Чыгыш
материал
Яшүсмер чорының үзенчәлекләре буенча. әти-әниләр җыелышы өчен чыгыш
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.13 КБ |
Предварительный просмотр:
Исәнмесез,хөрмәтле әти-әниләр! Сезне бүген яшәсмер чорының кайбер үзенчәлекләре,проблемалары белән таныштырып китәсе килә.
Яшүсмер чоры 11-16 яшкэ туры килә. 16яштэн сон яшлек чоры.
Яшүсмер чак кеше гомерендә аерым урын алып тора. Бу чор каршылыклы булуы, физиологик һәм психик үсештә зур үзгәрешләргә китерүе белән характерлы. Яшүсмер чак- тәрбиягә иң кыен бирелә торган вакыт. Шунлыктан без, әти-әниләр, бу чорга хас үзенчәлекләрне яхшы белергә тиеш.
Бу вакытта эчке бизләр тиз эшли башлый. Бигрәк тә гипофизның алгы өлеше эшчәнлеге арта. Аның гормоннары башка бизләргә тәэсир итә: матдә алмашы активлаша һәм үсештә кискен үзгәрешләр күренә. Гәүдә массасы бер елга кызларда 4 кг га, малайларда 7 кг. кадәр артырга мөмкин.
Буйга үсү 8 см. га кадәр була
Бу чорда сөякләр ныук үсә, мускулларның үсү темпы алардан калышаӘ кан тамырлары үсеше йөрәк үсешеннән күпкә калышы,нәтиҗәдә баш миенең кан белән тәэмин ителәе кими. Баланың хәтере начарая, игтибары кими, уку материалын үзләштерү сәләте түбәнәя. Шушы факторларга бәйле рәвештә яшүсмерләрдә кызып китә, уйламыйча сүз әйтү кебек сыйфатлар күренә башлый
Йөрәкнең күләме зураю аның ныграк тибә башлавына китерә. Ә кан юллары, күкрәк читлеге җитәрлек күләмдә үсмәгән була, нәтиҗәдә балаларда кан басымы күтәрелә, йөрәк кага, баш әйләнә, тиз ару һәм хәл бетү күзәтелә. Болар барысы бергә нерв системасын какшата. Яшүсмернең иң зур үзгәреше- аның җенси өлгереше. Кызлар 11 яшьтән 14 яшькә кадәр бу өлгерешне кичерә, ә малайларда ул 12-16 яшьләргә туры килә. Бу яшьтә кыз бала гәүдәсендә кискен үзгәрешләр сизә башлый. Ул бертуктаусыз үзен башкалар белән чагыштыра. Берәр кимчелек тапса, бик борчыла. Бала физиологик яктан өлгереп килсә дә, психик ягы әле өлгермәгән була. Шунлыктан, балага ипләп кенә интим тормыш кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.
1.Мин- зур!!! Үзен зур итеп хис итә, зурлар кебек яшәргә тели, әмма ничек яшисен белми.
2. Мин- мөстәкыйль!!! Әти-әнидән, гаиләдән читләшә башлый; дусларга тартыла.
3. Әйдәп баручы эшчәнлеге- аралашу.
4. Аның өчен иң мөһиме- дуслар фикере. Дуслар сүзе дөрес, ә әти-әни бернәрсә белми 5. Мин яратам!!! Беренче тапкыр гыйшык кичерүче бала газаплана, үз эченә бикләнә, яисә, киресенчә, “очып йөри” башлый.
6. Һәрбер тыелган җимеш татлы!!! Шушы яшендә балалар үзе өчен тыелган бөтен әйберләрне эшләп карарга омтыла. Сыра тыела- ни өчен??? Тәмәке тыела- ни өчен???
Яшүсмер чорында конфликтлар арта, иптәшләре белән, әти-әниләр белән
Яшүсмер көн саен стресс кичерә. Гаиләдә, мәктәптә, урамда... Тормыш – үзе бер зур стресс... Балаларыбыз кичерешләрдән, көтелмәгән хәлләрдән качып котыла алмый Әгәр балагызны игътибарсыз калдырып ,битарафлык күрсәтәсез икән,аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр “ рәтенә килеп эләгер . Бөтенесе дә ата – аналардан тора. “Җылы сүз таш эретә”, дип юкка гына әйтмиләр шул . Димәк ,конфликтларны чишү юллары.
1.Ягымлылык,мөлаемлылык.
2.Юмор ,мәзәккә борып җибәрү
3.Компромисс – юл куеп килешү
4.Арадашлык - -проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы
5.Үз гамәлләреңә бәя бирү
6.Бер – береңне аңларга тырышу
7.Фикер бердәмлеге
8.Мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү
Хөрмәтле әти-әниләр, балалар белән “Ни өчен укыйм?” дигән темага үткәрелгән анкета нәтиҗәләре белән танышып китегез.
2. Начар билгеләр өчен әти-әни орыша, шуның өчен укыйм.- 21%
3. Эшләгәндә җиңел булсын өчен укыйм.-21%
4. Әти-әниемә рәхәт булсын өчен укыйм.14%
6. Үземә ошый, шуның өчен укыйм.7%
8 . Күп яңалыклар беләм, шуның өчен укыйм. 37%
Хөрмәтле ата аналар, сез ничек уйлыйсыз? Сезнең балагызның мәктәптә проблемалары юкмы? Моны белү өчен без сезнең белән тест эшләп алырбыз. Билгеләмә белән риза булсагыз +, әгәр сезгә кагылмаса – куярга.
Хәзер + лэрне саныйбыз
1+
2-
3+
4_
5+
6-
7+
8-
9-
10+
8-10 балл. Сезнең балагызның мәктәпкә карашы яхшы. Аңа уку ошый
6-7 балл. Мәктәптә эшләр начар түгел,Мәктәпкә мондый карашны ныгыту өчен балагзның укуы белән кызыксынуыгызны, аның уңышларыны сөюнегезне белднреп торыгыз
4-5 балл Игтибарлы булыгыз! Балагызның мәктәптә барда тәртиптә түгел. Хәзер балагызны нәрсә борчуын ачыкларга кирәк
1-3 балл Балагызга сезнең ярдәм кирәк.Мәктәпкә аның карашы начар. Сәбәпләрен ачыкларга, укытучылар белән сөйләшергә кирэк.
Әлеге тема буенча сезгә берничә киңәш бирәсем килә.
Яратуга ,кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗлык – һәркемгә иң әһәмиятле кешелек ихтыяҗларының берсе.Димәк ,кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя.Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп ,без балаларыбыз белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз .Ә баланың үзе белән исәпләшү ,аңа мөрәҗәгать итү ,аны үсендереп җибәрә . Ул һәрнәрсәне төптәнрәк уйлый башлый . Димәк ,ул кемгәдер кирәк бит.Балага ярату ,мактау сүзләре бик кирәк .Урынлы мактау балага көч бирә ,аны яңа уңышларга дәртләндерә. ”Әле ярый син бар ! “,Син өйдә булганда нинди рәхәт “ ,Сине күрүемә шатмын ” дип йомшак кына кагылып ,сөеп ,иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә. Аны матур булганы ,яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел ,ә бала буларак кабул итәргә кирәк .Безнең иркәләүләребездән ,яратуыбыздан ,игътибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде.
1 нче киңәш. Баланың билгеләргә мөнәсәбәте.
- Начар билге алган өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.
- Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз.
- Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.
-Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү
1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...
Тукай ижаты буенча чыгыш
"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...

Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы)
Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр. Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүн...

Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"
Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру....

БРИ әзерлек эше буена чыгыш
Тарихи үткәнебезне барласак, милли мәгарифебезнең беркайчан да уңдырышлы җирдә чәчәк атып утырмаганлыгын күрәбез. Көл-туфракта авырлык белән тишелеп чыкса да, тапталган. Йолкынган, тамыры өзелгә...

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар. Педагогик киңәшмә чыгышы.
"Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар" дигән темага педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаштым....
