Дәүли исемендәге фәнни тикшеренү конференциясе

Секция:

 «Математика һәм информатика»

Проект темасы:

“Математика минем җыйган уңышларымда”

Автор: Закиров Самир Ленар улы,

Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы

Фәнни  җитәкче: Камбеева Гөлсинә Рәүф кызы, Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы

Базарлы Матак, 2025

Эчтәлек

  1. Кереш...............................................................................................................3
  2. Төп өлеш..........................................................................................................5
  1. Теоретик мәгълүматлар..........................................................................  5
  2. Практик исәпләүләр....................................................................................5
  1. Йомгаклау........................................................................................................8
  2. Кулланылган материал...................................................................................9

I.Кереш

Математика – иң борынгы һәм кызыклы фәннәрнең берсе. Кайсы гына  сыйныфта укысак та,нинди генә тармакны алсак та, һәрвакыт математиканы яхшы белү кирәк. Башлангыч сыйныфларда ук без математика дәресләрендә  саннар, фигуралар, мәйдан һәм периметр табу  формулалары  белән танышабыз, тигезләмә, мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. Дәресләрдә алган белемнәрнең киләчәктә һәрчак кирәк булуына төшенәбез. Урта сыйныфларда математика фәненең кирәклегенә тагын да инанабыз, чөнки,иртәдән алып, кич йокларга ятканчы без математика фәне белән бергә: вакытны белү, вакытында олгерү,тиешле норма белән туклану,сәламәтлеккә файдалы вакыт  оештыру, ял белән хезмәтне тигез итеп булу һ.б.. Без дәресләрдә математик исәпләүләр кулланып, гаилә бюджетын планлаштыру,ничек итеп гаиләгә өстәмә керем керту турында  да фикерләр алыштык . Мәсьәләләр чишкәндә,үзебезнен яшелчә,җиләк җимеш бакчасында эшләп тә, безнең гаиләбезгә ярдәм итүебез ачыкланды, һәм минем бу ярдәмнең күпме булуын беләсем килде.

Тикшеренү эшенең темасы: “Математика минем җыйган уңышларымда”.

Теманың актуальлеге: математика дәресләрендә туплаган белемнәрнең тормышта кирәклеген күрсәтү.

Тикшерү объекты: яшелчә, җиләк-җимеш бакчасыннан алынган уңыш, аларның бәясе;

Тикшерү предметы: математика дәресләрендә туплаган белемнәр.

Гипотеза: бакчада яшелчә, җиләк җимешне күбрәк үстерү гаиләгә экономик яктан ярдәм итә.

Тикшеренү методлары:

  • эзләнү: кирәкле мәгълүмат туплау;
  • практик: җыелган мәгълүматны кулланып исәпләүләр;
  • анализ: исәпләү нәтиҗәләре буенча йомгаклау эше.

Эшнең максаты:  яшелчә, җиләк –җимеш устерүнең файдалы икәнен күрсәтү;

Бурычлар:

  1. бакчада үстерелгән яшелчәләрнең күләме, бәяләре турында мәгълүмат туплау;
  2. тиешле математик исәпләүләрне дөрес куллана белү;
  3. гипотезаның дөреслеген раслау яки кире кагу.

II.Төп өлеш

  1. Теоретик мәгълүматлар.

Математика бик борынгы фәннәрнең берсе. Ул электән  үк  борынгы бабаларыбызның яшәү ихтыяҗлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән:алар азык табу максатыннан  ауга йөргән, тапкан ризыкларын гаиләгә тигез итеп бүлеп биргән,яшәү өчен торак урыннары төзегән, ашау өчен савытлар,ятыр өчен урыннар әзерләгән. Шуңа күрә алар исәп- хисапны да яхшы белергә тиеш булган. Вакытлар узган саен математиканың әһәмияте арта барган. Безнең көннәрдә бер генә кеше дә математика нигезләрен белмичә кала алмый. Эшче һәм диңгезче дә, инженер һәм кырчылык белгече дә, очучы һәм хуҗабикә дә төрле исәпләүләр башкара, планлаштыра  белергә тиеш.

  1. Практик исәпләүләр

Тикшеренү эшен үтәгәндә мин үзебезнен яшелчә һәм җиләк-җимеш участогында үстерелгән унышларның  бәяләре турында мәгълүмат җыйдым.

2024 нче елда түбәндәге яшелчә һәм җиләк- җимешләр үстерелгән

үстерелгән яшелчә,  җиләк- җимешләр исеме

Барлыгы, кг

1 кг ның бәясе

Барлыгы, сум

1

бәрәңге

600

12

7200

2

кишер

300

15

4500

3

суган

180

30

5400

4

аш чөгендере

180

20

3600

5

кәбестә

500

18

9000

6

помидор

60

30

1800

7

сарымсак

50

100

5000

8

ташкабак

130

30

3900

9

алма

400

18

7200

10

карлыган

20

60

1200

11

кыяр

85

20

1700

барлыгы

2505

353

50500

2024нче елда без бакчабызда 11 төрле яшелчә һәм җиләк- җимешләр үстердек. Алар арасында  бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере, кәбестә, помидор, сарымсак, ташкабак, алма, карлыган, кыяр бар иде. Үзебезнен бакчабызда үстерелгән унышлар белән без узебез дә тукланабыз, артыгын кирәк кешеләргә сатабыз да. Җәй буена без витаминлы ашлар ,салатлар ясап ашыйбыз. Әгәр дә бит аларны сатып алсак, күз алдына китерегез, бездән күпме чыгымнар булыр иде! Эксперимент өчен мин кибеттән бу яшелчә һәм җиләк- җимешләрнең бәяләрен карадым һәм аларны сатып алыр   өчен купме акча кирәклеген исәпләп чыгардым.

  Бәрәңгенең 1 кг  бәясе кибеттә 12 сум. Бакчабыздан без барлыгы 600кг уңыш җыйдык. Димәк,

12*600=7200 (сум)- гаилә бюджетына ясалган экономия.

Кишернең 1 кг бәясе кибеттә 15 сум тора. Бакчабыздан без барлыгы 300кг уңыш җыйдык. Димәк,

15*300=4500 (сум)- гаилә бюджетына ясалган экономия.

Калган яшелчә һәм җиләк- җимешләрне карасак:

Суган   30*180=5400 сум

аш чөгендере  20*180=3600 сум

кәбестә  18*500=9000 сум

помидор  30*60=1800 сум

сарымсак 100*50=5000 сум

ташкабак 30*130=3900 сум

алма 18*400=7200 сум

карлыган 60*20=1200 сум

кыяр 20*85=1700 сум торачак. Бакчада үстермичә, кибеттән сатып алган булсак, без әлеге барлык яшелчә һәм җиләк- җимешләр өчен сатучыга 50500 сум акча түләр идек.  Ләкин  җәй буе куелган хезмәтебез безгә гаилә бюджетына бик әйбәт экономия ясарга ярдәм итте диеп уйлыйм мин. Ә бит  без бу яшелчә һәм җиләк- җимешләр башка кешелэргэ сатсак, без киресенчә гаилә бюджетына 50500 сум керем дә ясый алабыз.  

Әниебез әлеге яшелчәләрдән кышкылык өчен дә тәмле салатлар әзерләде. Әгәр дә без боларнын барысын да кибетләрдән сатып алып ясаган булсак?  Мәсьәләне чишеп карыйк.  Кышкыга әни һәрберсе 3 л булган 25 банкага кыяр маринадлап куйды. Якынча ай саен 4 банканы куллансак та,безнен яз көненә кадәр җитәчәк.

25:4=6(калдык1)- әле 1 банка җәйге айга да калачак. Бу бит әле сатканнан, ашаганнан калган унышны гына кулландык. Сатудан кергән акчага үзебездә үстерелми торган витаминнарны да сатып алдык.

Һәр банкага  1кг 500г кыярдан исәпләсәк тә, 25 банкага якынча 37 кг кыяр кулланылды

37*20=740 сум акчага экономия ясалды, димәк гаилә бюджеты файдасына кулланылды.Әле кыяр арасына якынча 3-4кг помидор(барысына бергә), 2-3 баш сарымсакны да исәпкә алсак,

60*4+20=260 (сум)-якынча кулланылган яшелчәләр бәясе. Гомумән алганда,үзебез кулланган яшелчәләрдән сон да,безгә керем күп калды. Бу гаиләгә кирәк яракларны алуга бик ярдәм итте.

50500-(740+260)=49500(см) - безнен якынча калган керем.

  1. Йомгаклау

Бу эшне эшләгәндә мин яшелчә һәм җиләк-җимеш участогында эшләүнең файдасы күп булуына тагын бер кат инандым, аларны санап китәм:

  1. без яшелчә һәм җиләк- җимешләр үстерү, алардан мул уңыш алу серләренә төшенәбез;
  2. хезмәтне яратырга өйрәнәбез;
  3. экологик яктан чиста продукция җитештерәбез;
  4. үз көчең кергән, үзең үстергән яшелчә һәм җиләк- җимешләр кибетнекенә караганда күпкә тәмлерәк;
  5. ачыкланганча,  үзебезнең гаилә бюджетына да үз өлешебезне кертәбез.

Шулай итеп, тикшерү нәтиҗәсендә алынган гипотезаның дөреслеге исбатланды: үзебезнен яшелчә участогында эшләү гаиләгә экономик яктан ярдәм итә.

Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә: үзебез үстергән уңыш экологик яктан чиста,организм өчен файдалы да. Кайбер укучыларның  бакчада тырышып эшләүләрен теләр идем. Гаилә бюджетына  үз өлешеңне кертү-максатка ирешү. Минем бу эшем башкалар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.

  1. Кулланылган материал
  1. Әниемнен алынган унышнын якынча исәп-хисаплары дәфтәре.
  2. Математика: 3-4 сыйныф  М.И.Моро,М.А.Бантова,Г.В.Бельтюков

С.И.Волкова,С.В.Степанова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательская работа по теме "Роль проектной и исследовательской деятельности учащихся на формирование личности молодого человека"

В течении 4 лет,  с 8 класса по 11 класс, в роли классный руководителя, я строила свою работу с учащимися моего класса на основе проектно-исследовательской  деятельности. Вела наблюдение...

Научно-исследовательская работа Внедрение инновационных форм контрольно-оценочных процедур в процесс изучения дисциплин естественно-математического цикла Научно-исследовательская работа Внедрение инновационных форм контрольно-оценочных процедур в проце

В любой образовательной системе особое место занимает контроль – отслеживание усвоения знаний и мониторинг качества обучения. Внедрение новых образовательных и информационных технологий в учебны...

Исследовательская работа учителя математики "Исследовательская и проектная деятельность учащихся: сходства и различия"

Исследовательская работа учителя математики Цель исследования: изучение процесса исследовательской и проектной деятельности учащихся.Задачи: найти сходства и различия в исследовательской и ...

Исследовательская работа Исследовательская работа на тему: «Метод проектов в моей работе»

в данном материале изложены результаты применения учителем в своей работе одного из методов современных технологий обучения во внеклассной работе - метод  проектов...

Содержание исследовательской работы или Оглавление исследовательской работы

Содержание исследовательской работы или Оглавление исследовательской работы включает название глав и параграфов, которые точно соответствуют заголовкам в тексте проекта....

Научно-исследовательская работа позволяет каждому школьнику испытать, испробовать, выявить и актуализировать хотя бы некоторые из своих дарований. Дело учителя – создать и поддержать творческую атмосферу в этой работе. Научно-исследовательская деятельност

Научно-исследовательская работа позволяет каждому школьнику испытать, испробовать, выявить и актуализировать хотя бы некоторые из своих дарований. Дело учителя – создать и поддержать творческую ...