Татар теленнән олимпиада биремнәре. 11 нче сыйныф татар төркеме.
олимпиадные задания (11 класс)

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

 Татар теленнән олимпиада биремнәре. 11 нче сыйныф татар төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_jaz_tat_gr_11_klass.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән олиимпиада биремнәре.

11 сыйныф (90 минут)

  1. Кайсы рәттәге сүзләрдә күп нокталар урынына “ң” хәрефе языла?

а) боры...гы, кү...ел;

ә) ча...гы, мо...лы;

б) са...гырау, төн...ге;

в) иртә...ге, кара...гы.

2. Хаталы сүзне табыгыз:

а) фәкәт;

ә) канәгать;

б) җөрьәт;

в) дөрес җавап бирелмәгән

3. Күмәк күтәрсә, күлне күчерер мәкалендә сузыклар өчен уртак билгене билгеләгез.

а) сузыклар барысы да озын;

ә) сузыклар барысы да иренләшкән;

б) сузыклар барысы да нечкә;

в) уртак билге күзәтелми.

4. Этимология

а) сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә;

ә) телдәге ялгызлык исемнәрне өйрәнә;

б) телдәге сүзләрнең тарихын өйрәнә;

в) сүзләрнең әйтелешен өйрәнә.

5. “Лексикография” терминына ялгыш бирелгән аңлатма кайсы?

а) сүзлекләр төзү турындагы фән;

ә) сүзләрне җыю, туплау, билгеле бер тәртипкә салу турындагы фән;

б) сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә торган фән;

в) сүзләрне сүзлекләргә урнаштыру үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән.

6.  И бровью не ведет фразеологизмының эквивалентын табыгыз:

а) колагына да элми;

ә) исе дә китми;

б)  мыегына да чорнамый;

в) санга да сукмый.

7. Сулыкларыбызның сүзен тикшерүдә хата җибәрелгән пунктны билгеләгез:

а) су – сүзнең тамыры: сулы, сусыз, суган тамырдаш сүзләр;

ә) -лык- ясагыч кушымча, исемнән исем ясый;

б) –лар- мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымча, күплек сан кушымчасы;

в) –ыбыз- мөнәсәбәт белдерүче бәйләгеч кушымча, I зат күплек сандагы тартым кушымчасы.

8. Сыйфат фигыль кергән җөмләне табыгыз:

а) Үзебезнең татар теле дип йөртелгән Туган телебез ни хәлдә соң бүген?

ә) Болай гына аның тирәнлегенә төшенеп, киңлекләрен иңләп булмас.

б) Шулай да ул байлык хәзинә санала.

в) Күрсәткеч таяк иске география картасы буйлап кыйтгалар вә океаннар аша уза.

9. Раслаучы кисәкчәләр булган рәтне билгеләгез:

а) нәкъ, иң;

ә) үтә, җете;

б) бит, ләбаса;

в) –сана, сәнә.

10. Сыерчыклар шатлыклы җырларын сузып җибәрделәр (Г. Хәсәнов) җөмләсендә аерып күрсәтелгән сүз ничек билгеләнә?

а) мөстәкыйль фигыль дип;

ә) ярдәмче фигыль дип;

б) ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыль дип;

в) мөстәкыйль фигыль урыныда килгән ярдәмче фигыль дип.

11. Җөмлә төрен билгеләгез:

Инеш буендагы вак таллар, күпер төбендәге кар өемнәре аста кала, җиң очларыннан, изүләреңнән, бишмәт итәгеңнән җил бәреп керә.

а) тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмлә;

ә) тезмә кушма җөмлә;

б) иярченле кушма җөмлә;

в) аерымланган хәлләр белән катлауландырылган гади җөмлә.

12. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык дөрес куелмаган?

а) Болар – кирәкле китаплар;

ә) Акыллы – кыска сөйләр;

б) Агым уңаена йөзү – фразеологик әйтелмә;

в) Күршебез – зур төзелештә бик дәрәҗәле җитәкче.

13. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез:

Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көчләре белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. (Г. Әпсәләмов)

а) сәбәп хәле;

ә) максат хәле;

б) рәвеш хәле;

в) вакыт хәле

14. “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл” дигән темага 15 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 10 сыйныф татар төркеме

10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре...