Дәрескә үзанализ
учебно-методический материал (6 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Ярдәмче фигыльләр темасы буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zaripova_uzanaliz_2.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә якынча үзанализ ясау үрнәге.

Укытучы: А.Ә.Зарипова, Совет районы 175нче мәктәп.

Татар теле, 6 нчы сыйныф.

Дәреснең темасы: Ярдәмче фигыльләр.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең төзелеше:

I.   Оештыру өлеше.

II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III. Яңа теманы аңлату.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V.   Йомгаклау.

Дәреснең темасы программада “Фигыль” бүлегенә кертелгән. Ярдәмче фигыльләрне  өйрәнүгә 1 сәгать бирелгән.

        Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

        Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.

        Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

        Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

  1. Ярдәмче фигыльләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.
  2. Ярдәмче фигыльләрне таба, таный белү күнекмәләрен, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, хезмәттәшлек нигезендә бер-берсенә ихтирам , хөрмәт хисләре тәрбияләү.

        Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

         Укучыларда  уңай психологик халәт булдыру нияте белән  актуализация этабын шигырь-теләк белән башлап җибәрдем. . Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен  сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.  Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга, бер-берсен тыңлый белергә, үзара хезмәттәшлеккә  өйрәтә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.

Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Дәрескә үзанализ

Дәрескә үзанализ....

Дәрескә үзанализ. Презентация.

Презентация. Самоанализ урока....

“Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”исемле дәрескә үзанализ.

2 нче сыйныф,татар төркемендә үткәрелгән "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" исемле дәрескә үзанализ....

ФДББС буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ өчен.

Аңлатма:   Бу дәрес нинди теманың ничәнче дәресе. Моңарчы нинди махсус күнекмәләр үзләштерелде. Бүгенге дәресттә нинди махсус күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Дәрес темасын һәм дидактик м...

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

Дәрескә үзанализ. Тема -"Рәхим итегез!"

Дәрескә үзанализ үрнәге....