Дәрескә үзанализ. Тема -"Рәхим итегез!"
статья на тему

Губайдулина Зульфия Равиловна

Дәрескә үзанализ үрнәге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresk_uzanaliz.docx13.44 КБ

Предварительный просмотр:

Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызының 1Б сыйныфының рус телле төркемендә уздырылган “Рәхим итегез!”(Кунак каршылау) темасына уздырылган дәресенә

Үзанализы

Дәресемнең темасы – “Рәхим итегез!”(Кунак каршылау) эш программасында “Без кунакка барабыз” бүлегенең 5 нче дәресе.

Максатым – кунак каршы алу тәртибе белән танышу, сүзлек запасын баету,укучыларның шәхси эшчәнлекләрендә килеп чыккан кыенлыкларның сәбәбен ачыклау,төзәтү юлларын табу,өйрәнгән төшенчәләрне һәм алгоритмны куллану

Бурычлар: 1)сүзлек запасын кирәкле урында тиешле куллана белүгә ирешү

                2)укучыларның мөстәкыйль рәвештә алгоритм буенча эшли алуларына ирешү

Дәрес мантыйгы:Килеп чыккан кыенлыкларны укытучы ярдәме белән җиңәргә тырышам

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, халык авыз иҗаты.

Дәрес тибы: системалы эшчәнлек методикасына нигезләнгән яңа белем ачу дәресе

Кулланылган методлар:өлешчә эзләнү, адымлы гамәллләр.

Материал: 1) компьтер презентациясе, уен өчен карточкалар, төрле дәрәҗәдәге биремнәр язылган карточкалар, дәреслек (Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан , “Татармультфильм”нәшрияты,2012. Р.З.Хәйдарова,Н.Г.Галиева

Төркемдә 14 укучы, үзләштерү дәрәҗәләре төрлечә, актив, ләкин шаулы эшләүче балалар. Дәрес яңа белем ачу дәресе буларак, түбәндәге этаплардан

тора:

1.Мотивлаштыру

2.Актуальләштерү

3.Уку мәсьәләсен кую

4.Уку мәсьәләсен чишү

5.Ныгыту

5.Рефлексия

Дәрестә укытуның традицион методлар һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр  дә (проблемалы укыту, уен технологияләре) кулландым. Дәреснең технологик картасы балаларның яшь үзенчәлекләрен, икенче буын стандартларның таләпләрен исәпкә алып төзелде. Белем һәм тәрбия бирүгәкомплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрүгә әһәмият бирергә тырыштым. Үземнең методик темамнан чыгып

(Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  халык авыз иҗаты нигезендә киңкырлы шәхес тәрбияләү), халык аваз иҗаты үрнәге мисалы буларак, “Кунакка- ипи-тоз,якты йөз” әйтеме аша төрле халыкларның телләре төрле булса да, традицияләре,әхлак нормалары охшаш булуын аңлатырга тырыштым.

        Яңа теманы өйрәнүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.Эшне парларда, төркемнәрдә , индивидуаль якын килеп оештырырга тырыштым.Төркемнәргә бирелгән яшел,зәңгәр,ал карточкалардагы биремнәр төрле дәрәҗәдә иде. Төркемнәрдә эшләү шау-шулы килеп чыкты, ләкин бу- куанычлы.Бу –эшлекле шау-шу иде, алар хезмәттәшлеккә, фикерләшергә өйрәнделәр.

        Минем фикеремчә,дәрескә куелган максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә актив кулланучы,эзләнүче итеп күрү – минем бурычым иде. Дәрестә балалар теләп эшләделәр, дәрестәге эшчәнлекләрен елмаеп “яхшы” дип бәяләделәр.

        Тулаем алганда , дәрестә шәхси, танып белү, метапредмет нәтиҗәләренә ирешелде дип саныйм.

                Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Дәрескә үзанализ

Дәрескә үзанализ....

Дәрескә үзанализ. Презентация.

Презентация. Самоанализ урока....

“Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”исемле дәрескә үзанализ.

2 нче сыйныф,татар төркемендә үткәрелгән "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" исемле дәрескә үзанализ....

ФДББС буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ өчен.

Аңлатма:   Бу дәрес нинди теманың ничәнче дәресе. Моңарчы нинди махсус күнекмәләр үзләштерелде. Бүгенге дәресттә нинди махсус күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Дәрес темасын һәм дидактик м...

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

Дәрескә үзанализ

Ярдәмче фигыльләр темасы буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ...