Выступления
материал

Мубаракшина Фануса Габдулбаровна

“Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- мөһим мәсьәләләрнең берсе”

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү-

            мөһим мәсьәләләрнең берсе”

                                       

                                                           Педагог-оештыручы

                                                 Мөбәрәкшина Фәнүсә Габделбәр кызы

Балаларны  юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү-бүген  мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең,  барлык укытучыларның  изге бурычы.

Мәктәбебездә уку елы башында ук түбәндәге максатлар куела:

-Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

-Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.

-Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.

-Балаларныңсөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету.

-Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру.

-Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.

Татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт бар. Ул –юлчыларны хәерле юл теләп озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?” – дип каршы алу.
Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту тапкырлык сорый. Моның өчен без юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Имин йөрү, имгәнүне булдырмау үзебездән тора. Кагыйдәләрне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк юлыгалар.

Соңгы елларда транспортның ,бигрәк тә җиңел автомобильләрнең күзгә куренеп күбәюе юл-транспорт һәлакәтенең артуына китерде.Имгәнүчеләр һәм игьтибарсызлык корбаннары арасында балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч.Мондый хәлне кисәтү өчен мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә  нык  игьтибар ителә.

Мәктәбебездә экскурсия алдыннан укучылар  белән махсус  инструктаж үткәрелә һәм  журналга теркәп барыла.

 Ата-аналар җыелышында,тәрбия  сәгатьләрендә,тормыш иминлеге дәресләрендә  әңгәмәләр, әлегә темага төрле класстан тыш  чаралар, класслар арасында рәсем конкурслары  уздырыла.

Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен төрле чаралар үткәрү,шөгыльләрне уен формасыда үткәрү яисә шөгыль барышында төрле уеннар куллану да уңай нәтиҗәләр бирә.

Әти-әниләр,балалар, ЮХИДИ инспекторлары катнашында "Һәркемгә юл кагыйдәсен белү кирәк", "Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр уздыру да бик отышлы.Алар балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итә.Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

Мәктәбебез олы юл кырына урнашкан. Шунлыктан иминлек мәсьәләсе укучылар, мәктәп коллективы, ата-аналар өчен мөһим проблема булып тора.

Ни куаныч,безнең мәктәбебездә  укучылар белән бәхетсезлек очраклары булганы юк,булырга да язмасын.Без һәрчак  балаларга  хәфевсез юллар,

иминлек,сәламәтлек  кенә телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление участников секции «Физика» на Выступление участников секции «Физика» на открытии гимназического интеллектуального клуба «Олимп»

Выступление участников секции «Физика» на открытии гимназического интеллектуального клуба «Олимп»....

Мои выступления. Выступление на конкурсе "Учитель года 2015". Выступления в школе

24 декабря 2014 г. выступала с  докладом "Обобщение опыта работы".В 2012 г я выступала на пед.совете и  учредительном совете с докладом  на тему: Эффективное применение на у...

Выступление С.И. Назаровой на нижегородской областной педагогической конференции "Наша новая школа: через развитие педагогического потенциала к поддержке талантливой молодежи". Тема выступления "Новая школа-новые задачи"

Данное выступеление было заслушено участниками нижегородской областной педагогической конференцией, проходившей 29 сентября 2010 года в г. Н. Новгороде (концертный зал "Юпитер" Торгово-промышленн...

"Практическая риторика. Публичное выступление" - урок (4 часа) Видеоурок "Информационное выступление" сайт для скачивания http://www.ssyoutube.com/v/BUVfAuIKX_Q&rel=0&fs=1

Урок знакомит учащихся с риторикой, известными ораторами древности;  даёт возможность расширить представление о  публичном выступлении и его структуре, о видах выступлений и требованиях к ни...

Выступление на Районном семинаре «Роль дополнительного образования в творческом развитии учащихся». Тема выступления «Аэродизайн для младших школьников в сфере дополнительного образования».

Аэродизайн – это создание фигур и композиций из воздушных шаров, а также дизайн интерьеров и экстерьеров воздушными шарами.Воздушный шар живёт ярко и легко и … недолго. Как цветы, в своей одухотворённ...

Выступление на августовской учительской конференции 27.08.2015. Тема выступления "Проектная деятельность как средство формирования метапредметных результатов"

В современном мире, идущем по пути глобализации, способность быстро адаптироваться к условиям международной конкуренции становится важнейшим фактором успешного и устойчивого развития страня. Следовате...

Выступление на городской конференции «Инновационные технологии в образовании», выступление на заседании круглого стола.

Одно из главных направлений работы школы – создание условий для оптимального развития одаренных детей, включая тех, чья одаренность в настоящий момент может быть еще не проявившейся, а также про...