“Чит тел сөйләменә өйрәтүдә коммуникатив алым”
проект на тему

Насыбуллина Гульшат Камилевна

Проект эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_nasybullina_g.k.docx44.82 КБ

Предварительный просмотр:

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧЕРЕЖДЕНИЯСЕ

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ

Проект эше

Тема: “Чит тел сөйләменә өйрәтүдә коммуникатив алым”

“Татар телен (туган тел/ дәүләт теле буларак) һәм әдәбиятын укыту методикасына  һәм эчтәлегенә таләпләр” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында

                                                          Башкарды: Насыбуллина Г.К.

                                                Эш урыны: Казан шәһәре Идел буе            районының “129 нчы 

рус-татар урта гомуми белем мәктәбе”

                                              Проек эше яклауга кертелде

                                        Проек эшенең җитәкчесе: Мөхәрләмова Г.Н. филология фәннәре кандидаты, доцент

“             ” 2015 ел

Казан

2015

Эчтәлек

I. Кереш................................................................................................................3

II. Чит тел сөйләменә өйрәтүдә коммуникатив алым.

  1. Рус балаларына татар теле укытуда коммуникатив

технологияләр...........................................................................................5

  1. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре..............................................................6
  2. Чит тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар............................................10

III.Йомгак............................................................................................................13

Кулланылган әдәбият.......................................................................................14

                                                                                                                       

                                            Кереш

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

          Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.

Җәмгыятьнең социаль – икътисади һәм рухи өлкәләрендә барган глобаль  үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели.  Заман безнең алга белем алырга, эшләргә һәм эшләп табарга, яшәргә, күмәк тормыш итәргә өйрәтү бурычларын куя. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.

           Бүгенге көндә “Үзенең дәресләрен ничек кызыклы, мавыктыргыч итеп, ничек укучыларны үз дәресең белән кзыксындырырга, ничек итеп һәр укучыга  телне өйрәнүгә теләк булдыру” турында уйланмаган бер генә укытучы да юктыр. Һәм бу очраклы гына уйланулар түгел. Билгеле булганча, укытучының максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү. Шунлыктан, эшебезне актуаль дип саныйбыз.

Хезмәтебезнең төп максаты – рус балаларына татар теле укытуда коммуникатив алымга таяну үзенчәлеген анализлау. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар телен чит аудиториядә укыту буенча фәнни-методик әдәбият белән танышу;

2. Коммуникатив технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау;

3.Сөйләм эшчәнлегенең төрләрен өйрәтү үзенчәлекләрен барлау.

Хезмәтне язу барышында, А.Ш.Әсәдуллин, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ф.Харисов, К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова кебек галимнәребезнең эшләренә таяндык.

                                                                                                                                                       

 Чит тел сөйләменә өйрәтүдә коммуникатив алым.

  1. Рус балаларына татар теле укытуда коммуникатив

технологияләр.

        Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнүгә бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә, беренчедән, укучыларны татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне татарча дөрес итеп җиткерә белергә тиеш.  

      Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, коммуниктив принципны беренче урынга куярга кирәк, чөнки тел укытканда төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү. Рус телле укучыларны татарчага өйрәтүдә уңышка нәкъ менә коммуникатив принципка нигезләнгән методика белән эшләүче укытучылар ирешәләр дә инде.

        Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм - фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык. Дәресләрдә шушы методны төп юнәлеш итеп алу телне өйрәнүдә бик нәтиҗәле.

         Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге ныклы белемгә ирешә алулары дәреслекләрнең нинди дидактик һәм методик алымнарга нигезләнгән булуына да бәйле. Русча сөйләшүчеләр өчен татар теле һәм әдәбиятыннан коммуникатив юнәлештәге дәреслекләр белән эш итү укучыларның актив сөйләм осталыгын һәм аралашу сәләтен формалаштыру бурычын уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

        Хәзерге укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә бара: ул – мәгълүмат бирү чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып - белү эшчәнлеген актив оештыручы да. Бүген без рус мохитендә балаларга татар телен өйрәтергә, аларның татарча аралашуларына омтылабыз икән, татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Телдән аралашуның тигез хокуклы ике ягы бар - фикерләреңне әйтеп бирү һәм башкаларның сөйләмен аңлау. Рус телендә сөйләшүче балаларны татар сөйләмен аңларга һәм татарча сөйләргә өйрәтү төрлечә көч куюны, практикага төрле вакыт сарыф итүне сорый.

           Бүген методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология укучыларның фикерләү дәрәҗәсен, сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади характердагы эшләрне алымнарны тәкъдим итә. Аларга без төрле темалар буенча изложение, сочинениеләрне, укучыларның үзләренең кечкенә хикәяләр төзеп язуларын кертә алабыз. Мондый характердагы эшләр укучыларны төп фикерне сайлап ала белергә, логик рәвештә хикәяләргә өйрәтә. Ә иң мөһиме – укучы үз фикерен җиткерү өчен, татар телендә тел чараларын үзе җыя, анда эчке сөйләм эшчәнлеге бара. Ә бу – аралашу процессына өйрәтүдә бик мөһим алым.

                          2.Сөйләм эшчәнлегенең төрләре.

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту системасында аеруча әһәмиятле урын алып тора.Чит телләр укыту методикасында түбәндәге  сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтү төп максат итеп куела:

  1. ишетеп (тыңлап) аңлау;
  2. сөйләү;
  3. уку;
  4. язу;

         Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Сөйләүче һәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен – тыңлаучы, ә тыңлаучы өчен сөйләүче кирәк.

Чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү күнегүләре сөйләм эшчәнлегенә караган башка күнегүләрдән аерылып тора. Чөнки аның төп максаты татар теленең үзенчәлекле авазларыын дөрес әйтергә өйрәтүдән, тексттан  лексик берәмлекләрне табу, аларны истә калдыру һәм тиешле урында алыштырып куя белү күнекмәләрен булдырудан  тора.

Ишетеп аңлау аерым авазларны, сүзләрне, грамматик калыпларны  ишетеп таный белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне  булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар. Иң башта укучылар укытучының, соңыннан сыйныфташларының сөйләмен тыңлап аңларга күнегәләр. Аерым диалогларны, кечкенә текстларны  тыңлау, беренчедән, аларның интонацион төзелешен үзләштерергә ярдәм итә, икенчедән, орфоэпик  күнекмәләрне булдыра. Бәйләнешле сөйләм эшчәнлегенең башка төрләренә өйрәткәндә нигез булып тора.

Ишетеп аңлау укыту - тәрбия процессында  телгә өйрәтүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп коммуникатив рольдән тыш та икенчел, педагогик вазифаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм теленә стимул була, телгә өрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә, укучыларны яңа тел, сөйләм һәм татар халкының милли - тарихи вакыйгалары, күренешләре белән таныштыра, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру чарасы булып тора, укытучы белән укучы арасында үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген күтәрә. Шуңа күрә ишетеп (тыңлап) аңлауга өйрәтүне дөрес оештыру, коммуникатив методикага нигезләнеп эшләнгәндә, телне  уңышлы өйрәтүнең иң төп шартларыннан берсе булып тора.

       Сөйләшү – аралашуның икенче бер мөһим өлеше. Сөйләшү аралашу вазифасын үти. Аралашу ике формада – телдән һәм язмача була. Телдән аралашу тыңлап аңлау һәм сөйләшү аша башкарыла. Ә язма аралашу өчен яза һәм укый белү мөһим.

       Сөйләмгә өйрәтүне икегә бүлеп карыйлар: диалогик сөйләмгә өйрәтү һәм монологик сөйләмгә өйрәтү. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу аша үзләштерелә. Үрнәк  диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә була:

1.Диалогны тыңлау. Сүзләрнең әйтелешен һәм репликаларның интонациясен истә калдыру.

2.Диалогны рольләргә бүлеп уку.

3.Диалагны рус теленә тәрҗемә итү.

4.Тиешле репликаларны өстәп диалогны уку.

5.Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне тиешле формага куеп, репликаларны уку.

6.Контексттан чыгып, диалогның репликаларын мөстәкыйль рәвештә тулыландыру.

Монологик сөйләмгә өйрәтүдә түбәндәге эш төрләрен кулланырга мөмкин:

1.Текстның нинди темага караганын әйтү.

2.Текстның төрен билгеләү(тасвирлау, хикәяләү, хәбәр итү, фикер йөртү, искә төшерү, диалог, полилог һ.б)

3.Тексны укып, төп җөмләне табу.

4.Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

5.Текстны кисәкләргә бүлү һәм аларга исемнәр уйлап табу.

6.Текстның төп фикерен билгеләү һ.б.

Укуга өйрәтү дә билгеле бер система тәшкил итә һәм эзлекле рәвештә оештырыла. Башлангыч этапта укучыларны дөрес һәм йөгерек уку максаты куела. Моның өчен кычкырып уку күнекмәләрен тәкъдим итеп була.Эчтән уку – аңлап уку күнекмәләрен үстерә.

Чит телгә өйрәтү методикасында укуның тагын ике төренә игътибар ителә:

1. Алдан әзерләнгән уку – укытучы текстны беренче булып үзе укый, таныш булмаган лексик берәмлекләрнең һәм грамматик калыпларның мәгънәләрен аңлата, авыр әйтелешле сүзләрне кабатлаттыра, шуннан соң гына укучыларның сәнгатьле итеп һәм аңлап укуларын тикшерә.

2. Алдан әзерләнмәгән уку – укучылар текстны мөстәкыйль рәвештә үзләре укып чыгалар, сүзлек ярдәмендә текстның эчтәлеген, соңыннан аларның уку күнекмәләре тикшерелә һәм бәяләнә.

Өйрәнелә торган тема буенча билгеле күләмдә мәгълүмат туплар өчен, укуның түбәндәге формалары була:

1)текстны карап чыгу,

2)текст белән танышып уку,

3)текстны өйрәнеп уку,

4)эзләнеп уку.

Укуга өйрәтүнең төп максаты булып лексик берәмлекләрне үзләштерү тора.

       Коммуникатив методикага нигезләнеп эшләнгән Р.З.Хәйдәрова китабында төп максат итеп аңлау һәм сөйләшү куела. Автор үзе язуга өйрәтүнең максатлары турында түбәндәгечә билгеләп уза: «Язуга өйрәтүнең төп максаты – татар  әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Без язуны коммуникатив максатларда куллана белү мөмкинлегенә басым ясадык, һәм бу мөмкинлекләр дәреслектә күрсәтелде. Чакыру, иптәшеңә яки әниеңә язу (записка) калдыру, уенга чакыру яки котлау язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен үстерү буенча биремнәр дә дәреслектә урын алды».

       Татар фонемаларын үзләштереп, алдан аңлап, ишетеп, аннары гына язма күнегүләр башкару отышлы булып тора.

       Рус балаларын татарча язарга өйрәтүдә бик күп кыенлыклар туа, ләкин бу проблемага карата нинди дә булса аерым караш, аерым методика юк диярлек. Укытучылар,  методистлар рус телендәге әлифба кагыйдәләренә таянып эшлиләр.

3. Чит тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар

          Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында  коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә. Ә дәрестә балага күп вакыт ике - өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлыннан коммуникатив уеннарны куллану отышлы. Роза Хәйдәрова дәреслекләре үзләре үк коммуникатив уеннар оештыруга тартып тора, чөнки һәр текстны укыганнан соң монологик-диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән. Әзер диалоглар белән эшләгәннән соң коммуникатив уен дәресләре үткәрү балаларның белемнәрен арттырырга, сөйләмнәрен камилләштерергә ярдәм итә. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек, начар билге алудан курку хисе  юкка чыга.

         Коммуникатив уен - текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен - уйланылган (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) дигән сүз.

         Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны (сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар- сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә.

             Коммуникатив уеннарны оештыру өчен укытучы иң элек балаларнын нинди уеннар белән мавыгуын, кызыксынуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш. Уен - кайбер балалар өчен фантастика, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгьлүмат алам дип уйламый. Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш. Коммуникатив уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли кулану мөмкинлеге күпкә арта, укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу укучыда игьтибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм горурлык хисе тәрбияли.

          Коммуникатив уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен – эзләнү (җитмәгән информацияне табу), уен - фантазия  (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә). Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала.


Йомгак

      Хәзерге вакытта укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә – график рәсемнәр, хәрәкәтле, яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучыларда, компьютер яисә мәгълүмати – коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.

       Коммуникатив алым кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

        Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә тиешле алымнар кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Кулланылган әдәбият

  1. Әсәдуллин А.Ш. Татар сөйләме: 5 нче с-ф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. -  231 б.
  2. Габдинова З. Заманча технологияләр кулланып // Мәгариф. – 2014 - № 5.    
  3.  Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
  4. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. – Казан: Хәтер, 1999.
  5. Хайдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015. -52б.
  6. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар). -  Казан, 2014.
  7. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку  как  неродному. –  Казань:  Изд-во  ТаРИХ,  2000.  –  479  с.
  8. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.
  9. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Урок литературы в 7 классе "Под алым парусом мечты" (по произведению А.Грина "Алые паруса")

познакомиться с личностью писателя; вместе с героями повести выяснить, какую роль в жизни человека играет мечта; что такое чудеса, что нужно человеку, чтобы быть счастливым....

Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.

Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.)  буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучылар...

План – конспект урока по русской литературе на тему: «В тени алых парусов» (по повести А.Грина «Алые паруса») (V класс)

Урок знакомит учащихся с жизнью и творчеством А.С. Грина; вызвать читательский интерес к его произведениям романтического направления....