9-нчы сыйныф укучылары өчен тестлар.
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

9-нчы сыйныф укучылары өчен тестлар 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9nchy_syynyf_ukuchylary_ochen_testlar.docx23.37 КБ

Предварительный просмотр:

                    9-нчы сыйныф укучылары өчен тестлар

 I вариант.

I бүлек.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген ачарга кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II бүлек.

Текстны укыгыз һәм А1–А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.

 1) Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз. 2) Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү бигрәк тә яман эш. 3) Малны табарга мөмкин булса да, әрәм булган вакыт һәм кулдан киткән форсатны кире кайтарып булмый. 4) Дөньяда иң үкенечле сүз – «вакыт үтте» дигән сүздер.

 5) Вакыт күп булса, ахирәт азыклары әзерләргә дә, дөньядагы тормыш итү сәбәпләрен кылуга да җитә һәм һәрберсеннән өлеш алырга мөмкин була. 6) Халыклар гомер кыскалыгыннан зарланалар һәм бертөрле эш эшли алмый калулары өчен ачыналар. 7) Бу зарлану һәм ачыну урынлы түгел. 8) Чөнки, вакыт бик күп, гомер бик озын, ләкин без бу вакытлар һәм гомерләрне файдасыз һәм мәгънәсез нәрсәләргә сарыф итәбез. 9) Әгәр сарыф итә белеп сарыф итсәң, вакытның иркен һәм озын икәнлеген, хәтта, күзебез белән күргән булыр идек. 10) Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел. 11) Ләкин, һәрхәлдә, ялкаулык һәм эшсезлек мәшәкатьләренә, ялкаулык һәм эшсезлектән туган хәсрәтләргә күрә җиңелрәк.

 12) «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер.

 А1 – А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә түгәрәкләп алыгыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) мөмкин; 2) өлеш; 3) эшсезлек; 4) хикмәтле.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез.

1)  вакыт; 2) акыл; 3) әрәм; 4) халыклар.

А3. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.

1)  күзебез;

2)  җитә;

3) зарланалар;

4) ахирәт.

А4. 12 нче җөмләдәге алтын сүзенең нинди мәгънәдә кулланылуын күрсәтегез.

1) Предметның төп билгесен күрсәтә; 2) кыйммәтле металл, асылташны аңлата; 3) сурәтләү чарасы буларак кулланылган; 4) әйбернең нинди материалдан эшләнүен белдерә.

А5. Синонимнар рәтен билгеләгез.

1)  исраф, хәсрәт; 2) исраф, әрәм; 3) исраф, мөмкинлек; 4) исраф, гомер.

А6. Бирелгән җөмләдә сызык ни өчен куелган?

Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз.

1)  Төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына; 2) исем белән белдерелгән аныклагыч янында; 3) баш килештәге исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасында; 4) дөрес җавап күрсәтелмәгән.

А7. Кереш сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү – бигрәк тә яман эш. 2) Малны табарга мөмкин булса да, әрәм булган вакыт һәм кулдан киткән форсатны кире кайтарып булмый. 3) Дөньяда иң үкенечле сүз – «вакыт үтте» дигән сүздер. 4) Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел.

В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

В1. 7 нче җөмләдән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.

В2. 5 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В3. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең санын языгыз?

Ялкаулык – (1) вакытны, (2)форсатны исраф итү дигән сүз.(3)

В4. 7 – 9 нчы җөмләләрнең кайсында исем фигыльләр бар?
В5. 2 – 4 нче җөмләләрнең кайсында артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

В6. 11 нче җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

В7. 6 нчы җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. 5 – 7 нче җөмләләрдән хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.

В9 11 нче җөмләдә юнәлеш килешендәге ничә исем бар?

 III бүлек.

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.

 С2. «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II вариант.

I бүлек.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген ачарга кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II бүлек.

Текстны укыгыз һәм А1– А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел.

 1) Кеше үз гаепләрен төзәтү белән мәшгуль булсын өчен шул гаепләрне күрү кирәк. 2) Үз гаепләрен күрерлек күз булмаганда, бу эш мөмкин түгел. 3) Үз гаепләрен күрә алмаган кешеләрнең бөтен эшләре кеше гаебен тикшерү була.

 4) Әгәр Аллаһы Тәгалә бер бәндәсенә яхшылыкны теләсә, аңа үз гаебен күрә торган күз бирә дә шул бәндә үз гаепләрен үзе күрә башлый. 5) Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше. 6) Чөнки хасталык беленеп җиткәннән соң гына аны дәвалап була. 7) Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.

 8) Үз гаепләрен күрергә теләүчеләргә шундый киңәш бирәсе килә: гаебеңне күрсәтүче кешеләрнең киңәшен тоту.

9) Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дусларга караганда күп мәртәбә яхшырак.

 10) «Бу кадәр әдәпне кемнән өйрәндең?» – дигән сорауга хәкимнәрнең берсе: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлекләрен күрдем дә шулардан сакландым», – дип җавап биргән.

А1 – А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен — дөресен
генә түгәрәкләп алыгыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) тоту; 2) кеше; 3) өчен; 4) бәхетле.

А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) бәндә; 2) хасталык; 3) бәхетле; 4) кеше.

А3. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.

1) тәмамлык; 2) аергыч; 3) хәл; 4) ия.

А4. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.

 Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дусларга караганда күп мәртәбә яхшырак.

1) яхшы; 2) мул; 3) артык; 4) аз.

А5. Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) гаебен; 2) төзәтү; 3) шундый; 4 ) эшләре.

А6. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1)  файдалары; 2) хасталык; 3) җиткәннән; 4) бәндә.

А7. Кереш сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше.

2) Чөнки хасталык беленеп җиткәннән соң гына аны дәвалап була.

3) Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.

4) Үз гаепләрен күрергә теләүчеләргә шундый киңәш бирәсе  килә: гаебеңне күрсәтүче кешеләрнең киңәшен тоту.

В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

В1. 2 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.
В2. 5 – 7 нче җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемне табып языгыз.
В3. 6 – 8 җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге күләм рәвеше булган җөмләнең номерын языгыз?

В4. 1 – 3 нче җөмләләрдә ничә исем фигыль бар?
В5. 4 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә исем бар?

В6. 8 – 10 нчы җөмләләрдән тамыр + ясагыч кушымча + ясагыч кушымча +модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

В7. 6 – 8 җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

В8. 4 – 6 нчы җөмләләрдән хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.

В9. 8 – 9 нчы җөмләләрдә ничә сыйфат фигыль бар?

III бүлек.

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.

 С2. «Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел. Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме эшкәртмәсе.

Внеклассное мероприятие проводился в рамках недели родного языка в школе....

9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән) Кичә үткәрү өчен сенарий...

7-9 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән КВН

Татар мәктәпләре өчен дәрестән тыш чара...