Самоанализ урока, мастер класс
классный час (5 класс)

Самоанализ урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл самоанализ урока21.36 КБ
Файл мастер класс22.8 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Чувенорускинская основная  общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ

Самоанализ урока

в 3 классе

по татарскому языку

по теме: «Татарстан. Города Татарстана  »

на конкурс «Учитель года – 2022»

Учитель татарского языка и литературы:

Сафиуллина Танзиля Закиулловна

2021 год

 МБГБУ  “Чувенорускино төп гомуми белем мәктәбе” Аксубай муниципаль районы ТР

3 сыйныфта

“Ел укытучысы-2022” конкурсына

“Татарстан.

Татарстан шәhәрләре. ” дәресенә

үзанализ

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла  кызы

2021 ел

Дәрескә үзанализ  

Укытучы – Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы

Сыйныф - 3

Предмет – татар теле

Укучылар саны - 10

Дәрес темасы : “Татарстан.

Татарстан шәhәрләре.”

Бүгенге дәреснең темасы “Татарстан. Татарстан шәhәрләре.   ”. Яңа теманы аңлату дәресе.  Бүлек темасы: “Шәһәрдә һәм авылда”. Бүлектә 2 тема каралган.

Дәреснең максаты – текст белән эшләү күнекмәләрен үстерү, ризыклар турында белемнәрне искә төшерү, арттыру, системалаштыру .  

Дәрескә куелган максатлар :

Шәхескә кагылышлы:

                                    -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                     -Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү.

    - Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

     -Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү

     - Объектларны чагыштыру.

      - Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

                                      –Диалог төзүдә катнашу.

                                       - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

                                     -  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

  • Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
  • Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
  • Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: “Татарстан. Татарстан шәhәрләре.   ” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен  аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү

 Дәрес укучыларның фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Дәрес берничә этаптан тора. Укытуның метод һәм алымнары укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Ризыклар  турында укучылар алдагы сыйныфтан ук беләләр, рус теле дәресләрендә дә күп тапкырлар очраталар. Шулай да укучыларга татар телен өйрәнү кыен, чөнки бу тел аларга чит тел.                                                                                                                                    Дәреснең этаплары һәм вакыты рациональ билгеләнгән,                                                           оештыру өлешенә 2 минут вакыт билгеләнгән. Монда исәнләшү, дежур укучының рапорты керә.

Актуальләштерү өлешендә фонетик зарядка кертелде.                                                                          

Яңа теманы өйрәнү алдыннан укучыларга рәсемнәр күрсәтелә һәм шушы рәсемнәр ярдәмендә, сораулар куеп, аларга җаваплар алып, яңа темага кереп кителә. Аннан соң укытучы теманы аңлатып үтә, укучылар дәреслектә бирелгән текстны укыйлар. Үзлектән күнегү башкаралар.Иң әһәмиятлесе, укучыларга слайдлар ярдәмендә күрсәтеп, материалны аңлату.

 Белемнәрне ныгытуга 5 минут вакыт бирелә. Ныгыту өлешендә укучылар парлап эшлиләр, төркемдә кроссворд чишәләр.  

Ял итүгә бер минут вакыт бирелә.

Йомгаклау өлешендә дәрескә йомгак ясала, укучыларга билгеләр куела, аңлатыла.  Соңыннан өй эше бирелә. Өйгә эш итеп дәреслек буенча күнегү бирелә. Укучыларга үзләренә охшаган ризык турында проект төзергә, чыгыш ясарга өйрәнергә .



Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Аксубай муниципаль районы

 “Чувенорускино  төп гомуми белем  мәктәбе”

муниципаль бюджет гомум белем учреждениесе

 

Мастер-класс   « Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү алымнары »

 Аксубай муниципаль районы

“Чувенорускино  төп гомуми белем  мәктәбе”

муниципаль бюджет гомум белем учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла  кызы

Җиһаз:  презентация, рәсемнәр, карточкалар.

Тема: “Ел фасылларында матурлык”
Укытучы. –Хәерле көн барыгызга да! Хезмәттәшләр, әйдәгез без бүген сезнең белән  табигать дөньясына барып кайтыйк әле.
-Сезнең алдыгызда рәсемнәр. Бу рәсемнәрне карап, сез нәрсәләр әйтә аласыз? (...). Әйе,дөрес. Рәсемнәрдә ел фасыллары сурәтләнгән. Без бүген сезнең белән ел фасылларындагы матурлыкны чагыштырып карарбыз.Шуңа күрә дә без 4 төркемгә бүлендек.
1) - Хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, шушы рәсемнәр буенча кыска хикәя төзеп язарга кирәк була.( Язып бетергәч, хикәяләр укыла.)
2) – Икенче биремебезне үтәүгә керешәбез. Сезнең алларыгызда сынамышлар. Төркемнәрдә кайсыдыр сынамышның башы, кайсыныңдыр ахыры бирелгән. Хәзер безнең эшебез - бу сынамышларны берләштерү. Төркемнән бер катнашучы сынамышның беренче өлешен тотып күрсәтә, икенче төркем азагын тотып баса. Сынамышларыбыз дөрес төзелергә тиеш. Башлыйбыз.

Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.

Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

Еллар чыклы булса, бал күп булыр.

Томан күп төшсә, җимеш уңар.

Яшен күп булса, баланны кырау алыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Һавада аҗаган уйнаса, иген уңар.

Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.

Көз чүмәлә төбендә тычканнар җыелса, икмәк кыйммәт булыр.

Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.

Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

Чыршы күркәләре башында булса, ашлыкны иртә чәч, әгәр дә төбендә булса - соң чәч.

Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә - зыян.
3) – Алдагы эшебез . Һәр төркемгә ел фасыллары язылган битләр таратам. Һәр хәрефенә шушы ел фасылына туры килгән сүзләр язарга. (Язгач, тикшерелә.)

        

К

ы    

Ш

җ

ә      

й

к

ө      

з

я

з      



4) -Ял итеп алыйк әле. Күзләребезне йомабыз, рәхәтләнеп утырабыз. Мин көй куям, сез ял итеп утырыгыз.

5) – Киләсе адымыбыз “кластер” дип атала. Без инде күбебез кластерның нәрсә икәнен беләбез. Шулай да искә төшереп үтик әле. Нәрсә соң ул кластер? 

«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. 

Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота. 

Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела. 

-Әйдәгез без дә сезнең белән кластер төзеп карыйбыз. Төркемнәргә ел фасылларына туры китереп сүзләр, сүзтезмәләр язарга, кластер төзергә тәкъдим ителә. (яз, көз, кыш, җәй)

6) -Алдагы алым –  синквейн. Синквейн – рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым. 

Синквейн  французчадан тәрҗемә иткәндә  5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә.

Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. 

  • Ә хәзер без сезнең белән бүгенге темабызга синквейн төзибез. (Синквейннар төзелә, укыла) Синквейн алымы укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерә, камилләштерә, өйрәнелгән тема хәтерләрендә яхшырак саклана.
  • Бик актив катнаштык без бүген сезнең белән. Мастер классыбызның соңында мин дә барыбызга кагылышлы бер синквейн укып китәсем килә.

Укытучы

Акыллы, ягымлы

Тәрбияли, укыта, өйрәтә

Укытучы-белем чыганагы

Якын дус.

  • Хезмәттәшләрем,  үземне Риза Фәхретдиннең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заман өчен дөньяга килгәннәр” сүзләре белән төгәллисем килә. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегеәгә тигезлек, тынычлык, катлаулы һәм җаваплы эшегездә зурдан зур уңышлар телим! Игътибарыгыз, миңа ярдәм итүегез  өчен зур рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок мастер-класс по теме "Решение уравнений" 8-9 класс.

Урок обобщения и систематизации знаний, решение линейных уравнений с одной переменной и задач на составление уравнений с использованием алгоритма решения уравнений, раскрытия скобок, уравнений содержа...

Методическая разработка урока - мастер - класса по английскому языку в 9 классе "Международные организации по защите прав человека"

Урок английского языка разработан к УМК Афанасьевой О.В., Михеевой И.В. для 9 класса. В ходе урока учителем решались следующие цели:Учебный аспект:...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Самоанализ урока. 5 класс. История Древнего мира.

самоанализ урока по истории древнего мира, в 5 классе по теме: "Древний Рим" по ФГОС...

«Урок литературы – это искусство, а учитель – художник своего урока». Мастер-класс по методической системе педагога-новатора Е.Н. Ильина

laquo;Главная цель преподавания литературы в ее воспитательной функции, а уже потом в познавательной»Е.Н. Ильин«В какой мере работа ума становится трудом души – вот критерий урока л...

Самоанализ урока 8 класс «Спортивные игры. Баскетбол»

Самоанализ урока 8 класс «Спортивные игры. Баскетбол»...

Формирование понятийного аппарата на уроках обществознания: урок, мастер-класс

Представлена разработка урока по теме "Социальная структура общества. Социальная мобильность" с использованием методов и приемов по формированию понятийного аппарата....