Чыгыш
статья на тему

Балалар кешенең дөньядагы зур сөенече.  Сабыйлар сәбәпле Аллаһ кешенең эшендә дә, ризыгында да булган  бәрәкәтен арттыра.

Пәйгамбәребез с.г.в. үзенә аеруча якын кардәшләренә һәрвакыт бәракәтле байлык һәм күп балалар теләп дога кылган.

Ләкин болар барысы да баланың яхшы тәрбиясе белән бәйле. Бала бары тик тәрбияле булганда гына бәхет чыганагы була.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Бала хакы

(Әти-әниләр өчен чыгыш)

Бала хакы

بسماللهالرحمنالرحيم

Аллаһ Тәгалә әйтте: “Байлык һәм балалар, дөнья тормышының зиннәте”. ( Тау тишеге 46).

Балалар кешенең дөньядагы зур сөенече.  Сабыйлар сәбәпле Аллаһ кешенең эшендә дә, ризыгында да булган  бәрәкәтен арттыра.

Пәйгамбәребез с.г.в. үзенә аеруча якын кардәшләренә һәрвакыт бәракәтле байлык һәм күп балалар теләп дога кылган.

Ләкин болар барысы да баланың яхшы тәрбиясе белән бәйле. Бала бары тик тәрбияле булганда гына бәхет чыганагы була.

 Ата-ана булу, ул зур җавапчылык. Пәйгамбәребез әйтте: “Һәрберегез көтүче һәм үз көтүе өчен җавап бирә”.  Бала каршында ата-ана хакы булган кебек, ата-ана каршында да бала хакы бар. Кыямәт көнендә бала атасы хакында соралганчы, беренче ата баласы хакында соралыр.

Баласын чын ярату белән сөюче мөэмин, аны назлау, ашату һәм киендерү белән беррәттән, аның тәрбиясенә дә игътибар бирә.   Әлбәттә, ата-ананың баласын ашатуы да, киендерүе дә садака. Пәйгамбәребез: ”Тотылган  акчаның иң хәерлесе, үз балаларыңа тотылганы,” – дип әйтте. Ләкин атаның баласына булган иң зур изгелеге,  ул да булса изге тәрбия.Пәйгамбәребез: “Һичбер ата үзенең баласына яхшы тәрбия һәм әдәп өйрәтүдән дә артык бүләк бирмәде”, – диде.

Әйе, ата-ана гомере беткәнче: “Бала-бала”,- ди. Дөньялыкта балаларын ничек тә булса яхшырак яшәтергә көч куеп, үзләреннән соң да күбрәк мирас калдырырга тырыша. Күп кенә аталар шул максат белән, дөнья, җәмгыять, кәсеб эшләренә баш-аяк чумып, тәрбия мәсъәләләрен икенче урынга калдыралар. Үзләреннән соң әдәп һәм тәрбия урынына байлык калдырып китүче аталарның балалары, калган байлык һәм тәрбиясезлекләре сәбәбле аталарының үлүләре өчен агызган күз яшьләрен дә сөртеп җиткермичә, мирас малын бүлешүдә дәгъвәләшә башлыйлар. Нәтиҗәдә, атаның да балаларының да дәрәҗәләре таптала.  Мондый байлык, тәрбиясез балалар өчен аталарыннан калган бер бәла генә булып кала. Балага яхшы тәрбия бирү, аны ялгышулардан саклап бәхет юлына кертеп җибәрү булганлыктан, атаның баласына булган иң кыйммәтле бүләге һәм иң кадерле истәлек-ядкәре изге тәрбия булачагында шик юк. “Балаларыгызны хөрмәт итегез һәм әдәпләрен яхшыртыгыз,”-диде бит пәйгамбәребез.  

Ата-ананың балаларына изге тәрбия бирмәүләре, бер гөнаһсыз сабыйларын үз куллары белән бозуларына тиң. Күренекле дин галимебез Ризаэддин бин Фәхретдин әйткән: “Тәрбиягә өйрәтмәү,  ул – тәрбиясезлеккә өйрәтү.”

 Әгәр дә ата-ана баласының тәрбиясенә тиешенчә игътибар биреп, аңа дөрес юл күрсәтеп тормаса,  Аллаһтан сөенеч булган бала, аларның башына кайгы-хәсрәт булып, көндезен аларны тынычлыксыз һәм  төннәрен йокысыз калдырырга мөмкин. “Минем улым ник наркоман?”, “Минем сабыем ник эчкече?”- дип хәсрәтләнүче йокысыз калган аналарның саны көннән-көн кимеми, арта гына.

Ни кызганыч, күп кенә ата-аналар балалары наркотик, аракы белән чуалып, яки бауга үрелеп, башларына бәла булып төшкәч кенә бала тәрбиясенең әһәмиятен аңлыйлар.

Бала тәрбиясе – булачак атаның балаларына яхшы ана, булачак ананың балаларына яхшы ата сайлаудан башлана. Бала тугач, аның бер колагына азан, икенче колагына камәт әйтергә киңәш ителә. Балага әти-әнисе  исем билгели. Исем эзләгәндә аның матурлыгыннан тыш, мәгънәсенә дә игътибар бирергә кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в.: “Кыямәт көнендә үзегезнең һәм аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз. Шуңа күрә исемнәрегезне яхшыртыгыз,” – дип әйтте.

Кыз туса бер сарык, малай туса ике сарык корбан итү бик тә саваплы сөннәт эш булып тора.

Бала ул чиста кәгазь  бите. Ул битнең эчтәлеге ата-анадан тора. Әгәр бала сабый чактан дөрес тәрбия алып үссә, ул һәрвакыт ата-анасына куаныч була һәм алар олгаеп загыйфьләнгәч тә,  ата-анасын үзенең ярдәменнән ташламыйлар.

Сабыйларыбызның йөрәкләрендә кечкенәдән үк Аллаһка һәм аның илчесенә карата мәхәббәт булдырыйк. Чөнки, кешегә  Аллаһ һәм илчесе биргән тәрбияне берәү дә бирә алмый. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Ата-анаңа “Уфф” –дип тә әйтмә, аларга тавыш күтәрмә, алар белән  ягымлы итеп  сөйләш. Аларга карата үзеңнең рәхимлек канатларыңны җәй һәм әйт: Йә Раббым ата-анам мине кечкенәдән рәхимлек белән үстергән кебек, Син дә аларга рәхимле булсаң иде.” Исра 23-24.  Пәйгамбәребез дә: “Ике иң зур гөнаһ – Аллаһка тиңдәш кылу һәм ата-ананы рәнҗетү,”-диде.Балаларыбыз иманлы булсалар, ата-аналарына каршы әйтү, аларны рәнҗетү, аларга кул күтәрү түгел, аларга: ”Уфф,”-дип әйтергә куркырлар иде.

Бала йөрәге бик тә нечкә. Шуңа күрә бала тәрбиясендә аеруча сак булырга кирәк. Зирәк ата-аналар балаларының холык үзенчәлекләрен өйрәнеп, аларның чиста, бер гөнаһасыз җаннарына үтеп керүдә иң күркәм ысулларны кулланалар.

Алар ничек кенә булса да, сабыйларының мәхәббәтләрен яулап алырга тырышалар, алар белән уйныйлар, шаяралар. Аларга ягымлы сүзләр белән эндәшеп, кирәк вакытта бераз мактап та җибәрәләр. Балалар да үзләренә булган игътибар, мәхәббәтне күреп, ата-аналарын тагын да ныграк ярата башлыйлар. Нәтиҗәдә,  алар каршында ата-ана сүзе изге бурычка әйләнә.Пәйгамбәребез: “Аллаһ һәр эштә дә ягымлылык, йомшаклыкны сөя”, -диде.

Әйе, баланы көч белән дә буйсындырырга була, ләкин мәхәббәткә нигезләнеп, йөрәктән чыккан буйсыну белән, коры көч астында булган буйсыну арасында зур аерма бар. Мөселман кеше баласына карата рәхимле дә, кирәк вакытта бераз каты да булырга тиеш.

Пәйгамбәребез балаларны бик яраткан. Бервакыт ул оныгы Хәсәнне үпкәч, аларга карап торган бер ир-ат аңа: “Сез балаларыгызны үбәсез мени, безнең аларны үпкәнебез юк?” – дигән. Пәйгамбәребез  аңа: “ Аллаһ йөрәгеңнән рәхимлекне алгач, нишлим соң?”-дип җавап биргән.

Кайбер кешеләр, ата-ананың баласы белән гадирәк булуы, аларның балалары каршында тәрбияче буларак дәрәҗәләрен төшерә дип уйлыйлар. Бу бик тә хаталы фикер. Киресенчә, балалар белән ничек тә булса гадирәк мөгамәләдә тору, уңышлы һәм хикмәтле тәрбиянең бер ысулы булып тора. Пәйгамбәребез балалары белән һәрвакыт гади булган, ул алар белән шаярган, төрле уеннар уйнаган. Әнәс исемле сәхәбә пәйгамбәребез турында: “ Балаларны пәйгамбәребездән дә ныграк яратучыны күргәнем булмады,”- дип әйтә. Пәйгамбәребез сабыйларны очратса, аларга һәрвакыт сәләм биргән һәм:  ”Сабыйларны сәләмләгез, бу аларны тәрбияли һәм күңелләрен күтәрә,”- дип әйтте.

 Кайбер кешеләр балаларга ниндидер бернәрсә аңламаган, тәҗрибәсез  бала-чага дип карыйлар. Бу бала йөрәген бик тә яралый торган нәрсә. Чөнки бала ул үзе бер холык, үзе бер фикер иясе. Шуңа күрә аның да карашларын, уй фикерләрен хөрмәт итәргә, әгәр ялгышсалар матур гына төзәтергә кирәк.  Әгәр бала ата-анасыннан һәм башка тәрбиячеләрдән үз фикерләренә карата игътибар, хөрмәт күрмәсә, үзе дә теләмәстән алардан ерагая башлый.

 Яшь ата-аналар! Беренче балагызны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирегез. Чөнки аның үз-үзен тотышы, башка балаларыгызга үрнәк булачак.

Балаларыгызның барчасына да тигез карагыз, берсен икенчесеннән аермагыз.Пәйгамбәребез : “Балаларыгыз арасында гадел булыгыз!” – диде. Әгәр балаларыбызның берсен икенчесеннән өстенрәк күрсәк, бу аларның үзара дуслык һәм мәхәббәтләрен  җимерә.

Балаларыгызның дусларының кемлегенә әһәмият бирегез. Аларны наркомания, эчкечелек, ялкаулыкка чакыра торган начар дуслардан аерыгыз .Пәйгамбәребез: “Кеше – үзенең дустының  динендә, шуңа күрә һәрберегез үзенең дусларына карасын”, - дип әйтте. Күпчелек балалар туры юлдан начар дуслары сәбәпле яза.

Шулай ук балаларыбызның укыган газета-журналларына, китапларына, телевизорлардан карый торган нәрсәләреннән битараф булмыйк. Газета-журнал битләрендә, экраннардан тәкъдим ителгән кайбер нәрсәләрдәге азгынлык, ерткычлыкларны күргән бала йөрәге, аларга ияләнә һәм акрынлап агулана башлый. Ерткычлык, азгынлык, әхлаксыз гомер итү, алар өчен гадәти тормыш рәвешенә әйләнә.

Яшьтән үк балаларыбызда тырышлык, эш сөючәнлек, шат йөзлелек, кунакчыллык, олыларга хөрмәт кебек макталган сыйфатларны булдырыйк. Егетләребез батыр, физик яктан көчле булсыннар. Кызларыбыз зирәклелек һәм тыйнаклык белән аерылып торсыннар.

Хөрмәтле ата-аналар, тәрбиядә булган иң зур кагыйдә ул күркәм үрнәк күрсәтү. Ир бала атасының сөйләшүен, нинди кешеләр белән аралашуын күзәтә. Кыз бала әнисенең әхләгыннан үрнәк ала, әнисе ничек киенә, әтиләрен ничек хөрмәт итә, ничек дин тота…

“Бер үрнәк күрсәтүче, мең сөйләп йөрүчедән хәерлерәк,”-дигән хикмәтле сүз бар. Әгәр балаларга өйрәткән тәрбия үзебездә булмаса, тәрбиянең нәтиҗәсе булмый. Авызына тәмәке капкан ата, ничек малаен ул агудан биздерсен? Урамда ярымшәрә кыяфәттә йөргән ана ничек кызын тыйнаклыкка өйрәтсен?

Үзегезнең кимчелек хаталарыгызны, холкыгызда булган яман якларыгызны балагыздан яшерегез. Үзегез үтәмәгәнне балагызга кушып, үзегез тыелмаганнан балагызны тыйсагыз, ул сезнең нәсыйхәткә колак салмас.

 Баланың чиста организмын харам ризыклардан саклыйк, харам белән формалашкан тәндә бәрәкәт булмас.

 Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыбыз өчен һәрвакыт яхшы догалар гына кылыйк. Алар өчен начар яки каргышлы теләкләрдән сакланыйк, чөнки ата-ананың баласы өчен кылган догасы һәрвакыт кабул була.

Шунысын беркайчан да онытмыйк, дөньяда вакытта тәрбиясез баладан күпме генә хәсрәт булса да, тәрбиясезлекнең иң зур бәласе ахыйрәттә булачак. Кыямәт көнендә, балаларыбызның дөньядагы динсезлекләре турында әйтелгәч, алар бармакларын тәрбиячеләренә төртәчәкләр һәм: “Йә Раббыбыз! Менә шуларга ияреп без адаштык, аларга безгә булган газапны икеләтә арттырып бир һәм аларны чын ләгънәт белән карга,”-дип бәд дога укыячаклар. Аллаһ Үзе сакласын.

Әгәр балабыз тәрбияле, саф иманлы булса, ул безгә дөнья куанычы гына түгел, без якты дөньядан киткәч тә безнең өчен хәер дога кылып, җаныбызны шатландырып торачак.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Киләчәк буыныбызны әдәпле, намус һәм иманлы итик. Бу изге максат өчен, көчебезне дә, вакытыбыз һәм байлыгыбызны да кызганмыйк.

 

Йөрәкләребезнең кисәкләре һәм Аллаһның зур нигъмәтләре булган балаларыбызны безләрдән урлап, һәлак итүче әхлаксызлык бүреләреннән саклау  – һәрберебезнең изге бурычы.



Предварительный просмотр:

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны

      Соңгы вакытта кәрәзле телефоннар безнең мәктәпкә дә зур тизлек белән үтеп керә бара. Ләкин мәктәпнең уставы буенча укучыларга мәктәпкә кесә телефоны алып килү тыела. Шуңа да укытучылар һәр класста "Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны” дигән темага әңгәмәләр үткәрде.

           Кадерле әти-әниләр!

 Сез дә бу сорауга битараф калмассыз дип өметләнәбез һәм телефоннарның зыяны турында язып үтәбез.

      Кәрәзле телефоннарның гадәти тормышка тиз арада керүе сәеррәк анысы. Сүз дә юк, әгәр өлкәннәр аны эш өчен генә файдаланса, уңайлы әйбер. Яшүсмерләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә тәүлек буена телефонны куймый. Өйдә, урамда, мәктәптә дә колагына кесә телефонын куеп сүз куерталар, смс язалар, ә кечерәк классларда укучы балалар өчен телефон уенчык ролен уйный, аларны яңадан-яңа уеннар кызыксындыра. Бүген кечкенә балалар да ата-аналарыннан кәрәзле телефон сорап аптырата. Элегрәк кешеләрне "бай”, "урта хәлле” катлауларга бүлгән телефонның хаҗәте үзгәрде: күп кеше аеруча, үсмерләр аннан башка тора алмас булды. Кәрәзле телефон колакларны гына түгел, акыл-уйларыбызга кадәр били бара. Көнбатыш табибларын бу күренеш борчуга салды: белгечләр, кесә телефоны зыянлы, дип чаң суга.

      Соңгы елларда кесә телефоннары тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, ул хәзер әби кулында да, бәби кулында да. Нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый кесә телефоннарының. Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң? Тикшерүчеләр тәҗрибәләре аның сәламәтлек өчен куркыныч булуын раслый. Норвегия һәм Дания белгечләре тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоннарыннан файдаланучылар баш авыртуга, йокы килүгә, ярсучанлыкка башкаларга караганда күбрәк зарарлана икән. Шуңа күрә галимнәр кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитетларына куркыныч янавы турында кисәтә. Кесә телефоны башка приборлардан аермалы буларак эшләгәндә ми һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыккан электромагнит нурланышы тукымаларга үтеп кереп аларны җылыта һәм әлеге тәэсир организмның функцияләре бозылуына китерә. Бигрәк тә моңа нерв, йөрәк-кан тамырлары эндокрин системасы сизгер. Күз күреме дә начарланырга да мөмкин. Психиатрлар исә телефоннарга бәйлелекне психик авыруның яңа формасы дип ышандыралар. Телефоннан күп сөйләшүчеләр, наркоманнар кебек үк, үзләренең телефонга бәйле булуларын, моның авыру икәнен танырга да, аңларга да теләми. Телефонга бәйлелек чиренең беренче билгеләре көненә 30 минуттан да күбрәк сөйләшү яки куллану. Кесә телефонының функцияләре күбрәк булган саен, телефон хуҗасының психик планда "наркоман” булу куркынычы да арта.

      Табиблар йөкле хатыннарга, 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә кесә телефоныннан файдаланырга рөхсәт итми. Шулай ук, нерв авыруларыннан, эпилепсиядән җәфаланучыларның да аннан ераграк торуы хәерле. Укытучылар мәктәп һәм вузларда мобиль куллануны тыю ягында. Калифорния колледжларында бу тыюлар күптән гамәлдә инде.

       Шуңа күрә, укучылар телефоннарын мәктәпкә алып килергә тиеш түгел.



Предварительный просмотр:

          Һәр  укучы шәхес.

Педагогик киңәшмәгә чыгыш

     Шәхес – ул аерым, үзенә хас сыйфатлары һәм үзенчәлекләре (характеры, сәләте, ихтыяҗ – кызыксынуы , танып – белү һәм хис – ихтыяр өлкәләре) булган кеше. Белем бирү йогынтысы шәхес аша, аның тәҗрибәсе, тәҗрибәдә тупланган үзлекләре аша гамәлгә ашырыла. Моннан укытучының балага индивидуаль якын килүе һәм белем бирүне индивидуальләштерү мөһим икәне ачыклана.

      Белем бирүдә индивидуаль якын килүнең асылы – ул баланың индивидуаль сыйфатларын исәпкә алып белем бирүнең гомуми максатларын конкретлаштыру, балага шәхси якын килү.

Һәр балага шәхес итеп карарга кирәк.   Бала шәхесен формалаштыру буенча эшне оештырганда төп психологик таләпләрне исәпкә алырга кирәк:

1) кирәкле мотивация формалаштыру шәхес үсешенең нигезе булып тора;

2) шәхеснең үсеше һәм формалашуы аның үз эшчәнлегендә генә гамәлгә аша;

3) тәрбияләнүчегә булган педагогик йогынты аның акылына гына түгел, ә хисләренә дә тәэсир итәргә тиеш;

4) белем һәм тәрбия бирү процессында баланың уңай сыйфатларына таянырга һәм бала шәхесенә хөрмәт белән карарга кирәк;

5) балада үз шәхесенә үзбәя бирә белү тәрбияләнүе мөһим;

6) белем бирү йогынтысы укучыга турыдан – туры тәэсир итми, ә эчке шартлар аша гамәлгә ашырыла, ә эчке шартлар ул инде баланың шәхесе дигән сүз.

        Гыйлем эстәү процессында укучыга шәхес буларак үсәргә, камилләшергә ярдәм итү- һәр мөгаллимнең бурычы.

        Теләсә нинди фәнгә мәхәббәт, аны тирәнтен өйрәнергә омтылыш иң элек бу фәннән белем бирүче укытучыдан башлана. Оста укытучы баланың теге яки бу өлкәдәге кызыксынуларын күреп, ачып, аны тагын да үстерә ала. Балачак хатирәләре һәркем куңелендә, йөрәгендә саклана.

       Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында аларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен яхшы белү укытучы өчен мөһим. Күп очракта баланың сәләтен бер генә юнәлештә үстереп ялгышабыз. Безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә белемле, әмма авыру, әхлаксыз һәм эгоист кеше тәрбияләнүе мөмкин. Бу исә җәмгыятькә проблемалар гына өстәячәк.

       Укучыга күрсәтелгән тупаслык, аның хезмәтенә игътибарсызлык, дөрес бәяләмәү һәм башка педагогик тактсызлыклар балага тискәре тәэсир ясый. Нәтиҗәдә бала үз эченә бикләмә, фәннән читләшә, укытучыга нәфрәт белән карый. Укучыга белем һәм тәрбия бирү өчен аңа педагогик объект итеп кенә түгел, ә бергә хезмәттәшлек субъекты итеп карарга кирәк.

    Укытучы балалар психологиясен, бигрәк тә аларның үзләштерү, фикерләү, аралашу һәм уз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Укыту-тәрбия процессында баланың интеллектуаль эшчәнлеген, иҗади мөмкинлеген чикләүче бернинди киртә булырга тиеш түгел.               Укытучы үз эшчәнлегендә укучының кечкенә генә иҗади уңышын, җавапларының уңай якларын күрергә; фикерләрен ахырынача тыңлый белергә тиеш. Бала белән аралашу өчен уңайлы шартлар булдырырга, аның ышанычын акларга кирәк. Укучыга биремнәрне сайлап алу һәм аларны төрле ысул белән чишү иреген тәэмин итү,  аның үзен эшенә анализ ясарга өйрәтеп, бертуктаусыз алга баруына булышу әһәмиятле.

      Укучы өчен укытучының оста сөйләве һәм үз фәнен бик яхшы белүе генә җитми, аның бала хәленә керә белүе, аны ихтирам итүе, яратуы бик мөһим. Балалар таләп итүне аңлыйлар, ә менә гаделсезлекне кичермиләр. Һәр укучы игътибар таләп итә, хөрмәткә лаек һәм әти- әнисенең кадерле баласы. Бүген инде бер әти-әни дә баласын мәктәпкә: “Ите-сиңа, сөяге- миңа” дип китерми.                    Өлкән сыйныф укучылары укытучының әхлакый һәм матди кыйммәтләргә нинди мөнәсәбәттә булуына нык игътибар итә. Алар педагогның һөнәри осталыгына да зур таләпләр куя.

      Укучыларга белем һәм тәрбия биргәндә укытучы түбәндәге кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә тиеш:

1.  Мәктәптә өйрәнәләр, монда хаталар ясау тыелмый.        

2. Укучының фикере беренче карашка гади һәм беркатлы тоелса да, ихтирамга лаек.

3.  Укучылар белән эш барышында һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәк, аларны иптәшләре алдында хурлау, кимсетү алымнарын кулланырга ярамый.

     Балаларның игътибарын җәлеп итү, туплау, аларга тәэсир итү, кызыксындыру һ.б. өчен педагогик кысалардан тайпылмыйча чаралар кулланырга мөмкин:

1) төшендерү, инандыру;

2) үгет-нәсихәт бирү;

3) сүз белән тәэсир итү;

4) үз үрнәгеңдә тәрбияләү.

Төшендерү, инандыру юлы белән баланың аңына тәэсир итү гадәттә педагогик тәҗрибәдә сирәк кулланыла, чөнки әлеге алым укытучыдан да, укучыдан да күп энергия чыгымнары, сабырлык, ихтыяр көче сорый.

Үгет-нәсихәт бирү юлы белән йогынты ясау — гаилә тәрбиясенең бер төре. Әлеге алымны балалар кабул итеп бетерми, шунлыктан аның да нәтиҗәсе бик уңай түгел.

Баланы акыл эшчәнлегенә җәлеп итү аның психикасына йогынты ясау аша башкарыла. Сүз белән, психик көч (энергия) белән тәэсир итү шундыйлардан.

       Сүз кешене терелтә дә, юкка чыгара да ала. Ул язмышны үзгәртү көченә ия, бала тормышын уңай яки тискәре агымга борып җибәрергә мөмкин. Сүз белән сак эш итәргә кирәк. «Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып җитә», диләр. Укытучы балаларны ачуланырга, аларга әрләү сүзләре әйтергә тиешме? Әгәр бала шәхесен кимсетмичә генә куллансаң, дөрес интонация белән әйтсәң, мөмкиндер. «Булдыксыз», «юньсез», «тыйнаксыз», «тәрбиясез», «оятсыз» кебек сүзләрне кайсыбызның ишетәсе килә икән?

     Сүз белән беррәттән тавыш, интонация турында искә алу урынлы булыр. Укытучының сүзенә караганда, әлеге сүзнең нинди тавыш, интонация белән әйтелүе зуррак әһәмияткә ия. Укытучының тавышы эшлекле һәм шул ук вакытта дустанә мөнәсәбәтне, яхшылык теләү төсмерен чагылдырырга тиеш. Ник дигәндә, ризасызлык белдергән, ачулы, битараф мөнәсәбәттәге, тонык интонация белән мөрәҗәгать итү укучының укуга дәртен сүндерә. Кырыс тавыш балага җәза бирүнең бер ысулы буларак кына кулланыла ала. Укучы сезне тыңларга теләмәгән очракта аңа боерулы тавыш белән дәшәргә була. Йомшак, тыныч тон белән уку-укыту барышына кагылышлы булмаган очракларда аралашырга мөмкин. Шәхси темаларга ягымлы тавыш белән сөйләшсәң дә була.

               

   Педагогик әдәплелек, әхлаклылык (такт) үзара мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Педагогик тактлылык—үзен нәкъ менә балалар белән эшләүдә, педагогик эшчәнлектә шәхес буларак танытырга теләгән, сизгер күңелле мөгаллим-тәрбиячеләргә генә хас күренеш. Фәнни тел белән әйткәндә, тактлылык ул — кемгә яки нәрсәгә дә булса билгеле бер мөнәсәбәттә, мөгамәләдә чама хисе, сизгерлек-тоючанлык, үз дәрәҗәңне белү, әдәплелек, әхлаклылык.

          “Зыян салма!” –һәркайсыбыз педагогик эшчәнлектә кулланма итеп алырлык тормыш девизы бу. Балалар синең янәшәңдә икән, әйткән сүзең, кылган гамәлләрең һәм хәтта күз карашың яки йөз чалымың- барысы да эмоциональ яктан таяныч булырдай булсын, укучы белән укытучының бергәләп нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итсен. Бары шундый шартлар булганда гына балалар танып белүнең ләззәтен тоя, мөгаллимнәрдә иҗат өчен мөмкинлекләр ачыла. Шуның өчен һәр укучыны шәхес итеп танырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

Тукай ижаты буенча чыгыш

"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...

Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы)

Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр. Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүн...

Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"

Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру....

Чыгыш.

ФГОС  таләбе...

БРИ әзерлек эше буена чыгыш

Тарихи үткәнебезне барласак, милли мәгарифебезнең беркайчан да уңдырышлы җирдә чәчәк атып утырмаганлыгын күрәбез. Көл-туфракта авырлык белән тишелеп чыкса да, тапталган. Йолкынган, тамыры өзелгә...

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар. Педагогик киңәшмә чыгышы.

"Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар" дигән темага педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаштым....