Дәрескә якынча үзанализ ясау үрнәге.
консультация на тему

Дәреснең темасы программада “Рәвеш” бүлегенә кертелгән. Рәвешләрне өйрәнүгә 7 сәгать, ә рәвешнең дәрәҗәсен өйрәнүгә 1сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Рәвеш дәрәҗәләре” өченче дәрес итеп өйрәнелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dresk_yakyncha_uzanaliz_yasau_urnge.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә якынча үзанализ ясау үрнәге.

Укытучы: Э.Ф.Гаязова, Совет районы 175нче мәктәп.

Татар теле, 7нче сыйныф.

Дәреснең темасы: Рәвеш дәрәҗәләре.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең төзелеше:

I.   Оештыру өлеше.

II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III. Яңа теманы аңлату.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V.   Йомгаклау.

Дәреснең темасы программада “Рәвеш” бүлегенә кертелгән. Рәвешләрне өйрәнүгә 7 сәгать, ә рәвешнең дәрәҗәсен өйрәнүгә 1сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Рәвеш дәрәҗәләре” өченче дәрес итеп өйрәнелә.

        Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

        Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.

        Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

        Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

1.Укучыларның рәвеш темасы буенча белемнәрен искә төшерү, рәвеш дәрәҗәләре турында мәгълүмат бирү.

2.Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.

3.Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү. Укучыларга патриотик тәрбия бирү.

        Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

         Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен  сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.

Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Дәрескә үзанализ

Дәрескә үзанализ....

Дәрескә үзанализ. Презентация.

Презентация. Самоанализ урока....

“Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”исемле дәрескә үзанализ.

2 нче сыйныф,татар төркемендә үткәрелгән "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" исемле дәрескә үзанализ....

ФДББС буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ өчен.

Аңлатма:   Бу дәрес нинди теманың ничәнче дәресе. Моңарчы нинди махсус күнекмәләр үзләштерелде. Бүгенге дәресттә нинди махсус күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Дәрес темасын һәм дидактик м...

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

Дәрескә якынча үзанализ

Дәреснең темасы: Чын дус нинди була? Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү...