УМК Сәлам 4 нче сыйныф Тема Бүген нәрсә пешерәбез
план-конспект урока

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

smiley

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umk_slam_4_nche_syynyf_tema_bugen_nrs_pesherbez.docx29.82 КБ

Предварительный просмотр:

УМК “Сәлам!”

4 нче сыйныф

«Бүген нәрсә пешерәбез?» темасы өстендә эш 2 нче дәрес

Рустелле төркемнәрдә татар теле дәресе

Беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Мансурова Л.С.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе

Максат: 1. Рәсемнәрне тасвирлый алу. Тема буенча лексик берәмлекләрне һәм структураларны сөйләмдә дөрес куллана белү;

               2. Фигыльләрне барлык һәм юклык формасында төрләндерә белү;

              3. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

               4.Аралаша белү, бер-береңне ихтирам итәргә өндәү, активлык, бердәм эшли белү сәләтләрен тәрбияләү, дөрес туклану серләрен аңлауга ирешү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, уку максатын мөстәкыйль билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Предмет – рәсемнәрне тасвирлый алу, тема буенча лексик берәмлекләрне һәм структураларны сөйләмдә дөрес куллана белү;

Шәхескә кагылышлы  – үз вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп планлаштыра белү, җаваплылык тою.

Җиһазлар: карточкалар, интерактив такта, «Сәлам» сайты

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты. Дәрескә уңай халәт тудыру.

Татар теле дәресен башлыйбыз! Һәрбер баланың хәлләрен сорашу.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

ACTIVINSPIRE  программасында биремне эшләү.

кыздырылган бәрәңге – жареная картошка

пешкән ит – вареное мясо

солы боткасы – овсяная каша

дөге – рис

таба – сковорода

токмачлы аш – суп-лапша

кәстрүл – кастрюля

балык – рыба

             - Монда нинди ашамлыклар бар?

- Монда нинди ярмалар бар?

- Монда нинди ризыклар бар?

- Монда нинди савыт-сабалар бар?

- Мин иртәнге ашка солы боткасы ашыйм һәм сөтле кофе эчәм. Төшке ашка кәбестә ашы һәм пешкән ит ашыйм, чәй эчәм. Кичке ашка  салат ашыйм һәм кефир эчәм.

- Ә  хәзер әйтегез, сез иртәнге ашка нәрсә ашыйсыз?

-Төшке ашка нәрсә ашыйсыз?

-Кичке ашка нәрсә ашыйсыз?

-Бүген без нәрсә турында турында сөйләшәбез? Бүген дәрескә нинди бурычлар куябыз?

( Иртәнге ашка, төшке ашка,  кичке ашка нәрсә ашыйбыз җөмләләрен әйтергә өйрәнәбез

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

“Пинг-понг” уены. Тактада сүзләр белән эш.

Мин сүз әйтәм, ә сез бу сүзгә башка сүз әйтеп җөмлә төзегез

Мәсәлән: Кисә. Маша кисә. Маша ипи кисә. Маша тәмле ипи кисә. Маша тәмле ак ипи кисә.

Ашый.

Маша ашый.

Маша карабодай боткасы ашый.

Маша тәмле карабодай боткасы ашый.

Маша иртәнге ашка тәмле карабодай боткасы ашый.

Маша иртәнге ашка тәмле карабодай боткасы ашый һәм чәй эчә.

Маша иртәнге ашка тәмле карабодай боткасы ашый һәм баллы чәй эчә.

Маша сәгать җидедә иртәнге ашка тәмле карабодай боткасы ашый һәм баллы чәй эчә.

  1. “Ах, хуш ис кайдан килә” җырын бергә җырлау.

  1. Дәреслектәге рәсемнәр белән эш. “Сәлам” сайты

-Беренче рәсемдә нинди аш вакыты?

-Кыз иртәнге ашка нәрсә ашый? (Кыз  иртәнге ашка солы боткасы, ипи сыр һәм май белән ашый, какао эчә)

-Икенче рәсемдә нинди аш вакыты? (Төшке аш)

-Бу кем? Малай төшке ашка нәрсә ашый? (Малай төшке ашка салат, аш, макарон, ит ашый һәм сок эчә)

-Өченче рәсемдә нинди аш вакыты?

-Бу кем? Ул кичке ашка нәрсә ашый?( Ул кичке ашка кыздырылган тавык ите, яшел борчак ашый, десерт белән чәй эчә)

Күзләргә физкультминутка

Күзләр белән тәрәзәгә карагыз

Ишеккә карагыз

Түшәмгә карагыз

Идәнгә карагыз

Күзләр белән түгәрәк ясагыз, өчпочмак  ясагыз, күзләрегезне йомыгыз, күзләрегезне ачыгыз

Дәреслектәге текстларны уку.

-Беренче текст кайсы рәсемгә туры килә?

-Икенче текст кайсы рәсемгә туры килә?

-Өченче текст кайсы рәсемгә туры килә?

  1.  Әзерли сүзен барлык һәм юклык формаларында затларда һәм саннарда төрләндерү

ACTIVINSPIRE  программасында биремне эшләү.

Әзерли - готовит

Мин әзерли-м

Син әзерли-сең

Ул әзерли

Без әзерли-без

Сез әзерли-сез

Алар әзерли-ләр

  1. Юклык формасындагы әзерләми дигән сүзне карточкаларда эшләгез.

Мин әзерләми

-сең

Син әзерләми

-ләр

Ул әзерләми

Без әзерләми

-сез

Сез әзерләми

-

Алар әзерләми

-без

  1. Өй эше                                                                    

             81 нче бит 4 нче күнегүне укырга, сораулар әзерләргә (2-3 сорау);

             * III заттан укырга

        8.  Рефлексия

  -  Ребята, как вы оцениваете свою работу на уроке?

  - У кого были затруднения? Какие трудности встретились?

   -  Какие задания вам понравились больше всего?

   -  За что вы можете себя похвалить?

   -  За что вы можете похвалить свох одноклассников? Кто сегодня лучше всех работал?  (Выставление оценок.)

   - Похвалите друг друга. Используйте слова: акыллы, җаваплы, зирәк, тырыш.

Сез бик акыллы кызлар һәм малайлар! Сезгә уңышлар телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"

Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...

Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;-         сыйфатның артыклык дәрәҗәс...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...