Рабочая программа по татарскому языку для 4х классов
рабочая программа на тему

Гатиятова Люция Ленаровна

Рабочая программа на год для 4х классов,автор Хайдарова

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_klass_haydarova_2012_god.docx74.79 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле буенча

4 нче сыйныф өчен

2012-2013нче уку елына эш программасы

Төзүче:  2 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гатиятова Люция Ленар кызы


1. Аңлатма язуы

     

      Рус телле балаларга татар телен укытуның  төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  6. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш тыруны дәвам итү;
  7. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

             Татар теленнән эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде. Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле .һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. (Ф.С. Сафиуллина; К.С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003; Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г. Әхәтова Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә  татар теле укыту программасы 1-4. Казан, 2009;  Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы 2-11. Казан, 2003.)

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1.Дәреслек; Татар теле һәм уку китабы (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек).Ике кисәктә; Р.З.ХәйдароваЛ.Д., Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина, 2005 ел.

  2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 4 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма. Р.З.Хәйдарова, Казан: Мәгариф, 200 .

 Программа елга 102 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать.  

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның  грамматик минимумы:

1. Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

2. Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.

3. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары.

4. Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.

5. Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.

6. Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли белүне ныгыту.

7. Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү.

8. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.

9. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.

      Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

1. Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап тору.

2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.

3. Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.

4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.

5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә - күплек сан, килеш; фигыльләрдә - юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.

7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

2. Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру :

4 нче Б сыйныф

Укытучы  Гатиятова Люция Ленаровна

Сәгать саны 105 сәг.

Барлыгы   105 сәг.;        атнага: 3 сәг.

Планлаштырылган контроль эшләр___5_____  ,  зачет_______,  тестлар___1____,

Административ контроль эшләр___5________________

Планлаштыру  Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г. Әхәтова Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә  татар теле укыту программасы 1-4. Казан, 2009 ел  нигезендә төзелде  

                                         

Дәреслек Р.З.Хәйдарова Татар теле һәм уку китабы (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек). Ике кисәктә. Казан, Мәгариф.  2005 ел.


Тема

Дәрес тибы

Көтелгән нәтиҗәләр

Укучыларның

 эшчәнлек

төре

Лексика

Контроль

төре

Үткәрү вакыты

Өй эше

План

буенча

Фактик

үтәлеш

Яңа уку елы котлы булсын!

1

Белем  бәйрәме.

д/ м сөйләм

Балаларны укуга өндәү.

Д/м сөйләү.

Белем бәйрәме,яңа уку елы, чәчәк бәйләме, тапшыра, бәйрәмчә

5.09

5.09

2

Уку-язу әсбаплары.

ГКК

 Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында хәбәр итә белү, аларны сорап ала белү.

Букчадагы уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтү.

Көндәлек, шакмаклы, буйлы дәфтәрләр

7.09

7.09

4 нче күн. 7 бит

3

Сузык авазлар.

ГКК

Татар телендәге сузык авазларның санын, әйтелешен  истә калдыра белү.

Берлек сан тартым кушымчаларын искә алу, ныгыту. Транскрипция язу.

Белдерә, хатасыз, сузыбрак, калын

8.09

8.09

Кагыйдә 7 бит

4

Тартык авазлар.

ГКК

Татар телендәге тартык авазларның санын, әйтелешен  истә калдыра белү.

Үткән заман хикәя фигыльне кабатлау, кушымчалар ялганышын өйрәнү.

Көймә, куаклар, кала

12.09

12.09

1 нче күн. 8 бит

5

[к], [къ] авазы, к хәрефе.

ГКФ

К, г хәрефләрнең икешәр аваз белдерүен, транскрипция яза белү

Таблица белән, сүзлек белән эшләү.

Аваз, хәреф

14.09

14.09

3 нче күн. 8 бит

6

О, ы, э хәрефләре.

ГКФ

 О, ы, э хәрефләрнең татар телендә икешәр аваз белдерүен, аларны сүзләрдә дөрес укый белү.

Күнегүләр эшләү, сүзлек белән файдалану

Иҗек, ботак, аңа, таң

15.09

15.09

Кагыйдә 10 бит

7

О, ө хәрефләре.

ГКФ

О, ө хәрефләре татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы турында истә калдыру.

Таблица белән, сүзлек белән эшләү

Иҗек, ботак, аңа, таң

19.09

19.09

2 нче күн. 10 бит

8

Диктант “Безнең сыйныф”

Тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү.

Белемнәрне тикшерү.

Диктант.

21.09

21.09

9

Сорау алмашлыклары.

Хаталар өстендә эш.

ГКК

Сорау алмашлыкларының кушымчаларын искә төшерү, аларны сөйләмдә куллана белү.

Таблица белән, сүзлек белән эшләү

Тор, уйна, кайт, яшә, кит, кил, куй, кер, башлан,җыел, яңгыра, бүләк ит.

22.09

22.09

10

Саннар.

ГКФ

ГКК

Сөйләмдә микъдар һәм җыю саннарын куллану, аларның язылышы, ясалышын күзәтү.

Парларда эшләү, дәреслек, сүзлек белән эш.

Ничә?, ничәнче?, ничәү?, кушарга, алырга, мәсьәлә, тапкырларга, бүләргә, мисал.

26.09

26.09

1,2 нче күн. 15 бит

11

Сәгать ничә?

ГКК

Д/м сөйләм

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? конструкцияләрен кулланып, көндәлек режим турында хикәя төзи белү.

Сәгать белән файдаланып эшләү, диалог төзү.

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә?

Сәгать алты,

Сәгать алтыда,

Сәгать алтынчы яртыда

28.09

28.09

5 нче күн 17 бит

12

Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләре.

ГКК

Чөнки, ләкин теркәгечләрен сөйләмдә куллана белү.

Күнегүләр эшләү.

Чөнки, шуңа күрә, хата, хаталы, хатасыз

29.09

29.09

11 нче күн. 21 бит

13

Сыйфатлар.

ГКК

Сыйфатларны кулланып, җөмләләр төзи белү.

Таблица, сүзлек, дәреслек белән эш.

Кәефсез, бугай, үкенде, гаеп, гаепләде, кебек, бит, турында, ярамый, эшләргә кирәк, укырга кирәк

Сүзлек диктанты.

3.10

3.10

2 нче күн. 24 бит

14

Үзеңне тикшер! “Яңа уку елы”

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү.

Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү

5.10

5.10

7 нче күн 25 бит

Көзге табигать.

15

Хаталар өстендә эш.

“Көзге табигать” темасына лексик минимум.

ЛГКК

Рәсем буенча көз билгеләрен әйтә белү.

Җибәрелгән хаталарны төзәтә белү.

Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәт төзәтү.

Сүзлек белән эшләү.

Чишмә, һава турында, кыска вакытлы яңгыр, җил төньяктан, җил көньяктан, көндезге температура, явымсыз, болытлы.

6.10

6.10

16

Үткән заман хикәя фигыль.

ГКФ

ГКК

Үткән заман хикәя фигыльнең ясалышын камилләштерү.

Үткән заман хикәя фигылең зат- сан кушымчасы белән сөйләмдә куллану.

Саргайды, көннәр суынды, тынды, җитте, башланды

10.10

10.10

Кагыйдә 31 бит

17

Хәзерге заман хикәя фигыль.

ГКФ

ГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышын камилләштерү.

Таблица, дәреслек, сүзлек белән эш.

Исә, коелалар, китә, башлана, тына, ява, оча.

12.10

12.10

1,2 нче күн. 34 бит

18

Кисәкчәләр.

ГКК

д/м сөйл.

 Сөйләмдә кисәкчәләрне куллана белү.

Күнегүләр эшләү, диалоглар төзү.

Бары тик, бик, иң

13.10

13.10

9 нчы күн 36 бит

19

Җөмләдә сүз тәртибе.

ГКК

 Җөмләдәге сүз тәртибен искә төшерү, җөмләләр төзи белү.

Җөмләләр төзү.

Туган ил, туган як, туган җир

17.10

17.10

3 нче күн. 38 бит

20

Диктант “Көзге табигать”

Тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү.

Белемнәрне тикшерү.

Диктант

19.10

19.10

9,10 нчы күн. 40 бит

21

Хаталар өстендә эш.“Көзге урман” текстындагы лексик - грамматик минимум

ЛГКК

Агач исемнәрен искә төшерү, җөмләләрне җәенкеләндереп яза белү.

Сүзлек белән эш.

Ситуатив күнегүләр эшләү.

Гөлҗимеш куагы, нарат, чыршы

20.10

20.10

22

“Дару үләннәре” текстындагы лексик-грамматик минимум

ЛГКК

Дару үләннәре исемнәрен сөйләмдә куллана белү.

Сүзлек, дәреслек белән эш

Бака яфрагы, үги ана яфрагы, мәтрүшкә, гөлҗимеш, кычыткан, даруханә, агулы, дару

24.10

24.10

3 нче күн. 42 бит

23

Сорау алмашлыклары.

(Кемне?Нәрсәне?)

ГКК

Төшем килеш кушымчаларын дөрес куллануга ирешү.

Күнегүләр эшләү.

Кемне, нәрсәне

Сүзлек диктанты.

26.10

26.10

24

Үзеңне тикшер! “Көзге табигать”

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү.

Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту.

27.10

27.10

Без кошларга ярдәм итәбез.

25

“Без кошларга ярдәм итәбез” темасына лексик минимум.

ЛГКК

д/м сөйләм

Тема буенча лексик минимум белән танышу, бездә кышлый торган кошларны белү.

Дәреслек, сүзлек белән эш. Монологик сөйләмне үстерү

Карлыгач, сандугач, күке, чыпчык, песнәк, күгәрчен, карга, торна, аккош, кыр казлары, тукран, кыр үрдәкләре, акчарлаклар

9.11

9.11

6 нчы күн. 46 бит

26

Алфавит.

ГКК

Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыры белү.

Күнегүләр эшләү. Алфавит белән эш.

Ашый, ашатам, эчә, эчертәм

10.11

10.11

5 нче күн. 48 бит

27

Сорау алмашлыклары.

(Нәрсә?Нәрсәне?

Нәрсәнең?)

ГКК

Баш,төшем һәм иялек  килеш кушымчаларын дөрес куллануга ирешү.

Сорау алмашлыкларны истә калдыру.

Ул, аны, аның

14.11

14.11

7 нче күн. 50 бит

28

Хәзерге һәм үткән хикәя фигыль.

ГКК

Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасын ясый белү.

Күнегүләр эшләү.

Бара,бармый, барды, бармады

16.11

16.11

9 нчы күн. 53 бит

29

Бәйлекләр.

ГКК

Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү.

Бәйлекләрне таный белү.

Сөйләмдә куллану.

Өстендә, астында, канат, муен, уйнарга ярата

17.11

17.11

6 нчы күн. 55 бит

30

Эш башлауны белдерү.

ГКФ

Эш башлауны белдерүче конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү.

Күнегүләр эшләү.

Дәреслек, таблица белән эш.

Сәламәт, җилкә, шартлады, шаярырга, юкка чыкты, курыкты

21.11

21.11

Кагыйдә 53 бит

31

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

ГКК

Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлый белү.

Исемнәрне тартым белән төрләндерү. Күнегүләр эшләү.

Кошчык, җилкә

23.11

23.11

6 нчы күн. 59 бит

32

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе.

ГКФ

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибен белү.

Күнегүләр эшләү.

Кайвакыт, бервакыт, инде

24.11

24.11

4 нче күн. 64 бит

33

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

ГКК

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллана белү.

Теркәгечләрне таный белү.

Җөмләләр төзү.

Чөнки, шуңа күрә

Сүзлек диктанты.

28.11

28.11

9 нчы күн. 66 бит

34

Үзеңне тикшер! “Кошлар”

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү.

Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү

30.11

30.11

35

Контроль эш. “Без кошларга ярдәм итәбез”

Тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү.

Белемнәрне тикшерү, бәяләү.

Контроль эш.

1.12

1.12

6,7 нче күн. 68 бит

36

Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү.

ГКК

Җибәрелгән хаталарны төзәтә белү.

Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәт төзәтү.

5.12

5.12

Хайваннар дөньясында.

37

“Хайваннар дөньясында” темасына лексик минимум.

ЛГКК

д/м сөйләм

Тема буенча лексик минимум белән танышу.

Сүзлек, дәреслек белән эш.

Монологик сөйләү.

Кәҗә, сарык, сыер, төлке, куян, бүре, керпе, арыслан, фил, дөя, аю, ташбака җитез, юлбарыс, леопард, ат.

7.12

7.12

1 нче күн 70 бит

38

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

ГКФ

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең ясалышын белү.

Таблица белән эшләү.

Ситуатив күнегүләр башкару.

Ярыш, ярыша, ярышта катнаша, ярышырга тели, йоклый, бервакыт, уяна

8.12

8.12

Кагыйдә 72 бит

39

Сыйфат дәрәҗәләре.

ГКФ

ГКК

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллана белү.

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эш итү.

Чикләвек, туган, урлый икән, оялган, кызгылт

12.12

12.12

Кагыйдә, сүзләр 75 бит

40

Сорау кисәкчәләре.

ГКК

Сорау кисәкчәләрен сорау җөмләләр төзүдә куллана белү.

Кисәкчәләрнеткулланып җөмләләр төзү.

Барганмы? Килгәнме?

14.12

14.12

7 нче күн. 77 бит

41

Фигыльнең заман формаларын кабатлау.

ГКК

Фигыльнең заман формаларын камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.

Фигыльләрне сөйләмдә куллану, җөмләләр, хикәя төзү

Кер, күр, кара, ди

15.12

15.12

1 нче күн. 79 бит

42

Күрсәтү алмашлыклары.

ГКК

Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү.

Күрсәтү алмашлыкларны кертеп җөмләләр төзү.

Анда, монда

Сүзлек диктанты.

19.12

19.12

3,4 нче күн. 85 бит

43

Үзеңне тикшер! “Хайваннар дөньясында”

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү.

Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү

21.12

21.12

2 нче күн. 88 бит

44

Диктант. “Керпе баласы”

Тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү.

Белемнәрне тикшерү, бәяләү.

Диктант.

22.12

22.12

45

Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү.

ГКК

Җибәрелгән хаталарны төзәтә белү.

Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәт төзәтү.

26.12

26.12


Татар әдәбияты буенча

4 нче сыйныф өчен

2012-2013нче уку елына эш программасы

Төзүче:  2 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гатиятова Люция Ленар кызы


1. Аңлатма язуы

     

      Рус телле балаларга уку дәресләрен укытуның  төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1.  татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2.  татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3.  программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4.  карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5.  татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш тыруны дәвам итү;

6.  халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

     Татар әдәбиятыннан эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде. Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле .һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. (Ф.С. Сафиуллина; К.С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003;  Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г. Әхәтова Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә  татар теле укыту программасы 1-4. Казан, 2009 ел  ;                                     

  Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы 1-11. Казан, 2003.)

 Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы , 4 нче сыйныф (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәп өчен).Ике кисәктә.Р.З.Хәйдарова, Л.Д., Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина, 2005 ел.

2.  Татар теле дәресләре.4 нче сыйныф.Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма.Р.З.Хәйдарова, Мәгариф,200  ел.

3. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.   Казан, 2005

4. Ф. С. Сафиуллина; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003;      

5. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы. Казан,2003.

Программа елга 68 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать.  

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.


СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:

ТЫҢЛАП АҢЛАУ

ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ

МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ

УКУ

ЯЗУ

Җанлы сөйләмне тыңлап, аралаша алуга ирешү;

Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Программада күрсәтелгән темалар буенча диалогта катнашу;

Лексик тема буенча укытучының сорауларына җавап бирә һәм сораулар куя белү;

Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып, әңгәмә кору.

Укылган өзек яисә караган рәсем буенча өйрәнелгән җөмлә төрләрен ыайдаланып, хикәя төзү;

Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үзләре белән булган хәлләр турында кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.

Сәнгатьле укуга әзерләнә белү: эчтәлекне аңлау, сүрәтләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерү, фраза һәм шигырь юлларының яңгырашын ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау;

Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку;

Укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Ел дәвамында терәк сүзләр белән хикәя язу күнекмәләрен камилләштерү;

Укылган өзек яки караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя язу;

Бәйрәмнәр белән котлап, котлау кәгазьләре язу;

Сүзлек диктантлары язу.

2. Укудан укыту-тематик планлаштыру :

4 нче Б сыйныф

Укытучы:  Гатиятова Люция Ленаровна

Сәгать саны: 68 сәг.

Барлыгы   68  сәг.;        атнага: 2сәг.

     Планлаштыру Ф. С. Сафиуллина; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, Мәгариф, 2003 ;   Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г. Әхәтова Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә  татар теле укыту программасы 1- 4. Казан, 2009 ел  ;                                   

Р.З.   Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы. Казан, 2003.            нигезендә төзелде .

 Дәреслек:  Татар теле һәм уку китабы , 4 нче сыйныф (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәп өчен).Ике кисәктә.Р.З.Хәйдарова, Л.Д., Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина, 2010 ел.


Тема

Дәрес тибы

Көтелгән нәтиҗәләр

Укучыларның

 эшчәнлек

төре

Лексика

Контроль

төре

Үткәрү вакыты

Өй эше

План

буенча

Фактик

үтәлеш

Яңа уку елы котлы булсын!

1

Белем  бәйрәме.

ЛГКК

д/ м сөйләм

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Белем, бәйрәме, бәйләм, тапшыра, бәйрәмчә.

Монологик сөйләү

2.09

2.09

2

Белем бәйрәме. Хикәя төзү.

ЛГКК

д/ м сөйләм

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Белем, бәйрәме, бәйләм, тапшыра, бәйрәмчә.

Монологик сөйләү

6.09

6.09

Сүзләр 6 бит

3

Х. Гарданов. “К” хәрефе”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне сәнгатьле укый белү

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Кала, колак, канат, камыр изә, күмәч

Сәнгатьле уку

9.09

9.09

5 нче күн. 9 бит

4

Р. Миңнуллин. “Үсми калган хәреф”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне сәнгатьле укый белү

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Каңгырып йөри, кайгырып йөри, эшләре яман

Сәнгатьле уку

13.09

13.09

5 нче күн. 11 бит

5

Б. Рәхмәт. “Хисап мәсьәләләре”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне яттан сөйли белү

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Кушарга, алырга, мәсьлә, тапкырларга, бүләргә, мисал

Шигырьне яттан сөйләү

16.09

16.09

4 нче күн. 17 бит

6

Сәгать ничә?

ЛГКК

д/м сөйләм

Сәнгатьле укый белү

Сәгать,  сәгать ничәдә?

Сәнгатьле уку

20.09

20.09

2 нче күн. 19 бит

7

Эш урыны

ЛГКК

д/м сөйләм

Төрле һөнәрләрне танып белү.

Монологик сөйләү

Уку.

23.09

23.09

1 нче күн. 21 бит

8

Контроль эш. Тест.

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү

Тест

27.09

27.09

6 нчы күн. 25 бит

9

Яңа уку елы. Кабатлау

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү

30.09

30.09

Көзге табигать

10

Көзге табигать

ЛГКК

д/м сөйләм

Көз билгеләре турында сөйли белү.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Саргая, коела, кышлыйлар, кыскара, озыная, бик, табигать,

Монологик сөйләү

4.10

4.10

Хикәя төзү,31 бит

11

М. Җәлил. “Көз җитте”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Кибеп сулдылар, Уйсу җир, гөр килеп, көннәр суынды, тынды, болын, туңдылар, калдырып, чишмә

Сәнгатьле уку

7.10

7.10

2нче күн. 32 бит

12

Һава торышы.

ЛГКК

д/м сөйләм

Һава турында мәгълүмат бирә белү.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Көнбатыш, көнчыгыш, явымлы, явымсыз, югала, болытлы, җил төньяктан, шикелле

Монологик сөйләү

11.10

11.10

6 нчы күн. 35 бит

13

Көзге урман

ЛГКК

Көз билгеләрен сөйли белү

Монологик сөйләм

Көз, җылы, кояшлы, матур, салкынча, болытлы

Монологик сөйләү

14.10

14.10

1 нче күн. 38 бит

14

Көзге урманга экскурсия.

ЛГКК

Көз билгеләрен сөйли белү

Монологик сөйләм

Аяз, җилсез, сары,кызгылт

Хикәя төзү

18.10

18.10

11 нче күн. 40 бит

15

Дару үләннәре

ЛГКК

Дару үләннәренең исемнәрен истә калдыру

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.

Кычыткан,мәтрүшкә, бака яфрагы, үги ана яфрагы

Диалоглар төзү

21.10

21.10

5 нче күнегү 41 бит

16

Файдалы үләннәр

ЛГКК

Дару үләннәренең исемнәрен истә калдыру

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.

Кычыткан,мәтрүшкә, бака яфрагы, үги ана яфрагы

Монолог төзү

25.10

25.10

3 нче күн. 42 бит

17

Көзге табигать. Кабатлау

ЛГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү.

Белемнәрен ныгыту.

28.10

28.10

8 нче күн. 44 бит

Без кошларга ярдәм итәбез

18

Ш. Маннур. “Кошлар китә”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Кошлар турында белешмә бирә белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Аккош, күке, карлыгач, сандугач, кыр казлары, кыр үрдәкләре, кун, чукы, ияләш, беркөнне, тышта, җим, кызганыч, туң

Сәнгатьле уку

8.11

8.11

1 нче күн. 45 бит

19

Г. Лотфи. “Песнәк белән Әнисә”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Хикәяне сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Песнәк, ашыйсы килгән, күз ачып йомганчы

Сәнгатьле уку

11.11

11.11

5 нче күн. 49 бит

20

Г. Лотфи. “Песнәк белән Әнисә”.дәвамы

ЛГКК

Хикәя төзү.

Әңгәмә булдыру

Сәнгатьле уку

15.11

15.11

7 нче күн. 52 бит

21

22

23

Җ.Тәрҗемәнов. “Чирик”.

Җ.Тәрҗемәнов. “Чирик”.Дәвамы

Җ.Тәрҗемәнов. “Чирик”.Дәвамы

ЛГКК

д/м сөйләм

Хикәянеңнең эчтәлеген сөйли  белү.

План буенча сөйләү

Әңгәмә булдыру.

Өшегән, кинәт, эремчек, ярма, җим, җилкә, шаярырга, курыкты, юкка чыкты, аллы-гөлле, шаккаттым, коткарды

Эчтәлекне сөйләү

18.11

22.11

25.11

18.11

22.11

25.11

5 нче күн. 55 бит

4 нче күн. 58 бит

2 нче күн. 63 бит

24

Иң матур хикәя сөйләүчегә конкурс

ЛГКК

Хикәяне сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Сәнгатьле уку

29.11

29.11

7 нче күн. 68 бит

25

Кабатлау “Без кошларга ярдәм итәбез”

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү.

Балаларның алган белемнәрен күзәтү, бәяләү,ныгыту.

Тест

2.12

2.12

Хайваннар дөньясында

26

Хайваннар дөньясында.

ЛГКК

д/м сөйләм

Хайваннар турында сорый һәм белешмә бирә белү.

Аларны тасвирлый белү.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Буе, авырлыгы, туклана, энә, энәле, ташый, чикләвек.

Монологик сөйләү

6.12

6.12

1 нче күн. 70 бит

27

“Тиен”Ә.Кари

ЛГКК

Шигырьне яттан укый белү

Шигырь яңгырашын ишетү

9.12

9.12

5 нче күн. 71 бит

28

Г. Тукай. “Ташбака белән Куян”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Хикәянеңнең эчтәлеген сөйли  белү.

План буенча сөйләү

Әсәрдәге геройларга бәя бирү, үз фикереңне әйтү

Ташбака, ярыша, хурлан, оял, үкенде

Эчтәлекне сөйләү

13.12

13.12

3нче күн. 73 бит

29

«Ялкау тиен»

ЛГКК

Хикәяне сәнгатьле итеп укый белү

Текстны  сәнгатьле уку

Йомшаккай, алтын, ялкау, чикләвек, кызгылт

Сәнгатьле уку

16.12

16.12

3 нче күн. 76 бит

30

Яшел энәләр

ЛГКК

Текстның эчтәлеген сәнгатьле укый белү

Текстны  сәнгатьле уку

Чыршы, энәләр, җәнлекләр, баласы, кызык

Сәнгатьле уку

20.12

20.12

2 нче күн. 79 бит

31

Ш. Галиев. “Курыкма, тимим!”.

ГКК

Д/м сөйләм

Шигырьнең эчтәлеген сөйли  белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Нишләтер?, бара биргән, шәфкатьле

Эчтәлекне сөйләү

23.12

23.12

4 нче күн. 85 бит

32

Татар халык әкиятләре. “Аю белән Бабай”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Укылган хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

План буенча сөйләү

Әсәрдәге геройларга бәя бирү, үз фикереңне әйтү

Килеп чыккан, шалкан чәчәм, алданганын аңлый, сабагы, бодай

Эчтәлекне сөйләү

27.12

27.12

3 нче күн. 88-89 бит


Кышкы уеннар

33

Кыш килде.

Г. Рәхим. “Мин ясаган кар бабай”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Кыш билгеләрен сөйли белү.

Кышкы уеннарны әйтә белү, уенга чакыра белү.

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Бөтен урам, кинәт, чын, скрипка сыздыра, көлдерә, белдерә, кыен, һич тә, куеп калдырдым, эчкә

Сәнгатьле уку

Монологик сөйләү

17.01

17.01

6 нчы күн. 93 бит

34

Җ. Дәрзаман. “Камыраяк”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Дерелди, барып төштем, үртәп, көлеп тора

Сәнгатьле уку

20.01

20.01

1 нче күн. 100 бит

35

Б. Рәхмәт. “Яңа ел килгәч”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Яңа ел турында сөйли белү.

Бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

Яңа елга багышланган шигырьләрне яттан сөйләү, җырлар җырлау.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Быел, былтыр, иске ел, яңа ел

Монологик сөйләү

24.01

24.01

2 нче күн. 102 бит

Минем дусларым

36

Г. Бәширов. “Сылтау”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Укылган хикәянең эчтәлеген, үзеңнең дустың турында сөйли белү.

План буенча сөйләү

Әсәрдәге геройларга бәя бирү, үз фикереңне әйтү

Сылтау, яратмаган әйбер

Монологик сөйләү

27.01

27.01

4 нче күн. 13 бит

37

И. Туктар. “Алма”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Хикәяне сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Ашасаң, кызганыч, түзмәде, ямь, татлы

Сәнгатьле уку

31.01

31.01

5 нче күн. 15 бит

38

39

40

Д. Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар”.

Д. Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” дәвамы

Д. Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” дәвамы

ЛГКК

д/м сөйләм

Текстның эчтәлеген сөйли белү.

План буенча сөйләү

Әсәрдәге геройларга бәя бирү, үз фикереңне әйтү

Шыгырдавыклы башмаклар, тоелды, беркем дә, йомыла, күзе төште, сокланып карап торды, күкрәгенә кыстырды, кыен, киеп кара

Эчтәлекне сөйләү

3.02

7.02

10.02

3.02

7.02

10.02

1 нче күн. 20 бит

3 нче күн. 24 бит

4 нче күн. 26 бит

41

Кабатлау “Минем дусларым”

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Балаларның белемнәрне күзәтү, ныгыту, бәяләү

Тест

14.02

14.02

41

“Чын дус булу” әңгәмә.

ЛГКК

Үзеңнең дустың турында сөйли белү

Лексик-грамматик материалны куллана белү

Диалогик сөйләм

17.02

17.02

Яз килә

42

Яз килә.

Б. Рәхмәт. “Яз килә”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Яз билгеләре турында сөйли белү.

8 нче Март бәйрәме белән котлый белү.

Автор турында кечкенә белешмә бирү.

Язучының биографиясен сөйләү

Табигать, уяна, үсәргә тели, орлык, калын, карга боткасы, ярма

Шагыйрь, шигырь

Монологик сөйләү

21.02

21.02

4 нче күн. 32 бит

43

К. Маховский. “Язгы авазлар”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Текстның эчтәлеген сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Каен яфрагы, каен бөресе, буш

Сәнгатьле уку

24.02

24.02

9 нчы күн. 37 бит

44

М. Садри. “Минем әби”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Образга бәя бирү.

Әсәрдәге геройларга бәя бирү, үз фикереңне әйтү

Мехчы, сабынчы, тегүче, төзүче

Монологик сөйләү

28.02

28.02

45

Карга боткасы

ЛГКК

Текстны сәнгатьле укый белү

Сөйләм осталыгын үстерү

Элек, карга боткасы, уңган, ярма, түтәй

Сәнгатьле уку

2.03

2.03

6 нчы күн. 42 бит

46

Л. Толстой. “Әбисе белән оныгы”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Өй хезмәтендә катнашуың турында әйтә белү.

Әсәрдәге геройларга бәя бирү, үз фикереңне әйтү

Онык, картайган, үсеп җиткән

Монологик сөйләү

6.03

6.03

5 нче күн. 47 бит

47

М. Газизов. “Рәхмәт”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Итагатьле сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

үз фикереңне әйтү

Тырыс, шундук, бирче рәтләп

Сәнгатьле уку

9.03

9.03

1 нче күн. 51 бит

48

“Яз” кабатлау

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Балаларның белемнәрне күзәтү, ныгыту, бәяләү

Тест

13.03

13.03

Дүрт аяклы дусларыбыз

49

Р. Мингалим. “Дөньяда бер эт бар иде”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Дүрт аяклы дусларны тасвирлый белү.

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Койрык, тәпи, хуҗа, маңгай, адашты, адаштырды, төш, тап, кача, коткара, суза

Монологик сөйләү

16.03

16.03

5 нче күн. 58 бит

50

Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Хикәяне сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Күчеп килде, дуслаштылар, күмәч, тамак туйды

Сәнгатьле уку

20.03

20.03

1 нче күн. 62 бит

51

Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи”дәвамы.

ЛГКК

д/м сөйләм

Хикәяне сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Күчеп килде, дуслаштылар, күмәч, тамак туйды

Сәнгатьле уку

23.03

23.03

3 нче күн. 63 бит

52

Р. Батулла. “Чикыл белән Мырый”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Текстның эчтәлеген сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Егылып төшкән, әмма, коткарыгыз, качкан, ябышкак, барлык

Сәнгатьле уку

3.04

3.04

5 нче күн. 69 бит

53

Р. Батулла. “Чикыл белән Мырый”дәвамы.

ЛГКК

д/м сөйләм

Текстның эчтәлеген сәнгатьле укый белү.

Текстның эчтәлеген сәнгатьле уку.

Егылып төшкән, әмма, коткарыгыз, качкан, ябышкак, барлык

Сәнгатьле уку

6.04

6.04

54

Яраткан әкият геройларың турында сөйлә

ЛГКК

д/м сөйләм

Үзеңнең яраткан әкият геройың турында сөйли белү

Лексик-грамматик материалларны куллана белү

Монологик сөйләм

10.04

10.04

Рәсем ясау

55

“Дүрт аяклы дусларым” кабатлау

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Балаларның белемнәрне күзәтү, ныгыту, бәяләү

Тест

13.04

13.04

Татарстан – туган ягым

56

Татарстанның дәүләт символлары

ЛГКК

д/м сөйләм

Татарстан турында кыскача белешмә бирә белү

Дәүләт символлары белән бәйле лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллану

Дәүләт гербы, дәүләт гимны, дәүләт флагы, Кол Шәриф мәчете, Сөюмбикә манарасы

Сорый һәм җавап бирә белү

17.04

17.04

2 нче күн. 75 бит

57

Татарстан шәһәрләре

ЛГКК

д/м сөйләм

Татарстан шәһәрләре турында сөйли белү

План буенча сөйләү

Башкала, истәлек, ерак түгел, манара, мәчет

20.04

20.04

4 нче күн. 81 бит

58

Татарстан республикасы хикәя төзү

ЛГКК

д/м сөйләм

Лексик-грамматик материалны куллана белү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру

Хикәя язу

24.04

24.04

9 нчы күн. 82 бит

59

И. Юзеев. “Татарстаным”

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Көмеш, батыр, таң

Монологик сөйләү

27.04

27.04

60

Казан – башкалам.

ЛГКК

д/м сөйләм

Казан шәһәре турында сөйли белү.

Шигырь яңгырашын ишетү

План буенча сөйләү

Башкала, мәчет, истәлек, манара, ханбикә

Сәнгатьле уку

4.05

4.05

Рәсем ясау

61

“Татарстан” кабатлау

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Балаларның белемнәрне күзәтү, ныгыту, бәяләү

Тест

8.05

8.05

Кояшлы, ямьле җәй

62

Ш. Галиев. “Тәмле җәй”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Җәй билгеләрен әйтә белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Кыздыра, сайрый, җиләкләр  пешә, көннәр озын, төннәр кыска

Монологик сөйләү

11.05

11.05

1 нче күн. 84 бит

63

Г. Нәбиуллин. “Урман сөйләшә”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Шигырьне яттан укый белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Эндәшә, уңган, тыңлап

Шигырьне яттан сөйләү

15.05

15.05

1 нче күн. 86 бит

64

Р. Корбан. “Җиләктә”.

ЛГКК

д/м сөйләм

Җәйге бакчада хезмәт турында сөйли белү.

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Җиләклек, моның кадәрле, барыбер, булмас тутырып

Монологик сөйләү

18.05

18.05

1 нче күн. 87 бит

65

“Җәйге урман” хикәя төзү

ЛГКК

д/м сөйләм

Лексик-грамматик материалны куллана белү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру

Хикәя язу

22.05

22.05

Рәсем ясау

66

Кабатлау “Җәй”

ГКК

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Балаларның белемнәрне күзәтү, ныгыту, бәяләү

Тест

25.05

25.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса

Рабочая программа по татарскому языку  для 5 класса. Авторы учебника: Юсупов Р.А. Зиннатуллина К.З....

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...