Дәрескә үзанализ
материал на тему

Исмагилова Гульнара Тагировна

Дәрескә үзанализ. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл samoanaliz.docx17.83 КБ

Предварительный просмотр:

    Дәрескә үзанализ. Мин Зур Фролово мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытам. Методик темам: “Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү. Бүген 6 нчы сыйныф укучыларына дәрес биргәндә дә шушы теманы чагылдырырга тырыштым. Дәреснең темасы: “Син – әдәпле бала”. Тәрбияле һәм тәрбиясезлекне аера белүдән тора ул. Укучылар Рузалия  Рәхмәтовна Нигъмәтуллина дәреслеге белән укыйлар. Мин Роза Зәкиевна Хәйдәрова дәреслеге белән укытам. Темалар бөтенләй туры килми. Без 6 нчы сыйныфлар белән “Татарстан” темасын узабыз. Тема яхшы үзләштерелсен өчен дәрестә төрле эш төрләре, техник чаралар кулландым.  Программада бу дәрес нәкъ үткәрү вакытына туры килә.        «Әдәп башы – матур гадәт» темасын тәмамлаганнар. «Аралашырга өйрәнәбез» темасын башладык.          Дәреснең максатлары:

  “Әдәп  башы – матур гадәт” темасы буенча алган белемнәрне системалаштыру.

   Төрле формалар кулланып, татар телендә эзлекле җөмләләр төзергә, аралашырга  өйрәтүне дәвам итү.

   Әхлак тәрбиясе бирү

   Дәреснең төре: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системага салу.

   Коммуникатив технологиягә корылган ныгыту,  күзәтү ясау дәресе

Теманың төп кагыйдәләре:Тәрбиясез һәм әдәпсез балаларга ялгышларын аңлату, киңәшләр бирү; әдәпле сөйләм сүзләре .

    Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу – аларның актив булуларында чагылды. Дәрес алдагы дәресләрдә  өйрәнелгән мәкальләрне, тылсымлы сүзләрне искә төшерү белән башланды. Лексиканы аңлату эше укучылар белән бергәләп алып барылды. Әлегә кадәр кулланылмаган, татарча сөйләшүчеләргә дә авыр булган “комачауламый” сүзен дәфтәрләргә тәрҗемәләре белән яздылар һәм сөйләмдә кулланып карадылар. Ул Сингапур структурасынннан ТАЙМД ПЭА ШЭА белән,   монолог төзү булып барды. Билгеле, рус баласына бу бик авыр бирелә.  Дәрестә дәреслек белән эшләү, карточкалардагы биремнәрне дә үтәү булды. Дәрестә Сингапур структураларыннан ЭЙ АР ГАЙД, ТАЙМД ПЭА ШЭА, ТИК-ТЭК-ТОУ кулланылды.  Укучыларның сөйләм телләре баетылды, әдәплелек һәм әдәпсезлек чагыштырылды.

            Дәресемнең нәтиҗәлелеген күтәрү, максатларыма ирешү өчен түбәндәге ысул һәм алымнар кулландым:

- әңгәмә (алдан тәкъдим ителгән сораулар); биремнәр буенча, дәреслек материалындагы әңгәмә. укытучы сүзе;

  • видео карау; исем кушу; аңлашылмаган сүзләрне аңлату; - аңлатмалар (комментарийлар бирү).

Уку эшчәнлеген оештыру формаларына килгәндә, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләү булды.

    Күрсәтмәлелек дәрес буе булды. Презентация һәр адымыбызда ярдәм итте. Техник чаралардан файдаланылды. Мультфильм, видео күрсәтелде. Таратма материаллар кулланылды.   Тыңлама материал да бар иде, физкультминут өчен җыр алынды. Ул шулай ук темага туры килә. «Кәрия-Зәкәрия» җырына биеделәр. Индивидуаль эш формалары да кулланылды, укучылар дөрес җавап бирделәр. Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелде. Дәрес эшлекле атмосферада, балаларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче  этабында ук уңай психологик халәт тудырылды.

     Укучыларны дәрес темасына алып кереп китү өчен шигырь юллары файдаланылды. Аны видео рәвешендә бирдем. Тәрбияви моментлар да булды. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Укучылар материалны үзләштергәннәр. Гомумән, дәрескә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Дәрескә үзанализ. Презентация.

Презентация. Самоанализ урока....

“Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”исемле дәрескә үзанализ.

2 нче сыйныф,татар төркемендә үткәрелгән "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" исемле дәрескә үзанализ....

ФДББС буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ өчен.

Аңлатма:   Бу дәрес нинди теманың ничәнче дәресе. Моңарчы нинди махсус күнекмәләр үзләштерелде. Бүгенге дәресттә нинди махсус күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Дәрес темасын һәм дидактик м...

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

Дәрескә үзанализ

Ярдәмче фигыльләр темасы буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ...

Дәрескә үзанализ. Тема -"Рәхим итегез!"

Дәрескә үзанализ үрнәге....