“Гражданин һәм сайлаулар”
классный час по обществознанию

Хайруллин Ринат Миннегаянович

Мероприятие проводится перед выборами, в рамках проекта Парлаиентский урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Материал на татарском языке50 КБ

Предварительный просмотр:

11 класс укучылары өчен  парламент дәресе.

Тема: “Гражданин һәм сайлаулар”

Хайруллин Ринат Миннегаянович,

 Мамадыш муниципаль районының

Урта Кирмән гомуми урта белем бирү

 мәктәбенең I  квалификацион категорияле

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Дәрес тибы:   интегральләштерелгән

Дәрес формасы:  катнаш

Дәрес максаты:

Белем бирү һәм гомуми үсешкә юнәлтелгән максатлар: өйрәнелә торган  тема буенча яңа төшенчәләр формалаштыру; демократик җәмгыятьтә сайлау хокукларының , сайлаучы хокукларының принципларын ачыклау; сайлау процессында сайлаучыларның ролен аңлату; укучыларны сайлау законодательствосы белән таныштыру; укучыларда хокукый нормаларны практикада куллану осталыклары формалаштыру.

Тәрбияви максатлар: актив гражданлык позициясе формалаштыру.

Төп төшенчәләр:федераль канун, сайлаулар, сайланучы, сайланучы хокуклары, актив сайлану хокукы, пассив сайлану хокукы, тигез сайлану хокукы, яшерен тавыш бирү, кандидат, политик партия.

Җиһазлар: компьютер, проекор, экран, интернет ресурслар.

Дәрес барышы:

1. Дәрес темасы буенча укучыларның белемнәрен актуальләштерү (2 – 3 мин.).

Укытучы дәрес максаты һәм биремнәрен билгеләп әйткән кереш сүз, укытучының чыгышы дәвамында укучылар белән эвристик аралашу кулланылырга мөмкин:

Гражданнарның сайлау хокуклары,

  • “РФ гражданнарының төп практик сайлау гарантияләре турында” Федераль канун;
  • “РФ Федераль җыелышының Дәүләт думасына депутатлар сайлау турында” Федераль канун;
  • “РФ президенты сайлаулары турында” Федераль канун.

Интернет-ресурс. Югарыда күрсәтелгән кануннарны карау.

Укытучы.

Сайлау хокукларының төп гарантияләре турындагы закон Федерация, аның субъектларына яисә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауның кагыйдәләрен урнаштыра. Шушы ук кагыйдәләр буенча башкарма власть главалары – Президенттан алып муниципаль берәмлек главаларына кадәр  сайланалар. Кыскартып әйткәндә , бу кагыйдәләр гражданнар тарафыннан сайланыла торган барлык власть органнары өчен бердәм.

2.Дәреснең төп өлеше.

Бирем 1.

Укытучы дәфтәргә дәреснең төп сүзен язарга тәкъдим итә - “сайлаулар”.

-Ә хәзер янәшәгә ассоциация буенча ике-өч төшенчә языгыз.

Укучыларның мөмкин булган җаваплары: идарә, дәүләт, халык, кандидат, сайлаучы, партия.

Бирем 2.

“Сайлаулар” төшенчәсенә сезнең аңлатмагыз.

Биремне үтәгәч укучылар интернеттан бу төшенчәнең Федераль кануннардагы аңлатмасын карыйлар. Үзләренең җаваплары белән  чагыштыралар, дәфтәрләргә язып куялар.

Бирем 3.

Укучыларга алдагы елларнын сайлау кампанияләре  турындагы видеоматериаллар тәкъдим ителә (кандидатларның сайлау алды чыгышларыннан фрагментлар,видеороликлар).

        1. Кемнең  сайлау алды чыгышлары:

- сезнең истә калды?

- эчтәлеге  һәм формасы буенча аңлаешлы һәм реаль булып тоелды?

- сезненчә, сайлаучыларның игътибарын ныграк җәлеп итте?

     2. Сайлаулар вакытында Россия Федерациясендә нинди проблемалар актуаль булган ? караган материаллар буенча нәтиҗә ясагыз һәм үзегезнен белемнәрегез белән тәңгәллек урнаштырыгыз.

    3. Әлеге сайлауларда сез кем өчен тавыш бирер идегез? Үзегезнең фикерегезне дәлилләгез.

3. Төп төшенчәләрне ныгыту (3-5 мин)

 Сайлау системалары – сәясәтчеләрне сайлауны оештыру белән, тавыш бирү һәм нәтиҗәләрен билгеләү ысулы белән,партияләр арасында мандатларны бүлешү белән бәйле булган үзгә бер сәяси институт.

     Сайлау системаларының төрләре:

1.  Мажоритар система. Мандат алу өчен закон белән билгеләнгән күпчелек тавыш алуны таләп итә торган тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләү ысулы.

2. Пропорциональ система. Һәр партиянең яуланган тавышларына пропорциональ рәвештә урын бүлешү принцибына  нигезләнгән тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләү ысулы.

 

  Россия гражданнары актив һәм пассив сайлау хокукларына ия.

Актив сайлау хокугы дип  гражданинның идарә һәм үзидарә органнарына сайлау хокугы торса, пассив сайлау хокугы булып әлеге органнарга сайлана алу хокугы тора. Үзенең актив сайлау хокугын тормышка ашырган гражданин сайлаучы дип атала.

Сайлау хокугы гомуми , тигез һәм туры була һәм яшерен тавыш бирү юлы белән тормышка ашырыла.

18 яшькә җиткән барлык гражданнарның да сайлау хокукына ия булуы сайлау хокукының гомүми булуын аңлата. Шулай булгач 18 яшь  - сайлау хокукына ия булуның иң кече яше.

   Сорау. Кемнәрне сайлау хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр?

Укытучының гомүмиләштерү сүзе.

Сайлау һәм сайлану хокукыннан суд тарафыннан хокукый сәләтсез дип табылган гражданнар да мәхрүм ителә. Ләкин тикшерү изоляторында тотылучы, әле суд карары чыгарылмаган гражданнарның тулы сайлау һәм сайлана алу хокукы саклана.

4. Дәрес темасы буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү.

Бирем 4.

  Укучылар алдына түбәндәге сорау куела:  ни өчен сайлауларда катнашу бик мөһим?

 

 Соруга җавап “мозговой штурм” рәвешендә алып барыла. Укытучы балалар җавапларыннан төп сүзләрне тактага язып бара. Соңыннан әлеге сүзләр әһәмиятлелеге буенча рәткә салына. Нәтиҗәне укучылар үзләре ясыйлар. Кирәк булса укытучы җавапларны тулыландыра.

 

 Тавыш бирү – илнең сәяси тормышында гражданнар катнашуның бер формасы. Сайлауларда әзрәк кеше катнашкан саен, илнең дәүләт политикасы азчылык мәнфагатен чагылдыра дигән сүз.

 Гражданнарның сайлауларга йөрүе кими икән, сау-сәләмәт җәмгыятьнең яшәве өчен кирәк булган ирекле инициатива сүнә.  Гражданнарның пассивлыгы, аларның сәясәттә катнашмавы компетентсыз, коррупцияләнгән җитәкчеләрнең хакимияттә калуына китерә, ә бу үз чиратында демогогиягә, авторитарлыкка юл ача.

  Экранга демоверсияләрдән биремнәр төшерелә.Укучылар фронталь формада җаваплар әйтәләр.

1.Төп рольне политик партияләр уйнаучы А дәүләтендә пропорциональ сайлау системасы яшәп килә. Әлеге системага хас булган билгене күрсәтегез.

  1) бердән-бер гомүми сайлау округы төзелә.

  2) сайлауларның икенче туры булачак.

  3) гомүми матбугат чараларында кандидатларның программалары бирелә

  4) сайлауларда күпчелек тавыш җыйган кандидат округта җиңеп чыгачак.

2. Сайлау системалары турындагы әлеге фикерләр дөресме?

А. Пропорциональ система барлык политик көчләр спектрын күрсәтә.

Б. Мажоритар система аз санлы партияләргә өстенлек бирә.

1. дөрес А

2. дөрес Б

3. ике фикер дә дөрес

4. ике фикер дә дөрес түгел.

3. Мажоритар системаның җитешсезлекләре турындагы фикерләр дөресме?

А. Илдәге сайлаучыларның күпчелеге хакимият органнарында вәкиллексез булып калырга мөмкин.

Б Илнең парламентында, кагыйдә буларак, политик партияләр һәм хәрәкәтләрнең барысы да урын алмаска мөмкин.

1. дөрес А

2. дөрес Б

3. ике фикер дә дөрес

4. ике фикер дә дөрес түгел.

4. Демократик җәмгыяттә сайлау системалары өчен мәҗбүри таләп булып нәрсә тора? Тиешле саннарны үсә бару тәртибендә языгыз.

1. милек цензы

2. альернативасыз сайлаулар

3. гражданлык цензы

4. ачык тавыш бирү

5. гражданнарның тавышының тигезлеге.

5. Өйрәнелгән материалны ныгыту.

1 вариант.

Миничыгыш әзерләргә: төрле социаль төркемнәрнең сайлауларда үз-үзләрен тотышын сыйфатлагыз.

2 вариант.

Миничыгыш әзерләргә: төрле социаль төркемнәрнең сайлауларда үз-үзләрен тотышы нинди сәбәпләрдән бәйле булырга мөмкин?

6. Дәрескә йомгак.

Дәрескә йомгак ясап укытучы, сайлауларның билгеле бер иҗтимагый тирәлектә генә уза алуына, аларның дәүләт үсешендә закончалыклы элемент  булуына һәм демократия индикаторын чагылдыруына басым ясый.

Дәрескә әзерләнү өчен әдәбият һәм чыганаклар.

  1. Россия Федерациясе Конституциясе.
  2. Татарстан Республикасы  Конституциясе.
  3. Законодательная техника: Научно-практическое пособие.-М.: Городец, 2000.
  4. Окуньков Л.А. Вето Президента. –М.: Городец: формула права, 1999.
  5. Морозов О.В. Перекличка времен //казань. 2006.
  6. Преподавание истории и обществознания в школе. 2007 №2, 2002 №2, 2004 №1.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Быть патриотом и гражданином

Разработка классного часа по актуальной проблеме. Как можно воспитывать чувство патриотизма и гражданственности. В классном часе принимают участие родители и учителя....

урок по теме "Гражданин.Права гражданина"

Урок по обществознанию в 11 классе. Изучение прав и обязанностей гражданина. Особо рассматривается  право граждан выбирать и быть избранными....

Урок литературы "Я - гражданин? Я - гражданин!"

Урок проводится после изучения творчества В. Маяковского. предусмотрено проведение индивидуальной и групповой деятельности учащихся....

Программа правового воспитания учащихся: «Гражданин Ямала – гражданин России»

Цель программы:повышение уровня правовой культуры школьников, воспитание законопослушного поведения и гражданской ответственности. Задачи программы:- обеспечить детей знаниями, навыками, ценностн...

Тест по теме "Права человека и гражданина РФ. Конституционные обязанности гражданина РФ" с ответами

Тест по теме "Права человека ии гражданина РФ" с ответами в формате ЕГЭ...

"Сайлаулар" темасына дәрес эшкәртмәсе

"Сайлаулар" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Права и свободы человека и гражданина (по Конституции РФ). Обязанности человека и гражданина. Воинская обязанность.

Презентация к уроку в 10 классе "Права и свободы человека и гражданина (по Конституции РФ). Обязанности человека и гражданина. Воинская обязанность.".Год: 2020 г.Документальное сопровождение...