"Киездән матурлык тудырабыз"." Кызыл таң"
статья

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

           Укучыларны халык педагогикасы нигезләрендә тәрбияләү.

  Хезмәт-халык педагогикасының  үзәге;  халык  массаларын, яшь буынны тәрбияләү өчен кулану ысулы булып тора .Хезмәт сөймәгән көн күрмәгән дигән бит халык мәкале. 

          Яшь буынга үз халкының тормышын , көн-күрешен, күпгасырлык традицияләре үрнәгендә аңларга,табигый шартларда күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен куллануны   җиткерергә кирәк иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halykpedagogikasy.docx14.24 КБ

Предварительный просмотр:

           Укучыларны халык педагогикасы нигезләрендә тәрбияләү.

  Хезмәт-халык педагогикасының  үзәге;  халык  массаларын, яшь буынны тәрбияләү өчен кулану ысулы булып тора .Хезмәт сөймәгән көн күрмәгән дигән бит халык мәкале.  

          Яшь буынга үз халкының тормышын , көн-күрешен, күпгасырлык традицияләре үрнәгендә аңларга,табигый шартларда күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен куллануны   җиткерергә кирәк иде.

       Бүгенге тормышта киез эшләү  яңа үсеш алды: ул яшәрә. Бу борынгы шөгыль сәнгатьчә чагылуның бер төренә әйләнде. Тула басу, киез эшләү-тукыма эшләүнең  иң борынгы төре диләр галимнәр. Киез (ojluk) төрек теленнән япма,каплам дип тэрҗемә ителә. Киезне борынгы халык  сарык  йоныннан эшләгән. Йон--киез эшли торган бердәнбер материал .Төрки халыклар һәрвакыт мал белән көн күргән. Сарык тиресен иләп тун тексә, йоныннан киез эшләгән.Бу халыкның бик күптәннән килә торган шөгыле.

      Хәзерге заман рәссамнары киез буенча ата-бабаларыбыздан калган бөтен ысулларын да кулана һәм яңаларын уйлап табалар. Бүгенге көндә киез уенчыклар, сүрәтләр,кием-салым,аксесуарлар модага керде.Киез итекләрнең ниндие генә юк…

  Балачак хәтирәләренә әйләнеп кайтсам Рәфкать абыйның (Мишкә районы Татарбай авылы остасы иде) киез итекләр басуы исемә төшә. Оста куллар астында ,бер өем йон, шундый матур киез итекләргә әйләнүенә шак ката торган идем. Мин дә халкымның  үткән тормышына ,шөгыленә  битараф калмаска булдым. Киез итекләр басмасам да, киез тәпкәләр бастым. Күз курка,кул эшли дигәндәй ,ярыйсы гына килеп чыктылар.  Киезне ике төрле ысул белән эшлиләр:юеш киезләндерү һәм коры киезләндерү.Укучылар белән ике төрен дә өйрәнәбез. Беренче ысул белән чәчәкләр, икенче ысул буенча уенчыклар эшлибез.

     Ата-бабадан калган, бүгенге көндә яңа үсеш алган шөгыль укучыларның күңеленә тап килде. Үз халкының тарихын хөрмә иткән, тагын да яңа төсмер өстәп үстергән,халык педагогикасыннан тайпылмыйча тәрбияләнгән яшь буын киләчәктә безнең  ышанычыбызны аклаячак дип ышанам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"....

Ә. Еники "Матурлык" хикәясе

8 класста татар әдәбиятыннан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыганнан соң,"Матурлык" хикәясен дә укыдым. Бу әсәрләр икесе дә бүгенге тормышта яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бик актуаль булып ...

Урок тат.литературы в 9 классе "Батырлыкта-матурлык"

Урок тат.литературы в 9 классе "Батырлыкта-матурлык" для татарской группы...

Презентация к уроку-проекту "Батырлыкта-матурлык"

Презентация к уроку-проекту "Батырлыкта-матурлык"...

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр.»

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл  «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр»...