21 февраля - Международный день родного языка
материал на тему

Газимзянова Рамзия Гаязовна

Информация о проведении праздника в школе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 21_fevralya_informatsiya.docx19.24 КБ

Предварительный просмотр:

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Бүген, ягъни 21 нче февраль көнне, 41 нче мәктәбебездә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек. Бәйрәмдә беренче сыйныфтан алып 11 нче сыйныф укучыларына кадәр катнаштылар. Иң беренче итеп, мәктәптә Халыкара туган тел көне рухын балаларга җиткерү йөзеннән, матур шарлар, туган телгә багышланган плакатларэленгән иде. Анда бөек язучыларыбызның, мәгърифәтчеләребезнең цитаталары, тел турында язып калдырган әйтемнәре, халык мәкальләре язылган иде. “Тәфтиләү”, “Туган тел”, “Сарман” көйләре коридорда яңгырап торды. Зур залда театральләштерелгән уеннар, рәсем конкурслары үткәрелде. Ә китапханәдә “Туган телем – иркә гөлем” исемле күргәзмә, викторина булып узды.

2,4 һәм 5нче сыйныф укучылары белән лингвистик КВН үткәрдек. Мәкаль, табышмак, тизәйткеч ярышлары булды. Шулай ук балалар үзләре язган шигырьләрен сөйләп безне шатландырдылар; җыр буенча ярыш, “Кем күпме фразеологик сүзтезмәләр белә?” кебек бәйгеләр уздырылды. 5 нче сыйныф укучысы Ташпулатов Билолетдин Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Нәби Дәүлинең “Сорау” шигырен 2нче сыйныф укучысы Сурабов Әзиз, Әхмәт Ерикәйнең “Ике канат” исемле шигырен Касыймов Сәлим күңелләргә җиткерде. Соңыннан барыбыз бергә Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырладык.

        Бу бәйрәмне үткәрү өчен үзебезгә түбәндәге таләпләр куелды:

  • укучыларны үз иленең гражданнары һәм патриотлары итеп тәрбияләү, аларны халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен үзләштерергә сәләтле итеп үстерү;
  • туган телдә аралашу-аңлашу күнекмәләрен булдыру һәм камилләштерү;
  • туган тел буенча белем алуның эзлеклелеген тәэмин итү;
  • балаларны җәмгыятьтә үз урынын табардай, төрле милләт вәкилләре арасында үзара дус һәм тату яшәрдәй шәхес итеп тәрбияләү;
  • татар теле дәресләрендә үзләштергән белемнәрен үз сөйләмнәрендә дөрес һәм урынлы куллана белүләренә ирешү;
  • сәләтле балаларны барлау һәм аларны алга таба үстерү.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: мондый бәйрәмнәр укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерә, тел күренешләрен аңлы рәвештә үзләштерүгә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраля - Международный день родного языка

Презентация к линейке, посвящённому Международному дню родного языка.  Бзэ зимы1эж лъэпкъыр лъэпкъыжкъым. Зи бзэр зэзымыпэсыжам и лъэпкъри игъэпэжыркъым. Анадэлъхубзэр 1умпэм зыщ1ым къэзылъх...

21 февраля-Международный день родного языка

21 февраля отмечается день родного языка...

21 февраля - Международный день родного языка

Внеклассное мероприятие для обучающихся 7 «А» класса «21 февраля – Международный день родного языка»Цель: знакомство обучающихся со значением родного языка в жизни общества.Задачи:1....

21 февраля - Международный день родного языка

Конкурс знатоков русского языка, посвящённый к международному дню родного языка. Участинки - учащиеся  6,7 классов....

Урок «21 февраля – Международный день родного языка»

Цели и задачи: вызвать интерес учащихся к изучению и сохранению родного языка, воспитать уважение к культуре и традициям своего народа; развивать стремления быть терпимым в обществе людей; воспитывать...

Внеклассное мероприятие: «Международный год языков коренных народов. 21 февраля - Международный День родного языка»

Внеклассное мероприятие: «Международный год языков коренных народов. 21 февраля -  Международный День родного языка»«ЧТО ТАКОЕ РОДИНА? – ЭТО ВЕСЬ НАРОД. ЭТО ЕГО КУЛЬТУРА, ...

21 февраля - Международный день родного языка

21 февраля - Международный день родного языка...