Татарстан Конституциясенә 25 ел
творческая работа учащихся по обществознанию (10 класс) на тему

Каримова Кадрия Фаиловна

Укчыларны  Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштыру, мәгънәләрен ачыклау. Татарстан  Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге белән таныштыру. Кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштыру. Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшерү. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konstitutsiya_25_el.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

Олы Урсак муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе

Конкурс өчен сочинение:

                                                             Эшне әзерләде- Кәримова Исламия,

                                                                                        10 нчы сыйныф укучысы

                                                             Җитәкче- Каримова Кадрия Фаиловна,
                                                                                тарих   укытучысы                                                                                                                              

2017 ел

            Тема. Татарстан  Конституциясенә 25 ел.

           Максат: Укчыларны  Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштыру, мәгънәләрен ачыклау. Татарстан  Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге белән таныштыру. Кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштыру. Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшерү. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

          Укучылар белергә тиеш:

 -яңа өйрәнгән төшенчәләрне әйтә һәм куллана;

 - кешеләрнең хокукларын, бурычларын  әйтә;

 -Дәүләт символларына (герб, флаг, гимн)билгеләмә бирә;

Җиһазлау :  презентация, РФ һәм ТР Конституцияләре, Россия һәм Татарстан  дәүләт символлары  белән стендлар, флаг модельләре, Россия Дәүләт гимны mp3

         

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Исәнләшү.
  •  Хәерле көн,укучылар. Бүген  безнең класс сәгатенең темасы  “Татарстан  Конституциясенә 25 ел”   дип аталачак.

    II. Актуальлләштерү. 

  • Укучылар, һәр кешенең туган җире була. Ул аның туган өе, урамы, авылы. Ә сезнең туган авылыгыз ничек дип атала?  
  • Олы Урсак, Кече Урсак, Бушанча, Чүкри
  • Әйе, укучылар. Авыллары турында Исламия,Гөлназ, Алинә һәм Азалия  сөйләр.
  • Безнең  авылыбыз бик матур. Аның урамнары озын, иркен.Тирә-ягын иген кырлары чорнатып алган.  Болыннарда җәй коне рәхәтләнеп җиләк җыябыз.Авылыбыз яшеллеккә күмелеп утыра.
  • Ә туган авылыбыз кайсы районга керә? .
  • Кайбыч районына
  • Әйе. Ә без яши торган Республика  ничек атала.
  • Татарстан Республикасы.
  • Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?
  • Казан.
  • Молодцы, укучылар.
  • Һәрбер кешенең туып-үскән җире –аның Кече Ватаны дип атала. Безнең туган илебез менә шундый кечкенә өлешләрнең җыелмасыннан тора да инде. Ул гаять  зур һәм бик матур. Һәм кеше өчен әнисе кебек берәү генә һәм кадерле.
  • Безнең туган илебез ничек дип атала?
  • Россия.
  • Әйе, без Россия Федерациясендә яшибез. Безнең дәүләтебез Россия Конституциясендә шулай дип язылган.
  • -Укучылар, без яшәгән Татарстан Республикасы  да  шулай ук дәүләт. Аның да үз Конституциясе, Президенты, дәүләт символлары, башкаласы бар. Татарстан Республикасы гражданины берүк вакытта   РФ  гражданины    да булып тора.  
  • Конституция нәрсә дигән   сүз соң? Бүген без сезнең белән Татарстан Конституциясе турында сөйләшербез.

  1. Яңа белем һәм төшенчәләр бирү.
  1. Билгеләмә бирү.  Конституция- илебезнең Төп Законы. Закон- ул үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр җыелмасы. Ул кагыйдәләрне Россиядә яшәүче  һәрбер кеше үтәргә тиеш. Мәсәлән, мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләр бар. Сез  аларны үтәмәсәгез, мәктәптә тәртип булмас иде. Уеннар уйнаганда бер уен кагыйдәсен бозсагыз да, уен барып  чыкмас.  Әгәр Конституциядәге законнар үтәлмәсә, илдә дә тәртип булмас иде.  
  2. ТР Конституциясе ничек барлыкка килгән соң? 

           Башта Конституцияне галимнәр язганнар.Аннан соң Татарстан гражданнары  аны укыганнар, газета һәм телевидение аша  фикер алышканнар. Кайбер кагыйдәләрне Конституциядән сызганнар, өстәгәннәр, үзгәрткәннәр.     Шулай итеп, 1992 нче елның  6 ноябрь аны кабул иткәннәр. Һәм бу көн Халыкара бәйрәмгә әйләнгән. Быел 6 ноябрьдә ТР Конституциясе кабул ителүгә 25 ел була.    (Гражданин -Россиядә туган һәм анда даими торучы кеше. Сез дә - Россия дип аталган зур дәүләтнең яшь гражданнары.)

Элек тә Конституцияләр кабул ителгән. 

Европада иң беренче Конституция 1791 елның 3 маенда Польшада кабул ителә. Безнең илдә беренче һәр Конституция илнең йөзе, анда әлеге илгә хас үзенчәлекләрне күрергә була. Конституция 1918 елда кабул ителә. Анда рәсми рәвештә кешеләр тигезсезлеге беркетелә.

Татарстанның беренче Конституциясе проекты 1926 елда кабул ителә. Әмма ул закон көченә керми, чөнки аны Россия хакимияте расламый.

 Россиянең бүгенге Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык референдумы нәтиҗәләре буенча кабул ителә.

Татарстанның бүгенге Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә.

    3)   ТР Конституциясендә нәрсә әйтелгән соң? 

         -ТР Конституциясендә Татарстан гражданнарының хокуклары һәм бурычлары чагылган. Бала туганда ук аның хокуклары була.  Алар арасында иң мөһиме :

     -бала тормышка, ата- ана кайгыртуына, гражданлыкка, белем алырга, медицина ярдәменә, иреккә;  хезмәткә хокуклы. 18 яшегез  тулгач сез Конституциядә язылган барлык хокукларга да ия буласыз.

            Кешенең хокукларыннан тыш , бурычлары да бар. Без:  

       - дәүләт законнарын үтәргә тиеш.

       -  башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә;

  • Ватанны сакларга;
  • салым түләргә;
  • балаларны тәрбияләргә;
  • табигатьне, тарихи  һәм мәдәни һәйкәлләрне сакларга тиешбез.

  1. Татарстанның  идарә итү системасы.

- Конституция дәүләт белән идарә итү системасын билгели. Безнең дәүләтебез белән кем идәрә итә? 

- Президент.

-Безнең Президентыбыз кем?

-Р.Н.Минниханов.

-Президент эшкә керешкәнче, ант кабул итә.

-ТР Конституциясендә безнең   башкала да билгеләнә. Татарстанның башкаласын атагыз.

-Казан.

  1. Татарстанның  символикасы.

-ТР Конституциясе законы нигезендә  илебездә дәүләт символлары да раслана..

-Укучылар , сез нинди  дәүләт символларны беләсез? Искә төшерик әле.

-Герб, флаг, гимн.

  - Символлар –шартлы билгеләр һәм сурәтләр. Дәүләт символлары дәүләтнең һәм аның халкының тарихын чагылдыралар.

      Герб   турында    Фирүзә сөйли

     -  Герб- һәр дәүләтнең төп символы, аның эмблемасы. Ул байракларда, печатьләрдә, акчаларда, документларның (паспорт) бланкларында сурәтләнә. Дәүләт гербында   ак барс сурәтләнгән.  Аның башы  яшәгән халыкларының бердәмлеген символлаштыра. Барсның тәпие - дәүләтне саклаучы һәм аның бердәмлеген тәэмин итүче куәтле хакимият билгеләре. Канатлары изгелекнең  явызлыкны җиңүе, халыкның  үз азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзер тору символы.

Флаг  турында Азалия сөйли:

    - Һәр дәүләтнең аерымлык билгесе, аның азатлыгы, бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлеге символы- Дәүләт флагы. Татарстан флагы  яшел,ак, кызыл төсләрдәге өч горизонталь буйдан тора. Дәүләт флагы илебезнең хакимият  һәм идарә органнары, илчелек биналары өстендә җилферди. Аны дәүләт бәйрәмнәре , тантаналы чаралар вакытында  да эләлә .Спорт уеннары вакытында стадионда да күрәбез. Флаг- изге әйбер, һәм без аңа хөрмәт, ихтирам белән карарга тиешбез.

Зәринә гимн турында сөйли: 

    -  Дәүләт хөрмәтенә язылган  тантаналы музыкаль әсәрне гимн дип атыйлар.” Гимн “ сүзе грекча “тантаналы мактау җыры” дигәнне аңлата. Аның музыкасы һәрвакыт тантаналы, күтәренке рухлы, хисчән яңгырашлы.Дәүләт гимнының авторлары- композитор Рөстәм Яхин һәм Рамазан Байтимеров. Гимн тантаналы бәйрәмнәр вакытында, мөһим чаралар башланыр алдыннан, спортчылар халыкара ярышларда җиңгән очракларда яңгырый. Гимн башкарылганда бар кеше дә баса, ирләр баш киемен салалар.

          Укытучы сөйли:        

        -Укучылар , без яшәгән Татарстан Республикасы  да  шулай ук дәүләт. Аның да үз Конституциясе, Президенты, дәүләт символлары, башкаласы бар. Татарстан Республикасы гражданины берүк вакытта   РФ  гражданины    да булып тора.  

        III. Рефлексия.  Викторина.

         1) Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Биремнәрне үтиләр. 1 класс укучысына индивидуаль эш бирелә (бирелгән рәсемдәге байракны буйый)(кушымта)

1 төркемгә биремнәр :

      -  Безнең илебез ничек атала?

    - Сезнең  республика башкаласы нинди шәһәр?

    -Дәүләт белән кем идарә итә?    

    -  Конституция нәрсә ул?  

    -  ТР  Конституциясе туган ел?    

    -  Татарстан гражданинының   нинди хокуклары бар:

    - Нәрсә ул символ?

     -Татарстан Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнелгән?  

     -Татарстанның Дәүләт флагының төсләрен атагыз.

     -“Гимн” сүзе нәрсәне аңлата ?    

2 төркемгә биремнәр:

    -Син яшәгән Республиканың исеме ничек?

    -Кайсы шәһәрТатарстанның башкаласы булып тора?

   -Татарстан президентын атагыз.

    -Закон- нәрсә ул?

   -  РФ  Конституциясе туган көн?

   -Россия гражданинының   нинди бурычлары бар:    

  - РФ символларын ата.

 - Россия Дәүләт гербын кайда күрергә мөмкин?

 -Татарстан Республикасының  Дәүләт флагының төсләрен атагыз.

 - Тантаналар вакытында гимны  ничек тыңлыйлар?

2) Укучыларның җавапларын тыңлау.

   IV.Йомгаклау.

   Укучылар, дәресебез  ахырына якынлашты.

  -Без бүген  сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

  -  Т Р  Конституциясе туган ел ничәнче елда кабул ителгән?

 -   ТР  Конституциясен кабул иткәнгә быел ничә ел була?

  Ә хәзер  дәресне ТР гимны белән тәмамлыйбыз.

   Укучыларга бүләккә Татарстан флагы моделе бүләк ителә.

   Дәрес тәмам.

     

                           Кушымта.

Татарстан флагы итеп буярга.

                        Кайбыч  муниципаль районы
          Зур Русак урта гомуми белем бирү мәктәбе


               Конкурс өчен сочинение:

             “ Мин ришвәтчелеккә каршы ”

                                                               

                                                             Эшне әзерләде- Гыйлметдинова Гөлназ,

                                                                                        8 нчы сыйныф укучысы

                                                                              Кайбыч  муниципаль районы

                                                                                         Зур Русак урта гомуми

                                                                                                белем бирү мәктәбе

                                                              Җитәкче- Каримова Кадрия Фаиловна,
                                                                                тарих   укытучысы                                                                                                                              

                                               

                                                      2017 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация

6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

"Минем гүзәл Татарстаным". (Мой край родной Татарстан ) (Классный час в 9 а классе)

"Минем гүзәл Татарстаным"    (Мой край родной Татарстан)  (Классный час в  9 а классе)...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...