Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар...
статья на тему

 Гайсина Суфия Искандаровна

            Бүгенге җәмгыятьтә тәнкыйди фикерләү, тормыш ситуацияләрен дөрес аңлау иҗади үсештәге шәхеснең мәдәни күрсәткече булып тора. Бу, беренче чиратта, белем бирү процессына бәйле. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның телендә һәм әдәбиятында чагылыш таба. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hlak_berl_dbiyat.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әхлак берлә әдәбият бергә  булырлар...

                                                                                                               Ризаэддин Фәхреддин

      Бүгенге җәмгыятьтә тәнкыйди фикерләү, тормыш ситуацияләрен дөрес аңлау иҗади үсештәге шәхеснең мәдәни күрсәткече булып тора. Бу, беренче чиратта, белем бирү процессына бәйле. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның телендә һәм әдәбиятында чагылыш таба. Рәсәй мәгарифен модернизацияләү концепциясе һәр баланың табигый сәләтләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерү һәм, тормышта туган теләсә нинди мәсьәләләргә тәнкыйди якын килеп, аларны мөстәкыйль рәвештә чишә алучы яшь буын тәрбияләп үстерүне күз алдында тота. Милли мәгариф яссылыгыннан караганда, безгә, мөгаллимнәргә,  милли горурлык хисе кичерүче, “Әхлак төбе – матур гадәт” дигән төшенчәләрне үзендә булдырырга  омтылучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Күренекле мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заманнар өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән фикерләрне әйтеп калдырган.

         “Бу дәрестә мин укучыларга нинди белем бирдем? Алар үзләре нәрсәне эзләп таптылар? Алдагы дәресләр шул белемнең дәвамы була аламы?” дигән сораулар борчырга тиеш безне. Бүгенге замана баласына рухи терәк, яшәү кыйбласы, яшәү фәлсәфәсе кебек төшенчәләрне сеңдерү – шактый катлаулы күренешкә әйләнеп бара. Балаларда үз халкының яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен билгеләүче факторларга аңлы караш булдыру – бүгенге көн мөгаллименең төп бурычы. Татар теле һәм әдәбияты дәресе ул – бала күңеленә мәрхәмәтлелек орлыкларын сеңдерүче, изге гамәлләр кылырга өйрәтүче чара. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның әдәбиятында чагылыш таба. Телебездә һәм әдәбиятыбызда  - мең еллар дәвамында сынала, чарлана килгән халык әхлагының чагылышы.

        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бу мәсьәлә мине, әлбәттә, нык  дулкынландыра. Милли мәгариф үсешенә, телебезнең бүгенге һәм киләчәк язмышына битараф булмаган хәлдә, затлы, үз халкының потриоты, үткәненә тугры булган сәләтле шәхесләр тәрбияләү – минем педагогик кыйблам. Һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында гомумкешелек кыйммәтләре  формалаштыру бурычын куям. Балаларны эчке культурага, этика кагыйдәләренә, милли-мәдәни мираска йола һәм гореф-гадәтләргә тугрылыклы булырга, телебез белән чын дәрәҗәсендә горурланырга өйрәтүдә үземдә бетмәс-текәнмәс көч булдырырга тырышам. 

        Әти-әни, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Итагатьлелек, Пакьлек, Гаделлек...Әлеге күркәм төшенчәләр һәр адәм баласының күңел түрендә яши. Дөньяга килгән һәр гөнаһсыз сабыйга алар, яши башлар өчен, беренчел нигез ташлары булып торалар. Изге күңелле кеше булып тәрбияләнү өчен, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле һәм файдалы булачагына ачкыч вазифасын да шул сыйфатлар үтидер, минемчә. Җәмгыятьнең һәм халыкның тәртипле яки тәртипсез, әхлаклы яки әхлаксыз булып, гомумән, холкы нинди булып формалашуында баланың туган тел һәм әдәбият дәресләрендә  алган тәрбиясе гаять зур әһәмияткә ия булып тора.    Сүз сәнгате буларак әдәбият кеше рухына, җанына аеруча йогынты ясый. Һәр сәнгать төренең үз матурлыгы булган кебек, матур әдәбиятның үзенә генә хас матурлыгы бар. Бу-әдәби образ, аның рухи дөньясы, сурәтләү чаралары. Әдәби әсәрләр зур тәрбияви  көчкә ия. Әсәрләрдә сурәтләнгән әхлакый сыйфатлар укучыга уңай тәэсир итә, анда уңай характер сыйфатлары тәрбияли, яшәү мәгьнәсен аңлата, тормышка әзерли.

    Әдәбият теориясеннән нәтиҗәле белем бирү һәм әдәби әсәргә классик анализ ясарга өйрәтүне әдәбият галиме Альберт Яхинның иҗади үстерелешле методологиясенә нигезләнеп алып бару укучыларның образлы һәм тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерүдә хәлиткеч чара булып тора. Әлеге технологияне кулланып, әдәбият укыту эшен мин бар рухым белән хуплыйм. Иҗадилык һәм тәнкыйди фикерләү – универсаль эшчәнлек алымы. Белем бирүнең төп хасияте – үзгәреп торган тормыш шартларында шәхеснең тәнкыйди фикерләү мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү. Бу үcтерелешле методология буенча укытканда, бала уйларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәнә; үзе өйрәнә барган әдәби бәя бирү алымнарына таянып, әсәрне өлешләргә тарката (анализлый), өлешләр арасында бәйләнешләр эзли. Рухи кыйммәтләрне бүгенге чор күзлегеннән бәяләүче шәхескә әйләнә.

        Кемдер туа, кемдер якты дөньядан китеп бара. Яшәү кануннарын үтәү, ата-ананың хакын хаклау, гаиләдә һәм мәктәптә алган тәрбиянең тормыш юлын үткәндәге әһәмиятен бар йөрәгең белән тою һәм, ниһаять, фани дөньядан ахирәт дөньясына ак йөз белән бару – һәрберебезнең изге бурычы. Әдәбиятыбызда  ата-бабаларыбызның гаҗәеп бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм еллар буенча тупланып һәм камилләшеп килгән милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, гаилә кануннары, ислам диненең бәһасез әһәмиятенә багышланган чыганаклар тупланган. Бүгенге шактый катлаулы, болгавыр заманда әле чиста кәгазь бите сыман керсез, пакь, ышанучан бала күңеленә күренекле фикер иясе Ризаэтдин бине Фәхретдин, Каюм Насыйри нәсыйхәтләрен һәм халык педагогикасы хәзинәләрен дә сеңдерергә кирәк. Шул рәвешле укучыларда тирән әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычы тормышка ашырыла.

  Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Кешелексез шартларда калып, олы әхлакый югалтулар кичергәндә, адәм баласы чын кеше булу миссиясен үтиме? Бер-берсенең кадерен исән чагында беләме? Кайчагында гомеренең бер саплам җеп кебек кыска калганын сизәсең... Ул шулкадәр кыска... Менә шушындый фәлсәфи эчтәлеккә корылган дәресләрне, мәсәлән,   А. Гыйләҗевнең “Өч аршын җир“, Ибраһим Сәлаховның “Тайгак кичү” һәм А.И.Солженицынның  “Один Ивана Денисовича” әсәрләрендә геройларның җан авазы”,   М. Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” һәм В.Распутинның “Живи и помни” әсәрләре буенча “Каршылыклы геройларның фаҗигале язмышлары турында уйланулар” һәм башка бик күп темалар буенча  уздырам, һәм балалар бу дәресләрдә  күпме рухи азык алалар! 

        Әсәрләрне  сюжет-композицион корылыш ягыннан тикшерү барышында хакыйкатьнең бәһасен, афәткә тару, җәбер, золым дигән түбәнлек һәм кимсетүләрне үз җилкәсендә кичергән, иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар бердәмлегеннән торучы геройларның яшәү фәлсәфәсен һәм кыйбласын, рухи кыйммәтләрне җәмгыятьтәге тәртипләр аша ачыкларга тырышабыз.

        Р.Фәхреддиннең ”Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди булса, әхлагы да шул рәвешле булыр” дигән  гыйбарәсенең асылын үзебезнең көндәлек эшебездә балалар күңеленә сеңдерсәк иде! Олпат галимнең “Дине, теле, мәдәнияте, гореф вә  гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыятькә  хезмәт  итү - һәр инсанның әманәт бурычы” дигән сүзләрен мин   нәкъ тел һәм әдәбият мөгаллиме башкарырга тиешле эш, дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Методик берләшмә планы.

2011-2012уку елына ММБ укытучыларының методик темасы:“ Татар теле һәм әдәбияты ,тарих дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”....

Әдәбият дәресләрендә әхлак мәсьәләләре

    Әхлак-кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакы...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.Бер кавемнең     әдәбияты  нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”(Ризаэддин Фәхреддин)   Әхлакый тәрбия бирү- ке...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...