5сыйныф өчен дәрес конспекты
план-конспект урока (5 класс)

Алмашлык.Зат алмашлыклары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл almashlyk._zat_almashlyklary_5_kl.konspekt.docx29.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Алмашлык. Зат алмашлыклары.

Максат: Алмашлык турында белемнәрне искә төшерү, зат алмашлыклары турында мәгълүмат алып, аларны дөрес итеп, килешләрдә төрләндерү  һәм сөйләмдә куллану

Планлаштырылган нәтиҗәлек:

1.Предмет буенча нәтиҗәләр:
-
зат алмашлыкларын аерырга өйрәнү; зат-сан, килешләрдә төрләндерә белү;

2.Метопредмет буенча нәтиҗәләр:

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү:

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Коммуникатив:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

3.Шәхес буларак үсешне күрсәтә торган нәтиҗәлек: иптәшләренә, яхшы мөнәсәбәт, эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирә алу;

        Дәрес тибыЯңа белем үзләштерү

       Җиһазлау: дәреслек, таратма материаллар, презентация

I.Оештыру  өлеше. Мотивлаштыру.

Исәнләшү. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Таныш булыйк:  Мин – Алабуга шәһәре “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”нең туган тел һәм әдәбият укытучысы Шәйдуллина Айгөл Рафаэль кызы.

Укытучы.   Кәефләрегез ничек?

Укучылар. Безнен кәеф яхшы!

Укытучы.   Укучылар, мин сезнең өчен бик шат! Дәресебез кызыклы, нәтиҗәле булыр дигән теләктә калам. Ә хәзер,игътибарыгызны экранга юнәлтүегезне сорыйм.

II.Актуальләштерү.

Видео карау.

Кадерле балалар! Җир йөзендә бик күп илләр, дәүләтләр, шәһәрләр булган кебек үк, Татар теле дөньясында да бик күп Белем утраулары яшәгән. Алар төрле булсалар да, бик дус, тату яшәгәннәр. Алар арасында предмет һәм затлары белдерүче сүзләр – Исемнәр дә, алар билгесенә крсәтүче – Сыйфатлар да яшәгән. Белем утраулары арасында бу сүзләрне алыштырып килүче сүзләр утравы да булган. Тик менә бу утрауның гына исеме булмаган. Кадерле балалар, безгә Сезнең ярдәм кирәк.

Укытучы. 

Укучылар,әйдәгез бу утрауга бергәләп исем биреп карыйк. “Буталган иҗекләр” уены тәкъдим ителә. Әйдәгез әле бергәләп, бирем белән танышыйк.

Буталган иҗекләрдән  башка сүз төркемнәрен алыштырып килүче сүз төркеменең исемен атагыз. –АЛЛЫКМАШ.

Укучылар, нинди сүз төзедегез? (АЛМАШЛЫК)

Утравыбызга бигрәк матур исем килеп чыкты, укучылар, афәрин!

III. Уку мәсьәләсен кую

Ә беләсезме, укучылар, Алмашлык дигән утрау ул шундый зур, матур икән. Анда бик кызыклы исемнәр белән аталучы 6 шәһәр урнашкан икән. Шәһәрнең исемнәрен белергә безгә Рәсем – табышмаклар ярдәм итәр.

1 рәсем. Сөйләүче үзен кем ди? МИН

2 рәсем. Тыңлаучы кешегә без кем дибез? СИН

3 рәсем. Ә кеше сөйләмдә катнашмаса, аны кем дибез? УЛ

4 рәсем. Ә сөйләүчеләр күп булса кемнәр була? БЕЗ

5 рәсем. Бу рәсемдә тынлаучылар куп, аларны кемнәр дибез? СЕЗ

6 рәсем.Ә сөйләмдә катнашмаган кешеләр күп икән ничек әйтәбез? АЛАР

Карагыз әле, укучылар, шәһәребезнең исемнәре билгеле дә булды. МИН, СИН, УЛ, БЕЗ, СЕЗ, АЛАР. Бу сүзләр сезгә танышмы? Без аларны ничек атыйбыз? (Зат алмашлыклары)

Әйе, бу сүзләр затларны белдерәләр.

Укытучы. Димәк, без бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Укучы. Зат алмашлыклары.

Укытучы. Дәрестә нәрсәләр эшләрбез?

Укучы. Зат алмашлыкларын искә төшерербез, яңа белемнәр алырбыз, сөйләмдә кулланырбыз.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Иии укучылар, бу утрауда бик күп белемнәр тупланган “Тылсымлы китапханә” бар бит әле. Тик аның менә ишекләре бикле. Алга таба үтү өчен, безгә ачкычларны йозакка туры китерергә кирәк. Күргәнегезчә, ишектә зат һәм аны белдерүче сүзләр бирелгән.Безгә аларны үз парлары белән тоташтырырга кирәк. Әйдәгез, әлеге бергәләп затларның төркемчәләрен һәм санын искә төшерик.

Белемнәр туплар өчен, юлыбыз ачылды. Ә безне яңа белемнәр алырга өндәп, менә шундый китап киштәсе каршы ала. Укучылар, бу сүзләр сезгә танышмы?Алар нәрсәне аңлата? (Килешләр)

Укытучы.Әйдәгез әле килешләрнең сорауларын кабатлап алыйк. Димәк укучылар, иялек килеше нинди кушымчалар ала?

Укучы. нең,ның.......

Укытучы.Укучылар, әйтегез әле килешләр һәм зат алмашлыклары аларны нәсрә бәйли?

Укучы. Зат алмашлыклар килешләр белән төрләнә.

Әйдәгез әле зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнү үзенчәлеген карап китик. Сезнен алда зат алмашлыкларының килеш белән төрләнү таблицасы бирелгән.Әйдәгез танышып китик. (балалардан укытырга)

Укучылар,миндә бер сорау туды. Килешләр белән төрләндергәндә нинди үзенчәлекләргә игътибар иттегез. (Мин,син-иялек к минем, мин, син-юн.кил, мин, син-төшем,ул алм.тамырдан үзгәрә.)

V. Ял вакыты.

Укучылар, әйдәгез әлеге китапханәдә ял бүлмәсе дә бар,әйдәгез әле бергәләп кереп ял итеп чыгыйк.

VI.Ныгыту.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән зат алмашлыклары турында белемнәрне тупладык. Инде бергәләп китапханә түренә узыйк. Безне монда китапханәдә үз үзеңне тоту кагыйдәләре каршы ала.

Әйдәгез ике яклы көндәлекләрне ачыйк. 1 нче биремдә зат алмашлыкларының килешләрен билгеләгез.

1.Сез китапханәгә керү белән, исәнләшегез

2. Китапханәчене тыңлагыз, аны борчымагыз.

3. Китапларны ертмагыз, аларны саклагыз.

4.Сезгә бирелгән китапны вакытында тапшырыгыз.

Бәяләү.Укучылар, көндәлекләрегезнең икенче ягына 2нче биремгә билге куегыз.

5-җаваплар дөрес

4-1 хата

3-2 хата

Укытучы.Укучылар, әйдәгез дәвам итик. Менә бит, китаплар арасында “Кызыклы фактлар” дип аталганы да бар икән. Ә хәзер укучылар, ике яклы көндәлекләрнең 2нче биременә игътибар итегез. Әйдәгез текстны укып чыгыйк әле. Әлеге биремдә без зат алмашлыкларына дөрес килеш кушымчаларын өстәп язарга кирәк.

1.Урта гасырларда китаплар бик зур кыйммәткә ия булган. Алар (-дан, -ның, -ны) урламасыннар өчен, киштәләргә чылбырлар белән бәйләгәннәр.

2. Кешене “тере китап” итеп алып, ул (аңа, аны, аннан) хикәяләр сөйләткәннәр. Дөньяда барлыгы шундый 150 китапханә бар.

3. Галимнәр  «озак көтә алмаган китап» уйлап тапканнар. Кояш нурлары тәэсирендә алар ( -ны,

-дан, -да) булган язулар 2 айдан соң юкка чыга торган кара белән язылганнар.

Бәяләү.

5-4-3-

Алга таба узсак,без сезнең белән китапханәнең интерактив залында килеп чыгарбыз. Әлеге залда без мультфильмнан бер өзек карап китәрбез. Сезгә бик игътибарлы булып,әлеге өзектән зат алмашлыкларын ишетергә кирәк булачак. Нинди алмашлыкларны ишеттегез? Әйдәгез үзебезгә бәя биреп китик,әгәр дә 5алмашлыкны да ишеткән булсагыз, 5ле...

V. Рефлексия. “Төсле тасмалар” алымы. Сезнең көндәлекләрегез эчендә төрле төстәге тасмалар бар.

Кызыл тасмалар - нинди сүз төркеме белән таныштык?

Зәңгәр тасмалар - дәрестә нинди яңа белемнәр алдык?

Сары тасмалар - миңа дәрестә нәрсә кызыклы булды?

Яшел тасмалар - дәреснең кайсы өлеше сездә авырлык тудырды?

Укучылар,әйдәгез инде хәзер үзебезгә дәрес барышында ничек эшләвебезгә карап,билгеләр куйыйк.

Гомуми белемнәрне бәяләү.

Өй эше.укучылар, көндәлекләрегезнең сөңгы битендә сезгә 3 дәрәҗәдә өй эше тәкъдим итәм.

1.Кырмыска нинди гыйлем бирде икән? Дәвамын әлеге сылтама аша карап бетерергә

http://tatarcartoon.ru/view?q=y6-4HwXO0eV3z

2.Кырмыска бабайның сөйләменнән килеш белән төрләнгән алмашлыкларны табып язарга

3. Зат алмашлыклары  кулланып,  “Алмашлык” утравы турында әкият язарга

Йомгаклау. Укучылар,без сезнең белән бүген зур утрауда кунакта булдык,шулай бит? Һәм әле бу утрауның башка серләре белән дә танышуыбызны киләсе дәресләрдә дәвам итәрбез. Ә инде зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен исегездә калдыру өчен мин сезгә әлеге белешмәне истәлеккә калдырам! Дәресебез тәмам,чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...

Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...

5сыйныф.(рус төркеме) Тавык,Тычкан һәм Көртлек әкияте.

5сыйныф.(рус төркеме) Тавык,Тычкан һәм Көртлек әкияте....