Мастер-класс "Анализ художественного произведения""
методическая разработка

Салимова Линара Гависовна

Дать полный анализ художественному произведению с помощью схем, владеть основными терминами. В средних калассах он имеет упрощенную форму, а в старших - более сложную.В своей работе я хотела представить  универсальный план анализа произведения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon moy_master_kl.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Осталык дәресе

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар!

  Мин үземнең чыгышымны кечкенә видео материал белән башладым, чөнки соңгы елларда балаларга китап укырга, әсәрнең эчтәлеген сөйләргә, ә инде анализ ясарга өйрәтү икеләтә авыр.

  Ә хәзер сез слайдка карагыз. Иң беренче нәрсә күрдегез сез анда? Менә шушы рәсем кебек үк әдәби әсәрне дә укучы төрлечә кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә дә аерым әдәби әсәрне анализлауның схемасын да булдыру бик авыр. Татар әдәбиятын укыту методикасында мондый юнәлештәге хезмәтләр күп түгел. Минем үземә Дания Фатих кызы Загидуллинаның “Әдәби әсәргә анализ ясау”китабы эшемдә зур этәргеч булып тора.  Соңгы елларда район, республика олимпиада сорауларында да әсәргә анализ эшләү бер зур бирем булып тора.

Алда әйкәннәрдән чыгып минем осталык дәресемнең темасы “Әдәби әсәргә анализ” дип атала. Әсәрне анализлый алу сыйныфтан сыйныфка үсә, тирәнәя барып кына формалаша ала.

Мәсәлән, 5-6 сыйныфта - әсәрдәге вакыйгалар кайчан бара. Нинди яңалык алдыгыз?

7-8 сыйныфта әдәби әсәрне укып аңлау белән бергә, бәя бирә белергә, тормыш белән бәйләргә тиеш.

9-11 сыйныфларда - өйрәнә торган әсәр һәрьяклап яктыртыла. Сораулар да катлаулырак һәм проблемалы.

  Дания Фатих кызының китабында анализ 15 пунктан тора. Барысын да укучыларга истә калдыру авыр, шуңа күрә мин аның берничәсен берләштердем һәм төрле төстәге салават күперенә аша күрсәтергә тырыштым.

Бүгенге анализ өчен мин Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәрен сайладым.

Ул безнең 11 нче сыйныфта үтелә. Әсәргә анализ ясарга минем коллегаларым булышачак, алар бу әсәр белән таныш, ә хәзер мин аларны миңа ярдәмгә чакырам. Рәхим итегез.

Иң башта әсәр турында мәгълүмат. (Әсәр кайсы елда язылган, ул чорда барган вакыйгалар) - бу инде җирдәге үләннәр. Бала белергә дә мөмкин, белмәскә дә.

 Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре турында нинди мәгълүмат беләсез? 

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре 1964 нче елны язылган.

1. Әсәрнең жанры. Лирик, лиро-эпик, эпос, драма.

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре» әсәре ул – хикәя.

2. Әсәрнең темасы. Конкрет-тарихи, мәңгелек. Темасы – матурлык.

     Идеясе (төп фикер). Матурлык-тышкы чибәрлек түгел, ә кеше күңеленең чибәрлеге. 

     Проблемасы. Проблема- әсәрдә автор күтәреп чыга торган мәсьәлә. Эчке дөнья матур булса, син чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше. Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга кирәк.

3. Сюжет элементлары:

Пролог - әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү.

Экспозиция -  конфликтны    барлыкка китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую.  

(өч шəкерт, бер атка утырып, өяз мəдрəсəсеннəн авылларына кайтырга чыгалар. Бəдретдин – очраклы юлдаш кына. Ул шəкертлəр арасында иң ярлысы, шул ук вакытта ярлы шəкертлəрнең иң сəлəтлесе дə иде);

Төенлəнеш - конфликтның барлыкка килү урыны

 (шəриктəшлəре Бəдретдиннең иң ярлы шəкерт икəнен белəлəр, əмма бу кадəр ярлы хуҗалыкта яшидер дип башларына да китермилəр);

Вакыйгалар үстерелеше - конфликтның үсү-үзгәрүе

(шыр кырда утырган, искереп-тузып, яртылаш җиргə кереп беткəн өйнең эче дə бик ярлы, əмма бүрəнəлəре сары-көрəн төстə, идəне дə чип-чиста. Шул өй эчендə чиста-пөхтə киенгəн дөм сукыр бабайның утыруы);

Кульминация- конфликтның иң югары ноктасы

 (чаршау артыннан бөтен битен-күзен кайчандыр рəхимсез чəчəк зəхмəте тəмам бозып бетергəн, сул күзе бөтенлəй кысылып, уң күзе илəмсез зураеп калган бичара хатын – Бəдретдиннең əнисе шəкертлəргə чəй ясарга чыга; чиркану тойгысының йөрəкне өшетеп җибəрүе, Бəдретдин өчен оялу);

Чишелеш - конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

(Бəдретдиннең китапларын күрсəтүе, бернинди уңайсызлану хислəре кичермичə, əнисенең күзенə генə карап скрипкада уйнавы; шəкертлəрнең олылардан фатиха алып, юлга кузгалулары).

Эпилог - соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга - хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү .

4. Образлар системасы. Төп һәм ярдәмче образларга бүленә.

Хикəянең төп образы – Бәдретдин – бик ярлы гаилəдə үскəн малай, горур табигатьле, ярдəмчел, бик тырыш, “кешегə бер дə йөк булырга яратмый”, əти-əнисенə ихтирамлы, үзен бер дə кызгандырмый, шигырь яза, яңа əдəбият белəн мавыга, скрипка ясавы эшсез тормавын дəлилли.

 Хикəядəге калган образлар – Бəдретдиннең əтисе, əнисе, бабасы, шəкертлəр – барысы да ярдəмче образлар. Алар ярдəмендə автор төп героен ныграк ачарга, тулаем күз алдына бастырырга тырыша.

5. Әсәрдәге детальләр. Табигать күренешләре, интерьер.

Алар барысыда әсәргә тулаем дөрес бәя бирергә өйрәтә. Портрет һəм интерьер ярдəмендə əлеге гаилəнең ярлылыгы, фəкыйрьлеге ныграк күз алдына килеп баса.

6. Әсәрнең теле. 

Әмирхан Еникине  “кеше күңелен дәвалаучы язучы-доктор”дип тә йөртәләр. Эндәш сүзләргә ул иркәләү-назлау төсмере салган:әнкәй, әткәй, бабакай, хикәя җөмләләр төп урынны ала.

7. Әсәрнең әһәмияте.

Бу әсәрдән матурлык, сафлык бөркеп тора, әсәр бүгенге көндә дә актуальлелеген җуймаган. Шушындый рухи яктан бай кешеләр никадәр күбрәк булса, тормыш шулкадәр яхшырак, яшәве күңеллерәк булыр иде!

Менә шундый формада без укучылар белән дәрестә әсәрләргә анализ ясадык. Вакыт узу белән мин шуны аңладым, балалар схеманы истә калдыра алмыйлар. Анализлау тәртибе тагын да җиңелрәк булсын өчен без һәр төскә  кечкенә значоклар беркетеп карадык. Балалар моны ничектер җиңел кабул итте. Балалар төс, сурәт чиратын җиңел истә калдыралар. Әсәрләрне анализларга өйрәнгәч, мин терәк сүзләрне алып куям, сурәт буенча эш алгоритмын балалар искә төшерәләр. Ә хәзер минем ярдәмчеләргә мин шушы эшне башкарырга кушам.Сез ассоциатив рәвештә бу рәсемнәрне терәк сүзләр янына беркетеп карарсыз. Рәхим итегез!

Ә хәзер сез рәсемнәргә карап кына кулланган терминнарны истә калдыра аласызмы? Димәк, безгә рәсемнәр истә калдыруны җиңеләйтә.

- Хөрмәтле коллегалар, иң күренекле татар шагыйрен атагыз әле.

 -Нинди әсәрләрен беләсез?

Ә хәзер без сезнең белән Габдулла Тукайның “Су анасы ”әсәрен анализлап карыйбыз. Бу әсәр ничәнче сыйныфта үтелә? Димәк, әлегә без анализны 5 нче сыйныф яссылыгыннан чыгып анализлыйбыз.

Әсәр 1908 нче елда язылган.

Жанр: лиро-эпик әсәр (әкият+поэма)

Тема- урлашу, идеясе - кеше әйберенә тиергә ярамый. Проблемасы - урлашу яхшылыкка илтми.

Сюжет элементлары:

-Вакыйгалар үстерелеше - конфликтның үсү-үзгәрүе

(алтын таракны алып чабу, су анасының өйгә килүе);

-Кульминация- конфликтның иң югары ноктасы

 (алтын таракны урлау);

- чишелеш - конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

(әнисенең таракны тәрәзәдән чыгарып ыргытуы).

4. Образлар системасы. Төп һәм ярдәмче образларга бүленә.

Хикəянең төп образы – малай,   калган образлар – малайның, əнисе, балалар – барысы да ярдəмче образлар. Алар ярдəмендə автор төп героен ныграк ачарга, тулаем күз алдына бастырырга тырыша.

5. Әсәрдәге детальләр. Табигать күренешләре, интерьер.

Җәйге матур көн, су буе.

6. Әсәрнең теле. 

Җиңел, аңлаешлы тел

7. Әсәрнең әһәмияте.

Кешеләргә яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә.

Зур рәхмәт сезгә!

Мин бүгенге осталык дәресемдә үзем кулланган ысулларның берсе белән таныштырдым. Әсәргә анализэшләү өчен салават күпере буйлап сәяхәт ясадык.

Минемчә, бу ысул Федераль белем бирү стандартларына туры килә, чөнки монда укучыларның сыйныфта төрлечә  фикерләүләре күздә тотыла, мәсәлән, тиз отучан, укуга сәләте зур булган бала - сүз белән, ә фикерәү рәвеше сүлпәнрәк бала - рәсемнәр ярдәмендә истә калдыра.

 Ә безгә, татар теле укытучыларына, балаларыбызда туган телгә, туган илгә  мәхәббәт  тәрбияләргә кирәк.   Чөнки милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый.

Арттырмыйм да , киметмим дә , шуны бел-

Татар теле- әнҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул- Туган тел-

Баш очымда кояш булып тора  гел!  – дип тәмамлыйсым килә үземнең чыгышымны.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ художественного произведения Тема 11

Что такое художественный образ...

Анализ художественного произведения Тема 12

Образ человека в произведении...

ИП "Портрет литературного героя в художественном произведении"

Интерактивные плакаты необходимы: 1.Информация, представленная на них, охватывает темы нескольких классов. Этим создается огромная экономия времени по созданию презентации по данной теме в ...

Композиция художественного произведения. Компазиционный анализ произведения.

Композиция – своеобразная программа процесса восприятия произведения читателем. Композиция делает целое из отдельных частей, самим расположением и соотношением художественных образов выражает художест...

Методическая разработка "Средства художественной выразительности. Инверсия в художественном произведении"

Данная методическая разработка направлена на повторение отработку умения определять средства художественной выразительности (эпитеты, сравнения, метафору, олицетворение) и ознакомление с инверсией, её...

Художественные открытия А.П.Чехова в драматургии.(Анализ художественного произведения).

Статья раскрывает художественные особенности пьес А.П.Чехова....