Бабам турындагы хатирәләр.
материал на тему

Хабирова Майсара Фаисовна

"Безнең мирас" электрон журналы үткәргән конкурс өчен мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл babam_turyndagy_hatirlr.hbirova_m.f.docx153.85 КБ

Предварительный просмотр:

Бабам турындагы хатирәләр. 

 

Туфрак, төтен, кан исе белән аралашкан соры көннәр – рухи һәм тән гариплеге алып килгән сугыш тәмамлануга 70 ел. Бүген заман баласын сугыш темасына уйландыру авыр. Сәбәбе: муллык белән үскән, михнәт күрмәгәннәр бу темадан читтә. Кайгы авырлыгын тоя, үз йөрәге аша үткәрүчән түгелләр. Сугышның кара кайгы икәнен аңлаганнар башка фикердә. Кан кою бәрабәренә яуланган җиңүнең ничек килүен, тыныч тормыштагы яшәүнең никадәр татлы икәнен аңлыйлар алар. Илем халкы Бөек Җиңүне каршыларга җыена. Төрле эшләр   башкарыла: мәктәпләрдә бу тема буенча тәрбия сәгатьләре үтә, әңгәмәләр оештырыла; газета – журналларда язмалар бастырыла, геройлар хакында китаплар чыгарыла; сугыш һәм тыл ветераннарына һәртөрле ярдәм оештырыла һ.б.

“Минем шәҗәрәдә  - Бөек Ватан сугышы еллары” конкурсы игълан ителүгә дә, шактый вакыт үтте. Языйммы, язмыйммы, дия – дия, ел үткәрдем.  Чөнки язарга теләгән кешем гади солдат. Бернинди яңалык ачмыйм кебек. Миллионлаган хәрбиләр кебек Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәүче.  Азмы андыйлар?!. Шулай да, кыюлыгымны җиңеп, героем белән җәмәгатьчелекне таныштырасым килде. Герой ул! Әмма күкрәге белән дошман амбразурасын да капламаган; самолёттан бомба яудырып, дошманнарны өркетмәгән, М.Җәлилчеләр батырлыгыннан да читтә. Шулай да безнең өчен герой ул! Ямьле Актаныш районының кечкенә авылы Иске Җияштә туган, яшәгән, сугышка да шуннан киткән, шунда кайтып егылган. Кечкенә авылның гадәти бер кешесе, җиңүгә үз өлешен керткән – әтиемнең әтисе – бабам турындагы истәлекләрне сөйләргә җыенам.

Ул – Әхтәм  Әхмәтхуҗа улы. 1908 нче елгы. Сугышка ике тапкыр алына. Ике тапкыр каты яралана. Икенче яралануыннан соң, туган авылына демобилизацияләнә. Миңа 6 яшь вакытта, бакыйлыкка күчте. Хәтеремдә: бабам таяк белән йөрмәде, аксаклап, аяк очы белән генә җиргә басып йөри иде. Без, оныклар, бабай кеше шулай йөрергә тиештер дип уйладык, ахры. Ә аның аксаклыгы турында сорауга җавапны соңрак,  әтием – Фаис - сөйләгәннән белдем. Бармакларга басып йөрү юктан барлыкка килмәгән: Сталинград өчен  барган сугыш ярасы икән лә...Разведкадан кайтканда, окопка төшеп җитә алмый кала. Аны дошман пулясы куып җитә: үкчәсеннән кереп тезеннән чыга. Шушы яра белән туган якка кайтарыла. 1945 – 1973 нче елларда крестьян тормышы белән яшәүне дәвам итә. Әбием Хәдичә белән 12 балага җан биреп, тугызын

(1 кыз, 8 ир бала) исән – сау үстерергә насыйп була. Кирәк чакта тимерче, кирәк чакта балта остасы булган. Эшләгәне балаларын туйдыруга китә. Очын - очка ялгап, җитмәүчелек белән яшәү бабама өстәмә эшләр дә йөкли: кичләрен әбием белән бергәләп оекбаш та бәйли. Сугыштагы батырлыгы турында соңрак белсәм дә, оекбаш бәйләү остасы икәнен балачактан ук белә идем. Бертуган апаларыма – ак тәнлесенә – ак йомгак, ә карасына – кара йомгак бүләк итүен дә хәтерлим.

Сугыш ветераннарына игътибар арткан чорда, әткәемә бабамның медаль – орденнары, документлары турында янәдән сүз катам. “Бар иде, кызым, бар иде, - ди ул, уйчанлана төшеп. – Тавык кетәклеге кебек кечкенә йортның эче бала – чага белән тулган җирдә саклау мөмкинлеге булмаган шул”.

Әйе, кәгазьләрдә язылмаса да, безнең өчен герой ул! Бабам кебек асыл ирләрнең өлеше  бар Бөек Җиңүдә!

C:\Users\Майсара\Documents\Scanned Documents\Әхтәм.jpeg.jpeg

Хуҗин Әхтәм Әхмәтхуҗа улы

(01.03.1908 – 04.10.1973).

C:\Users\Майсара\Documents\Scanned Documents\Шэжэрэ Хузиных1 - копия.jpeg

Әхтәм Хуҗин  Әхмәтхуҗа улы һәм

хатыны Миңнехәдичә Габделгани кызы (03.03.1912 – 27.01.1993)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока-семинара по литературе в 11 классе по теме "Память о Холокосте – путь к толерантности (по роману А.В.Кузнецова «Бабий Яр»)"

Данный конспект урока поможет привить учащимся чувство сострадания к чужому горю, толерантность....

Сочинение. Описание Бабы - Яги. (с использованием музыкальной композиции А. Лядова "Баба - Яга"

Обучение сочинению-описанию по методике Г. Б. Вершининой с использованием музыкальной композиции и мультимедийного урока к теме. ...

Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре

Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)...

Әсхәл Әхмәт-Хужа. “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”

Әсхәл Әхмәт-Хужа "Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай"...

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ...

Конспект урока по башкирскому языку на тему Әсхәл Әхмәт-Хужа. “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”

Тема:     Әсхәл Әхмәт-Хужа.  “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”.Маҡсат.шиғырҙың йөкмәткеһе менән танышыу;уҡыусыларҙың һүҙ байлығын, телмәрен, фекерләү кимәлен үҫтереү;балаларҙа ...