ФДББС
статья

ФДББС

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fdbbs_suzlege.docx72.57 КБ
Файл fdbbs.docx43.05 КБ

Предварительный просмотр:

ФДББС сүзлеге

  1. Рус һәм татар телләрендә төп гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларында кулланылган төшенчәләрнең аңлатмалы сүзлеге.

Рус телендә

Татар телендә

миссия федеральных государственных образовательных стандартов: выявление и согласование индивидуальных, общественных и государственных потребностей в общем образовании

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларының миссиясе: гомуми белем бирүдә шәхси, иҗтимагый һәм дәүләти ихтыяҗларны ачыклау һәм килештерү 

С введением ФГОС в системе общего образования  ожидаются следующие изменения:

·         образовательные цели;

·          качество образования;

·          учебный план;

·          содержание учебных программ и программ внеурочной деятельности;

·          характер организации образовательного процесса);

·           ресурсное обеспечение);

·          система оценки качества образования

 

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары гамәлгә куелу белән гомуми белем системасында мондый үзгәрешләр булачак:

  • тәгълим-тәрбия процессының максатлары;
  •  белем сыйфаты;
  •  уку планы;
  • уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек программалары эчтәлеге;
  • тәгълим-тәрбия процессын оештыру характеры;
  •  ресурслар белән тәэмин ителеш;
  • белем сыйфатын бәяләү системасы

 

 

«_Деятельность » – это это процесс преобразования реальной действительности для достижения намеченной цели и удовлетворения возникшей потребности

  «Эшчәнлек» –  куелган максатка ирешү һәм барлыкка килгән ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен реаль чынбарлыкны үзгәртү процессы

«Действие » – это это единичный акт преобразования действительности

«Гамәл » – чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән  бер адым

«Самоконтроль » — это процесс соотнесения промежуточных или конечного результатов с промежуточными или конечной целями деятельности

«Үзконтроль» –   агымдагы һәм соңгы нәтиҗәләрнен эшчәнлекнең агымдагы һәм соңгы  максатлары белән чагыштыру процессы

«Самооценка»— это процесс  сопоставления результата деятельности с ее целью, можно установить, на сколько результат соответствует цели  и осуществляется по полноте состава и качеству реализованных действий

«Үзбәя» –эшчәнлекнең нәтиҗәсен  максат белән чагыштыру һәм аның ни дәрәҗәдә куелган максатка туры килүен ачыклау   

«Универсальные учебные действия _» – это умение учиться, т. е. способность субъекта к саморазвитию и самосовершенствованию путем сознательного и активного присвоения нового социального опыт

«Белем алуда универсаль гамәлләр» – белем эстәүгә сәләтлелек, ягъни субъектның аңлы һәм актив рәвештә яңа социаль тәҗрибә үзләштерү аша үзүсешкә, үзлектән камилләшүгә сәләтле булуы

«Регулятивные  действия » – это умение в любой деятельности  прежде выявлять проблему, определить пути решения, выбрать  наиболее эффективных способов решения, самостоятельно решить  выявленную проблему,  рефлексировать,  дать самооценку и самостоятельно определить резерва усовершенствования  решения этой  проблемы

«Регулятив гамәлләр » – теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала , аның чишелеш юлларын билгели, иң эффектив чишелеш юлын аерып ала, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә һәм  әлеге проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләшү  зарурлыгын ачыклый  белү

  « Коммуникативные действия » – это умение слушать и слышать,  услышенного сравнивать собственным,  в соответствии с грамматическими и синтаксическими нормами родного языка и русского языка в диалоге и в монологе высказывать и аргументировать свое мнение;  участвовать в коллективном обсуждении проблем, умение интегрироваться в группу сверстников и строить продуктивное взаимодействие со сверстниками и взрослыми

« Коммуникатив гамәлләр» –  тыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра,  туган теленең һәм рус теленең грамматик, синтаксик нормаларына туры китереп, дәлилле итеп үз фикерен монологта һәм диалогта башкаларга җиткерә белү;  килеп чыккан проблемаларны коллективта уртага салып хәл ит белү;  яшьтәшләре белән  төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив  уртак гамәл оештыра алу

«Познавательные действия » – это

– умение преобразование изучаемого объекта из чувственной формы в модель, где выделяются существенные характеристики объекта и преобразование модели с целью выявления общих законов, определяющих данную предметную область ;

 –выделение универсальных логических действий: анализ объектов с целью выделения существенных, несущественных признаков;

    –  синтез как составление целого из частей, в том числе самостоятельное достраивание, восполнение недостающих компонентов;

–выбор оснований и критериев для сравнения, классификации объектов;

– подведение под понятия, выведение следствий;

–установление причинно-следственных связей, построение логической цепи рассуждений, доказательство

– выдвижение гипотез и их обоснование

 

«Танып белү гамәлләре» –  өйрәнелә торган объектны хис формасыннан объектка хас төп үзенчәлекләрне аерып күрсәтә торган  модельгә әйләндерә һәм үзләштерелә торган предмет өлкәсен билгели торган  гомуми закончалыкны ачыклау максатында модельне үзгәртә белү;

–универсаль логик гамәлләрне аерып ала белү: объектка хас мөһим һәм бик үк мөһим булмаган билгеләрне аерып алу максаты белән объектка анализ ясый белү;

–өлешләрдән  бөтен хасил итү буларак синтез ясый белү, шул исәптән, мөстәкыйль рәвештә җитешмәгән өлешләрне таба, төзеп  (тулыландырып) бетерә белү; 

–өйрәнү объектларын  чагыштыру, классификацияләү өчен нигез һәм  критерий сайлый белү;

– килеп чыккан нәтиҗәләрне төшенчә итеп формалаштыру;

 –сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау  һәм фикер үстерелешенең, дәлилләүнең логик чылбырын төзү;

 – гипотеза  тәкъдим итү һәм аны дәлилләү .

«Личностные  действия » – это готовность к жизненному и личностному самоопределению, знание моральных норм, умение выделить нравственный аспект поведения и соотносить поступки и события с принятыми этическими принципами, а также ориентации в социальных ролях и межличностных отношениях

«Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр » – тормышта үз урыныңны табарга әзерлек, мораль нормаларны белү, үз-үзеңне тотуның әхлакый асылын  аера белү  һәм гамәлләреңне кабул ителгән этик принципларга туры китерү , шәхесара мөнәсәбәтләрдә һәм социаль рольләрдә ориентлаша белү



Предварительный просмотр:

ФДББС

 

Бу хезмәттә белем бирүдә федераль дәүләт стандартларына бәйле кулланылган төшенчәләр сүзлекчәсе:

 

гомуми белем бирүнең   фундаменталь төше – фундаментальное ядро содержания общего образования

махсус белем                           – специальное знание

махсус күнекмә                      – специальное умение

тотрыклы күнекмә                  – навык

белем алуда универсаль гамәлләр      – универсальные учебные действия

рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр       – личностные действия

регулятив гамәлләр –  регулятивные действия

танып белү   гамәлләре               –  познавательные действия

коммуникатив  гамәлләр          – коммуникативные  действия                  

гомумкешелек кыйммәтләре — общечеловечские ценности 

инновацион укыту-методик комплекты — инновационный учебно-методический комплект

педагогик технология — педагогическая технология

 

Россия Федерациясе мәгарифе системасын яңарту (модернизация) үзенчәлеге

 Яшәешебезнең барча өлкәсендә  милли сәясәтнең гомумфедераль статусын тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәвамлы чаралар системасын билгеләү, аерып алганда, федераль һәм милли мәнфәгатьләрне килештерүнең ышанычлы, тотрыклы механизмын табу –   көнүзәк мәсьәлә.  Күпмилләтле Россия Федерациясе халкын бербөтен итүне, яшь буында Россия Федерациясе гражданины идентифлыгы формалашуны тәэмин итүдә  хәлиткеч роль  гомуми белем оешмаларына йөкләтелә.  Чөнки мәгариф –  мәдәният, фән  һәм яшәешнең башка өлкәләре белән табигый багланышларда торган һәм гражданлык җәмгыяте формалаштыруның агымдагы һәм үсештәге бурычларын эффектив хәл итәргә сәләтле универсаль социаль механизм.

           Дәүләт, этнос һәм шәхес мәнфәгатьләрен аерым-аерым һәм барысын берьюлы тәэмин итәргә бурычлы мәгариф эчтәлеген булдыру максаты белән  белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары кертелде.

          Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә.

   Таләпләр түбәндәгечә:

  • укучы үзләштерергә тиешле белемнең фундаменталь булу зарурлыгы ( Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгендә урнашкан һәм нинди төр белем бирү оешмасында — авыл мәктәбендә яисә шәһәр мәктәбендә,  гимназиядә яисә лицейдә, укуына карамастан үзләштерелергә тиешле махсус белем, күнекмәләрнең эчтәлеге һәм сыйфаты бер үк дәрәҗәдә булырга тиешлек);
  • бүгенге укучы – киләчәк кешесе формалашуы өчен мөһим, актуаль мәгълүмат кына бирелү зарурлыгы;
  • махсус белем һәм күнекмәләр, универсаль гамәлләр формалаштыруда дәвамчанлык принцибының (балалар бакчасы һәм беренче сыйныф, 1– 2, 2-3, 3-4  сыйныфлар арасында; башлангыч гомуми белем бирү баскычы һәм V сыйныф, 5-6,6-7, 7-8, 8-9 сыйныфлар арасында; төп гомуми белем бирү баскычы белән  X сыйныф һәм  урта гомуми белем бирү баскычы арасында; татар милли мәгърифәтчелек идеяләре һәм бүгенге заман таләпләре яссылыгында бәйләнеш) саклану зарурлыгы.
  • белем алуда универсаль гамәлләрнең (универсальные действия) – предметара (метапредметные) һәм рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләрнең (личностные) камил формалашуы өчен җирлек булдырылу зарурлыгы.
  • метапредмет гамәлләрнең:

а) регулятив  гамәлләр формалашуы – уку мәсьәләсен кую (мин нишләргә тиеш? дип уйлый белү); чишү юлларын билгеләү (ничек эшләп була? болай да, болай да була, тагын башкача эшләп булмыймы икән? дип уйлый белү); эффектив булганын (нәтиҗәгә җиңел илтә торганын, уңаен) сайлап ала алу; куелган мәсьәләне чишүүз эшенә контроль ясый (нишләргә тиеш идем әле, ничек эшләдем? дип кабат уйлый) белү һәм  үз эшенә адекват бәя бирә  (ничек булды? куелган максатка ирештемме? ни дәрәҗәдә ирештем? яки яхшымы, начармы? дигән сорауларга җавап бирә)  белү ;

б) танып белү гамәле –   ысул белән коралландыру – укучыда нинди генә эшкә тотынса да эшләү ысулын аерып алу ихтыяҗы һәм күнекмәсе  формалаштыру. Димәк, теләсә кайсы әдәби төр һәм жанрны, әдәбият тарихын үзләштерү ысулы, төрле белем чыганакларыннан файдалана белү күнекмәсе үсеше һәм эчтәлекне модельләштерә (башкарылган эшнең кыскача, яки схемада язылышы) белү зарурлыгы;

в) коммуникатив гамәлләр үсеше (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әдәп, әхлак кысаларында әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белү –«Әдәби уку», «Әдәбият»  дәресләрендә:  әсәрне укыганда геройларның гамәлләренә, сөйләгән сүзләренә, аларның әйләнә-тирәдәгеләргә (башка геройларга)  йогынтысына карап бәя бирүе; тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә, этикет кысаларында башкалар фикерен кимсетмичә, дәлилле җиткерә белү күнекмәләре тотрыклы камилләшүе.

 

     Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр       (игътибарлылык, итагатьлелек,  зирәклек, гомумкешелек кыйммәтләренә матур мөнәсәбәт кебек шәхеснең интеллектуаль һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсен билгели торган гамәлләр. 

 

      Мәгариф системасы алдына куелган  социаль заказларның тирән өйрәнелгән  һәм тәэмин итү механизмы салынган булу.

 

 

 

 

Дәресләрдә  танып белү эшчәнлеген оештыру

 

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә. Һәр предмет эчтәлеген үзләштерү барышында  укучыларны универсаль гамәлләр белән коралландыруны таләп итә. Мәгълүм булганча, белем бирү оешмаларында  уку эшчәнлеген оештыруның төп һәм классик формасы – дәрес.

«Дәрес — белем, тәрбия бирү, үстерү бурычларнын хәл итеп, укытучы һәм укучылар катнашында, системалы һәм билгеле бер вакыт аралыгында кулланыла торган укучы эшчәнлеген оештыру формасы. Дәрестә укыту-тәрбия процессының барлык педагогик элементлары катнаша: максат, эчтәлек, чаралар, методлар, оештыру һәм идарә эшчәнлеге, барлык дидактик звенолар» (Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов).

Нинди предмет укытуыбызга карамастан, дәреснең структур берәмлекләре саклану зарур. Дәрес теориясен искә төшерик.

Һәрбер структур берәмлек, үзе төрләргә бүленә:

  • танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары — индивидуаль, төркемдә
    (в группе), фронталь;
  • чаралар — белем чыганаклары (дәреслек, белешмә сүзлекләр,
    интернет ресурслар); техник чаралар, күрсәтмә һәм тарату материалы,

такта ( 20 нче гасыр  яисә 21 нче гасыр тактасы), укучының эш дәфтәре (эш дәфтәре дә кәгазь һәм электрон була ала);

  • танып белү эшчәнлеген оештыру методлары (уку-танып белү процессын оештыру характеры буенча, бу бүленеш авторы М.И.Мәхмүтов):     

          1) аңлатмалы — күрсәтмәле;

           2) репродуктив;

           3) өлешчә эзләнүле;

           4) проблемалы ситуация тудыру;

           5) тикшерүле.

  • Танып белү эшчәнлегенең планлаштырылган нәтиҗәлелегенә контроль, бәя, пробелларны бетерү укытучы тарафыннан, классташлар һәм укучы — үзең тарафыннан (үзконтроль, үзбәя) башкарылырга мөмкин;
  • көтелгән нәтиҗәлелек – белем алуда федераль дәүләт стандартлары  таләп иткән махсус белем, күнекмәләр һәм махсус белем күнекмәләрнең тотрыклылыгын, тирәнлеген тәэмин итүче  универсаль гамәлләр формалашу;
  • бердәм өч максатны (дидактик, үстерешле, тәрбияви) конкретлаштыруга таләпләр.

Дәреснең югарыда саналган структур берәмлекләре төрләренең эчтәлекләре дә, тәэмин иткән нәтиҗәлелекләре дә төрле. Шуңа күрә укытучы аларның максатка ярашлыларын кулланырга бурычлы һәм хокуклы.

Безнең фикеребезчә, дәресне академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә кору — көтелгән нәтиҗәлелекне гарантияли. Ягъни дәрестә  танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;
  • методы – нигездә, тикшерүле;
  • контроль, бәя, пробелны бетерү – нигездә, үзконтроль, үзбәя,
    искәрмә: бәяләүнең (билге куюның) асыл бурычы — укучы эшчәнлеген
    бәяләү аша, укытучының үз эшен, уку эшчәнлегенең оештырылу
    сыйфатын контрольдә тоту
    ;
  • чаралар – нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш
    дәфтәре;
  • нәтиҗәлелек — махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;
  • максат — дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла; ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары, ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология, психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бурычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.

Кыскасы, безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, федераль дәүләт тарафыннан законлаштырылган таләпләрне эффектив гамәлгә куелуы өчен укытучыга укучының танып белү эшчәнлеген һәр дәрестә иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештыру отышлы.

   

Танып-белү эшчәнлеге оештырылуны эффектив итә торган 

                                 дәрес структурасы

 

(Академик, психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технолгиясенә корылган дәрес структурасы)

  1. IОриентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары:

  1. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен?
  2. Белемнәрне тигезләү — актуальләштерү, ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләште
    релгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларныда бер яссылыкка кую, яңа белем, күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү .
  3. Уку мәсьәләсен — бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле бе
    лем, күнекмәләрне  конкретлаштыру   ситуациясе   тудыру   (Уку
    мәсьәләсе = дидактик максат). Бу – дәреснең бик мөһим мизгеле: белгән белән белмәгәннең чиген ачыклау — мотивлаштыру  процессы.
  4. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.
  5. Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә — УМ = 1,2,3) адымлап чишү оештырыла: һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып алына→бергәләп→бер-берсенә→үз-үзләренә сөйләнә→нәтиҗәләр гомумиләштерелә →укытучы критерий бирә→ укучылар үзбәя куя.

 

Гомумиләштерелгән нәтиҗә (н1 + н2+ н3= Н) УМ нең чишелеше була.

  1. Модельләштерү — ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү.

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия — дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);
  • ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
  • нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3), дигән сорауларга җавап бирү.
  1. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.

Искәрмә:

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса — «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса — «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса — «5»ле.

  1. Өйгә эш алу.

Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив эшчәнлеккә,   ягъни  класстагы  эшкә  охшаш,
    үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне куллана белү таләп ителгән эш (бу эш
    мәҗбүри — һәркем эшләргә тиеш);   
  • конструктив эшчәнлеккә — ярым иҗади, ягъни белем һәм
    күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу бирем ихтыярый;
  • иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җир
    лектә куалану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый.

 

Укучыларның танып белү эшчәнлеге иҗади үсеш технологиясенә корылганда дәрестән дәрескә түбәндәге нәтиҗәлелек тәэмин ителә:

1.Махсус белем һәм күнекмәләр тотрыклы формалаша.

Дәрестән дәрескә предмет буенча теоретик белем киңәя, кулланышка алынып, махсус күнекмә формалашуга, камилләшүгә китерә.

Куелган проблемалы сорау һәм биремнәргә җавап эзләгәндә, укучының гомумуку күнекмәләре: фикер эшчәнлеге, фикерен иптәшләренә җиткерә белү күнекмәләре дә формалаша, тотрыклылык ала.

  1. Образлы һәм фәнни фикерләү күнекмәсе тәэмин ителә. Укучы чагыштыру, таркату, гомумиләштерү кебек фикерләү ысулларын даими куллана.
  2. Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы формалашуы өчен җирлек булдырыла
  3. Игътибарлылыгы (күңел күзе), хәтере (үзләштергән белем
    күнекмәләре тотрыклылыгы
    ) үсә.
  4. Белем чыганаклары белән эш күнекмәсе тотырыклы формалаша.
  5. Сәламәтлегенә — физик  һәм психологик халәтенә мәктәп тормышы тискәре йогынты ясамый: укучының   һәр әгъзасы  — баш мие, умыртка   баганасы,       күзләре,   куллары, теле   даими хәрәкәттә; укучы тыңлый, ишетә, күрә, уйлый, сөйли, яза һ. б.; киеренкелеккә урын калмый, чөнки ул ялгыз түгел — ул сыйныфташлары, укытучысы, белем чыганаклары (дәреслек, төрле белешмә сүзлекләр, укучының эш дәфтәрендәге язмалары) ярдәмендә белем үзләштерә. Бала кече яшьтән бик кыйммәтле хакыйкатьне танып белү ситуациясенә куела:  уңыш һәм уңышсызлык кешенең үзеннән тора.

 

Альберт Гатуфович Яхин   төзегән  «Әдәбият— 1-4» , «Әдәбият— 5-11» укыту-методик комплекты

        

         Гамәлдәге әдәбият  теориясенә  нигезләнеп, әдәбият укыту Концепциясе эшләнгән –  максаты, принцибы, логикасы программасының  аңлатма язуында төгәл һәм аңлаешлы ассызыкланган.  Белем нигезе – укучыны фәнни һәм иҗади фикерләргә күнектерү. «Ничек?» классик соравына  ачык  җавап та бирелә – Әсәргә анализ ясап, ягъни әдипләрнең иҗади фикерләрен өйрәнә-өйрәнә.

          А.Г.Яхин билгеләгән максатны, без –  педагоглар күнеккәнчә, өч бердәм яссылыкка бүлеп карыйк.

  1. Дидактик максат (нинди теоретик белем формалаштырылга, үзләштерелергә тиешлеге): Автор белән укучы (читатель)  мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген – темасын, күтәрелгән проблеманы, ул проблема  чишелешенең автор тәкъдим иткән вариантын, әсәрнең идеясен табу.  Татар халык авыз  иҗатын, әдәби әсәрләрне, әдип иҗатын, әдәбият тарихын  бөтенлек  итеп  өйрәнү күнекмәсе формалаштыру.

          Башлангычта:әдәби әсәрне укый белү – катнашучыларны табу, аларның сыйфатларын һәм гамәлләрен аерып алу, гамәлләреннән чыгып бәя бирү күнекмәсе формалаштыру.

         Урта баскычта: татар халык авыз  иҗатына, әдәби әсәрләргә, әдип иҗатына, әдәбият тарихына анализ ясый белү күнекмәсе, профиль алды әзерлеге;

         Югары баскычта: хәзерге заман әдәбиятына анализ ясый белү күнекмәсе, профильле белем бирү.

         2.Үстерешле  максат: фәнни, иҗади фикерләү күнекмәсе;  моның өчен фикерләүнең  барлык формаларын (чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) даими кулланышка кую.  Шул рәвешле игътибарлылык,  зирәклек,  тапкырлык, кызыксынучанлык кебек мөһим шәхси сыйфатлар формалаштыру. 

         3.Тәрбияви максат (нәрсәгә, нинди  мөнәсәбәт формалашуы): Татар  халкының рухи кыйммәтләрен  чагылдырган әдәби әсәрләр – геройларның  гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша  тормыш тәҗрибәсе туплау.  Сәнгать әсәре тудыра алган авторга ихтирам хисләре уяту.  Бу максатка ирешү юлы ачык: рухи тәрбия – әсәрләргә анализ ясау нәтиҗәсе.  Укыту-методик комплексының эчтәлегендә үгет-нәсихәт юк! Программага яхшы, ягъни,  кимендә ике (объектив һәм субъектив яки  объектив һәм  өстәмә) эчтәлекле әсәрләр генә кертелгән!

         А.Г.Яхин концепциясендә бар да ачык, аңлаешлы:

  • өйрәнү объектлары – әсәр (халык авыз иҗаты әсәрләре, әдәби әсәрләр), әдип (шагыйрь, прозаик, драматург) иҗаты , әдәбият тарихы;
  • шушы объектларны өйрәнү теориясе  – әсәргә анализ, синтез, гомумиләштерү гамәлләре;
  • анализ ысуллары –  жанрларга, әдип иҗаты бөтенлегенә, әдәбият тарихына. Һәр объект бер үк фикерләү ысулы белән үзләштерелә. Халык иҗатын → әдәби әсәрне → язучы иҗатын → әдәбият тарихын бөтенлекнең  үзара тыгыз бәйләнештәге өлешләрен система итеп, гадидән катлаулыга үсүче спираль рәвешендә үзләштерү ысулы эшләнгән. Ягъни дәрестән дәрескә,   сыйныфтан  сыйныфка күчкәндә, (димәк, баскычтан баскычка да)  белем эчтәлегенең эзлекле үсеше саклана.

     Әдәби әсәрне кат-кат  һәм укуның төрле формаларын   даими кулланып уку; геройларның гамәлләренә, сөйләгән сүзләренә, аларның әйләнә-тирәдәгеләргә тәэсиренә (башка геройларга)  бәя бирү; тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә, башкалар фикерен кимсетмичә, дәлилле җиткерә белү күнекмәләре тотрыклы камилләшә.

Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты таләбе – белем бирүдә фундаментальлек принцибының эффектив гамәлгә куелуы өчен җирлек булдырыла. Татар әдәбияты дәресләрендә үзләштерелгән белем күнекмәләр —  теләсә кайсы халыкның әдәбиятын үзләштерү ысулы була ала.

Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДББС идеологиясен формалаштыру

ФДББС идеологиясен формалаштыру турында статья...

ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш...

ФДББС буенча дәрес структурасы

ФДББС буенча дәрес структурасы...

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту”

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту” программасына  багышланган квалификация күтәрү курслары кысасында”Ашханәдә ашыйбыз” дигән темага ...

ФДББС буенча эш программалары (татар әдәбияты)

5 нче сыйныф өчен ФДББС буенча татар әдәбиятыннан эш программалары...