Һөнәри үсеш юлында портфолионың роле
материал на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Һәрбер  укытучының  эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган  уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка укытучының портфолиосы дип атала.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honri_usesh_yulynda_portfolionyn_role.docx16.43 КБ

Предварительный просмотр:

                        Һөнәри үсеш юлында портфолионың роле

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Шуңа да   хәзерге заман укытучыдан иҗади эшли белүне,  үзе укыткан предметны гына түгел, яңача форма, метод, алымнарны яхшы куллана белүне, үзенең соңгы нәтиҗәне күрә белүен таләп итә. Ә педагогик эшчәнлектә иҗадилык—бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу.

        Һәрбер  укытучының  эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган  уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка укытучының портфолиосы дип атала.

Портфолио җыйганда түбәндәгеләргә игътибар таләп ителә:

  1. Үз мониторингның системалы һәм даими булуы.
  2. Дөреслек.
  3. Объективлык.
  4. Үз-үзеңне үстерүгә юнәлдерелгән булуы.
  5. Материалларның структуралыгы, логик төзелүе.
  6. Пөхтә, эстетик зәвык белән бизәлеш.
  7. Куелган материалларның тулы  һәм төгәл булуы.
  8. Эш нәтиҗәләре, күрсәткечләр.

Портфолио түбәндәге бүлекләрдән торырга мөмкин: титул  бите  һәм  эчтәлек.

Укытучының портфолиосы яңалык түгел. Бу эш һәр мәктәптә дә үзенчә алып барыла.

Беренче бүлектә кыскача мәгълүматлар һәм һәр укытучы турында белешмә бирелә.

Бүлек – 1. Укытучы  турында  гомуми  мәгълүмат.

Бу бүлектәге материаллар укытучының төрле өлкәдә алган уңышларын, укытучының шәхси үсешен күрсәтә.

*Ф.И.О,  туган  елы;

*белеме;

*эш  стажы;

*квалификацияне  күтәрү;

*төрле  дәрәҗәдәге  мактау  исемнәрен  дәлилли  торган документлар  күчерелмәсе;

*Дәүләт  тарафыннан  бирелгән  бүләкләр;

*грамоталар,  мактау  хатлары,  дипломнар һ.б.

Бүлек – 2. Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре.

2 нче бүлектәге материаллар билгеле күрсәтелгән вакытта  үсеш, уңышларын чагыштырып карарга ярдәм итә.

  • Программа  үтәлешен  үзләштерү  буенча  нәтиҗәләр;
  • укытучының  3  еллык  эшчәнлеген  чагыштырган  анализы;
  • контроль  тикшерү  кисемнәре;
  • укучыларның  мәктәп,  район  республика  күләмендә  үткәрелгән  олимпиада,  конкурсларда  катнашуы;
  • укучылырның  нәтиҗәләре,  медалистлар;
  • бу  белгечлек  буенча  уку  йортларына  керүе һ.б.

Нәтиҗәлелек – дәрескә бәя бирүдә төп  таләп. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгълүмати  технологияләрдән башка үстерелешле була алмый.  Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә мәгълүмати технология яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, укучыларның белем сыйфатын күтәрергә, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүләр яуларга мөмкин.

Бүлек – 3. Фәнни-методик эшчәнлек.

  • Укыту  программалары,  методик кулланма;
  • яңа  технологияләр  куллану  буенча  материаллар;
  • үз  практикасында  кулланыла  торган материаллар;
  • информацион – коммуникатив технологияләр  куллану;
  • методик  оешмалардагы  эшчәнлек;
  • төрле  иҗади  конкурсларда  катнашу;
  • атналыкта  катнашу;
  • семинарлар,  “түгәрәк  өстәлләр”,  мастер – классларны  оештыру  һәм  катнашу;
  • фәнни  эзләнүләр  үткәрү;
  • авторлык  программаларын  төзү.
  • кандидатлык  яки  докторлык  диссертацияләрен  яклау;
  • иҗади  отчет,  реферат, доклад,  мәкалә  язу  һ.б.

Бүлек – 4. Дәрестән тыш эшчәнлек.

  • Фән  буенча  укучылар  башкарган  эшләр,  рефератлар,  фәнни – эзләнү  эшләре,  проектлар;
  • олимпиадада,  конкурста,  ярышларда,  интелектуаль  марафоннарда җиңүчеләр;
  • класстан тыш  чараларның  сценарийлары,  фотографияләре,  видеокассеталары,  һ.б.

Бүлек – 5. Укыту-методик база.

  • Фән  буенча  сүзлекләр, һәм  әдәбият;
  • күрәтмә  материал  исемлеге: макет,  таблица,  схема,  иллюстрация,  портрет  һ.б.
  • техник  чаралар (телевизор,  видеомагнитофон,музыкаль  үзәк,  диапроектор)
  • компьютер,  аудио  һәм  видео  җайланма;
  • дидактик  материал,  күнегүләр  җыелмасы,  реферат  һәм  сочинениеләр  үрнәге  һ.б.

Гомумәләштереп әйткәндә, укытучының, МБ  портфолиосы төрле булырга да мөмкин, чөнки һәрбер укытучы шәхес, һәрберсенең төрле  мөмкинлекләре  бар. Иң мөһиме  укытучы үзенең эшенә анализ ясавы,  уңышларын гомумиләштерүе, үзенең  мөмкинчелекләрен күреп, югарырак нәтиҗәләргә ирешүе. Һәм һәр укытучының төп  вазифасы  хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, тормышта үз юлын табарга,  аң-белемен үстерергә,  укучыга укуда уңышларга ирешергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле шәхес тәрбияләү булсын иде.

 «Белем ул — көч», — ди көнбатыш халкы. «Белем ул — бәхет», — ди көнчыгышлылар. Укытучының гыйлемлелек көче балаларга белем алуда бәхет китерсен иде


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника Презентация к выступлению "Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника"

Вступление и п резентация к выступлению на семинаре заместителей директоров по учебной работе и руководителей районных методических обединений, 2011 г....

Роль семейного воспитания. Роль отца и матери в воспитании ребенка.

Семья начинается с детей.Семья как естественная среда воспитания ребенка.Материнская любовь. Чтобы любить и быть любимым.Отец – опора и защита.Если нет отца.Сын и дочь. Образ мужского и женского повед...

Конспект урока по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."

Конспект урока по биологии для 7 класса по теме "Класс Паукообразные. Строение жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефалита. Меры профилактики". Включа...

Презентация для урока биологии в 7 классе по теме: "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."

Презентация разработана для проведения урока биологии в 7 классе по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефал...

Роль театра.Какие роли мы играем

Внеклассное занятие с элементами театральной деятельности.Взаимодействие детей и родителей.Для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья...