Эссе "Мин- укытучы"
проект

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы


Һөнәрем турында уйланулар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min-_ukytuchy.docx16.43 КБ

Предварительный просмотр:

“Мин- укытучы” ( эссе)

  • Әти, әтием!
  • Әү, кызым!
  • Әтием, син мине яратасыңмы?
  • Бик яратам, кызым.
  • Алайса миңа бүлмәмнең стенасына кечкенә такта элеп бирче, әтием!
  • Нигә ул сиңа, кызчыгым минем?
  • Минем  укытучы апа буласым килә. Мин ул тактага язып, курчакларымны укытыр идем...

           Әтиемнең телсез калып, миңа- 5 яшьлек кызга шаккатып карап торуы, шул ук көнне, сөенә –сөенә, кич белән эштән кайткач, бүлмәмнең стенасына фанера кисәге кагуы, кулыма ап- ак акбур тоттыруы, башымнан сыйпап миңа үзенең хәер- фатихасын бирүе бүгенгедәй күз алдымда.

           Әлеге вакыйгалардан соң күпме еллар узган. Ходайның “Әмин” дигән чагына туры килгәндер, туган авылым Аш- Буҗидан 3 чакрым ераклыкта урнашкан Зур Сәрдек лицеен “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлап, мин Казан дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Укытучы булу теләгем шулкадәр көчле, остазларым Фоат абый, Чулпан апа, Роза апа, Рүзәл, Рәдиф, Марат абыйлар кушкан һәр китапны укып барырга тырыштым, лекция һәм практик дәрестә биргән белемнәрен үзләштердем. Биш ел сизелми дә үтеп китте. Университетны кызыл дипломга тәмамлап, мин туган мәктәбемә укытучы булып эшкә кайттым.

       Гомер үтә. Еллар бер- бер артлы акрын гына агымсудай ага торалар. Инде туган мәктәбемдә эшли башлавыма да 20 ел. Шул вакыт эчендә мин үзем сайлаган һөнәремә тугры калдым. Белемемне күтәрү өстендә эшлим. Вебинарлар, тренинглар, практикумнарда катнашырга тырышам. Фән укытучысы буларак  методик темам  “География дәресләрендә проект методын куллану” булса, сыйныф җитәкчесе буларак , “Р.Фәхреддин хезмәтләре аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү” юнәлешендә  эшлим. РФ нең һәм ТР ның  Мәгариф  турындагы Законнары, Бала хокуклары Конвенциясе, Укучыларга тәрбия бирү Стратегиясе, ФДББС,  “Путь к успеху” – минем өстәл китапларына әверелде.

      Мин бүген бик бәхетле укытучы!  Бәхетле, чөнки  мине хөрмәт итүче, әйткән сүземә колак салучы, вакыт- вакыт шаян да, вакыт- вакыт акыллы һәм тыйнак та булган бүгенге көн укучыларым бар. Бәхетле,  чөнки мәктәпне күптән тәмамлап, тормышта үз урыннарын тапкан, берсүзсез ярдәмгә килергә әзер торучы, бәйрәм саен хәлемне белеп, бүләген күтәреп килеп, рәхмәт әйтүче элеккеге укучыларым бар. Алар арасында укытучылар, психологлар, механизаторлар, икмәк пешерүчеләр, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр, участок инспекторлары, табибәләр, шәфкать туташлары, сатучыларны очратырга була. Аларга карыйм да, уйга калам һәм куанам: әлеге балаларның тормышта  югалып калмауларында, үз максатларына ирешүләрендә, тигез парлар табып, матур гаилә корып, балалар үстереп, үрнәк алырдай матур итеп яшәп ятуларында минем дә тузан бөртеге кадәр генә булса да өлешем бар! Бәхетле, чөнки минем көн дә сөенеп эшкә барырга 100 еллык тарихы булган мәктәбем бар. Мәктәбемнең залларын һәм класс бүлмәләрен тутырып килүче балаларыбыз бар. Бәхетле, чөнки мәктәбемә килеп кергәч, ачык йөз белән каршы алучы, кирәк чакта җылы сүзен, акыллы киңәшен, ныклы ярдәмен күрсәтә алырдай,  мине хөрмәт иткән хезмәттәшләрем бар. Бәхетле, чөнки  миңа гомер бүләк иткән әтием белән әнием исән- сау. Миңа беренче хәреф таныткан остазым имин. Миңа тормышта укытучы һөнәрен сайларга киңәш биргән укытучыларым бар. Мин аларга көн дә иминлек һәм саулык сорап дога кылам . Бәхетле, чөнки мине өзелеп яратучы балаларым, сайлап алган насыйп ярым- кадерле гаиләм бар. Боларның барысы да бәхет түгелмени?! Миңа бәхетле булырга язган Аллаһы Тәгаләмә һәм язмышыма мең рәхмәтлемен.

      Укытучы нинди булырга тиеш дигән сорауга җавапны мин гомерем буе эзлим.  Укытучы! Нинди гадел һәм киң йөрәкле зат ул. Дәрестә аңа никадәр күзләр төбәлгән. Әлеге күзләр аңа өмет белән багалар. Парта артында утырган  сабыйларның һәм яшүсмерләрнең йөрәкләре кылдай нечкә  һәм үтә дә сизгер. Алар остазларының һәр сүзен, һәр адымын, һәр гамәлен күзәтә һәм бәя бирә. Сиңа зур өмет белән караган әлеге сабыйларның күңеленә якты юл сала алсаң- син  олы хәрефтән Укытучы!

   Укытучы үзе гүзәл үрнәк иясе дә. Бары тик шәхси үрнәк  аша балаларны әдәп- әхлакка өйрәтеп була. Гадел булсаң гына баладан гаделлек өмет итә аласың; әхлаклы булсаң гына баладан әдәп өмет итә аласың; белемле булсаң гына баладан белем өмет итә аласың; тырыш булсаң гына баладан тырышлык өмет итә аласың; ярдәмчел булсаң гына баладан ярдәм көтә аласың! “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс, ”- дип бик дөрес әйткән галим Р.Фәхреддин.

      Замана укытучысы-  мобиль укытучы да. Заман белән бергә атлаучы, үзгәреп торучы шартларга тиз арада ияләшүче, югалып калмаучы һәм һәр очракта дөрес чыгу юлын табучы шәхес ул укытучы.

    Укытучы - белемле һәм киң эрудицияле зат. Ул үз фәнен генә түгел, дөньяда, тирә- якта барган һәр яңалыктан хәбәрдар булырга, үзгәрешләрне балаларга дөрес аңлата алырга да тиеш.

    “ Балаларыгызны безнең заман өчен түгел, киләчәк заман өчен укытыгыз, ”- дип язган бөек татар галиме Р.Фәхреддин. Укытучы киләчәкне күрә белеп, алдан тоемлап, балага дөрес юл күрсәтүче дә.

Галимебезнең:  “Укытучылык- иң бөек һәм иң изге бер хезмәттер, ”- дигән сүзләре гасырлар аша  безгә - укытучыларга тормыш девизы булып яңгырыйдыр кебек. Саклыйк һәм аклыйк без ул исемне!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...


 

Комментарии

Бик матур язма,уңышлар....