Мои педагогические находки
методическая разработка по теме

Временное содержание

Шигърияттә Туфан эзләре

Ачык сандык янында

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы

“Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре

7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

белем бирү муниципаль учреждениесе

Шигърияттә Туфан эзләре…

7 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Якупова Розалия Рөстәм кызы

Лениногорск шәһәреМаксат:

  1. Язучының тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге белән таныштыру.
  2. Укучыларның уй-фикерләрен җыйнап әйтү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү өстендә эш.
  3. А)   Туган телебезгә, халкыбызның җыр-моңнарына мәхәббәт тәрбияләү. Б) Туфан кебек шәхесләре булган халыкка карата горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, китап-альбом, төрле елларда иҗат иткән әсәрләреннән китап күргәзмәсе, магнитофон, диск, карта, дәреслек, презентация.

Дәреснең төре: әдәби композицияле дәрес-кичә.

Дәреснең тибы: яңа белем күнекмәләре өстендә эш.


Дәрес барышы

  1. Оештыру эше.
  2. Яңа белем күнекмәләре өстендә эш.

Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру. Кереш сүз. Шигърият әдәбиятта иң дәрәҗәле урында тора. Шуңа күрә чын шагыйрьләр халыкларының сөекле уллары булып танылалар, халык күңелендә мәңге яшиләр. Тормышта иң кыен вакытларда, тарихның хәлиткеч көннәрендә хак сүзне, иң кирәкле сүзне шагыйрьләр әйтә. Алар үз халкы исеменнән, аның намусы, җан авазы булып сөйлиләр.

Татар халкының йөз аклыгы булган, егерме җиде еллык гомерендә гасырлар гамен сыйдыра алган тугъры Тукай… Яшьлекнең, яшәү яменең ялкынлы җырчысы, илһамчысы булган зәңгәр күзле Такташ…

Кыска гомерле шагыйрьләр һәм мәңгелек шигърият!

Бу иҗатларда әдәбиятның тарихы чагыла, халыкның кайгы-хәсрәте, шатлык-өметләре гәүдәләнә. Үз тирәсенә башка шагыйрьләрне дә җыйган бу исемнәр янына тагын бер гаҗәеп бай әдәби дөнья — Туфан шигърияте килеп ялгана. Нәкъ Тукайча — халык язмышын уртаклашкан, аны чын мәгънәсендә йөрәге аша үткәргән Туфан. Нәкъ Такташча — яңа хисләр белән, зур идеаллар белән рухланган, аның якын дусты булган Туфан. Поэзиябезнең йолдызы, җанлы тарихы, талантлы шагыйрь Хәсән Туфан!

Бүгенге дәрестә без шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге белән танышабыз (дәфтәрләргә язу) "Туфан искиткеч намуслы, иманлы, кешелекле шагыйрьләрнең берсе иде",— ди Сибгат Хәким. (Булган урыннары картада күрсәтелә, дәфтәрләрендә схемасын яза баралар)

1нче укучы. Хәсән Туфан Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында, әнисенең соңгы - унынчы баласы булып, 1900 елның 9 декаберендә туа.

Аның һәм авылдашларының борынгы бабалары, алпавытлардан качып, урман арасына килеп утырган булалар. Аларны эзләп тапканнар һәм төрлечә җәзалаганнар. Качкыннар алпавытлардан гына түгел, патша самодержавиясе тарафыннан да кыерсытылганнар, аларны көчләп чукындырганнар. Өйләнешкәч чиркәүгә бармасалар балалары законсыз, яки атасыз, дип саналган, фамилияләре дә әнисе исеме белән кушылган.

Укытучы. 1905 елгы революциягә кадәр Хәсән һәм туганнарының да фамилиясе әнисе исеме белән Гөлзизин дип йөртелә. Шагыйрь булып, әсәрләрен бастыра башлагач кына, Хәсән, бабасының Фәхретдин кушаматы "Дуфанны" үзгәртеп Туфан фамилиясен ала. (слайд Туфан гаиләсе).

2нче укучы. Дуфан — Фәхретдин дөньядан киткәндә, аңардан Фәхрулла исемле бер яшьлек бала кала.

Шагыйрьнең әтисе булачак малайга, үсеп җиткәч, авылдан китеп эш эзләргә рөхсәт бирә. Ул, Кавказга барып, кардәшләре янына урнаша. Шунда укырга, язарга төрле һөнәргә өйрәнә. Туганнары аңа яңа исем бирәләр.

Әнисе сукырайгач, Фәхри-Таһир Кармәт авылына кире кайта һәм өйләнә.

Фәхри эшкә бик уңган була: иген игә, рамнар ясый, пыяла куя, сәгатьләр төзәтә. Кайвакытта үзе белән Хәсәнне дә ала. Улының оста куллылыгы әтисеннән килә.

Укытучы: Әйе укучылар, тормышының бу чорын Туфан "Бәлки шагыйрь булмас та идем"… дигән истәлегендә болай искә ала. "Әти бүтән авылларга мич чыгарырга барган чакларында — офыкларның аргы якларындагы киң дөнья белән таныша башласын диптер инде — мине үзе белән алып китә торган иде. Шундый "читтә" йөрүләрдән мин арып түгел, ә баеп, әллә никадәр яңа җыр отып, табышмаклар, мәкальләр, яңа сүзләр отып кайта идем. Укый - язарга мин сабак укып түгел, бик кечкенәдән ук уйный-уйный өйрәнгәнмен. Китапларның да төрле, матур төстәге аллы-гөлле тышкы кәгазьләренә, алардагы ниндидер серле сүзләргә соклануым ярдәм иткәндер бәлки ".

Укучы: Язу таныган, бераз белемле булган Фәхри-Таһир берничә кеше белән берләшеп, авылларында яшерен мәктәп ача. Алар бала-чагаларны укырга-язарга өйрәтә башлыйлар. Бу эшне урядниклар сизенә һәм мәктәпне ябалар. Әмма шау-шу бераз тынгач, ишеккә сакчы куеп, укытуны дәвам итәләр. Х.Туфан бу елларны менә ничек искә ала:

Калай әтәч, агач тәреләргә

Иелсә да башлар, ирексез,

Киндер җиңнәр белән яшьне сөртеп

Елмаерга тырыша идек без.

Укытучы: Шагыйрьнең әнисе ифрат шигъри җанлы кеше була. Х.Туфан бала-чагын, әнисен искә алып, болай ди:

Укучы: ''Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә әнием өйрәтте. Үтә дә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Мине ишек алдына, бәрәңге бакчасына алып чыгып, дөнья күрсәтә иде. Кыр казлары, торналар белән генә түгел, үсемлекләр, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый. Ул мине табигатьтәге барлык нәрсәнең дә җанлы булуына ышандырды.

Әнием хисләре шикелле

Тылсымлы, шигырьле аяз төн…

Мин бит бу йолдызлар илендә

Биш яшьтә чакта ук адаштым."

Укучы. 1906 елдан соң Кармәттә дә мәктәп салына. Хәсән мәктәпкә йөри: тарих, география, әдәбият, арифметика, гарәп телләрен өйрәнә башлый. 1914 елның язында, йорт салу нияте белән, бер агасына ияреп Урманбашка китә. Җәй буе урман кисәләр. Шул елны империалистик сугыш башлана. Хыяллары берьюлы җимерелә. Әзерләнгән бүрәнәләр, тәгәрәшеп урманда кала. Х.Туфан Уралга, бакыр казый торган абыйлары янына китә. Өч абыйсы янында шахтада эшли.

Укучы: Абыйлары Хәсәнне бик тә укытасылары килә. Аны Уфадагы "Галия" мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Имтиханнарны "яхшы" билгеләренә генә тапшырып, Хәсән алты еллык мәдрәсенең 1 классына кабул ителә. Монда ул үзен бөтенләй яңа дөньяга килеп кергән кебек хис итә. Татар, башкорт, төрек егетләре белән дуслаша.    3 нче класста укучы Шәехзадә Бабич аны үзенең яшерен түгәрәгенә тарта. Алар 4 кенә кешелек бу түгәрәктә гыйлем дөньясына чумалар. Кышкы ялга китәр алдыннан Г. Ибраһимов, шәкертләрне җыеп, эш бирә һәм болай ди: "Үзегез яраткан темага хикәя язып килегез”. Хәсән авылларында булган, үзе күреп тетрәнгән бер вакыйга турында яза. Хикәяләрне тикшереп чыккач, Г. Ибраһимов иң югары бәяне Х.Туфан хикәясенә бирә һәм болай ди: "Сез язуга сәләтле күренәсез. Үзегезне иҗат эшенә әзерләгез: күп укыгыз, әдәбиятны игътибар белән өйрәнегез. Олы әдипнең сүзләре егетне канатландырып җибәрә". (слайд Туфан — шәкерт)

Укытучы: "Галия" мәдрәсендә Х.Туфан 2 ел укый. Укуларын дәвам иттерер өчен акча эшләү нияте белән кабат Уралга китә. Укуы бүленә. Эштән буш сәгатьләрендә ул үзлегеннән укый…

Ә иҗат эшенә ул 1924 елда Казанга килгәч керешә. Ул бу вакытта Казан Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. Монда ул беренче шигырен — "Эшче хәбәрләре"н яза. 1926-27 елларда Туфан танылган шагыйрь булып җитешә. 30 нчы еллар башында аның иҗатында яңа авазлар күренә башлый. Бу — аның "Ак каен" исемле шигырендә бигрәк тә ачык күренә. Композитор М.Вәлиев аның бу шигыренә көй язган. Без хәзер ул җырны Ф.Сәләхов башкарунда тыңлап үтәрбез (җыр тыңлана).

Х.Туфанның — гомере җырда! Аның шигырьләренең күбесе җырга күчте, композиторлар шагыйрьнең шигырьләренә бик теләп, матур-матур көйләр иҗат итәләр. Җырга салынган Туфан шигырьләре байтак. Ә сез укучылар аның нинди җырларын язып килдегез?

("Агыла да болыт агыла", "Әйткән идең", "Казан кичләре", "Иртәләр җитте исә", "Киек казлар").

Хәзер дә бу җырлар халкыбызның яратып тыңлый торган җырлары.

Шагыйрь иҗат итә. "Ләкин миңа нәрсәдер җитми ди, һаман нәрсәдер эзләнәм. Шул эзләнүләр мине 1928 ел язында тормыш эченә сәяхәткә алып китте" ди. Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүләп сәяхәткә китә. Ике елга сузылган әлеге сәяхәт вакытында ул җирле халыкларның тормышы һәм иҗаты белән таныша. Боларның барысы аның иҗатына да йогынты ясый. Ул Казанга кайта.

Укучы: 30 нчы елларда шәхес культы көчәеп китә. Ялган ялалар ягып, иң яхшы акыл ияләрен гаепсезгә кулга алулар башлана. Бу афәт Х.Туфанга да кагыла. Халык уналты ел буе шагыйрьнең исәнлеген белми. Кулга алынгач та, аны атарга хөкем итәләр. Берникадәр төрмәдә утыргач, ату хөкеме — ун ел төрмә һәм биш ел сөрген белән алмаштырыла. (Төрмәдә, сөргендә булган вакытларны укытучы сөйли).

Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча, хәтта әйберләрен дә алырга ирек бирмичә, аны Себергә, мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. ("Хуш Уралым" шигыре укыла). (82 бит "Ак чәчәк атар иде").

"Себердә — мин халкыбызның ни дәрәҗәдә киң күңелле, ярдәмчел булуын күрдем, халыкны алдау мөмкин түгеллегенә тагын бер кат ышандым. Килеп төшү белән алар миңа кайнар аш ашаттылар, баллап чәй эчерделәр, мунча ягып керттеләр. Алдагы елларда да (аңа монда 6 ел яшәргә туры килә) табыннарыннан аермадалар. Бары-бергә, югы-уртак иде" дип яза ул үзенең истәлекләрендә.

Алар аны баштанаяк киендерәләр, ул колхозда көтү көтәргә эшкә билгеләнә.

Укучы. Х.Туфан кулга алынгач, аның гаиләсен эзәрлекләү башлана. Луиза ханым, "халык дошманы хатыны", дип эштән куыла. Ләкин эзәрлекләүләр иренә булган мәхәббәтен сүндерә алмый. Ул чәч толымнарын сата, кан бирә. Үзләренең яшәү шартлары искиткеч авыр булуга карамастан, акчасын иренә җибәрә, посылкалар сала. Әмма алар иренә барып җитми. ("Тамчылар ни диләр?" шигыре укыла), (слайд Луиза ханым)

Укытучы: Хәсән Туфан болар турында бары тик сөргеннән кайткач кына белә. Олы җанлы Л. Салигәскарова, Туфанның кайтырына бер ел калгач, вафат була. Тормыш иптәшен югалтуны шагыйрь бик авыр кичерә. Шигырьләренең күбесен ул аңа багышлый ("Әйткән идең", "Кайтырсың шикелле", "Кайсыгызның кулы җылы?" шигырьләре). ("Кайсыгызның кулы җылы?" шигырен укучы сөйли).

Укучы: Сөргендә Туфан туган ягын бик нык сагына. Сагышлары шигъри юлларга күчә. Ул шигырьләренең күбесенең Габдрахман Минскийга җибәрә. Ләкин шагыйрьнең Себердәге тормышы, иҗаты бары тик 1986 елда гына, үзгәрешләр җиле "исә" башлагач кына өйрәнелә башлый. Бу эшкә язучы Газиз Кашапов керешә.          X. Туфанның иҗаты күп кырлы, ягымлы лирика, тирән сагыш, үткен юмор хас аның әсәрләренә.

Укытучы: Үз халкын ярату, киләчәккә ышанычлы булу, туганнарының һәм якыннарының күңел җылысын тою, күңелендә туган хисләрне шигырь юлларына салу аның рухын сындыра алмаган.

"Агыла да болыт, агыла…" — шигырендә шагыйрьнең җан сыкравы, аның күкләргә мөрәҗәгать итеп азатлык сорап ялваруы. Бу авазлар шагыйрьнең туган җирен сагынып кан елавы, азатлыкка багышланып укыган догасы. Ә хәзер укучылар, Х.Туфанның үзе башкаруында шигырьне тыңлыйбыз (магнитофонда шигырь тыңлана).

Хәсән Туфан кайда гына булса да, туган телен, халкын, илен яратуыннан сүрелмәде. Татар халкының борынгыдан килә торган горурлыгы, хезмәт сөючәнлеге авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Туфан Себердән Уралга (апасы яши), Уралдан Казанга кайта. Иҗат эшен дәвам итә. Ниндидер бер дәрт белән яңадан — яңа әсәрләрен яза. Халык алдында чыгышлар ясый. Мәктәпләрдә укучылар белән очраша. Гомеренең соңгы көненә кадәр Казанда яши. 1981 елны үлә. (слайд Х.Туфан мәктәп укучылары белән.)

Менә бу рәсемдә аның кабере өстендәге таш, Казан зиратында (слайд).

III. Белем күнекмәләрен тикшерү.

— Ә хәзер укучылар, бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп үтәбез. (Схема буенча белемнәре тикшерелә).

Кармәт            ►     Урал    ►     Уфа    ►     Урал (Лысьва заводы)     ►  Казан    ►    

  1.               (1914)          (1914—’16) (1917—’24)                                   (1924)

 ►     Кавказ, Урта Азия    ►     Казан     ►   Себер     ►   Урал, Казан                   (1928—’30)                     (1940—’50)   (1950—’56)    (1956—’81)

IV. Дәресне йомгаклау.

Укытучы: Без бүгенге дәрестә Х.Туфанның тормыш юлы,  иҗаты белән таныштык. Шигырьләрен укыдык, сөйләдек, тыңладык. Укучылар, аның шигырьләре сездә нинди хисләр уятты? (Туган җирне — ярату, матурлыкны күрә белү, тугрылык, гаделлек, хисләре тәрбияли. Табигатьне яратырга, туган илне яратырга өйрәтә). Аның шигырьләре нинди хисләр белән сугарылган? (шигырьләрендә моң-зар, хәсрәт-сагыш, күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә өмет чагыла). Х.Туфан нинди шагыйрь? (Х.Туфан — лирик шагыйрь).

  1. Х.Туфан иҗатын хөкүмәтебез югары бәяләде. 1966 елда аңа "Сайланма әсәрләре өчен" Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелде. Ул 2 тапкыр хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнде. Туган авылы Кармәттә музей эшләп килә. Казан шәһәренең гүзәл урамнарының берсе аның исеме белән аталган. (Яр Чаллыда Туфан проспекты), (слайд Казан урамы)
  2. Сез шушы китап күргәзмәсеннән аның әсәрләре белән тагын да тирәнрәк таныша аласыз. (билгеләр кую)

V. Өйгә эш.

Шәхес культы елларының Туфан иҗатына йогынтысы. Шушы еллар булмаса аның шигырьләре сагышлы, моңлы булыр иде микән? Әллә башка булыр идеме?

Дәрес тәмам.




Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы

“Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре

7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

белем бирү муниципаль учреждениесе

Ачык сандык янында

Класстан тыш тәрбия чарасы

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Якупова Розалия Рөстәм кызы

Лениногорск шәһәреТема: Ачык сандык янында.

Максат:

  1. Вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбыз белән танышу, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү.
  2. Сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  3. Халкыбызның үткән тормышына кызыксыну тәрбияләү, хезмәт кешесенә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: “Татар халкының милли киемнәре” альбом. Татар халык ашларыннан чәкчәк, бавырсаклар, өчпочмак. Чиккән сөлге, түрләмә, чаршау, чигүле мендәрләр, Сандык, сандык эчендә түбәтәй, читек, чигүле кулъяулыклар, кызыл башлы сөлгеләр, камзул, бала итәкле күлмәк, ашъяулык һ. б. әйберләр, презентация.


Укытучы: Әби-бабаларыбызның мирасы… Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы- тәңәкәләребездәме, әкият итеп сөйләргә генә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабантуй колга-баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-тастымалларыбыздамы?

Хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар! Бүгенге дәресебезнең төп максаты: вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбыз белән танышу, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү. (”Иртә” көе яңгырый.)

1нче укучы. Кеше һәрчак матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык китерә, кайгы-хәсрәтләрен, мәшәкать-борчуларын оныттыра. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән һәрчак матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре,чаршаулары һәм башка шундый кирәк-яраклары аның күңел байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыра, төснең ямен, гүзәллекнең бәясен тирәнтен аңлый белүен күрсәтә. Шуңа күрә без бу әйберләрне “халкыбызның күңел көзгесе” дип атыйбыз икәнбер дә юкка түгел. Әйдәгез әле, бу чәчәкләп-бизәкләп эшләнгән серле сандыгыбызны ачып җибәрик.

2нче укучы. Сандык — татар хатын-кызларының тормышында зур урын алып торган һәм әле дә булса күп өйләрнең түрендә тора.

Куллары алтын булганда,

Күңеле дә нур сибәр.

Оста ясаган сандыкка

Бирнә җыяр бер чибәр.

Таралыр күрше — күләнгә

Яшь кәләш бүләкләре.

Урын алыр ул сандыкта

Сабые күлмәкләре.

Челтәрле сандык туй белән

Кияү өенә төшәр

Кыз чагының төсе булып

Түрендә гомер кичәр.

3нче укучы. Бу серле сандыкта нәрсәләр бар икән? Күз салыйк әле бу зиннәтле әйберләргә, һәркайсы затлы, асыл. Халкыбызның бик кадерләп сакланган киемнәренең иң затлы — энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак һәм изүләре чигүле бала итәкле күлмәк… Бала итәкләп тегелгән, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч…

Купшылыгы, нәфислеге, теләсә кайсы заман гүзәллегенең дә хушын алырлык гаҗәеп матур ак ефәк шәл… Күннән тегелгән, чәмчәләп чигелгән йомшак, җиңел итекләр.

4нче укучы. Чәмчәләп бизәү — татарларга гына хас ысул. Бизәкләрнең нинди генә төрләре юк — таҗлар, яфраклар, каурыйлар, чәчәкләр, йөрәк сурәтләре. Ул бизәкләрнең аерым өлешләре ир-ат киемнәрендә — түбәтәй, камзул, билбау һәм читекләрдә сурәтләнгән.

5нче укучы. Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чабылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр… Йөрәк хисләрен кушып күз явын алырдай бизәк төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чиккән сөлгеләр.

6 нчы укучы. Менә монысы түрләмә, өй түренәдә тәрәзә өсләренә элер өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкларны чигеп кырыена бала итәкле итеп әзерлиләр. (Сандык төбеннән кулъяулыкка төрелгән йөзек алына).

Бу йөзек — әбиемнән калган истәлек. Мин аны кадерләп саклыйм. Әйдәгез “йөзек салыш” уены уйнап атабыз. Учларыгызны тотыгыз. (Музыка уйный).

“Йөзек салыш” уены уйнала.

(1 укучы шигырь сөйли, җыр, биюләр башкарыла).

1 нче укучы. Шигырь “Чиккән сөлге”. Э. Шәрифуллина сүзләре.

Чиккән сөлге — яшьлек истәлегем.

Яз гөлләре, моңлы гөрләвек.

Чиккән сөлге — минем гомер юлым,

Кышкы буран, җәйге күлләвек.

Чиккән сөлге — яшел урман юлы,

Көзге сагыш, кышкы бозлавык.

Чиккән төсләренә карыймында

Эндә шалмый торам беравык.

Чиккән сөлге — бүләк балаларга —

Күзләремнән күчкән нурларым.

Ничәмә төс, ничәмә җыр анда —

һәр төсендә минем кулларым.

Чиккән сөлге — әниләре төсе,

Сагынганда искә алырлар.

Янып торган яз бизәге чиктем,

Гомер үтәр, гөлләр калырлар.

7 нче укучы. Үзебезгә үзебез сорау биреп карыйк әле:

Нигә җырларга кергән ул сөлге?

һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сүрәт туграсы бар! Ул — сөлге! Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Сөлге — символ. Сөлге — татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр төшерелгән сөлгеләр иң зур бүләк итеп каенанага бирелә торган булган. Киявенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе Сабантуй батырына эләккән. Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.

8 нче укучы. Әбиебезнең сандыгында тагын ниләр калды икән? (түбәтәй ала) Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән белән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә генә кигәннәр. Ә көндә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

9 нчы укучы. Бу нәрсә икән?

Бабайның истәлеге булып гармун саклана икән монда. Әйдәгез әле, гармун тавышын тыңлап үтик. (Гармунда милли көйләр башкарыла). Татар халкы элек-электән җырга-моңга бай булган. Ул үзенең кайгысын да, шатлыгын да җыр белән уртаклашкан, күңел хисләренең күп төрле хасиятләрен милли уен кораллары аша чагылдырган. Мондый кораллардан тальян гармун, кубыз, курай, сорнай —барысы да сезгә таныштыр дип уйлыйбыз.

10 нчы укучы. Уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш булган көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Әйе, гармуннарның үз моңы, үз тарихы, хәтердә сакланырлык үз серәләре бар. Гөрләп торган Сабантуйларда һәм җыеннарда авыл халкын биеткән дә, җырлаткан да тальян гармун; килен төшкәндә дә кызыл туйларның бизәге булган. Солдатка китүче егетләрне урам әйләнгәндә, үзәкләрен өздереп елаткан да, җырлаткан да ул тальян гармун.

В.Хәйруллинның “ Эх, гармуннар уйный белсәм” шигыре укыла.

(Татар халык бие башкарыла).

"Күмәк җыр".

Укытучы: “Кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар. Кичәбез ахырга якынлашты. Без сезнең белән саубуллашабыз. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның изге — йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, тәмле телебезне, сыебызны җәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек телибез. Сау булыгыз!”



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Педагогическая находка "Развитие воображения у детей младшего школьного возраста на занятиях по бисероплетению"

Воображение - великая сила. С его помощью мы живем в настоящем, можем вернуться в прошлое или заглянуть в будущее. Именно благодаря воображению существует религия, в науке совершаются важные отк...

мои педагогические находки

представление опыта работы...

Педагогические находки по теме «Взаимодействие семьи и школы в воспитании учащихся»

Одной из функции классного руководителя является обеспечение связи общеобразовательного учреждения (школы) с семьей. Тема, над которой я работаю как классный руководитель- это «Взаимодействие семьи и ...

Эссе "Новый образовательный стандарт: мой творческий поиск, педагогические находки"

Новый образовательный стандарт второго поколения для средней и старшей школы, к введению которого готовится школьное сообщество, ориентирует нас на формирование у детей готовности к самостоятельной де...

эссе мои педагогические находки

мои педагогические находки...

мои педагогические находки

методы и приемы изучения нотной грамотности ( на начальном этапе обучения)...

Педагогическое мероприятие "Маленький оркестр" (педагогическая находка)

Данное мероприятие будет проводиться для детей старшей группы в рамках муниципального этапа конкурса педагогического мастерства "Воспитатель года 2019"...