Ятим бала сагышы.
материал

Галимова Лейсан Ильдусовна

Өстәл артында бер кыз бала кәгазьгә нидер яза, туктап- туктап, күзләрен сөртә. Аннан өстәлдәге радионы ача. Җыр яңгырый. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yatim_bala_sagyshy.docx19.33 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Ятим бала сагышы.

Өстәл артында бер кыз бала кәгазьгә нидер яза, туктап- туктап, күзләрен сөртә. Аннан өстәлдәге радионы ача. Җыр яңгырый. (Салават башкаруында “Ятим бала зары” җыры).Кыз өстәлгә каплана, шул рәвешле җырны тыңлый. Җыр беткәндә, 2 кечкенә кыз бала керә. Йөгереп барып, елаган кызны юатырга тотыналар.

1 кыз: Айзилә апа, ни булды? Нигә елыйсың? Авырыйсыңмы әллә?

2 кыз: Бу нинди кәгазъ? Әллә берәрсеннән хат килдеме? Елама инде, Айзилә апа, алайса мин дә елыйм.

Айзилә:. Юк,Юк бетте. Мин еламыйм. Күрдегезме , мин е-ла-мыйм! (Күзләрен сөртә, елмая)

1 кыз: Ә шулай да нәрсә бар соң бу кәгазьдә, Айзилә апа укып күрсәт инде!

Айзилә: Ярамый, алайса сез дә еларсыз.

2 кыз: Еламыйбыз,еламыйбыз. Без инде бик күп еладык. Әйдә инде Айзилә апа. Үтенеп сорыйбыз.

Айзилә: Алайса,  утырыгыз да матур гына тыңлагыз.(Укый)

Әни!

Сиңа сәлам язар өчен

Тагын каләм алдым кулыма

Алмаларын койган алмагач күк,

Сүзләр коям дәфтәр юлына.

Ник алдың син миннән иң беренче

Миңа нурлар койган күзеңне?

Ник оныттың сиңа иң беренче

“Әннә” диеп әйткән сүземне?

Аналарның күңеле- балаларда,

Бала күңеле, диләр далада.

Синең күңелең әллә даладамы?

Минем күңелем синдә-анамда.....

Киткән чакта, әнкәм, иркәләдең.

Сыйпадың һәм кочтың куйныңда.

Ышандырдың, тиздән кайтырмын, дип...

Ташлап китү булган уеңда.

Мин, әнкәем, сине ник кайтмый дип,

Тәрәзәдән күпме бакмадым.

Никадәрле сагынып көтсәм дә тик,

Юкка гына булды, кайтмадың.

Әнкәм!

Шыпырт кына сиңа хисләремне

Ак кагәзьгә яза каләмем.

Әни җаным, җитсен күңелеңә

Йөрәгемнән чыккан сәламем...

Үгиләрнең ятим тормышында

Нинди генә вакыт булмый соң?

Шуңар күрә кайчак күзләремдә

Мөлдери яшь белән кайгы-моң.

“Кара да елан, ай тузбашлы,

Йөридер лә камыш буенча...

Атам-анам исән, ә мин ятим,

Ниндидер бер язмыш буенча.

Әти-әни! Сезне текә ярга

Тиңләдем мин йомып күземне.

Ике текә ярның арасында

Дулкын кебек сиздем үземне.

Атам да бар минем, анам да бар,

Тик шулай да нигә мин ятим?

Үз-үземә куйган шул сорауга,

Ничек җавап бирим,ни әйтим?

Мин кайсына  ошаганмын:

Әнигәме, әтигәме?

Әллә алар барлыгымны

Бөтенләй белмиләрме?

Кайда син, әни,

Кайда син, әти.

“Кадерлем”, диеп

Кемнәргә әйтим?

Сугышлар да юк,

 Нигә мин ятим?

 

Минем бүген туган көн икәнне

Әни җаным, оныттыңмыни?

Ике кулың сузып “кызым!” диеп,

Яннарыма килмәссеңмени?

(Битенә дәфтәрен каплый. Елый)

1 кыз. Айзилә апа, елама инде,ә. Үзең еламыйм, дидең.

2кыз. Айзилә апа, Туган көнең белән котлыйбыз. (Икесе дә Айзиләне ике битеннән үбеп алалар)

1 кыз Әйдә, Табылдык, Айзилә апаны котлап, җыр җырлыйбыз.

2 кыз: Җырлыйкмы, Айзилә апа?

Айзилә. (Башын селки- ризалаша)

2 кыз җырлый(“ Күгәрченем, син канатлы,..”.)

Күгәрченем, син канатлы,

Керче минем хәлемә...

Очып барып сәлам әйтче

Әткәем-әнкәемә.

Әйт аларга сагынуымның,

Сагышымның барысын да.

“Ятим үсә,- дип ,- балагыз

Җиде ят арасында”

Чыкмый алар исләремнән

Көндез дә, озын кичләрен дә

Күзем йомсам тик аларны

Күрәм мин төшләремдә

Әйт, килсеннәр яннарыма,

Ташлап бөтен эшләрен.

Мин аларның юлларына

Күз яшьләрем түшәрмен.

(Бу хәлләрне “арттан кереп, тәрбияче карап тора. Балалар күрми, ул яшьләрен сөртә)

Тәрбияче. Кызлар, нәрсә булды?

Айзлә: Хәния апа, утырыгыз әле безнең янга.Менә бүген мин китапханәдә бер китапка юлыктым.

Исеме- “Бала хокуклары турында Конвенция”. Анда барлыгы 54 маддә, ягъни статья бар. 5-11 нче маддәләрдә балаларның яшәүгә, исем һәм гражданлык алуга, аерым билгеләнүгә хокукы;.әти-әниләрен белүгә, алар тарафыннан кайгыртылуга һәм бергә яшәүгә хокук; әти –әниләрнең (икесенең дә) хокук, җаваплылык, бурычлары диелгән. Шулай булгач , нигә бу кызга Табылдык дип исем кушканнар?! Димәк, аны кайдандыр тапканнар?!

Ә нигә бу матур кызның исеме Үлмәс?! Үлми калганга, үлемнәрдән исән калгангадыр, шулаймы?

Ә нигә менә бу сабыйны әнисе бәби тудыру йортында ук калдырып чыккан? Бу рәсемдә аңа нибары 40 көн. Үзе, җанкисәккәем, күзләрен безгә төбәгән. Аны Башкортстангамы, каядыр икенче берәүләр алып киткән диләр.Бу бала бит әти-әниләренең кем булуын белмәячәк.

Ә менә конвенциянең 20-26 нчы маддәләрендә хөкүмәтнең аерым төркемгә кергән (ятим ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган, качаклар гаиләсендә тәрбияләнүче,физик яки акыл үсеше артта калган) балаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау бурычы; әлеге балаларның тиешле медицина ярдәме, кирәк булса, социаль ярдәм алу хокукы турында язылган.

Рәхмәт. Туган илебезгә. Ул безне үз кочагына ала, ашата, киендерә, укыта, тәрбияли. Безнең биредә бар нәрсәбез дә бар, тик... әти-әниләребез юк. Алар булмагач, бик безгә, бик ямансу.

1 кыз Әнием, кил яме, Мин сине көтәм.Син бүләк иткән курчакны бернинди уенчыкка да алыштырмыйм.

2 кыз Әнием мин сине бүген төшемдә күрдем. Син мине кочакладың,үптең. Ә мин сиңа бер җыр җырладым. Менә ул җыр

               “ Бала сагышы” җыры

1.Әнкәемне бүген мин дә төштә күрдем,

Йомшак кулын тотып: “Саумы, әнкәй,- дидем-

Хуш кайттың, әнкәем, китмисеңдер инде?”

Шул сүзләргә, никтер, әнкәй башын иде.

2.Нигә шулай озак, әнкәем, килмәдең?

Әллә соң мин барын, әнкәем, белмәдең?

Нигә соң, әнкәем, үсәм мин синсез,

Кайт, әнкәй, тизрәк, миңа,  күңелсез!

Ничә еллар көтәм, әнкәем, кайтмыйсың,

Нигә ,әнкәй, мине үзеңә алмыйсың?

Нигә соң, әнкәем, өнемдә килмисең?

“Син-газиз балам!”-дип елмаеп дәшмисең?

1кыз: Ә менә мин балаларыма Гөлчәчәк, Гөлназ, Айнур, Айтуган, Айгөл дигән исемнәр кушачакмын һәм балаларымның берсен дә безнең кебек ташлап китмәячәкмен.

2кыз. Мин дә шулай итәчәкмен.Балаларны ташлау – иң зур гөнаһ, диләр. Ә мин кызларыма....Таңсылу, Көлемсәр, Айсылу дип, улларыма Алмаз, Айназ, Булат дигән исем кушачакмын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Сценарій свята "Презентація п\'ятого класу".

Сценарій позакласного заходу для учнів 5 класу....

Класс шагы "Байлак сагыш-сеткилдин уран делегейи силернин чуректеринерни ажыдар"

Чараш чуулду унелеп билиринге  ук класс шагы ажыктыг...

Сабый күзләре. Ятим балалар.

Бу класс сәгате ятим балаларның ачы язмышы турында. Укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә юнәлдерелгән....

Сценарий праздника шагаа "Ак-Сагыш болгаш Кара-Сагыш"

Драматизация сказки для детей старшей, подготовительной к школе группы...

Ак-Сагыш болгаш Кара-Сагыш деп тоолга даянган кичээл планы

«Сагыш бакта сайзыравас,   сеткил бакта секперевес.»...

Ана каргышы-йөрәк сагышы. (Татар әдәбиятыннан технологик карта)

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)...