Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!
методическая разработка (7 класс) по теме

Зиятдинова Чулпан Хайдаровна

7нче сыйныф укчылары белән мәктәп күләмендә үткәрелгән кичә.Муса Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияләү,шигырьләрен яттан сөйләп шагыйрьне онытмаска өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil._kich..doc45 КБ

Предварительный просмотр:

   Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар коллективы!

( “Кызыл ромашка” шигыре сәхнәләштерелә.)

  Сез Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыреннән күренеш карап үттегез.Бүген  бөтен кешелек дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

   Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Ул шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.

             Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

             Күпне күрде, күпне кичерде.

             Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

             Мәңге үлмәс җырга күчерде.

             Гөрләп үтте аның яшьлек елы,

             Җырлап килде тормыш язына.

             Соңгы җыры палач балтасына

             Башын тоткан килеш языла.

   М. Җәлил Волхов фронтында авыр яраланып, әсирлеккә төшә. Моңа шагыйрь бик нык өзгәләнә. « Кичер илем” шигыре шул хакта.

          Кичер мине, илем , синең бөек

          Исемең белән килеп сугышка.

          Данлы үлем белән күмәлмәдем

          Бу тәнемне соңгы сулышта.

   

          Юк, мин сине тузан бөртегедәй

          Сансыз гомрем өчен сатмадым.

          Волхов шаһит: изге сугыш антын

          Соң чиккәчә керсез сакладым.

         Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле

         Яуганда да туплар, ядрәләр,

         Каушамадым кан һәм үлек белән

         Тулганда да тирә-әйләнәм.

         Алда, артта, уңда һәм сулымда

         Киселсә дә юлым; күкрәгем

         Яраланып канга төренсә дә,

         Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

   Авыр, газаплы көннәр башлана. Фашист тоткынлыгында шагыйрь тик ятмый. Дошманга булган нәфрәте  шигырьлә-

ренә күчә. Муса иптәшләре белән яшерен оешма төзи, фашистларга каршы көрәш башлана. Яшәүгә, җиңүгә өметләр өзелми , үзе турында да уйлана шагыйрь, сөеклесе белән дә сөйләшә ул. “ Ышанма” шигыре аша хатынына эндәшә. ( “ Ышанма” шигыре сөйләнелә.)

        Җәлилнең күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Әсирләр аларны концертларда яратып башкаралар. Ул җырлар аша Туган илгә булган сагыну хисләрен белдерәләр.

Каның белән язган шигырьләрең

Тетрәп укый синең бөтен җир.

Буыннардан буыннарга килер,

Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр.

( Җыр яңгырый “ Чишмә”)

           Яр астыннан  чишмә ага,

           Чылтыр-чылтыр тавышы.

           Җил искәндә иелеп кала

           Читкә үскән камышы.

           Челтер, челтер чишмәбез,

           Ярдан балчык ишмәгез!

           Суны шуннан эчегез,

           Башка җирдән эчмәгез!

           Пионерлар чишмәсеннән

           Колхозчылар су ала.

           Кызыл  сакчы аргамагын

           Шул чишмәдән сугара.

           Челтер, челтер чишмәбез,

           Күгелҗем тау ярында.

           Су эчмичә китмәгез

           Поход үткән чагында!

Тик кызганам, җирнең матурлыгын

Бик аз күрдем, бик аз яшәдем.

Бик аз яздым, бик аз ялкынландым,

Илем өчен бик аз эшләдем.

Гомере чикле кеше үлем көтә,

Торган килеш кабер кырында,

Ә ул җырлый

Яшьлек

Һәм мәхәббәт.

Тугърылык һәм дуслык турында.

   Муса Җәлил үлем көткәндә дә халкы, гаиләсе , Ватаны турында уйлый.  Халкына биргән антына тугрылык аның һәр шигырендә чагыла. ( “Егет көче” шигыре сөйләнелә( “Дару”шигыре сөйләнелә.)

   Шагыйрьнең  “Моабит дәфтәренә”  күз салыйк. Бу исемне шагыйрь үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып шул исем белән атала башлый. Төрле ил, төрле милләт халыкларының ярдәме белән Җәлилнең ике дәфтәргә теркәлгән 94 шигыре туган иленә кайтып җитә.

Аның тоткынлыкта иҗат ителгән әсәрләре, әлбәттә, болар белән генә чикләнми. Ул үзе үк, мәсәлән, бер дәфтәр битенә: “ Әсирлектә һәм тоткынлыкта 1942-1943 елларда язганнарым – 125шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр”-дип язып куйган.( “Төрмәдә төш” шигыре сөйләнелә).

  Җырлый белмиләр бөркетләр,

  Сугыша белми былбыл.

  Җырдан сызланмый бөркетләр,

  Сугышта үлми былбыл.

  Муса кайсы шул кошларның?

  Җанына сыйган Җир, күк...

  Сугыша белгән былбыл ул

  Һәм җырлый белгән бөркет.

 5нче сыйныф укучысы Ибрагимова Венера башкаруында

“Карак песи” җырын тыңлагыз.

  Муса Җәлил тоткынлык чорында кырыс төрмә шартларын-

да да елмаерга, юмористик һәм балалар өчен шигырьләр язарга үзендә көч таба алган. Хәзер берничә юмористик шигырен ишетерсез. ( “Маэмай”, “Ишек төбендә” шигырьләре сөйләнелә.)

    Бөек Ватан сугышы  елларында фашистлар үзләренең ерткычлыгы, кансызлыклары белән 20нче гасыр вәхшиләре булып танылдылар. Муса Җәлилнең “ Вәхшәт” шигырендә дә, фашистларның вәхшәтен хисси яктан тагын да көчлерәк ачу һәм шигырьнең фикерен тирәнәйтү өчен, табигать күренешләренә урын бирелә.Ату-үтерүләрне күргән Җир-ана, балалар кебек, үкси-үкси яшь түгә, көзге урман урман нәфрәтеннән шашып шаулый. Җәлил бу вәхшәтне, гомумән сугышны, тарихның, кешелекнең олы фаҗигасе итеп күрә һәм шигырен шушы вәхшилеккә каршы юнәлгән сугышчан чакыру итеп күрсәтә. (“Вәхшәт” шигыре сөйләнелә).

  Бу якты дөньяда яшәүдән кем туйган? Гомере киселгәндә Муса Җәлилгә әле 38 яшь генә булган. 1944 нче елның 25нче августы.Бу дәхшәтле көнне патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның унбер көрәштәшенең тормыш юлына нокта куела. Аның “Соңгы җыр” шигыре шул вакытта языла.( “Соңгы җыр” сөйләнелә).

 

   Муса белде безнең буыннарга,

   Җырларының кирәк буласын.

   Авыруга дәва булачагын,

   Көрәшләргә терәк буласын.

   Син күрсәттең Муса үзең теләп,

   Матурлыкның ничек туганын.

   Син күрсәттең безгә үзең эшләп,

   Батырлыкның ничек булганын.

   Урал кыясыдай горур булдың,

   Чыдамлыкта-каты корычтай.

   Ә шигырең палач йөрәгенә,

   Кадалды нәкъ үткен кылычтай!

   Батырларның батыры син, Җәлил,

   Исемеңне данлый Туган ил!.

Бөек шагыйрь Муса Җәлилне искә алу уңаеннан оештырылган кичәбезне “ Җырларым” шигыренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз.

        

    Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

         М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта

                       гомуми белем бирү мәктәбе

             

                        темасына дәрестән тыш чара.

Эшләде: М.Х.Гайнуллин исемендәге

Кызылтау урта гомуми белем бирү  мәктәбенең

                      татар теле һәм әдәбияты  укытучысы  

                      Зиятдинова Чулпан  Хәйдәр кызы.

                                            Кызылтау-2012ел.  

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

«Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!» (Әдәби- музыкаль кичә)

Литературно-музыкальная композиция, посвященная 115-летию Мусы Джалиля.(Звучат аккорды к песне “Мои песни”(слова М.Джалиля, музыка С. Сайдашева).Виктория. Добрый де...