5сыйныф. Әдәбият.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Зарипова Эльвира Ильсуровна

...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_plany._mohmmzdiya_mdrsse.docx33.22 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Белем укудан башлана. Мөхәммәдия мәдрәсәсе.

Дәреснең максаты: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән танышу,татар халкының элек-электән белемле булуы турында сөйләшү.

Бурычлары:

Белем бирү:

  • Укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү;
  • тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;

Фикер сәләтен үстерү:

  • логик фикерләү сәләтен үстерү;
  •  мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;
  • танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  •  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
  • коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;

 Тәрбияви максат:

  •     әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
  •  балаларда  белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор,  карточка,  колонкалар.

Дәреснең  төре: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Метод һәм алымнар: әңгәмә; биремнәрне аерым-аерым үтәү, парлап эшләү.

Дәрестә кулланган структуралар:

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Дәрес  барышы:

  1. Оештыру өлеше.    

1) Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, Эльвира Ильсуровна!

- Хәерле көн, укучылар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

       -  Кояшлы иртә кебек,

          Татар телен, Тукай телен

          Өйрәнергә дип килдек.

2) Фонетик күнегү. 2 нче слайд.  

[ә]     – мә – мә – мәктәп

         – шә – шә – шәкерт

         – гә – гә – түгәрәк

         – чә – чә – кичә

I. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

  1. Уку мәсьәләсен кую. 3 нче слайд.

- Ә хәзер экранга карагыз. Биредә сез шакмаклар күрәсез. Безгә әлеге шакмакларны берләштерергә кирәк. Аларны берләштергәч, нинди сүзләр килеп чыга. Ягез, балалар, нинди сүзләр килеп чыга? Шул сүзләр дәресебезнең темасын ачырга ярдәм итәр.

   4 нче слайд.

Уен. “Дөрес парны тап”

   Килеп чыккан сүзләр: мәктәп, белем, дөньясы.

  • Шушы сүзләрдән җөмлә төзеп әйтү. “Мәктәп – белем дөньясы.”

Димәк, без бүген белем алу турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Дәрестә  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында текстны укырбыз, татар халкының элек-электән белемле булуы турында сөйләшербез.

Ребята, на парте у каждого лежит лист бумаги. Вы в конце урока должны будете сами себя оценить на сколько вы усвоили данную тему.

А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5)

Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4

(на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4)

В) Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3

(на уроке хорошо работаю, но от помощи товарища не откажусь – 3)

  1.  Актуальләштерү.

     Ә хәзер алдагы дәрестә алган  белемнәрегезне дә тикшереп алырбыз. Мин мәкальләр әйтәм. Минем белән риза булсагыз басасыз, риза булмасагыз басмыйсыз.

Тэйк оф – тач даун.

  • Телләр белгән – илләр белгән. +
  • Китап – рәсем папкасы.             -
  • Беләге көчле берне егар, белеме көчле меңне егар   +
  • Уку – көрәк белән бәрәңге казу.   -

Нәтиҗә.

     

II. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

УМ адымлап чишү этабы.

Яңа сүзләр белән таныштыру. 
1. Экранда транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр: 5 слайд

чор [чор] – период

абруйлы [абруйлы] - авторитетный

шәкертләр [шәкэртләр] – ученики медресе, шакирды

әдәби түгәрәкләр [әдәби түгәрәкләр] – литературные кружки

кичәләр [кичәләр] – литературные вечера

кулъязма [къулйазма] – рукопись, здесь; рукописные

1)экранда язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү). 
2)  Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла): 
- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү; 
- сүзне кабатлау; 
- сүзтезмә әйтү:  яңа сүз кергән җөмләләр әйтү:

2. Яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегү.

Как скажешь о том, что:

- это авторитетное учебное заведение;

- рукописные газеты-журналы;

- организовывали литературные вечера;

- этот период.

4. Текст белән танышу. Әйдәгез, балалар, дәреслекне ачыгыз.  80 биттә бирелгән текстны укыйбыз. Укытучы укый, 2 укучы укый. (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең фотосурәтләре) 6 нчы слайд

Текст өстендә эш.

Найдите строчки где говорится о том, что;

  • медресе “Мухаммадия” открылся в городе Казань 1882 году;
  • это учебное заведение в этот период очень авторитетное;
  • что шакирды организовывают литературные кружки и вечера;
  • первые рукописные журналы-газеты выпускались шакирдами;
  • медресе “Мухаммадия” работает и по сей день.

III. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Парларда эш. 7 нче слайд

(Сораулар һәм җаваплар белән карточкалар таратыла. Сорау булган карточкалы укучы дөрес җавап булган карточкалы укучыны эзли)

1. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кайда ачыла? (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Казанда ачыла)

2. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кайчан ачыла? (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 нче елда ачыла)

3. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучыларны ничек атыйлар? (. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучыларны шәкертләр дип атыйлар)

4. . “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә нәрсәләр оештыралар? (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә нәрсәләр оештыралар)

5. Беренче кулъязмала рны кемнәр чыгара? (Беренче кулъязмаларны шәкертләр чыгара)

6. Шәкертләр нәрсәгә омтыла? (Шәкертләр яңалыкка омтыла)

7. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бүген эшлиме? (Әйе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бүген дә эшли)

IV. Өй эше. 8 нче слайд

1 в. Укырга һәм тәрҗемә итәргә (“3”)

2 в.  Текст буенча өч сорау уйларга. (81 нче бит, 4 сорау)  (“4”)

3 в. Текстның эчтәлеген сөйләргә. (“5”)

V. Рефликсив бәяләү этабы.

- Бүгенге дәрестә  нәрсә белдегез?

Мин шуны белдем: ...( “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 нче елда ачыла)

Мин шуны белдем: ...( “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе абруйлы уку йорты була)                  

Мин шуны белдем: ...( Мәдрәсәдә шәкертләр укый)

Мин шуны белдем: ...( Мәдрәсәдә әдәби түгәрәкләр, кичәләр оештыралар)

Мин шуны белдем: ...( “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бүген дә эшли)

                 

  • Ә хәзер мин җөмләләр әйтәм. Минем белән риза булсагыз елмаю смайлигы күрсәтәсез, риза булмасагыз – киресенчә.
  • Без бүген дәрестә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында сөйләштек.
  • Без бүген дәрестә әкият укыдык.
  • Без бүген дәрестә сөйләдек, сорауларга җавап бирдек.
  • Дәрестә миңа авыр булды.
  • Дәрес миңа ошады.
  • Өй эше авыр.

 Йомгаклау.

1.Укытучының йомгаклау сүзләре.

Кем үзенә “5” ле куйды, өй эшенең 3 нче вариантын сайларга тәкъдим итәм. Кем “4” ле куйды, сезгә  2  нче вариантагы өй эшен, ә кем үзенә “3” ле куйды сезгә 1 варианты эшләргә тәкъдим итәм.

2. Саубулыгыз. Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

5сыйныф.(рус төркеме) Тавык,Тычкан һәм Көртлек әкияте.

5сыйныф.(рус төркеме) Тавык,Тычкан һәм Көртлек әкияте....

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...

5сыйныф өчен дәрес конспекты

Алмашлык.Зат алмашлыклары...