Музыка эшчәнлеге
план-конспект по музыке

БАСЫЙРОВА ЧУЛПАН ИНСАФОВНА

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Тема: Дуслык.

     Максат: Төрле җырлар, биюләр, уеннар аша башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру, балаларда дөрес этнокультура төшенчәсен формалаштыру. 

Программа эчтәлеге.

  • Төрле милләтнең халык көйләре белән таныштыруны дәвам итү, яңа җырлар, биюләр, уеннар өйрәтү. Балалар өчен булган музыка коралы – курай аша көйне танырга өйрәтү.
  • Җырлау һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләрен каммилләштерү, үстерү. Көйнең методик төзелешен, тембрын, аваз югарылыгын, динамик төсмерләрне ишетү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүне дәвам итү Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкаруга омтылыш булдыру.
  • Балаларда төрле жанрдагы муз.әсәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү, аларның муз.белемнәрен киңәйтү, башка милләт композиторлары,  җырлары аша балаларга хөрмәт итү мөнәсәбәтен булдыру. Көйләрнең исемнәрен истә калдыру, ничек яңгырауларын, характерын билгеләү (тиз, җитез, шаян, күңелле).

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_zanyatie_muzyka.doc877 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”

Музыка шөгыленнән ачык занятие.

ТЕМА:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

                                                                   Музыка җитәкчесе:     

             

                                                                              Басыйрова Чулпан.

Актаныш  

2011 – ел.

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Тема: Дуслык.

     Максат: Төрле җырлар, биюләр, уеннар аша башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру, балаларда дөрес этнокультура төшенчәсен формалаштыру.  

Программа эчтәлеге.

  • Төрле милләтнең халык көйләре белән таныштыруны дәвам итү, яңа җырлар, биюләр, уеннар өйрәтү. Балалар өчен булган музыка коралы – курай аша көйне танырга өйрәтү.
  • Җырлау һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләрен каммилләштерү, үстерү. Көйнең методик төзелешен, тембрын, аваз югарылыгын, динамик төсмерләрне ишетү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүне дәвам итү Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкаруга омтылыш булдыру.
  • Балаларда төрле жанрдагы муз.әсәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү, аларның муз.белемнәрен киңәйтү, башка милләт композиторлары,  җырлары аша балаларга хөрмәт итү мөнәсәбәтен булдыру. Көйләрнең исемнәрен истә калдыру, ничек яңгырауларын, характерын билгеләү (тиз, җитез, шаян, күңелле).

Материаллар: Рус халык биюе “Полька”, рус халык җыры “Матрешки”, “Урожай собирай” (А.Филлипенко муз., Т.Волгина сүз), украин җырлы – биюле уен “Наша Таня”, татар халык көе “Галиябану”, башкорт уен коралы - курай, композитор А.Филлипенко портреты, башкорт киеме кигән курчак.

Занятие барышы

  1. Кереш өлеш: Залга полька адымы белән биеп керү.

Бию: “Полька”.

Матур итеп тезелеп утыру, тәрбияче белән исәнләшәләр.

Муз. җит.: Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди милләткә керәбез? (балалар: татар милләтенә керәбез).

Муз. җит.: Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, без сезнең белән татар милләтенә керәбез. Безнең Татарстан Республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, марилар, чувашлар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре үзара дус – тату яшиләр: бер – берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.

Муз. җит.: Балалар, әйтегез әле, ә безнең аралаша торган телебез, ана телебез нинди? (татар теле). Әйе балалар, дөрес әйтәсез, безнең ана телебез – ул татар теле. Без бакчабызда туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез. Рус телендә җырлар җырлыйбыз, рус халык биюләрен яратып биибез.

Балалар, ә  без сезнең белән әле генә нинди рус биюен биедек әле? (Полька), ә тагын нинди рус халык биюләрен беләбез?  (Неваляшки).

Муз. җит.: Безнең Актаныш районында да төрле милләт халкы яши, мәсәлән, әрмәннәр, үзбәкләр, башкортлар һ.б. Әрмән милләтенә килгәндә,алар татарлар һәм руслар кебек, хезмәт яратучы, җырлы – моңлы халык. Бәйрәм итәргә, күңел ачарга ярата торган халык. Безгә дә бүген кунакка әрмән егете – Размик килгән. Ул безгә үзе белән бик матур бүләк алып килгән. Әйдәгез әле Размикны игътибар белән тыңлап үтик.

Размик:

Без  - бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, әрмән, үзбәкләр,

Башкорт һәм руслар без.

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Муз. җит.: Рәхмәт сиңа Размик, бик матур бүләк алып килгәнсең безгә, балалар сезгә ошадымы? (әйе, ошады). Менә күрдегезме, балалар, Размик үзе әрмән егете булса да, саф матур итеп, татарча шигырь сөйләп күрсәтте. Димәк Размикның шигыреннән чыгып, әрмәннәр һәм татарлар элек – электән дус – тату яшәгәннәр. Әйдәгез инде, балалар, хәзер Размикны озатыйк. Рәхмәт, Размик сау бул.

Төп өлеш. Муз тыңлау.

Муз. җит.: Балалар әйдәгез әле, без сезнең белән искә төшереп үтик әле, композиторлар кемнәр алар? (җырларга көй язучылыр). Әйе дөрес әйтәсез, без сезнең белән нинди татар композиторлары беләбез? ( С.Сәйдәшев, М.Моззафаров, Зәкиев һ.б). Әйе, ә нинди рус композиторлары ( А.Филлипенко, Мусоргский һ.б.). Әйе, балалар, менә хәзер игътибар белән тыңлап торыгыз әле, мин сезгә бер көй уйнап күрсәтәм, ә сез миңа нинди җыр икәнлеген әйтеп бирерсез.

 (“Урожай собирай” көе уйнала). 

Муз. җит.: Бу безнең нинди рус җыры әле?  (Урожай собирай). Әйе, бу җырны безнең кем язган? ( А. Филлипенко). Әйе А. Филлипенко – атаклы рус композиторы. Ул балалар өчен бик күп матур – матур җырлар язган. Әйдәгез хәзер бу җырны бергәләп җырлыйк.

(“Урожай собирай” җыры җырлана.

Муз. җит.: Бик матур җырладыгыз. Балалар, без сезнең белән тагын рус халык җырларын беләбез бит әле. Бу җырны безнең кызлар гына башкара? (Матрешки). Әйе дөрес әйтәсез, әйдәгез әле бу җырны да башкарып үтик. (“Матрешки” җыры башкарыла.)

Муз. җит.: Бик матур җырладыгыз. Балалар, бүген безгә тагын бер зур кунак килгән бит әле, карагыз әле? Кем микән бу? Бу безнең башкорт кызы. Карагыз әле ул ничек матур итеп киенгән, матур читекләр, матур баш киеме кигән. Башкорт халкы инде ул шулай ук элек – электән үк башка милләтләр белән бик дус – тату яшәгәннәр, башкорт хатын – кызлары инде кичләрен чигүләр чикәннәр, ә инде ирләр уен кораллары ясаганнар. Балалар, карагыз әле башкорт кызы бит безгә бүген үзе белән серле сандык алып килгән. Ачып карыйк әле, нәрсә микән анда? Балалар,  бу нәрсә? ( курай). Әйе, менә әйтеп киткәнемчә башкотр халкының иң яратып уйный торган уен коралы – ул курай. Әйдәгез әле без сезнең белән курай яңгырашын тыңлап үтик. Магнитафонда курай яңгырашы башкарыла.

(Курай яңгырашы башкарыла).

Муз. җит.: Димәк балалар кунак кызы кайсы милләтнеке инде? (башкорт), әйе, ул безгә нинди уен коралы алып килгән әле? (курай).   Әйе, булдырдыгыз бөтен сорауга бик матур итеп җавап бирдегез.

Муз. җит.: Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән үткән занятияда нинди җыр өйрәнә башлаган идек әле? (“Дуслык турында” дип атала). Әйдәгез әле без сезнең белән бу җырны искә төшереп китик. Мин сезгә аны башта җырлап күрсәтәм, соңыннан бергәләп җырны өйрәтүне дәвам итәрбез. (фортепианода “Дуслык турында” җыры башкарыла)

Дуслык

                              Салих Сәйдәшев көе                   Әхмәт Ерикәй сүзләре

1.Торсак та без төрле җирләрдә

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Куш:Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

2. Бердәмлекнең көче океан,

Океаннан хәтта көчлерәк.

Без күтәргән дуслык байрагы

Гасырларга барыр җилфердәп.

Муз. җит.: Балалар, әйтегез әле, бу җырның характеры нинди? ( дәртле), әйе дөрес әйтәсез, бу җыр нәрсә турында соң? ( дуслык, татулык, бер – береңне хөрмәт итү турында), әйе, бик дөрес әйтәсез. Әйдәгез әле, без сезнең белән җырның 1 нче куплетын искә төшереп җырлап карыйк. ( балалар белән бергә 1 нче куплет җырлана). Булдырдыгыз балалар, ә хәзер җырның 2 нче куплетын өйрәнә башлыйбыз. Башта мине игътибар белән тыңлап торыгыз, ә соңыннан бергәләп җырларбыз. 1 – 2 нче юллар, 3-4 юллар, бергә кушып җырлап карыйбыз.

Кушымтаны да  1- 2 юллар, 3-4 юллар. 1 нче куплетны бөтен килеш җырлап карыйбыз.

Муз. җит.: Балалар булдырдыгыз, әйтегез әле бу җыр безнең нинди характерда? (әкрен характерда). Ә бу җыр нәрсә турында бара соң? (дуслык турында). Әйе, бик дөрес әйтәсез. Димәк, бу җырда җырланганча, без бу илдә һәрбер милләт халкы белән дус – тату яшәргә, аларны хөрмәт итәргә тиешбез. Киләсе занятиягә без сезнең белән “Дуслык” җырының 2нче куплетын да өйрәнербез. Ә хәзер әйдәгез без сезнең белән “Украин халык уенын” уйнап алыйк.

  1. Йомгаклау.

Муз. җит.: Балалар, әйдәгез әле без сезнең белән занятиебезгә йомгак ясап үтик.

Димәк, Без сезнең белән кайсы милләт җырлары, биюләре, уеннарын уйнадык һүм искә төшердек?

              1) нинди рус биюе биедек? (“Полька”).

             2) Нинди русча җырлар җырладык? (“Матрешки”, “Урожай собирай”).

             3) Нинди җырлы – бию уйнадык? (“Наша Таня”)

             4) Бу уен кайсы милләтнеке соң? (украин милләтенеке)

             5) Ә безгә кунакка кемнәр килгән иде? (Әрмән егете – Размик, башкорт кызы).

              6) Ә безгә башкорт кызы нинди бүләк – уен коралы алып килгән иде? (курай).

             7) Без сезнең белән яңа җыр өйрәндек? Нәрсә дип атала? (“Дуслык турында” дип атала).

Муз. җит.: Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, без бүген сезнең белән төрле милләт халкының җырларын, биюләрен, уеннарын, уен коралларын искә төшердек һәм өйрәндек. Димәк, без нинди генә милләт халкы булса да, аларны хөрмәт итәргә, ярдәм итәргә, дус – тату яшәргә тиешбез. Сез минем белән килешәсезме, балалар? ( әйе, килешәбез).

Шуның белән безнең занятиябез тәмам, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. ...

Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Проект эшчәнлеге турында

Проект  эшчәнлегенең төп кагыйдәләре....