Яшел табиблар открытый урок 4кл
методическая разработка по теме

Гаскарова Эльвира Махмутовна

План-конспект урока по татарсктй литературе в 4 классе ( по Р.З. Хайдаровой) "Яшел табиблар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres._yashel_tabiblar.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

ЯШЕЛ ТАБИБЛАР

(4нче сыйныф )

Эльвира Гаскәрова, Азнакай районы

Актүбә 2 нче урта мәктәбенең

1 нче квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

  1. Дару үләннәрен таный һәм урынлы куллана белергә өйрәтү;
  2. Парларда һәм төркемнәрдә эшләү;
  3. Иҗади һәм логик фикерләү сәләтен үстерү;
  4. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өстендә эшләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе

Җиһазлау: Дәреслек, дару үләннәре рәсемнәре, шигырьләр, презентация, кроссворд,табигатьне саклау турында плакат, памятка.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.
  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Исәнмесез, саумысез!
  3. Хәерле иртә, балалар!
  4.        Хәерле иртә!
  5.        Кәефләрегез ничек соң?
  6. Рәхмәт, яхшы

           Кояшлы иртә кебек.

-          Сез дәрескә әзерме?

-          Әйе, әзер.

-           Утырыгыз.

     2.        Дежур укучының чыгышы.

  1. Сорау кую. Актуальләштерү.

Укытучы сүзе: Укучылар, без чирләсәк кемне чакыртабыз? (Табибны)

  1. Ул безгә нәрсә язып бирә? (Рецепт)
  2. Анда нәрсәләр була? (Дару исемнәре, дару үләннәре)
  3. Дөрес, укучылар.
  4. Без бүгенге дересебезне дару үләннәргә багышлыйбыз. Татарча атамаларын искә төшерербез. Кайбер үләннәрнең файдалау үзенчәлекләрен карап китәрбез. Менә бүген безнең кунакка табибә килде. (Табибә булып киенгән укучы керә)

Табибә: Исәнмесез, укучылар. Мин дә сезнең дәресегезгә килергә булдым. Монда дару үләннәре турында шигырьләр сөйлиләр дип ишеттем, мин аларның файдасы турында  әйтеп китәрмен.

  1. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Укытучы сүзе: Укучылар, безнең урманнарыбыз, елга-күлләребез бик бай. Урман-кырларыбызда нинди генә тәмле җиләкләр пешми, төрледән-төрле гөмбәләрен әйтеп тә торасы юк. Әле бит ул үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны да дәвалый!

  1. Менә  хәзер, укучылар, без сезнең белән серле аларга сәяхәт итәрбез. (Тактада дару үләннәре рәсемнәре эленгән)
  2. Карагыз әле,  монда нинди матурлык! Бу нинди үләннәр икән?

Укучыларның чыгышлары.  (Өйдә өйрәнеп килгән шигырьләрне сөйлиләр)

Мәтрүшкә. (Слайд 1)

  1. Мин мәтрүшкә.

Мәтрүшкәнең зәңгәрен

Бардыр әле күргәнең.

Ә мин булам сарысы.

Шәп доктор, дип кешеләр,

Мактый мине барысы.

“Панадол”ны, “Упса”ларны

Күплән эчү зарарлы.

Дару үләннәре эч син

Тыңла мине, ярармы?

  1. Мәтрүшкәне ничек кулланалар? Табибәне тыңлап карыйк әле.

Табибә: Мәтрүшкәнең ревматизм, паралич, баш авыртуыннан, салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр.

  1.  Бу нинди үсемлек, укучылар, таныйсызмы?

Тузганак. (Слайд 2)

  1. Мин тузганак.

Яратам мин таң нурын,

Дару – минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң киптереп,

Тәме исең китәрлек.

“Брук Бонт” чәеннән бер дә

 Калышмыйм мин, белегез,

“Принцесса Гита” белән

 Ярышырга әзер без.

Табибә: Тузганак тамыры төнәтмәсе белән пешкән урынны дәвалыйлар. Яфракларыннан әзерләнгән сокны сары авыруы булганда эчәләр. Ул витаминнарга бик бай.

  1. Ә бу нинди матур чәчәк?

Ромашка. (Слайд 3)

Ромашка минем исемем.

Минем чәчәкләрне җыеп,

Чәчегезне юсагыз,

“Хеден Шолдерс” шампунен

Читкә алып куегыз.

Чәчәкләрен  төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый.

“Смекта”, “Ренни”, урынына

Мине эчсәң дә ярый.

Табибә: Ромашка чәчәгең төнәтмәсен салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

  1. Бу нинди усал үлән?

Кычыткан. (Слайд 4)

Кычыткан усал, диләр,

Кычыткан чага, диләр.

Минем витаминнарымның

Файдасын бит белмиләр.

Кычытканлы тәмле ашны

Ашаганыгыз бармы?

“Галина Бланка”, кубик “Магги”

Минем кебек витаминнарга баймы?

Табибә: Кычыткан шикәр диабетын, аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә, йөрәк-кан системасын ныгыта.

  1. Ә бу нинди үсемлек?

Бака яфрагы. (Слайд 5)

Урманчының юлдашы мин.

Бәлага ул юлыкса,

Ярдәм кулымны сузам,

Киселсә, я егылса,

 “Бальзам Битнер” дан калышмыйм

Тырышам дәваларга

Чәйгә салып эчерегез,

Авырган балаларга.

Табибә: Бака яфрагы барыбызга да таныш. Ул сулыш юллары ялкынсынганда, авыр шешләрне бетерүгә ярдәм итә. Аны төрле ашларга, салатларга кушалар.

 Балалар, сез бик күп дару үләннәре беләсез икән. Бик матур шигырьләр дә сөйлисез. Миңа булышуыгыз өчен зур рәхмәт. Ә хәзер миңа китәргә дә вакыт җитте. Миннән сезгә шундый теләк:

Беркайчан да рәнҗетмәгез,

Табигать ул – Җир-Ана

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала. (Табибә чыгып китә)

  1. Физминутка

1.Табышмак әйтәм, җавабын тап.

Күмер түгел, ут түгел,                                        Ай не трогайте меня!

Тотсаң кулны пешерә. (Кычыткан)                    Обожгу и без огня. (Крапива) 

Үлән белән дәвалан, дип әни куша.                  Это хороший друг,

Җәрәхәткә нинди үлән соң булыша?                Лечит ранки ног и рук. (Подорожник)

                                         (Бака яфрагы)

 Күзләре – сары алтын,                                           Растет сестричка золотой  глазок,

Керфекләре ак көмеш. (Ромашка)                           белые реснички. (Ромашка)

  1. «Табигать»  темасына караган сүзләрне языгыз.

к

к

к

к

к

к

к

 

(Күк, кыш, кар, көз, кош, күл, кыр)

3. Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзегез.

Үсә, 42, Татарстанда, дару үсемлеге, төрле. (Татарстанда 42төрле дару үсемлеге үсә)

  1. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

- Ә хәзер иптәшләрегезнең чыгышын игътибар белән тыңлап утырыгыз.

Соңыннан бу үләннәр кайсы авыруларны дәвалый икәнен әйтерсез.

1. В. Монасыйпов “Яшел табиблар” хикәясен сәхнәләштерү.

- Ромашка нинди авырудан дәвалый? (тамак авыртканда)

- Энҗе чәчәк нинди авырудан  дәвалый? (нерваларны тынычландыра)

- Күзгә арпа чыкса ничек дәваларга мөмкин? (бака яфрагы белән)

- Ялкаулыкны ничек дәвалыйлар? (Кычыткан белән. Начар  укыган малайны кычыткан белән генә төзәтеп булмый шул, аңа без башка юл табарбыз).

Укучылар, әйтегезче, бу үләннәрдән ничек файдаланырга соң? (кирәкле дәрәҗәдә, табиб кушуы буенча гына)

  1. Аларны кайлардан җыярга кирәк? (Урманнардан яки болыннардан)
  2. Дару үләннәре чиста җирләрдә үссен өчен нишләргә кирәк? (табигатьне пычратмаска, сакларга кирәк)

2.Ситуатив күнегүләр.

Как скажете:

  1. Берегите природу;
  2. Не загрязняйте  водоемы;
  3. Не  рвите цветы;
  4. Не ломайте деревья;
  5. Природа – наше богатство?
  6. Урманда  нәрсә эшләргә ярамый?   (экранда күрсәтелә.)

   VI.  Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

  1. Менә, укучылар, безнең сәяхәтебез ахырына да якынлашты. Бүген дәрестә без нәрсәләр эшләдек?

Билге кую. (билгеләрне  дәрес барышында куярга мөмкин)

  1. Нәтиҗә ясау.
  1. Авырмас өчен һәркөнне физик күнегүләр ясарга кирәк. Әгәр дә авырсагыз, дару үләннәрен кулланыгыз. Бүген күргән – ишеткән дару үләннәре турында исегездә калдырырсыз, тормышта да кирәк вакытта куллана алырсыз дип ышанып калам. Дару үләннәре – кешенең ярдәмчеләре. 5600 ел элек Кытай импираторы Шин Нонон болай дигән:  “Синең тәнеңнең көче үләннәр суында”. Бу әйтем хәзерге көндә дә актуаль. Табигать белән бергә булыйк, сәламәт булыйк!  

(Һәр укучыга  памятка таратыла)

Памятка

Урман безгә күп нәрсәләр бирә.

Табигатьне саклау –

һәр кешенең изге бурычы,

чөнки кешенең тормышы

табигать белән бәйләнгән.

Табигать белән бергә булыйк,

Сәламәт булыйк!

  1. Өй эше.
  1. “Даруханә” сүзеннән яңа сүзләр табарга;
  2.  “Табигатьне саклау” темасына рәсем ясарга. 

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

презентация урока "Яшел табиблар"

презентация урока по татарской литературе 4 кл...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

"Безнең яшел дусларыбыз". Разработка урока татарского языка в 7 кл. для русскоязычных учащихся.

Данная разработка урока будет полезна учителям, преподающим татарский язык в 7 классах русской школы по учебнику Р.Р. Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел..."...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)

Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....