Авторская программа «Секреты речи» (“Укучыларның сәнгатьле сөйләмнәре өстендә эшләү ”)
методическая разработка на тему

Вагизова Гулия Наилевна

Рецензист  - доктор филологических наук, доцент Ахатова Зифа Фаритовна, ФГБОУ ВПО “НИСПТР”. За  авторскую программу  во Всероссийском конкурсе  программ внеурочной деятельности награждена дипломом 1 степени.  На моем Профиле сайта http://www.prodlenka.org      опубликована  данная работа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtor_programma.doc_2.doc111.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Укучыларның сәнгатьле  сөйләмнәре өстендә эшләү”  буенча

авторлык программасы

Төзүчесе: Вагыйзова Гөлия Наил  кызы,

 беренче  категорияле татар теле

 һәм әдәбияты укытучысы.

Рецензияне язучы:  филология фәннәре кандидаты, доцент  Әхәтова  Зифа Фәритовна \ФГБОУ  ВПО “НИСПТР”

02.10.2014 нче ел.

Аңлатма язуы

Авторлык программасы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагыйзова Гөлия Наил кызы тарафыннан күпьеллык эш тәҗрибәсенең нәтиҗәсе  буларак 5-11 нче сыйныф укучыларына яраклаштырылып эшләнелде.

Программаның актуальлеге

Беренчедән, сәнгатьле  сөйләм өстендә эшләү, баланың бик күп якларын ача:  үз өстендә эшләү, үзбәя, контроль, ихтыяр көченә тәрбияли, бәйләнешле сөйләм үсә, үз-үзен тотарга, оялмаска өйрәнә, аралашучанлыгы арта, чөнки ачык, сәнгатьле сөйләүчене һәркем тыңлый, хөрмәте арта. Бәлки баланың таланты да ачыла. Хәзерге замана балалары сәхнәне бик яраталар,  

Икенчедән, сәнгатьле уку тыңлаучыга юнәлдерелгән. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү ике юнәлештә барырга тиеш:

        - үзләре эмоциональ укырга;

       - башкалар укыганны кабул итәргә өйрәнергә.

Өченчедән, тыңлый белү шулай ук бик әһәмиятле. Тормышның үзендә дә нәкъ менә шул сыйфатлар җитми. Сөйләшүче әңгәмәдәшеңне аңларга тырышу, гомумән, кеше өчен кирәкле әйбер.

Дүртенчедән, сәнгатьле уку күнекмәләре укучының фикерләвен дә үстерә.

Программаның максаты укучыларның сәләтләрен ачу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру

Программаның бурычлары.

Мин әдәбиятны бик яраткан шәхес буларак,  баларда да кызыксындыру, ярату хисләрен тәрбияләргә һәм  әдәби әсәрләрне анализлау аша сәнгатьле укырга өйрәтергә тырышам. Әлбәттә, әдәби әсәрне анализлап кына сәнгатьле укуга ирешергә була дип уйлыйм мин.Чөнки әсәрнең асыл нигезен аңламый торып, бала берничек тә сәнгатьлелеккә төшенә алмый.Иң беренче чиратта, түбәндәге бурычларны нигез итеп алырга кирәк:

     - төрле жанрдагы әсәрләрне анализларга өйрәтү;

     - сәнгатьле уку серләренә төшендерү һәм аны практикада кулану.

Программаның төзелү принциплары:

-укучы, җитәкче һәм гаиләнең үзара тыгыз бәйләнеше;

-укчыларның шәхси һәм үсеш үзенчәлекләрен истә тотып, белем бирү һәм тәрбия эшенең  бердәмлеге;

-эшчәнлектә баланың үзе теләп катнашуы, кызыксынуы  күздә тотыла.

Предметара бәйләнеш

Курс барышында предметара бәйләнеш тормышка ашырыла, бу исә баланың гармонияле үсешен тәэмин итә.

Программаның эчтәлеге татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә  өстәмә материал  булып тора ала.

Программаның тәэмин ителеше.

Техник тәэмин ителеш: компьютер, мультимедиа, магнитофон, аудиоязмалар. Шулай ук матур  әдәбият үрнәкләре кирәк булачак.

Башка оешмалар белән бәйләнеш: мәдәният йорты, авыл һәм район, Яр Чаллы шәһәре китапханәләре,  мәктәп һәм район музейлары.

Программаны тормышка ашыру өчен төрле эш формалары күздә тотыла.

Үткәрү формалары:

1. Аралашу

2. Укуһәм анализ

3.Практикумнар

5. Бәйрәм һәм концертлар

6. Эзләнү-тикшеренү

7. Иҗади эш. Проект

Программа  өстәмә белем бирү буларак, 1 ел укытуны  күздә тотып эшләнелде, 34 сәгать исәбеннән, атнага 1 тапкыр үткәрелә.

Программаны тормышка ашыруда түбәндәге  педагогик принципларны үтәү шарт:

  • Милли үзенчәлек
  • Гуманлылык
  • Тарихилык
  • Рухилык
  • Мәдәнилек

Программаның эш этаплары.

I этап. Әдәби  әсәрләрне анализлау калыбын үзләштерү

II этап. Сәнгатьле уку өстендә эш

III этап. Укучыларның чыгышларын тыңлау.

           Сәнгатьле укырга әзерләнү, әсәрне уку процессы иҗат дип саналырга тиеш.Тик торганда гына бала укытучыны канәгатьләндерерлек итеп әйбәт укып китә алмый.Ләкин сәнгатьле укуның теориясе, закончалыклары белән даими таныша торгач, шуның өстенә көндәлек практик күнегүләр ясау нәтиҗәсендә аның аңында, үзәгендә сүз сәнгатенең рәтенә төшенү, тәмен белү процессы бара һәм ул көннәрдән бер көнне – бер елдан, ике елдан,бәлки, тагы да соңрак, үзенең эчке мөмкинлекләрен ачачак һәм аларны эшкә җигәчәк.     Сәнгатьле уку,  сөйләм культурасы — гомумкультураның аерылгысыз мөһим бер өлеше ул. Сөйләм культурасы фәне гомумтел белеменең бер тармагын тәшкил итә һәм үз фикерләреңне дөрес, төгәл, логик эзлеклелектә сөйли-яза белү, уй-тойгыларыңны күңелләргә үтеп керерлек итеп әйтү, туган телнең байлыгыннан иркен файдалана белү күнекмәләре булдыруны максат итеп куя. Сөйләм культурасы ул — иң беренче чиратта, сөйләм нормаларын үзләштерү: авазларны дөрес итеп әйтеп, лексик һәм грамматик чаралардан дөрес файдалану. Сүз, сөйләм осталыгына ия булу кешегә җәмгыятьтә үз урынын таба алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә яшь буынга тел гыйлеме мәсьәләләрен теоретик өйрәтү белән беррәттән, сөйләм культурасы күнекмәләрен бирү — заман таләбе.   

       Текстны кулга алганда без  кимендә ике  сорау куярга тиешбез:

                    -бу әсәрне башкалар өчен укып, нәрсә әйтергә телибез?

                   - анны ничек үтемлерәк итеп җиткерергә?

     Ничек итеп әйтү нәрсә әйтергә теләгәнеңне анык белгәндә генә мөмкин.

     Сәнгатьле укучының төп бурычы үзеңдә барлыкка килгән фикерләрне, хис - кичерешләрне, мөнәсәбәтне башкаларга җиткерергә омтылу.

       Сәнгатьле уку – авыр хезмәт. Тыңлаучы бу хезмәтнең бары тик нәтиҗәсен генә күрә.Тыңлаучы каршысына чыкканчы күпме эш башкарыла.

     Сәнгатьле укуның иң мөһим шарты- әсәрне бик тирән төшенгән булу. Берсүзсез, башта укытучының үрнәк укуы шарт.

      Әгәр дә укучы әсәргә тирән анализ ясый ала икән, димәк ул үзе дә сәнгатьлелеккә ирешәчәк.Укытучының   сәнгатьле укуы әсрне  анализлауны ачып жибәрә һәм  аның эчтәлеген аңлауга ачкыч булып тора. Ә укучының сәнгатьле укуы тикшерү процессын йомгаклый, анализлауга нәтиҗә ясый, әсәрне аңлауны һәм шәрехләүне практик гамәлгә ашыра.

Программаның эчтәлеге (34 сәгать).

1.Сәнгатьле сөйләм үрнәкләрен тыңлау (3 сәгать) Тыңланган чыгышлар  буенча фикер алышу.

2. Әдәби төрләрнең жанрларга бүленүе, анализ калыпларын булдыру (8 сәгать). Төрле жанрдагы әсәрләрне анализларга өйрәнү (эпик, лиро-эпик, драма, лирика жанрлары)

3.Сәнгатьле сөйләм закончалыклары белән танышу(6 сәгать).

4.Шигырь  төзелеше (2 сәгать).

5.Сәнгатьле сөйләм өстендә эш. (10 сәгать). Төрле жанрдагы әсәрләрне сәнгатьле уку, ятлау, сәхнәдә сөйләп карау.

6.Йомгаклау дәресләре. (5 сәгать).  Бу дәресләрдә укучыларның чыгышлары тыңлана. Нәтиҗәләр ясала.

Тематик бүленеш (34 сәгать).

Темалар бирелеше

Сәгать

саны

Сәнгатьле сөйләм үрнәкләрен тыңлау (3 сәгать)

1.

Кереш дәрес. Татар әдәби тел нормалары һәм стилистик мөмкинлекләре

1

2.

Аудио, видио  язмалар тыңлау

1

3.

Театр һәм тапшырулар карау

1

Әдәби төрләрнең жанрларга бүленүе, анализ калыпларын булдыру (8 сәгать).

4.

Эпик төр жанрлары.

1

5.

Эпик төр жанрларына анализ ясау

1

6.

Лирик а жанрлары.

1

7.

Лирик а жанрларына анализ ясау калыбы

1

8.

Лиро-эпик төр жанрлары.

1

9.

Лиро-эпик төр жанрлары үзенчәлеге, анализ ясау үрнәге.

1

10.

Драма    жанрлары.

1

11.

Драма    жанрларына анализ ясау.

1

Сәнгатьле сөйләм закончалыклары белән танышу(6 сәгать).

12.

Интонация. Ритм

1

13.

Басым. Логик һәм фраза басымы.

1

14.

Пауза. Тон. Мимика. Жестлар.

1

15.

Тавыш һәм тембр. Тавыш көче.  Тавышны күтәрү һәм төшерү.

1

16.

Дөрес тын алу өстендә эш

1

17.

Схемалар белән эш

1

Шигырь  төзелеше (2 сәгать).

18.

Ритм, рифма, строфа

1

19.

Квантитатив һәм квалитатив шигырьләр

1

Сәнгатьле сөйләм өстендә эш. (10 сәгать).

20.

Чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлау, схемалар ясау

1

21.

Чәчмә әсәрләрне сәнгатьле уку

1

22.

 Лирик әсәрләрдәге герой, аның хисләрен билгеләү, схемалар төзү

1

23.

Лирик әсәрне  сәнгатьле уку

1

24.

Драма жанрларын уку, драманы  сайлау, геройларның үзенчәлекләрен билгеләү

1

25.

Драма төренең үзенчәлеген билгеләү

1

26.

Лиро-эпик төрләрне уку

1

27.

Поэманы тамашачыга җиткерү

1

28.

Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эш

1

29.

Иҗади эш. Проект

1

Йомгаклау дәресләре. (5 сәгать).  

30.

Г.Камалның  “Беренче театр” әсәреннән өзекне сәхнәгә кую.

1

31.

Презентацияләр яклау

1

32.

 “Шигърият” бәйрәмен үткәрү өчен программа төзү

1

33.

“Шигърият” бәйрәмен үткәрү

1

34.

Йомгаклау дәресе, эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Бәйгеләрдә катнашучы  һәм җиңучеләрне барлау.

1

Укытучылар өчен әдәбият:

  1. А.Әхмәдуллин. Сәхнә һәм тормыш. – Казан, 1976.
  2. В.Г. Артоболевский. Художественное чтение. – М.: Просвещение.- 1978.
  3. Л.А. Горбушина. Выразительное чтение и рассказывание. – М.: Просвящение.-1975.- 144с. 
  4. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. –Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2000 ел.
  5. И. Юзеев.Мәхәббәт китабы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982 ел.
  6. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. –Казан: “Школа”, 2004.
  7. “Мәгариф”, “Казан утлары”, ”Мәйдан”, “Идел”, “Мәдәни җомга” һ.б. газета-журналлар.
  8. Татар драматургиясе(1960-1980 еллар). Сайланма пьесалар. – ТаРИХ – 2003ел.
  9. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001 ел.
  10. Т.  Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. 10 томда/ 3 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел.
  11.  Ф.С. Сафиуллина, Зәкиев М.З. Хәзерге татар  әдәби теле. –Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2002ел.
  12.  Ф.Хатипов. Әдәбият теориясе. –Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2000 ел.
  13.  Ш. Җәләлиев. Татар халык педагогикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 1997.
  14.  Ш.Н. Хөсәенов. Мәхәббәт сагышы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел.
  15.  Х.Туфан. Сайланма әсәрләр. – ТаРИХ – 2004ел.

Укучылар өчен әдәбият:

  1. Әдәбият белеме сүзлеге.\ төзүчесеА.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.
  2. Ал яулык, зәңгәр шәл: Татар совет әдәбиятының 20-30 нчы еллар драматургиясе .–Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2005 ел.
  3. Заһидуллина  Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау.\ Д.Заһидуллина, М. Ибраһимов, В. Әминева. –Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2005 ел.
  4. З.Нури. Күңелле китап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел.
  5. “Мәйдан”, “Ялкын”, “Тылсымлы куллар”,  “Көмеш кыңгырау”, “Салават күпере” һ.б. газета-журналлар.
  6. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясе китаплары.
  7. Татар драматургиясе(1960-1980 еллар). Сайланма пьесалар. – ТаРИХ – 2003ел.
  8. Татар шигърияте: XXгасырның  70-90 нчы еллар татар әдәбияты. –Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2004 ел.
  9. Татар поэзиясе антологиясе.  2 томда.\ төзүчесе Г.Рәхим. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел.
  10. Хәзерге татар әдәбияты. –Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2008 ел.

Тукай районы МБББУ “Круглое Поле гомуми белем бирү мәктәбе”нең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагыйзова Гөлия  Наил  кызының

Укучыларның сәнгатьле  сөйләмнәре өстендә эшләү

 авторлык программасына

рецензия

“Укучыларның сәнгатьле  сөйләмнәре өстендә эшләү авторлык программасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә өстәмә белем бирү юнәлешендә методик утырышларны үткәрү аша гамәлгә ашырыла, мәгариф системасының үстерелеш принципларына туры килә. Программа –  гомуми белем сыйфатын арттыру максатыннан төп идеяләр, темалар һәм сорауларның эзлеклелеген һәм белем, осталык, күнекмәләрнең эчтәлеген ача торган норматив документ кысаларында төзелгән. Ул теория, вакыйгалар, фактларга бәя бирүнең гомуми фәнни юнәлешен билгели.

      “Укучыларның сәнгатьле  сөйләмнәре өстендә эшләү” авторлык программасы составына  курсның бурычлары һәм максатын, белем – тәрбия бирүдә эш алымнарын, эшләү стратегиясен күрсәткән аңлатма язуы керә. Программаның эчтәлегендә курс материалының структурасы, укучыларның белемендә көтеләчәк нәтиҗә һәм файдаланылган әдәбият күрсәтелә. Предметара бәйләнеш ачык чагылыш тапкан, бу программа материалын сайлап алуда күренә. Материалны бирүдә укытучы системалылыкка һәм эзлеклелеккә нигезләнгән. Теоретик һәм практик материал методик яктан дөрес сайланган. Программага кертелгән темалар белем биреп кенә калмый, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Әлеге программаның  Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыруда әһәмияте зур. Программада ассызыкланган юнәлеш – укучының теге яки бу өлкәдәге сәләтен ачыклап, аны алга таба да үстерү, киләчәктә сайланачак һөнәргә этәргеч бирерлек итеп әзерләү.  Өстәмә белем бирү буенча бу программа 5 – 11 нче класс укучылары өчен атнага 1 сәгать исәбеннән  34 сәгатьлек итеп, бер уку елына  төзелгән. Ул түбәндәге бүлекләрдән тора: “Сәнгатьле сөйләм үрнәкләрен тыңлау”, “Әдәби төрләрнең жанрларга бүленүе, анализ калыпларын булдыру”,  “Сәнгатьле сөйләм закончалыклары белән танышу”, “Шигырь  төзелеше”, “Сәнгатьле сөйләм өстендә эш”,“Йомгаклау дәресләре”.

   Бу авторлык программасы укучыларга үзләрен кызыксындырган әдәби төрләр белән эшләү, эзләнү   эшләренә - гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр өйрәнергә   мөмкинлек бирә. Программада укучыларның танып белү, фикерләү сәләтен үстерүгә, сүз байлыгын арттыруга зур игътибар бирелә. Укучыларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерү тәэмин ителә.  Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан эшләнгән  иҗади эшләр,  фәнни - тикшеренү, иҗади – эзләнү эшләре, презентацияләр һәм башка  формасында тәкъдим ителә.  Биредә балаларның күзәтүчәнлекләре, тормыш күренешләрен күрә, ишетә, аңлый белүләре,  төрле иҗади биремнәр аша үз  хисләрен белдерү, җиткерү өчен дөрес сүзләр һәм җөмләләр таба белү күнекмәләре үстерелә. Эш барышында яңа технологияләрдән файдалану күздә тотыла.

           Программа   фәнне   өйрәнү    юллары    һәм методларының төрле     булуы      белән      аермалы. Укучыларның әдәбиятны өйрәнүгә кызыксынулары артсын өчен, программаны  укытучы эш формаларының төрлелегеннән файдаланган. Укучылар әдәби чыганаклардан да файдаланалар, эзләнү- тикшеренү эшен дә алып баралар, төрле язмаларга мөрәҗәгать итәләр, үзләренең сөйләм телләренең төгәллеге, сәнгатьлелеге  өстендә эшлиләр. Авторлык программасы түбәндәге  максатка юнәлдерелгән: укучыларның сәләтләрен ачу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.    

          Укучыларның шәхес буларак формалашуына ярдәм итә, гомум кешелек кыйммәтләрен, логик фикерләүләрен үстерә. Гомумән алганда, программа төгәлләнгән характерда, мөстәкыйль. Программаның төп идеясе - укытуның фәнни һәм гамәли нигездә оештырылуы, телне тирәнтен белеп, туган тел ярдәмендә үзара иркен һәм  сәнгатьле итеп аралашу, уй-фикерләреңне һәм хис -тойгыларыңны дөрес һәм тирән итеп белдерү.

   Нәтиҗә:

Программа   район  татар теле  һәм әдәбияты укытучыларының  методик    утырышында  каралды һәм уңай бәяләнде.

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә өстәмә белем бирү  буларак  гамәлгә ашырыла.

Филология фәннәре кандидаты, доцент                     Әхәтова  Зифа Фәритовна

ФГБОУ  ВПО “НИСПТР”

2014 нче ел