Сагыну
статья (11 класс) на тему

Сагыну...

     Яши – яши генә тормышны аңлый, кешеләрне таныйсың. Акны карадан, дусны дошманнан аера белергә дә вакыт өйрәтә. Кечкенә чагымда : “ Әни ничек өйдәге әйберләрнең кайдалыгын белеп бетерә икән?!”- дип аптырый идем. Әтинең тырыш, үҗәт, үз сүзеннән кире чигенмәве, көч- куәте сокландыра иде. Кызурак канлы кеше булганга, безне дә (3 кызны) бер дә эшсез тотмады. Ахырдан бу күмәк эшләр түгәрәк өстәл артында уен – көлке белән тәмамлана иде. Марилардан отып кайткан җырын бии-бии такмаклый:

           Андрей кызы карагирҗе...

          Һай, синең зәңгәр күзләрең... (Кызганычка каршы, җыр истә калмаган.)

     ...Ә сабантуйлар... Авыл сабан туена чакырып, бөтен туганнарга хат язып сала ул. Төп нигез булганга, кайткан кунаклар безнең өйгә җыела. Әти – кунак җанлы кеше. Һәрберсенең күңелен күрә. Кайта алмаучысы булса, көзен, казлар суйгач, хәл белергә үзе чыгып китә. (Билгеле, авыл кешесе шәһәргә буш кул белән барып керә алмый.)

      Әйтерсең лә әле 2-3 көн генә элек Әтнә больницасында дәваланып ул ятмаган да, врачларның” иртән бу даруны, кичен тегесен эчәрсең” дигән күрсәтмәләрен алып кайтмаган.(Алланың рәхмәте белән, 25 елдан соң эпилепсия дигән бу зәхмәт суга аккан кебек юкка чыкты. Әти аннан соң 20 ел яшәде.)

     Үзгәреш җилләреннән соң, бикле өйләрнең ишекләрен ачып, дин халык арасына чыкты. Үләр алдыннан Гани бабай әтигә, әманәт итеп, муллалык эшен тапшырып калдырды. Авылдашының сүзе үтемле булдымы,әллә тагы да шул үҗәтлегеме - әти бу эшкә алынды. Арчага йөреп, Хөсния абыстайдан дин белеме ала башлады. ( Авыл белән район арасы 35 чакрым.)

      1777 елда салынган данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә ремонт эшләре башланып китте. Бу чакларда әтинең иңнәренә канат үсте, йөзеннән иман нуры китмәде

   . Шул көннәрнең истәлеге булган видеоязманы еш кабызып карыйм. Менә әти, тиздән мәчет  булачак мәдрәсәдә  ашкынып – ашкынып, ирләргә вәгазь укый. Ә кичә генә динне себереп түккән җәмгыятьтә яшәгән, күбесе мәчет  манараларын кисеп ташлауның шаһиты булган авылдашлар гына бик сүлпән басып торалар, икеләнүле карашларын әтигә төбәгәннәр.

    Ходаем, ничек курыкмыйча бу эшкә алынасың?! Кешеләр сине аңлармы?! Халык ышанычын яулау җиңел булмас бит! Ә сәламәтлегең?! Эшләргә мөмкинлек бирерме?(Бу елларда ул шикәр диабеты белән авырый башлаган иде инде.)

    Ходайның рәхмәте киң. Әтигә дә авылыбызның күрке бу мәчеттә эшләргә, авылдашлар белән уртак тел табарга  насыйп булган.Җыештыручы булмаганга, әни белән кечкенә сеңлебез Чулпаннан мәчетне гел юдыртып тору, сәдака акчаларына мәчеткә тузан суырткыч, магнитофон, китаплар өчен шкаф, мәет юу, төрү өчен кирәк- яракны алу; аларга киткән акчаны теркәп бару; зират чистартырга өмәләр ясау; килгән ирләрнең исемлеген  алу, уразаның беренче көнендә мәчеттә авыз ачтыру – бу эшләрне әти төгәл башкара иде. (Стройбригадада эшләгәндә дә, төрле колхоз эшләренә чыкканда да, үз янындагыларның хезмәт көннәрен генә түгел, хәтта хезмәт хакларын да ул яза иде.)

     ...Арчага йөреп, 3 ел эчендә дин белемен алып бетерде әти. Кызганыч, таныклыгын гына күрә алмады. 9 ай бик каты авырып, 65 яшен дә тутырмыйча, узган елның июль аенда арабыздан китеп барды.Соңгы көннәрендә нәселебез, безнең туганнардан кемнәр чыккан, алар ничек төрле якларга сибелгән – сүз шул хакта булды. Йөзеннән нур балкып торган, тормыштан зарлануны белмәгән кадерле кешебез шулай тыныч кына әни кулында сүнде. Юк, нинди генә авырулар кичерсә дә, язмыш тарафыннан кыерсытылса да, гомер буе көр, чишмәдәй саф күңелле булып калды ул.

    Үлгәннән соң әтине төшемдә яп-якты, ап-ак бер бүлмә эчендә күрәм. “Безнең өйгә мондый бүлмә каян килгән?”- дип сорыйм үзеннән. “Мин гомер буе төзедем моны!” – ди.

     Әти гүрдә дә үз аклыгын югалтмый, күрәсең. Безгә дә шулай яшәргә өнди... Исән чагында безне үз догасыннан калдырмады. Ә хәзер минем язмам аның рухына дога булып барса иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sagynu.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Кутуй "Сагыну" нәсере буенча дәрес

"Сагындым,бик сагындым сине Туган ил!" дәрес...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ...

Ачык дәрес "Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ"

7 нче сыйныфта үтеләсе Гадел Кутуйның "Сагын" нәсеренә дәрес эшкәртмәсе...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

Сагына халкым моңлы Сәйдәшен

Разработка внеклассного мероприятия...

Сагыну

Шигырь...