мастер - класс
материал по теме

"Туган тел" мастер-класс бәйгесенә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-_klasss.docx23.53 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                              Нәҗметдинова Зөлфия Гадән кызы

Мастер - класс
проект эшчәнлеге

         Проектлы белем бирү – белемнәрне проект рәвешендә үзләштерү, яңа белемнәрне булдыру.

        Укучыларның проект эшчәнлеге – иҗади эш. Ул укучыларның фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерергә, укыту – тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

        Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм  гамәли   нәтиҗәсен  күрсәтү өчен   укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән  укыту методы.

Төрле төрдәге проектларны кулланып була:

  • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
    • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);
    • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);
    • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);
    • предметара (берничә предметка нигезләнү).

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

  •  тема тәкъдим ителә;
  •  юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;
  •  үтәү вакыты билгеләнә ;
  • проект эшенең планы төзелә ;
  • материал эзләү, җыю;
  •  проект эшен туплау;
  •  чыгышларның планы төзелә;
  •  проект эшен яклау оештырыла.

        Һәр эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. 2014 елда “Моя страна- моя Россия” бөтенроссия  проектлар  конкурсында катнаштым.

1-4 июньдә  Мәскәүдә  проектлар траекториясе Форумында катнаштык.

Яңа Бүләк төбәгендә экскурсия маршруты буенча төзелгән проект якладык.  Фәнни җитәкчеләр өчен уку үткәрелде. Хәзерге вакытта бу проект Республика күләмендә Тукай районының үтәлүче проекты булып санала.

Хәзер без сезнең белән проект төзеп карарбыз.

  • Хөрмәтле коллегалар, 2016 нчы ел нинди ел?
  • 2016 ел су зоналарын саклау елы.
  • 2016 нчы ел Татарстанда  Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.  1.Максат.

Су объектларын саклау һәм тергезү, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклау, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыру.

2. Максатка ирешү өчен бурычлар:

  • Суның яшәү өчен кирәклегенә төшендерү, тормышта елга һәм күлләрнең әһәмиятен аңлату
  • Инеш, елга, күл, буа, диңгезләрнең сусаклагычлар икәнен балаларга аңлату. Безнең якларның сусаклагычлары турында белемнәрен тирәнәйтү.
  • Суга сакчыл караш тәрбияләү.

  • 3. Проектны тормышка ашыру вакыты

             4. Проектны тормышка ашыру методлары.

  • Су саклау зоналарын өйрәнү.
  • Су саклау зоналарындагы проблемаларын ачыклау.( яр буендагы һәм суга ташланган чүп-чар, бара торган юлның начар булуы, куперләрнең тузуы, чишмә юллары тыгылу)

             Проблемаларны чишү юлы.

Нинди чаралар кулланып, максатка ирешеп була. (җәмәгатьчелеккә аңлату эшләре, укучыларны  җәлеп итү)

5. Проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган ресурсларны анализлау.

- Чүп-чар җыю өчен техника, күпер төзәтү өчен материал һәм хезмәткә түләү.

-Кулланыласы ресурслар өчен бюджет төзү.

        Укучылар белән сөйләм үстерү дәресендә үткәрә торган эш алымнарын бергәләп үтәп карыйк.

Проектның эш төрләре: 

1 төркем ( кызыл )

Сулыклар. Сулыклардан файдалану. Әһәмияте.

2 төркем( яшел ):.

“Халык әйтсә-хак әйтә”. Су турында мәкаль - әйтемнәр, табышмаклар.

3 төркем( зәңгәр)

Су, чишмә, елга, күл турында шигырь, җырлар.

4 төркем (сары)

Сулыкларны саклау.  Нинди эшләр башкарып була.

    Бу бүлмәдә материал бар. Сез эзләнеп,үз эшегез өчен материал табып, чыгышларны әзерлисез.

Проектны   яклау: беренче төркемгә сүз бирәбез --

Бу эшләрнең  барысын да сөйләм үстерү  дәресләрендә эшләп була.

Бу проект бик актуаль, чөнки 2017 нче ел экология елы булачак.

                                                    ЙОМГАКЛАУ

     Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Бигрәк тә федераль белем бирү стандартлары буенча укытканда проект эшчәнлеге иң кулай алым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...