Мин - укытучы
материал на тему

Фатихова Диляра Рахимовна

Эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_fatihova_d.r.docx16.44 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – укытучы

(Эссе)

                                                                                          Ни белән үлчәнә үткән гомер?

                                                                                              Калган эзләр белән.

                                                                                              Кеше күңеленә орлык итеп

                                                                                              Салган сүзләр белән!

                                                                                                                               С. Сөләйманова

        Гомер, аккан сулар кебек, үтә дә китә икән шул... Минем дә 25 ел гомер балалар арасында узып та киткән. Әле кайчан гына беренче тапкыр мәктәп бусагасына укучы булып баскан идем. 10 ел укып, алга һөнәр сайлау проблемасы килеп баскан чаклар бар иде. Мин күп сайланып тормадым. Туп-туры, Фәизов Вәзир Нәзирҗан улы киңәшен тотып,  Арча педагогия училищесына укырга керергә киттем. Минем хыялым – башлангыч сыйныф укытучысы булу. Ни хикмәттер, ул елны башлангыч сыйныфлар укытучысы әзерләү группасы ачылмады. Миңа эсперимент итеп ачылган рус группасында “Мәктәптән һәм дәрестән тыш эшчәнлек. Өлкән пионервожатый” дигән белгечлектә укырга туры килде. Аны яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Эшкә урнашыр өчен Мамадыш РОНО бүлегенә килдем. Анда, елмаеп, Шамил Нуруллович каршы алды. Миңа сайланып торырга урын калдырмыйча,  я Мамадыш Пионерлар йортына, я Тәкәнеш Пионерлар йортына методист эшен тәкъдим итте. Мин ризалашмадым, чөнки минем теләгем – һаман башлангыч сыйныф укытучысы булу. РОНО юлын байтак таптаганнан соң хыялым чынга ашты.  Комаровка мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укытырга билгеләндем. Инде җиң сызганып, мич чыгарып, түшәм алыштырып, түбәгә балчыклар салып эшли башладым. Ләкин бер генә ел эшләргә туры килде. Үземнең укып чыккан мәктәбемә (декрет ялындагы кеше урынына)  татар теле укытучысы булып эшкә күчерелдем. Татар теле укытучысы булып эшли башлауга ук тикшерүгә “эләктем”. РОНОдан килгән таләпчән методистлар алдында сынатмаска тырышып дәресләр бирдем. Римма Гәбделхәй кызына гомер буе рәхмәтлемен. Ул миңа югары уку йортына укырга керергә тәкъдим итте. Мин читтән торып Яр Чаллы педагогия институтының татар теле бүлеге студенты булдым. Бер ел эшләүгә,  декрет ялындагы укытучы үз эшенә чыкты, миңа да бәхет елмайды:  мәктәбемдә башлангыч сыйныф укытучысы урыны бушады.  Шул көннән башлап мин 23 ел теләп алган хезмәтемне башкардым. Кечкенә балалар арасында үткән елларым бер матур истәлек булып калды. Ә ике ел элек мин белгечлегем буенча татар теле укытучысы булып эшли башладым. Олы сыйныф укучылары белән эшләү “серләренә” әкренләп төшенә-төшенә, укучыларым үз туган телләрен – татар телен онытмасыннар, үз телебездә сөйләшергә оялмасыннар, үзләре әти-әниләр булгач та, үз балалары белән рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшә алсыннар иде, дип армый-талмый хезмәт итәм. Мин – милләт сакчысы, чөнки туган телебезне саклап калу татар теле мөгаллимнәренең иң төп эше дип уйлыйм мин. Шушы уйларымны тормышка ашыру юлында төрле киртәләр аша да үтәргә туры килә. Укучы бала гына түгел, кайбер әти-әниләр дә: “Татар теленең киләчәге юк, кирәге дә шул кадәр генә”, - дип ассызыклыйлар. Мин телебезне саклап калу өчен аларны дөрес, туры юлга чыгару өстендә дә армый-талмый көрәшәм. Бүгенге көндә телебезнең хәле артык мактанырлык түгел. Югары уку йортларында татар теле белгечлегенә укучылар кабул итү елдан-ел кимү ягына бара. Шулай булуга карамастан, телебезне белгән яшьләр максатларын тормышка ашырудан курыкмаслар, дигән фикердә калам. Үзем шул уңайдан балаларны кызыксындыру өчен дәресләремне төрле формаларда үткәрергә тырышам: электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, презентацияләр, видео һәм аудио язмалар кулланам. Укытучы һөнәре һәрдаим эзләнү, белемеңне арттыруны таләп итә. Әгәр заманадан артта калсаң, син инде чын укытучы була алмыйсың. Шуны истә тотып, төрле конкурсларда үзем дә катнашам, укучыларым белән дә күп кенә күрсәткечләрем бар.  2014 нче елда “Иң яхшы укытучы” грантын оту, 2016 нчы елда XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында актив катнашучы  сертификаты, Бөтенрәсәй “Зирәк остаз” конкурсында лауреат исеме, “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, белем бирү сыйфатын арттыру шарты буларак белем бирү процессында педагогик проектлау” исеме астында VII регионара педагогик инновацияләр фестиваленда катнашучы сертификаты алу замана белән бергә атларга тырышуым дип саныйм.

           Укучылар белән читтән торып үткәрелгән “Татар теле. Инфо”, “Зирәк тиен”, “Беренчелек” бәйгеләрендә инде берничә ел актив катнашып киләбез. Укучыларым конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Төбәкара, республика, район бәйгеләрендә урыннар алалар. VI Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе “Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүенгесе, киләчәге”, КФУ үткәргән татар теле олимпиадасының сайлап алу турында призер, татар теле буенча Республика олимпиадасында призер, укучыларның һәм студентларның Бөтенрәсәй “Каурый каләм” конкурсларында җиңүче булулары миңа алга таба тырышып эшләргә этәргеч бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...