Безнең яшь каләмдәш
статья на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Яшь каләмдәшем Мөхетдинова Гөлия турында мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мәкалә14.57 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең яшь каләмдәш

   Әйшә урта мәктәбендә оешкан “Яшь каләмдәш”  клубы инде 10 елдан артык эшләп килә. Шушы дәвер эчендә күп кенә укучыларымның язмалары район  һәм республикада чыга торган газета – журнал битләрендә урын алды. Бу клубның максаты – укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү аша бердәм дәүләт тестларындагы инша өлешенә әзерлек һәм үз фикереңне язмача әйтә белергә өйрәтү.

   Шушы мәкаләмдә сезнең игътибарыгызны хәзерге вакытта клубның иң актив иҗат итүчеләрнең берсе – Мөхетдинова Гөлиягә юнәлтәсем килә.

   Гөлия мәктәбебезнең 9 нчы  сыйныфында белем ала. Башлангыч сыйныфтан ук үзен акыллы, тәрбияле, белемле укучы итеп күрсәтте. Ул – мәктәп, район һәм республика күләмендә уздырыла торган чараларның үзәгендә кайнаучы. Фән олимпиадалары да аннан башка узмый. Шунысы куанычлы: ул алардан һәрвакыт призлы урыннар алып кайта.

   Алда әйтеп узганча, шушы клубта иҗатын чарлап, үз эшенең остасына әйләнеп килүче укучы ул. Инде нәтиҗәләре дә көттермәде: узган ел “Яшел Үзән” редакциясе белән актив хезмәттәшлеге өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гөлия “Ялкын” журналының 90 еллык юбилеенда журналистлардан мастер – класслар карап, тантаналы чарада катнашу мөмкинчелеген алды.

   Укучым киләчәктә журналист яки табиб булу хыялы белән яши. Кайсысы җиңеп чыгар, анысын вакыт күрсәтер. Әгәр дә шушы юнәлештәге эшчәнлегебез аның тормыш юлында ярдәм итә икән, “Яшь каләмдәш”  клубының  эшен алга таба дәвам итәргә ышаныч туа.

   Мөмкинчелектән файдаланып, шушындый кыз үстергәннәре өчен, аның гаиләсенә зур рәхмәтемне белдерәсем  килә. Гөлиянең  алдагы тормышында да кыю, ышанычлы адымнар белән баруын, үз юлын табуын теләп калам.

Эльвира Бачкова,

“Яшь каләмдәш”  клубы җитәкчесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...