Бала белән аралашу.
статья на тему

Гайсина Гузелия Гадельяновна

Бала белән аралашу -тәрбиянең бер сере.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Бала белән аралашу.125.11 КБ

Предварительный просмотр:

Бала белән аралашу — тәрбиянең бер өлеше

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/03/roditeli-i-deti.jpg

Бүгенге заманада эшләүче әти—әниләрнең балалары беләнсөйләшергә вакытлары бик аз кала. Әбит бала белән ата—ананың аралашуыбик мөһим әйбер. Чөнки бу –тәрбиянең бер өлеше. Һәм баланыңкечкенә чакта өйрәнгәннәре үскәч, аның характеры формалашуга дайогынты ясамый калмый.

Ә бала белән аралашуга ничек вакыткалдырырга? Тулырак мәгълүматнытүбәндәрәрк укыгыз:

Берничә файдалы киңәшкә тукталыйк.

Эштән кайтып, йорт эшләренә кереп киткәнче, бераз ял итеп алу кирәк. Эшегез нинди генә авыр булуга карамастан, көн саен бала белән булуга вакыт табу мөһим. Күпвакыт әти-әниләр эштән арып кайтып, балага үзе генә уйнарга кушалар. Шулай итеп, алар үзләре үк баладан читләшәләр. Ә бу алай булырга тиеш түгел.

Кызык өчен генә балагыз белән мөнәсәбәтләрегезгә читтән карап карагыз. Нинди авырлыклар бар, тәрбия бирүнең дөрес юлын сайладыгыз микән, сез аңа карата гаделме, нәрсәне үзгәртергә була? Бу сорауларга җаваплар бала белән үзегезне дөрес тоту, кыенлыклардан ничек чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Мәсьәләгә әти-әни буларак кына түгел, ә бала күзләре белән дә карарга өйрәнегез. Бу сезне балагыз белән тагы да ныграк бәйләр.

Һәр яктан да килгән балалар булмый. Бала булгач, сүз тыңламаулар да, ярамаганны эшләүләр дә булмый калмый. Шуңа күрә, бала ниндидер ярамаган гамәл эшләгән очракта, аны күпертергә кирәкми. Һәрбер вак-төяк саен баланы орышу дөрес түгел. Алайса ул үзен һәр җирдә «начар кеше» итеп хис итәчәк. Чыннан да дөрес булмаган гамәлләргә генә игътибар бирү зарур. Шулай итеп, баланың психикасына да, сезнең нервларыгызга да зыян килмәячәк.

Ата-аналар баланың үзләрен хөрмәт итүен тели. Ләкин балага да шундый ук мөнәсәбәт кирәклеген онытып җибәрәләр. Иң яхшысы − үзегезне бала урынына куеп карау. Еш кына әти-әниләр үз эшләре белән йөреп, балага мәхәббәт һәм кайгырту кирәклеген онытып җибәрәләр. Ә бу − бала үзен кирәкле итеп тою өчен бик мөһим әйбер. Моны матур, ягымлы сүзләр белән эшлиме ул, яисә эш-гамәлләре белән аңлатамы − һәр ата-ана үзе хәл итә.

Үзегезнең әти-әни булуыгыздан тәм табыгыз, бала белән булган һәр минутка сөенегез. Чөнки балалар бик тиз үсәләр һәм инде барысы да башкача булачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Төркемнәрдә эшләү – аралашу осталыгын үстерүнең нәтиҗәле чарасы.

Берәү өчен дә яңалык түгел, белемнәр бары аларны гамәлдә кулланганда һәм башкаларга тапшырганда гына тиз һәм сыйфатлы итеп үзләштерелә. Бу очракта белемнәр актуальләшә, конкретлаша һәм ныгытыла. Ә рус...

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

Бала белән аралашу - тәрбиянең бер өлеше

Бала белән аралашу - тәрбиянең бер өлеше...