Моя педагогическая философия
материал по теме

Альмиева Фания Шайхутдиновна

Бу материалда минем  фикерләрем һәм хезмәтем турында  уйлануларым бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_flsfm.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик фәлсәфәм

Үзебез сайлаган язмыш. Гадәттә, язмыштан узмыш юк, диләр. Шуңа да үз язмышыңның хуҗасы булу күңелдә горурлык хисләре тудыра. Бигрәк тә, меңләгән язмышлар синең күз алдыннан, синең йөрәгең аша үтсә.

Укытучылариы икенче әти - әни, юл күрсәтүче, белем бирүче, үрнәк һәм өлге итеп саныйлар. Ә чынлыкта, укытучы - башкалар кебек үк кеше.Ул тылсымчы да, табиб та, бар яктан килгән идеал да түгел.Ул бөтен сыйфатларны үзенә сыйдырган шәхес.Яхшы укытучы илһам, бик яхшы укытучы белем бирә. Ә иң - иң яхшы укытучы бала үзе төшенсен өчен шартлар тудыра.

Кеше бәхете  өч нәрсәдән тора дип әйтәләр :

  1. Кемнән тудың ?
  2. Кемгә өйләндең ?
  3. Кемдә укыдың ? Чыннан да, бу- бәхәссез.

Укытучы һәр кеше тормышында бик тә зур урын алып тора. Кайберәүләр хәтта укытучы эзләп җир читенә дә баралар, кем Тибетка, кем Кытайга. Кешене нәрсәгә өйрәтәләр, аның тормышы шуннан төзелә. Бала, теле ачылып сөйләшә башлаганнан бирле, нидер белергә, эзләнергә омтыла. Иң элек аңа әти - әнисе ярдәм итсә, берникадәр вакыттан соң аның янәшәсендә укытучы пәйда була. Укытучы һөнәре гади түгел. Аңа күңел җылысы бирергә кирәк. Укытучы хезмәте бик катлаулы да.Чөнки ул һәркөнне баланы нәрсәгә дә булса өйрәтергә, һәр баланың йөрәгенә нәрсәдер җиткерергә тиеш. Кеше тормышының иң гүзәл чоры укытучы янәшәсендә үтә. Кызыксыну белән сиңа төбәлгән өмет тулы күзләрне күрү шатлык - куаныч, ышаныч өсти. Укучыларың сине яратсын, ихтирам итсен өчен башта үзең аларны яратырга, ихтирам итәргә кирәк. Ә балаларны яратмаган кеше алар белән эшли, уртак тел таба алмый.

Ә сез һәр педагогның укучыларын нәрсәгә өйрәтергә хыялланганын беләсезме соң ?

Юк, беренче чиратта белем түгел. Без балаларны чын кеше булырга өйрәтү турында хыялланабыз.

Укытучы өчен иң зур бүләк - ул үз эшеңнең нәтиҗәләрен, җимешләрен күрү. Синең фәнеңне яратсалар, белергә, өйрәнергә тырышсалар , синнән дә бәхетле кеше юк. Бик күп галимнәрне, зур талант ияләрен укытучылар укыткан. Бәлки нәкъ менә укытучылар аларның сәләтләрен күреп алып үсәргә, бөек үрләр яуларга ярдәм иткәннәрдер. Укыгучы ул - ниндидер фәнгә өйрәтүче, төшендерүче генә түгел, киләчәк буынны тәрбияләүче дә.Үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез. Димәк, безнең киләчәк үзебезнең кулларда.

Без укытучылар - мәктәпне тәмамлаганнан соң да укучыларыбызның язмышын күзәтеп торырга тырышабыз, алар өчен шатланабыз һәм борчылабыз. һәр укучыбыз уңышы өчен нинди горурлык кичерәбез!

Вакытлар үткән саен бар кеше дә мәктәп елларын сагыиып искә ала.Очрашулар уза, классташлар, яраткан укытучылар искә төшә. Бәлки кемдер укытучысына охшарга тырышып, балаларга белем бирәдер, кемдер ерак күк йөзеннән сәлам бирен үтәдер, бөек шагыйрь яраткан укытучысына багышлап, поэмалар иҗат иткәндер.

Ярты гасыр үтеп тә кемдер сине яратып, якын итеп искә төшерсә, сине сагынып туган мәктәбенә килсә, димәк, без юкка гына эшләмибсз, димәк инде синең укытучы миссияң үтәлгән дигән сүз.

Мин - укытучы. Үз эшемне җаным - тәнем белән яратып башкарам. Бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим. Кызым да минем юлны сайлап, укытучы һөнәрен үзләштерде. Димәк, безнең хезмәтебезне дәвам иттерүчеләр бар. Балалар - балкып янучы йолдызлар алар, ә аларның якты януы һәм киләчәккә юл күрсәтүе бездән, укытучылардан тора.

    Киләчәк безнең һөнәргә бәйле.Мин моңа бик нык инанам.Ләкин киләчәк турында бүгеннән кайгыртырга кирәк.Без XXI гасырга кердек – яңа технологияләр  һәм мөмкинлекләр гасыры, глобальләштерү ,төрле илләр , халыклар арасындагы хезмәттәшлек гасыры.

  Безнең җәмгыятнең киләчәге парта арасында утыручы укучы балалардан , аларның гражданлык позициясеннән , илебез язмышы өчен җаваплылык хисеннән тора.Һәм укытучы  моны аңлауда , киләчәккә юл күрсәтүдә ачкыч ролен үти.

   Мин мәктәпкә үсеп килүче буын белән янәшә булу өчен килдем.Кеше , әгәр үзенең тормыштагы максатын һәм аңа ирешү юлларын билгели алса ,шәхес буларак формалаша.Заман белән бергә атлап кына укытып һәм тәрбияләп була.Димәк , бу һәр вакытның үз рухы , үз әхләкый нигезе бар дигән сүз. Без ике вакыт – үткәннең һәм киләчәкнең чигендә торабыз.Без яңа гасырда нәрсә кыйммәтле булачагын белмибез , ә һәрчак нәрсә кыйммәтле булганын беләбез. Шуңа күрә укытучының төп максаты – белемле һәм тәрбияле кеше формалаштыру нигезендә нәрсә ятуын яктырту , тормышта чыннан да нәрсә кыйммәтле , мәгънәле булуын күрсәтү.

Яраткан һөнәрем, укучыларым мине бәхетле итә. Кемнәр генә юк минем укучыларым арасында. Математика фәнен дә укыталар, инженер-программистлар, врачлар.... Укучыларым миңа минем беренче укытучымны искә төшерәләр. Чиксез рәхмәтле күзләремне алдымда яткан фотога төбим. Гади, эчкерсез, шыпырт кына, дауламый-шауламый гына балаларга белем-тәрбия биргән укытучы апама сагынып һәм сокланып карыйм. Авыр хезмәтеңә мәхәббәт тәрбияли алгансың, йөрәгеңнән чыккан сүзләрне безнең йөрәкләргә күчергәнсең.

Яшьлегемә кире кайтам. Диплом тотып, канатланып мәктәпкә, класска кергәннәрем хәтередә.

- Булдырам!... Әйгерсең, хөрмәтле президентыбыз бу сүзләрне нәкъ безгә - канатлы яшьләргә әйткән. Әйе, без булдырабыз. Киләчәк укытучы кулында. Тәрбия һәм белем генә матурлыкны, дөньяны бөтен итеп саклар.

 Класстагы укучыларыма күз йөртәм. Олимпиадалар, конкурсларда катнашып алдынгы урыннар яулыйлар. Компьютер алар өчен берни түгел. Спортта алар алда. Көрәш дисеңме, йөгерү, чаңгыда чабу, теннис, шахмат, шашка, сәнгать дисеңме? Алар барысын да булдыра! Шөкер, әйләнә-тирәдә безнең хезмәт, безнең җимешләр. Минем йөрәгем шатлык һәм  күңелем әйтеп-бетергесез горурлык хисе белән тула.

Киләчәгебез өметле!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Моя педагогическая философия

Размышления по поводу......

Моя педагогическая философия

В материале описываются основные педагогические идей и система работы....

"Воспитание успехом. Концепция педагогической философии"

Методическая разработка может быть использована учителями, классными руководителями при организации учебного процесса, основанного на деятельностном подходе...

Эссе «Моя педагогическая философия».

Давным-давно зимой, а может летомИли когда тоскливый дождик моросилСвоей душой всем солнышком согретыйВ мое ты сердце лучик поместил. Учитель! (Гаджаева Айша,  4класс)...

Педагогическое эссе "Моя педагогическая философия"

Мировоззренческая и психолого-педагогическая позиция учителя....

Педагогическое эссе "Моя педагогическая философия"

Педагогическое эссе учителя английского языка "Моя педагогическая философия"...

Педагогическое эссе на тему: «Моя педагогическая философия».

Человек способен сделать путь великим, но великим человека делает путь.Конфуций...