Следы Г.Тукая В Балтасях.
творческая работа учащихся (8 класс) по теме

Ахметова Раиля Тимербаевна

Әйе, татар  халкының  бөек  улы  Габдулла  Тукай  авыр  тормыш, михнәтне  күп  күрә. Биш  айлык  чагында  ук  Тукайның  әтисе  үлә. Шуннан  кулдан-кулга, авылдан-авылга... Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр... Шушы  ачы  язмышы  Габдулланы  безнең  Балтач  төбәгенә  дә  китереп  җиткерә. Әнисе  Мәмдүдә, кечкенә  Тукайны  Шәрифә исемле бер фәкыйрә  карчыкка вакытлыча  асрарга  биреп  калдырып,  үзе  Сосна  Пүчинкәсе  авылының  имамына кияүгә чыга.Әнисе  яңа  тормышына  ияләнеп  киткәч , Габдулланы  үз  янына  алдыра. Бер  елга  якын гомерен булачак  шагыйрь әнисе  һәм  яңа  әтисе  янәшәсендә  бәхетле  гомер  кичерә. Бу  авыл  сабый  Габдулланың яланаяклы  эзләре  җылысын  саклый. Кыска  гомере  үксезлек  ачысы  белән өртелгән, инде  аң  керә  башлаган с абый - дүрт  яшьлек  Габдулла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sledy_tukaya.docx478.55 КБ

Предварительный просмотр:

Яратканга  искә  ала

Үз  Тукаен  халкыбыз.

Исемең  хәтердән  чыкмый,

Күңелләрдә  саклыйбыз.

Һәр  елда, кояшлы  язда,

Халкыбыз  сине  барлый.

Һәйкәлеңә  чәчәк  куеп,

Үткән  елларны  саный.

Габдулла Тукай!

Йөз  меңнәрчә  кешеләр  зур  горурлык  һәм  илаһи  мәхәббәт  белән  телгә  алалар  бу  исемне.  Еллар  узган  саен  аның  исеме  ешрак  телгә  алына. Тукай  шәхесе  елдан-ел  калкурак  күренә. Татар  халкының  даһи  улына  якты  дөньяда  озак  яшәү  насыйп  булмаса  да , ул  башкарган  эшләр  гасырларга  тиң.

2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу,  аның  милли  һәм  дөнья мәдәниятенә  керткән  өлеше  алдында  баш  ию,  исемен  һәм  иҗади мирасын  мәңгеләштерү  максатында  2011  елны  Татарстан  Республикасы Тукайга  багышлый.

Тукай – безнең  әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез  тарафыннан  да  хөрмәт  ителгән  шәхес, аның  белән   без  дә  горурланабыз,  киләчәктә  безнең  балаларыбызның  да  шагыйре  булыр  дип  ышанып  әйтә  алабыз. Ул бит  безне  туган  көнебездән  алып  гомеребезнең  ахырына  чаклы  озата  килә.

Тукай  агабызның  шигырьләре

Балачактан  таныш  ич  безгә.

Шүрәлесе, Су  анасы  белән

Әсир  итте  безне  гомергә.

Сабый  вакытларыбызда  күңелгә  Тукай  абыйның  “Су  анасы”  шом  сала, төштә  “Шүрәле”се  кытыклап  теңкәгә  тия. Иртән  инде  аның  “Туган  тел”ен  көйләп  юанабыз.

Азмы  какканны  вә  сукканны  күтәрдем  мин  ятим?! 

Азрак  үстерде  сыйпап  тик  маңлаемнан  милләтем.

Әйе, татар  халкының  бөек  улы  Габдулла  Тукай  авыр  тормыш, михнәтне  күп  күрә. Биш  айлык  чагында  ук  Тукайның  әтисе  үлә. Шуннан  кулдан-кулга, авылдан-авылга... Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр... Шушы  ачы  язмышы  Габдулланы  безнең  Балтач  төбәгенә  дә  китереп  җиткерә. Әнисе  Мәмдүдә, кечкенә  Тукайны  Шәрифә исемле бер фәкыйрә  карчыкка вакытлыча  асрарга  биреп  калдырып,  үзе  Сосна  Пүчинкәсе  авылының  имамына кияүгә чыга. Әнисе  яңа  тормышына  ияләнеп  киткәч , Габдулланы  үз  янына  алдыра. Бер  елга  якын гомерен булачак  шагыйрь әнисе  һәм  яңа  әтисе  янәшәсендә  бәхетле  гомер  кичерә. Бу  авыл  сабый  Габдулланың яланаяклы  эзләре  җылысын  саклый. Кыска  гомере  үксезлек  ачысы  белән өртелгән, инде  аң  керә  башлаган с абый - дүрт  яшьлек  Габдулланың  әнисе канаты  астында  бер  ел  гомерен  Сосна  Пүчинкәсендә  уздырган  кичерешләре  матур.  Кечкенә  Габдулла  өч-дүрт  яшь  арасындагы  бер  ел бәхетле  мизгелләрен  Сосна  Пүчинкәсендә  уздыра. Кеше  гомеренең  иң сизгер, иң  тәэсирле  чоры  булган  бу чорларны  Г.Тукай  «Исемдә калганнар» автобиографик  очеркында    җылы хисләр белән  искә  алуы  минем  өчен  генә түгел, балтачлылар  өчен  дә  горурлык  дип  уйлыйм  мин. Язмыш  каһәрләгән шагыйрьгә  минем  туган  ягым  изгелек  орлыклары  салуда  булышкан,  күңел әрнүләрен  азга  гына  булса  да  оныттырып  торган... Булачак  шагыйрьнең  күңелендә  Сосна  Пүчинкәсе  турында  якты  истәлекләр  генә  кала: “...мин, бала булсам да, хәзер дә  атта  утырып  Саснага  барганымны, үземне  бер  киң вә  рәхәт  галәмдә  хис  иткәнемне, юлда  барганда  күз  алдымда  әллә  нинди нурлар  уйнаганын  онытмаган  шикелле  булам... Саснага  барып  җиткәнмен, ничек, ни рәвеш  бардым, мине кемнәр каршылады—анысын  белмим, ләкин үги  әтиемнең  мине сөюе, миңа чәй  янында  кәрәзле  балны  ак  күмәчкә  ягып бирүе, минем  шунда  куанганнарым, биш  минутлык  төш  шикелле  генә  әле дә  булса  хәтеремдә...”,- дип  яза  ул  үзенең  “Исемдә  калганнар” хикәясендә. Аяныч,мондый бәхетле мизгелләр  аның тормышында сирәк булган. 

Балтачлылар  бөек шагыйрьнең  истәлеген онытмыйлар. Сосна  Пүчинкәсе, Югары  һәм Түбән Субаш, Каенсар  авылларын берләштергән  колхоз 1976 елдан  Г.Тукай  исемен  йөртә.  Хәзер  ул Тукай исемендәге  авыл  хуҗалыгы продуктлары  җитештерү  кооперативы. Колхозның  Г.Тукай  исемендәге премиясе  булдырылды,  ул  ел  саен  хуҗалыкның  бер  хезмәт алдынгысына һәм  республикабызның  бер  әдибенә  бирелә. Г.Тукайны  искә  алу  буенча республика программасы кысаларында ел саен Субаш авылы мәдәният йортында  халкыбызның  танылган  әдәбият  һәм  сәнгать  әһелләре катнашында зур шигырь бәйрәме уздырыла. Балтачлылар  шагыйрь әнисенең истәлеген изге итеп  саклыйлар. Аның  каберенә  сәнгатьчә  эшләнгән  таш  куелды. Ташка Г.Тукайның  үзәк  өзгеч  сүзләре  язылган: 

                                                 

                               

                                    Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

                               Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Һәр елның 25 апрелендә монда бөтен район мәктәпләреннән без,укучылар, тирә-як авылларның халкы җыела, республикабызның әдәбият-сәнгать осталары, галимнәр  килә, изге  ана  рухына  Корьән  укыла,  аның  кабере чәчәкләргә  күмелә.  Улыныкы  кебек  үк  фаҗигале  язмышлы  изге  ана- Габдулланың  әнисе Бибимәмдүдә  абыстайга татар милләтенең уллары-кызлары  олы хөрмәт белән баш ия.

Кешелеккә  син  Тукайны  бирдең,

Җир  башында  чишмә  булдырдың.

Нинди  теләк  теләп  йөрдең  икән,

Нинди  дога  укып  тудырдың?

Син  дөньяга  илаһи  зат бирдең,

Кеше  бирдең, Бибимәмдүдә.

Син  дөньяга  бөек  Шәхес  бирдең,

Шагыйрь  бирдең, рәхмәт, Мәмдүдә!

Тукайны  татар  халкы  үз  кулында  үстергән. Аның  киләчәктә  үзенә  хезмәт  итәсен  алдан  белгән  кебек, аны  ташламаган, баккан, караган.

Язы барның җирдә җыры булыр,

Язлар бирде сине бу җиргә.
                                Зур җаннарга гына насыйптыр шул
                                Гасырларга үтеп керергә.      

Җыры барның җирдә даны булыр,
                                Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
                                Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
                                Без — Тукайлы халык мәңгегә!

Юк, шагыйрь  үлми, ул  халык  йөрәгенә  әверелә! Тукайны  халык  үз  шагыйре  итеп  каршы  ала , аны  хаклы  рәвештә  халык  шагыйре  дип  атый. Еллар  узган  саен  Габдулла  Тукайның  бөеклеге  тулырак  ачыла  бара.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни  яшь Тукай!

ТР  Балтач  муниципаль  районы  Кенә  төп  гомуми  белем  мәктәбе

Балтачта  Тукай  эзләре

“Алтын  каләм”  конкурсына  язылган  инша

Эшләде: Ибраһимова  Айгөл  Фәнил  кызы

Җитәкче: югары  категорияле  татар  теле  укытучысы  Әхмәтова  Раилә  Тимербай  кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

По следам Тукая

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку, на татарском языке...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...