Шигърият бәйрәме
статья на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан язылган мәкалә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шигърият бәйрәме14.85 КБ

Предварительный просмотр:

Шигърият бәйрәме

    Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия шигырь уку бәйгесенең муниципаль туры  Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә булып узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 50 дән артык  укучы көч сынашты.

   Бәйге төрле юнәлешләрдә  оештырылды. Беренчесендә укучылар Г.Тукайның сирәк очраган шигырьләрен сәнгатьле итеп укысалар, икенчесендә каләм тибрәтүче укучыларның шагыйрьгә һәм аның замандашларына багышлап язылган иҗат җимешләре тыңланды, ә өченче юнәлештә хәзерге шагыйрьләрнең  әсәрләре яңгырады. Балаларның чыгышларына Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе,  Бөтендөнья татар конгрессы  һәм «Ак калфак»  татар хатын – кызлары  иҗтимагый  оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсеннән килгән мәртәбәле кунаклар  бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.

    Бәйрәмгә мәркәзебез  Казаннан Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары шагыйрьләр  Ленар Шәех белән Газинур Морат, шулай ук “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе, прозаик  Вакыйф Нуриевның  килүе ямь өстенә ямь бирде. Алар чыгыш ясаучы укучыларга  үзләренең  киңәшләрен бирделәр,  шигырьләрен укыдылар, иҗат белән дуслашырга өндәделәр, шигъриятнең чын дуслары булуларын теләделәр.

   Укучылар бу бәйгегә  бик нык әзерләнеп килгәннәр иде. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була.

   Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.  Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары һәм Дипломнары белән бүләкләнделәр.

   Беренче урынны яулаган укучылар (Яруллина Алинә, 4 нче мәктәп; Хәсәнов Илдус, Обсерватория  мәктәбе; Галиәкбәрова Резедә, 5 нче гимназия) VI Бөтенроссия уку бәйгесенең республика турында катнашачаклар.  Алар анда уңышлы чыгыш ясарлар дип өметләнеп калабыз.

   Бәйгедә катнашкан   балалар бөек шагыйрьгә һәм аның замандашларына баш иеп, рухи азык туплап, күңелләрен баетып, тагын бер тапкыр туган телебезнең бөеклегенә  соклану мөмкинчелеге алдылар.

Эльвира Бачкова,

Әйшә урта мәктәбенең татар теле  укытучысы

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстанның шигъри картасы

Рус төркемнәре өчен эшләнгән татар теле дәреслекләрендә Татарстанга багышланган бүлекләр елдан-елга цикллап кабатланып бара. Татар төркемнәрендә дә туган җиребезгә багышланган сөйләм үстерү дәресләре ...

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

“Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә)

Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүл...

Гимназиядә шигърият кичәсе

Алып баручы. Гимназиядә бүген бәйрәм – шигырь яратучылар бәйрәме, шигырь язучылар бәйгесе. Залда тере шагыйрәләр, танылган шагыйрәләр, нәни шагыйрәләр утыра. Бу уку елында район күләмендә шигырь...

"Ач, шигърият, серләреңне!"

Әдәби түгәрәк шөгыле  эшкәртмәсе. Бу шөгыльдә татар шигърияте төзелеше, аның япон танкалары һәм хоккулары белән уртаклыгы өйрәнелә....

“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.

Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә....

“Туган тел” көненә багышланган шигърият кичәсе

Туган тел көненә багышланган шигырьләр сөйләү....