План конспект урока "Семейное право" для 9 класса.
план-конспект урока по обществознанию (9 класс) на тему

Тәрбиянең төп асылы – мәктәп һәм гаиләнең бердәмлегендә. Гаилә һәм мәктәп тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына – тәрбия эше шатлыклы, ике якта да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала.

Дәрес татар мәктәпләтендә белем алучы укучылар өчен.

 Максат:

1. Укучыларга бала хокуклары турында аңлату;

2. Гаилә мөнәсәбәтләренең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру;

3. Гаиләнең һәркем өчен бер генә булуына төшендерү;

4. Әти-әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.

 Төшенчәләр:гаилә, гражданский брак, брак,  никах шартнамәсе, гаилә хокукы, бала хокукы.

 Гаилә хокукы чыганаклары:РФ, РТ конституциясе, Гаилә кодексы,  бала хокуклары турында конвенция

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon semya_9kl._urok_na_tatar.yazyke.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

    Җәмгыять белеме.

 9 нчы сыйныф.

Тема. Гаилә. Гаилә хокукы. Бала хокукы. 

Фәрхетдинова Элмира Мингазиз кызы, 2 квалификацион категорияле җәмгыять белеме укытучысы

Максат:

1. Укучыларга бала хокуклары турында аңлату;

2. Гаилә мөнәсәбәтләренең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру;

3. Гаиләнең һәркем өчен бер генә булуына төшендерү;

4. Әти-әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.

Төшенчәләр: гаилә, гражданский брак, брак,  никах шартнамәсе, гаилә хокукы, бала хокукы.

Гаилә хокукы чыганаклары: РФ, РТ конституциясе, Гаилә кодексы,  бала хокуклары турында конвенция

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

II.  Актуальләштерү:

1)

  1. 8 нче сыйныфта без инде гаилә, гаилә кору турында сөйләшкән идек. Искә төшерегез әле, нәрсә ул гаилә? (Гаилә ул ике шәхеснең союзы, үзенчәлекле, кабатланмас һәм катлаулы иҗтимагый бәйләнеш).
  2. Гаилә кемнәрдән тора? (Ир, хатын, бала)
  3. Ир, хатын һәм бала – бу нинди гаилә? (Нуклеар)

Гаилә законнары ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне генә түгел, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның үзара хокукларын һәм бурычларын көйли. Димәк, дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Гаилә мөнәсәбәтләре, гаилә, бала хокукы).

2)Дискуссия.  Ике төшенчәне чагыштыру.

“Гаилә - тормыш нигезе”

“Гаилә  - кечкенә дәүләт”

  1. Алар арасында нинди охшашлык бар? (Дәүләттә дә, гаиләдә дә башлык бар, уртак мөлкәт, хокук һәм вазифалар)
  2. Нинди аермалык? (Дәүләт белән идарә итү авыр. Аның белән Дәүләт Думасы, хөкүмәт идарә итә. Гаилә ул – ике кеше ир һәм хатынның бердәмлеге. Алар шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга тиешләр)

2) Тормыш юлдашын дөрес сайлау, гомер юлын матур узу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз? (Гади, кешене аңлаучы, акыллы, ярдәмчел)

III. Яңа тема аңлату.

  1. Укытучы сүзе.

Гаилә хокукы – никахка керү, никахны өзү һәм аны гамәлдән чыгару шартларын һәм тәртибен билгеләүче, гаилә әгъзалары, башка туганнар һәм затлар арасындагы мөлкәткә бәйләнмәгән шәхси мөнәсәбәтләрне һәм мөлкәткә бәйле мөнәсәбәтләрне көйләүче, шулай ук ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру формаларын һәм тәртибен билгеләүче хокук нормалары җыелмасы (Дәфтәргә язалар).

Никахка керү шартлары (слайд №1)

үз теләгең белән             билгеле бер   яшькә җитү

- Кем белән никахка керергә ярамый?

Ярамый: (слайд №2)

- Никахлы кеше белән  

- Якын туганнар арасында

- Уллыкка алучы яки уллыкка алынучы кеше арасында

- Психик авыру  яки акылга зәгыйфь  булу сәбәпле хокукый сәләтсез  кеше белән

- Аерылышуның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз? ( слайд №3)

  1. Характер туры килми;
  2. Гаиләдә дөрес тәрбия алмый;
  3. Бер – берсен яхшы белми торып өйләнешәләр;
  4. Эшсезлек, яшәргә урын булмау.

2. Дәреслек белән эш.

1) - Никах килешүе ир белән хатынның  хокукларын һәм хокукый сәләтлекләрен чикли аламы? Бу сорауга җавап бирү өчен дәреслектәге текст белән танышырга кирәк.

- Ни өчен никах шартнамәсе төзергә кирәк? (Мөлкәт мөнәсәбәтләре законлы төс ала)

2) Бала һәм ата-аналар арасындагы бәйләнешне аңлату.

- 112-113 нче биттәге текстны кулланып бала һәм ата-аналар арасындагы бәйләнеш  схемасын  төзегез.

Слайд №4.

(...)белем бирү  (балага)

Ата-ана  (...) тәрбияләү (баланы)

                 (...)  карау        (баланы)

Бала  (...) карау (ата-ананы)

             (...) ярдәм итү (ата-анага)

а) Уйлап карагыз әле, ни өчен мондый кагыйдәләрне законлаштыру яки закон ярдәмендә ныгыту таләп ителә?

б) Әлеге шарталарны үтәмәгән кешеләрне хокук бозучылар   дип санарга мөмкинме?

3. Документ белән эш төркемнәрдә оештырыла.  

Дәрестә эшләү өчен түбәндәге документлар алына:

а)Бала хокуклары турында конвенция.

б) РФ, РТ конституциясе.

  1. нче төркем. Балаларның хокук төрләрен билгеләргә.
  2. нче төркем. Аларны реализацияләү өчен мисалалар китерергә.
  3. нче төркем. Конституциядәге олылар хокуклары белән чагыштырырга.

- Балалар  хокуклары конституциядәге хокуклар белән тәңгәл килә. Әмма балалар хокукларын яклаучы төрле документлар да кабул ителгән. Ни өчен?

- Безнең илдә  балаларның нинди  хокуклары үтәлә?

- Балалар хокукларын бозу очраклары турында сөйләгез.

IV. Ныгыту.

Биремнәр:  “Ир – баш, хатын - муен” бу әйтемгә ничек карыйсыз? (Сорауга җавапны төркемнәрдә эшләп табалар).

Төркемнәрдә эш:

1 нче төркем. Хатын-кызның хокук һәм бурычларын санагыз.

2 нче төркем. Ир-атның  хокук һәм бурычларын санагыз.

3 нче төркем. Ир һәм хатынга йөкләнгән  бурычларны санагыз.

- Безнең илдә хатын-кызларның – 80, ә ирләрнең 60% өй эшләрен ир белән хатын бергәләп  эшләргә тиеш дип исәпли; ә хатын-кызларның  - 17 һәм ирләрнең 31 % традицион карашларны уртаклаша. Ирләр савыт-саба юуда (57%), фатирны җыештыруда (57%), ашамлыклар сатып алуда һәм счетлар буенча түләүдә (67%)  ешрак булыша. Ләкин гаиләләрнең фәкать 7-10 % гына алар хатын-кызларны бу эшләрдән тулысынча азат итә.

Гаиләле ирләр һәм хатын-кызларның яртысыннан артыгы тарафыннан алга сөрелгән тигезлекне формаль түгел, ә чын тигезлек дип саныйсызмы? Җавабыгызны дәлилләгез.

V. Йомгаклау.

1. - Гаилә хокукы нәрсә ул?

- Балаларның хокукларын санап чыгыгыз?

2. Өй эше.

Телдән җавап бирергә.

 - Гаилә кодексы, балалар хокуклары конвенциясен төзесәгез, тагын нәрсәләр өстәр идегез? Балалар ата-аналарын нәрсәгә өйрәтә алалар?

 - Укыган китапларыгы, караган фильмнарыгыздан гаилә тормышына  кагылышлы нинди дә булса  катлаулы эпизодны искә төшерегез, аны гаилә хокукы күзлегеннән чыгып аңлатыгыз?

- Дәреслектәге § 15 кә нигезләнеп, никах килешүе төзегез (язма).

3. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект занятия 9класс по трудовому воспитанию подростков "Ребячья усадьба"

Занятие по трудовому воспитанию  "Ребячья усадьба" Эпиграф занятия "Все работы хороши -выбирай на вкус"Воспитаники разделены на две команды.Столы расположены  друг против  друга.Отдель...

план конспект урока-9класс

открытый урок по физкультуре-баскетбол в 9классе...

План - конспект урока по волейболу в 9классе

Урок на совершенствование основных приемов.С применением их в учебной игре....

План-конспект по теме "Проблемы подростков" 9класс

Разработанный конспект урока по теме "Проблемы подростков"...