Мастер - класс
материал (7 класс)

Бурганова Гульнара Насимовна

Мастер - класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Мастер - класс46 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                      Татар теле һәм әдәбияты

                                                                                       укытучысы Бурганова

                                                                                       Гөлнара Нәсим кызының

                                                                                       мастер-классы

 

Тема: Класстан тыш чараларны оештыру.

Максат: Педагогларны класстан тыш чаралар үткәрүнең үзенчәлекләре белән таныштыру.

Бурычлары:

        1. Укытучыларны класстан тыш чараларны оештыру принциплары белән таныштыру.

        2. Мастер-класста катнашучылар арасында актив эшчәнлек өчен шартлар тудыру.

        3. Класстан тыш чараларның тәрбияви әһәмиятен ассызыклау.

Мастер-класс барышы:

  • Хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин сезгә класстан тыш чаралар оештыру буенча эш тәҗрибәмне тәкъдим итәргә телим.
  • Класстан тыш чаралар ярдәмендә тәрбия эшләре алып бару – балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә мин әлеге темага  игътибар бирергә булдым.

     Класстан тыш эшләр – исеменнән үк күренгәнчә - дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия сәгатьләре ул.

    Класстан тыш тәрбия эшләренең үз нигезләре, принциплары бар.

    Беренчедән, ул ирекле – ихтыяри булырга тиеш. Һәрбер эшне оештыруда, аны үткәрүдә укучылар үзләре теләп катнаша, үзләре башлап йөри икән – бу инде тәрбия эшләренең уңышлы барачагына ышанычлы шарт.

    Икенчедән, үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Үз эшенең, үзе катнашкан, үзе башкарган эшнең файдасын, нәтиҗәсен ачык күргәндә генә, укучы бала үткәрелгән чараларга чын-чынлап күңелен сала.

     Өченчедән, һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын исәпкә алу. Бу принципның дөрес саклануы балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның зәвыгына дөрес юнәлеш бирү һәм тәрбия эшен дөрес алып бару дигән сүз.

     Югарыда телгә алынган принциплар – класстан тыш алып барыла торган чаралар өчен зарур булган принципларның бик азы гына, әмма шактый зарури булганы.

    Әлеге принципларны саклап гомуми белем бирү мәктәпләрендә класстан тыш чараларның төрле формаларын, ысулларын кулланырга мөмкин. Класстан тыш эшләрнең массакүләм үткәрелгән төрләренә түгәрәкләр эше, аерым бер темага багышланган кичәләр, атналыклар, лекцияләр, конкурслар, турнирлар, күргәзмәләр, олимпиадалар керә.

  • Мин сезгә класстан тыш чараның бер үрнәген тәкъдим итәргә телим. Ул Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә-сәяхәт. Кичәне 5 – 6 класс укучылары арасында уздырырга мөмкин.

     Тема: Тукай эзләре буйлап.

(Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кичә-сәяхәт)

Максат: Укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту;

КИЧӘ БАРЫШЫ.

Кичә-сәяхәт шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына бәйле булган күрсәтмә әсбаплар белән бизәлгән залда уздырыла. “Туган тел” көе яңгырый, һәм укучылар шул көй астында залга узалар.

Сораулар һәм җаваплар интерактив тактада  чагылдырып барыла.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле укучылар. Хөрмәтле кунаклар! Без бүген барыбыз бергә бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безнең транспортта 6 гына урын бар, мин биргән сорауларга дөрес җавап бирүче укучылар гына сәяхәттә катнаша алачак, ә калган укучыларга сәяхәтне читтән генә күзәтергә туры килер. Ә инде икенче вакытта сәяхәт оештырганда, белем дәрәҗәләрен арттырып, аларга да катнашу мөмкинлеге туачак. Игътибар белән сорауларны тыңлагыз, дөрес җавап биргән укучы урынга рәхим итсен.

  1. Шагыйребезнең туган авылының исемен атагыз. (Кушлавыч)
  2. Бөек шагыйрьнең әтисенең исемен әйтегез. (Мөхәммәтгариф)
  3. Уральский шәһәренең татарча атамасы. (Җаек)
  4. Казандагы әти-әнисенең исеме. (Мөхәммәтвәли абзый, Газизә апа)
  5. Габдулланы 1892 нче елның җәендә Сәгъди абзый үзенә уллыкка ала. Ул кайсы авылныкы? (Кырлай)
  6. “Иптәш малайлар илә авыл буенда йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып, ян тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесен илә бер икмәген ашый идем”. Бу өзек кайсы әсәрдән? (“Исемдә калганнар”)
  7.  Өчиледәге бабасының исеме ничек? (Зиннәтулла)

Алып баручы. Шулай итеп, 6 укучы сәяхәткә кузгалырга әзер. Рәхим итегез! Кузгалабыз!

“Пар ат” көе яңгырый һәм укучылар барысы да кушылып җырлыйлар.

Алып баручы. Беренче тукталышка җитәбез һәм “Могҗизалар кыры”на килеп керәбез.

  • Рәхим итегез. 3 укучы урыннарыннан басалар һәм беренче сорауга кем беренче җавапны таба, шул укучы  кул күтәреп җавап бирә.

Янә 3 укучы белән шулай кабатлана. Соңыннан ике укучы арасында өченче сорау уйнатыла.

“Могҗизалар кыры”ның биремнәре:

  1. Габдулла Тукайның әнисенең исемен әйтегез. (Мәмдүдә)
  2. Бөек шагыйрьнең Җаекта укыган беренче мәдрәсә исемен атагыз. (Мотыйгия)
  3. Үги әбисенең алты күгәрчене арасында ул үзен нәрсә итеп хис иткән? (чәүкә)

“Могҗизалар кыры”нда җиңүчегә бүләк тапшырыла.

Алып баручы. Сәяхәтебезне “Туган авыл” көе астында дәвам итәбез.

Икенче тукталышка җитәбез. Әзерләнегез! Тукталышның исеме: “Шигырьләрне бел” дип атала. Өзекләрне иң күп белүчегә бүләк тапшырыла.

Игътибар белән тыңлагыз.

  1. “И, сабыйлар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш ...”                                               (“Эшкә өндәү”)

  1. “Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын  безнеңчә матур, моңлы көй”.                                  (“Милли моңнар”)

  1. “Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап”.           (“Пар ат”)

  1. “Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр ...”                                                  (“Сабыйга”)

  1. “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул ...”                      (Туган авыл)

  1. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр”.      (“Шүрәле”)   

Алып баручы. Шуның белән, хөрмәтле укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашып килә, кичә-сәяхәттә катнашучы укучыларга рәхмәт. Истәлекле бүләкләр сезне көтә.

Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

( Әлеге кичә ярдәмендә укытучылар арасында имитаөион уен үткәрелә.)

  • Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең игътибарга “Класстан тыш чараларны оештыру” дигән мастер – класс тәкъдим ителде.  Класстан тыш чара оештыруга мисал итеп Г. Тукайга багышланган кичә алынды.
  • Минем фикеремчә, әлеге тәрбияви класстан тыш чара укучыларның уйлау сәләтен арттыра, белем алуга кызыксыну уята, укучыларда телгә, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли.
  • Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сез ничек саныйсыз, тәкъдим ителгән кичәдә кулланылган алымнар ничаклы уңышлы? Нәтиҗәлелеген билгеләү өчен бер сорауга җавап бирегез әле? Класстан тыш чара нәтиҗәле үтте, шуңа күрә

А) тәкъдим ителгән алымны үз фәнемне укытканда куллана алам,

Б) әлеге тәҗрибә турында үз коллегаларыма җиткерә алам,

В) үзегезнең җавап варианты.

    - Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...