Әтиләр -безнең терәк!
классный час (5 класс) на тему

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Талгын гына көй агыла. Залга укучылар үтә. Залга кергәндә үк әтиләргә серле конвертлар тапшырыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 23_fevral.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                                             

                                                       

                                                     

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Талгын гына көй агыла. Залга укучылар үтә. Залга кергәндә үк әтиләргә серле конвертлар тапшырыла.

1ук. Нигә бүген мәктәбемдә

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Безгә әтиләр килде.

2 ук. Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин

Аның сүзе миңа закон

Әтиемне тыңлыйм мин.

3 ук. Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

4 ук Яшәсен безнең әтиләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Җыр: “Пар канатым”

5 ук. Кояш кебек балкысыннар,

Кояш кбек янсыннар

Гел кояш кебек яктырып,

Өй түрендә булсыннар.

6 ук.Бәйрәмебез гөрләп торсын,

Уен көлке күп булсын,

Әйдәгез әле биибез,

Әтиләр карап торсын.

Егетләр башкаруында “Татар халык” биюе.

Без әтиләребезне концерт кына карарга чакырмадык, ә аларның осталыкларын, тапкырлыкларын һәм кыюлыкларын да сынарбыз. Кадерле әтиләр сезнең клыгызда серле конвертлар , аның эчендә нинди сер яшеренгән икән, әйдәгез  әле карыйк.  Тамгаларга карап командаларга бүленәбез.  (командаларга бүлү, исем, девиз сайлау)

    Кадерле укучылар! Менә бит бәйрәмгә әтиләр белән килгәч күңелле. Кайчандыр аларның да сезнең шикелле мәктәптә укыганнар.Хәзер без аларга шул вакытта булган шуклыкларын исләренә төшерербез. Сез ризамы әтиләр? Сезгә табышмакның җавабын белергә кирәк.

Канаты бар – җилпеми,

Эче җылы – җил тими,

Кырык йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул? (самолет)(Җавап тыңланыла)

Уен ике өлештән тора 1) Һәр командадан икешәр әти чыга , 5 әр самолет ясый.

2) Әтиләр боҗра тотып тора, балалары шул самолетларны очырта,кемнең самолеты боҗрга керә.

Уеннар:

1) Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә. (һәрвакыт булсын әни!)

2) Балалар әтиләренең портретларын ясыйлар, әтиләр үзләрен танып алырга тиеш булалар.

3) Әнкәй, бишек, шатлык, кайгы,

назлап, игелек, изгелек, җырлар, гомер,

 үскән, хәтерлим, кадерле сүләрен кертеп шигырь чыгарырга.

Музыкальтәнәфес.

4) Сүзләрне үзгәртеп яңа сүзләр төзергә.

Чокыр –

Салма –

Карта-

Лапас-

Ашлык-

Теләк-

Кар-

Кура-

Каба-

Әлки-

5) “Беләбезме, таныйбызмы, онытмадык микән” - әтиләр балаларының туган көнен, аен елын әйтергә тиеш.

6) Әтиләрнең күзләрен бәйләп балаларынын кулларыннан танырга тиеш.

Музыкаль тәнәфес

6) Ромашка уены

7) Командирлар ярышы

8) Хатын – кыз исемнәре кергән җырлар башкару.

           Кадерле әтиләребез! Сезне тагын бер кат якынлашып килүче Ватанны Саклаучылар көне белән котлап, сәламәтлек, озын гомер балаларыгызның игелеген күреп уңышларына сөенеп яшәвегезне телим.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...