Болгавыр заман
план-конспект урока по истории (10 класс)

Гимадиева Гульчачак Исмагиловна

Болгавыр заман

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bolgavyr_zaman_singapur.doc85.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Сатмыш гомуми (урта) белем бирү мәктәбе

 

ТАРИХ 10 СЫЙНЫФ

Тема:

“Болгавыр заман”

Сингапур методикасы ярдәмендә төзелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

ТӨЗЕДЕ: Сатмыш гомуми (урта) белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гимадиева Гөлчәчәк Исмәгыйль кызы.

2013 ел.

Максат:

- Укучыларны Болгавыр заман башлануының сәбәпләре, ул елларда идарә итүчеләр белән таныштыру.

- Укучыларны тарихи вакыйгаларга дөрес бәя бирергә өйрәтү.

- Укучыларда фикер алыша, бәхәсләшә белү, үз фикереңне нигезли белү күнекмәләре булдыру.

- Тыңлап аңлау, аңлап сөйләү  күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итәргә, белем алырга өйрәнү.

Жиhаз: схемалар, таблицалар, проектор, экран, компьютер, интернет-ресурслар, тест, презентация.

Дәрес тибы: информацион-коммуникатив технологияне кулланып яңа тема аңлату.

Өйрәтү методикасы: проблемалы сораулар аша әңгәмә.

Дәрес планы.

  1. I.   Оештыру моменты. (Слайд 2) 1 минут
  • Исәнмесез, хәерле көн.
  • Әйдәгез, укчылар, бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

- “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, - диләр. Без үзебезнең тырышлыгыбыз, белемнәребезнең ныклыгы белән максатыбызга ирешергә тиешбез. Хезмәттә, укуда һәр кеше барлык көчен куеп тырышып хезмәт итсә, укыса гына  зур үрләр яулаячак. Мин сездән бу дәрестә, зур тырышлык сорыйм. Уңышлар сезгә.  

  1. Өй эшен тикшеру. 10 минут

Таймд Раунд Робин (Timed Round Robin – билгеле вакыт эчендә әйләнә буенча һәр укучы үз фикерен әйтеп чыга).

-Укучылар, без сезнең белән үткән дәрестә Иван Грозный дәвере хакында сөйләшкән идек. Әйдәгез әле укучылар үткән темада өйрәнгән материалларны искә төшерик. Нинди вакыйгалар, даталар истә калды? Яныгыздагы иптәшегез белән фикер алышыгыз. Так санда утыручылар башлый.  (Әйләнә буенча һәр укучы үз фикерен әйтә. Һәр укучыга 30 секунд. Берничә укучының җавабын тыңлау, иптәше нинди фикердә шуны белү.

Тэйк Оф-Тач Даун (Take off-Touch down – «бас-утыр» - укучылардан ниндидә булса информации алу). (Слайд 3)10 минут

- Ә хәзе укучылар мин әйткән җөмләләр белән килешәсез икән басабыз, юк икән урыннарыбызда утырабыз. (Дөрес җавапларны билгеләү).

  1. Иван Грозный 1533-1584 елларда идарә итә. (Әйе, укучылар басалар).
  2. Иван III Иван IV нең әтисе була. (Юк, укучылар урыннарында утыралар).
  3. Явыз Иванның җиденче хатынының исеме Елизавета. (Юк, укучылар урыннарында утыралар).
  4. 1547 елның 16 гыйнварында Мәскәү Кремленең Успение соборында Иван IV гә тантаналы төстә таҗ кидерү чарасы уздырыла. (Әйе, укучылар басалар).
  5. 1556 елда Казан ханлыгын Россия дәүләтенә кушалар. (Юк, укучылар урыннарында утыралар).
  6. Үз сәясәтен уңышлы алып бару өчен, Иван Грозный дәүләтне өч кисәккә бүлә. (Юк, укучылар урыннарында утыралар).
  7. Явыз Иван белән Анастасия Романовнаның улы Фёдор Иоаннович үз атасына охшаган була. (Юк, укучылар урыннарында утыралар).
  8. 1590-1595 елларда Швеция белән сугыш алып барыла. (Әйе, укучылар басалар).
  9. Россиядә китап басу эше 1540 еллар тирәсендә була. (Юк, укучылар урыннарында утыралар).
  1. Төп этапта - булачак актив эшкә әзерлек. 15 минут

Микс Пэа Шэа (Mix Pair Share – көй яңгырый, укучылар  урыннарыннан торып урындыкларын эчкә этәләр дә бүлмә буйлап хәрәкәт итә башлыйлар. Көй туктагач укучылар парлашалар, бирелгән тема буенча Тайм-Пэа-Шэа кулланып фикер алышалар).

1 сорау: Болгавырлыкка этәргеч булган сәбәпләр нинди? (10 секунд) Фикерләр алышабыз. Сары чәчлеләр башлый. 20 шәр секунд.

(Укытучы берничә укучының фикере белән кызыксына, иптәше нинди фикердә икәнен сорый. Укучыларның белемнәрен тулыландыра.)(Слайд 4)

XVI-XVII гасырлар чигендә Россиянең хәле бик начар була. Явыз Иванның опричнина сәясәте ил өстенә авыр йөк булып төшә. Хуҗалык җимереклек хәленә килә. Озакка сузылган уңышсыз Ливон сугышы да (1558-1583) ил җимереклегенә этәрүче бер сәбәп була. Күп кешеләр, әлеге сугыштан качып, дәүләтнең көньяк чикләренә юнәлә һәм, шулай итеп, казаклар рәтен тулыландыра. Анда ризасызлык һәм бунтарьлык рухы көчәя. Шулай ук дворяннар да үз хәлләреннән канәгать булмыйлар. Вак һәм урта хәлле алпавытлар качкын крестьяннарны эзләп табу өчен куелган чикләүле елларны бетерүне таләп итәләр, ягъни крестьяннарны тулысынча җиргә беркетергә, җирләрне үз биләмәләренә әверелдерергә телиләр. Алар дәүләт эшләрен хәл итүдә дә күбрәк катнашырга омтылалар.

Җыелып килгән проблемалар илдә унбиш елга сузылган буталчыклык һәм җимереклек хәлен китереп чыгара. Тарихта аны Болгавыр заман, яки Фетнәле еллар, Болгавырлык, русча – Смута дип атыйлар.

Болгавырлыкның төп сәбәпләреннән берсе XVI гасыр ахырында килеп туган династия кризисы була.

(Көй яңгырый, көй туктагач укучылар яңадан парлаша)

2 сорау: Патша улы Дмитрийның үлемен исегезгә төшерегез. (10 секунд) Фикерләр алышабыз. Кыска буйлылар башлый. 20 шәр секунд.

(Укытучы берничә укучының фикере белән кызыксына, иптәше нинди фикердә икәнен сорый. Укучыларның белемнәрен тулыландыра.)

        Явыз Иван үлгәч, аның ике улы кала. Фёдор исемле олы улы яңа рус патшасына әверелә. Кече улы Дмитрийга әле яшь ярым гына була. Аңа Углич шәһәрен биләмә итеп бирәләр. Сабыйның әнисе Мария Нагая белән бергә шунда озаталар. Патша улы Дмитрий тумыштан ук эпилепсия чиреннән интегә. Кисәк-кисәк ул авыру өянәге тотып ава торган була һәм көзән җыерудан газаплана.

        1591 елның 15 маенда Углич халкы үзләрен шәһәрнең үзәк мәйданына чакыручы чаң авазын ишетә. Әнисе белән патша улы яшәгән йорт ишегалдында зур бәла булуы ишетелә. Тәрбияче кычкырган авазга йөгереп чыккан Мария Нагая улының канга батып җирдә ятуын күрә һәм, аны суйганнар дип, ачыргаланып кычкырып җибәрә. Әлеге җинаятьне кылуда шик астына эләккән һәркемне, патшабикәнең туганнары коткысы белән, шәһәр халкы шунда ук үтерә. Озакламый Угличка бояр Василий Иванович Шуйский җитәкчелегендә махсус комиссия килеп төшә. Ул үткәргән тикшерү буенча, малай пәке белән уйнаган һәм өянәге килеп ауганда пәкегә эләккән дә муенындагы ярадан үлеп киткән. Әмма халыкта патша улып Борис Годунов кешеләре үтергән дигән имеш-мимешләр тарала.

        Ничек кенә булмасын, Дмитрийның үлеме Борис Годуновның хакимияткә юлын җиңеләйтә. Фёдор патшаның варислары калмый, һәм Рюриковичлар династиясе бетә.

(Көй яңгырый, көй туктагач укучылар яңадан парлаша) (Слайд 5)

3 сорау: Болгавыр заман нинди вакыйгадан башлана? (10 секунд) Фикерләр алышабыз. Озын буйлылар башлый. 20 шәр секунд. (Укытучы берничә укучының фикере белән кызыксына, иптәше нинди фикердә икәнен сорый.)

        1598 елда патша Фёдор Иоаннович дөнья куя. Борис Годуновка киң юл ачыла. Земский собор аны патша дип игълан  итә. Рус тарихында беренче тапкыр патша тәхеткә нәсел буенча түгел ә сайлап кую нигезендә килә.

        Годунов үз ягына күбрәк халыкны җәлеп итәргә тырыша. Мәскәүлеләрне атна буе сыра һәм ачы бал белән сыйлыйлар. Боярлар һәм дворяннарга хезмәт хакларын өч тапкыр арттыралар. Күп санлы тоткыннарны төрмәләрдән чыгаралар. Үлем җәзасы юк ителә.

Патша тәхетенә күтәрелү тантанасы вакытында Борис Годунов: “Ходай шаһит! Мин патшалык иткәндә, беркем ярлы һәм хәерче булмас!”- ди, ә аннары, күлмәк якасына ябышып: “Менә бу соңгы күлмәгемне дә бүлешәчәкмен”, - дип өстәп куя. Әмма бу вәгъдәләрне үтәү җиңел булмый.

1601 елда илдә коточкыч корылык була. Алдагы ике елда да игеннәр уңмый. Икмәк бәяләре йөз тапкырдан да күбрәккә арта. Кешеләр эт һәм мәчеләрне тотып ашый, агач кайрыларын кимерә, хәтта кеше ашау очраклары да була. Өстәвенә йогышлы авырулар да тарала.

Ил буйлап ач кешеләр төркеме тарала. Әле тегендә, әле монда халык чуалышлары башлана. Атаман Хлопок Косолап җитәкләгән казаклар, холоп һәм крестьяннар восстаниесе (1603-1604) аеруча зур була. Аны көч-хәл белән генә туктатуга ирешәләр. Әмма халыкның ризасызлыгы арта гына. Бөтен бәлаләрдә патшаны гаеплиләр. Борис тәхеткә хак юл белән килмәде, патша улы Дмитрийны харап итте, хакимияткә нәсел буенча түгел, ә сайлау юлы белән иреште. Игеннәр уңмау һәм йогышлы чирләрне халыкның законсыз патшаны кабул итүе өчен җибәрелгән бәла дип атыйлар. Әмма бу патша законсыз икән, димәк, кайдадыр патша нәселеннең чын вәкиле яшәргә тиеш бит. Кешеләр Годуновка алмашка килергә әзер торучы рәхимле патшага ышаналар.

  • Парларыбызга рәхмәт әйтәбез дә үз урыннарыбызга утырабыз.

- 7 сыйныфтан алган белемнәрегезне файдаланып, тубәндәге сорауларга җавап бирегез. (Группаларда фикер алышалар. Һәр укучыга 20 секунд). 4 минут

- Болгавыр заман ничәнче елларны үз эченә ала? Ул елларда кемнәр идарә иткәннәр?  (1598-1613 еллар. Борис Годунов (Слайд 6), Ялган Дмитрий I (Слайд 7), Василий Шуйский (Слайд 8), Ялган Дмитрий II (Слайд 9), Җиде боярчылык (Слайд 10), Ялган Дмитрий III (Слайд 11), Михаил Романов (Слайд 12). Һәрбер укучы берәр идарә итүче турында сөйли).

  1. Белемнәрне ныгыту. 3 минут
  • Ә хәзер укучылар мин һәрбер төркемгә дә биремнәр таратам. Командагыз белән дәреслектән файдаланып, шул биремнәргә җаваплар әзерлибез. 2 минут вакыт.

Тест

А өлеше.

А1. Түбәндәге даталар кайсы вакыйгаларга туры килә?

  1. 1602 ел (Речь Посполитаяда ялган патша пәйда була)                 
  2. 1605 елның гыйнвары (Добрыничи авылы тирәсендә Ялган Дмитрий I гаскәре тар-мар ителә)                     
  3. 1605 елның апреле (13 апрелендә Годунов кинәт үлеп китә)
  4. 1605 елның июне (Ялган Дмитрий I тантаналы төстә башкалага керә, ә бер айдан патша таҗын кия)
  5. 1606 елның мае (Василий Шуйский җитәкчелегендә боярлар Ялган Дмитрийга каршы заговор оештыралар. 17 майда ялган патшаны үтерәләр)                           

А2. Борис Годуновның патшалык итүе?

  1. 1598-1605              
  2. 1598-1604                      
  3. 1597-1600
  4. 1598-1600                  

А3. Болотников хәрәкәте кайсы елларда булган?

        1. 1605-1606

        2. 1606-1607

        3. 1607-1608

        4. 1608-1609

В өлеше.

В1.  Идарә итү тәртибендә языгыз.

                А. Ялган Дмитрий I

                Б. Василий Шуйский

                В. Борис Годунов

                Г. Ялган Дмитрий III

                Д. Җиде боярчылык

                Е. Михаил Фёдорович

                Ж. Ялган Дмитрий II

                З. Фёдор Иванович

1

2

3

4

5

6

7

8

З

В

А

Б

Ж

Д

Г

Е

В2. Вакыйга һәм даталарны дөрес итеп янәшә куегыз:

  1. 1610 ел, август

А. П.П. Ляпуновның һәлак булуы.

  1. 1610 ел, июль

Б. Җиде боярчылыкның поляклар белән шартнамәсе.

  1. 1611 ел, июль

В. Беренче ополчение төзелә башлау.

  1. 1611 ел, гыйнвар

Г. Василий Шуйскийны бәреп төшерү.

1

2

3

4

Б

Г

А

В

(Бирем hәр төркемдә берәү генә. Һәр укучы шушы бирем өстендә генә эшли. Эксперт-кузәтүче ролен укытучы башкара. Җавап кәнагәтьләндермәсә, янәшәдәге төркемнәргә юнәлешле сораулар бирелә).

  1. Укытучының йомгаклау сүзе. 2 минут

- Димәк, укучылар, без сезнең белән бүгенге дәрестә нинди  теманы өйрәндек? (Укучылар җавап бирә: Болгавыр заман)

- 1598 елда Рюриковичлар патша династиясе өзелә. Борис Годунов идарә итә башлый. Аның патшалык итүдәге уңышсызлыклары ялган патша килүгә этәрә. Ялган Дмитрий I авантюрасы Болгавыр заманның башлануын күрсәтә. Ул Мәскәү тәхетендә кала алмый һәм сарай перевороты нәтиҗәсендә үтерелгән беренче рус патшасы була. Болотников хәрәкәте патша хакимиятенең йомшаклыгын гына күрсәтеп калмый, ә Россиядәге төрле катлаулар арасындагы каршылыкларны да ачып сала. Бу моңа кадәр тиңе булмаган көчле хәрәкәт була. Болгавыр заманда үзләрен патша дип ялганлап йөрүчеләр күбәя. Ялган Дмитрий II хәрәкәте илне тәмам тарката. Россия территориясенә Речь Посполитая һәм Швеция гаскәрләренең басып керүе башлана. Рус иле алдында бәйсезлекне югалту куркынычы туа. Әмма халык үзендә Беренче ополчение төзерлек көч таба. Әлеге ополчение Мәскәүне поляк басып алучыларыннан азат итә башлый. Икенче ополчение Мәскәүне поляк баскыннарыннан азат итә. Җыелган земский собор Михаил Фёдорович Романовны патшалык итәргә сайлап куя. Россиядә Романовлар династиясе хакимлеге башлана.

VII. Рефлексия.

Тамга куеп дәрескә бәяләмә бирегез.

Миңа барысы да ошады_______

Миңа бернәрсә дә аңлашылмады_______

Миңа кызык булды_______

Миңа күңелсез булды________

Миңа җиңел булды________

VIII. Билгеләр кую.

IX. Өй эше.

П. 24-27 укырга, Болгавыр заманга карата презентация төзергә һәм якларга әзерләнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыл

дәрескә кирәкле материал...

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.Укучыларны эзләнү-тикшеренү эше  белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярд...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...